- 02.08.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №30 (1 август)
- Рубрика: Архив
Армиягә сау-сәламәт киткән егетләрнең гарипләнеп яки үлеп кайту очраклары булып тора. Бу турыда газеталарда да языла. Армиядәге тәртипсезлекне хәрби офицерлар «бабайлык» гаепле дип аңлата. Имеш, тәртипсезлекнең 90%ына «бабайлар» гаепле. Ә хезмәт итү срогы бер елга калгач, бабайлык тагын да арткан. Кеше ышанмаслык сүзне хак булса да сөйләмә, ди халык. Ә мин хәрби офицерлардан: «Ә «бабайлык»ка кем гаепле?» – дип сорар идем.
Мин дә армиядә хезмәт иттем, хәтта нәселебез белән. Беренче ел хезмәт итүчеләрне «салага» дип атыйлар иде. Бу сүз – яшь, тәҗрибәсез, кыскасы, малай-шалай дигән мәгънәдә. Ә өченче ел хезмәт итүчеләрне «старичоклар» дип йөрттеләр, хәзергечә «бабайлар».
Ничек инде көзге яки язгы чакырылыш солдатлары үзләреннән ярты елга гына соңрак килгән солдатлар өчен «бабай»га әйләнгән? Моны махсус эшләсәң генә булдырып була. Алардан «бабай» ясап, яшь солдатлар арасында тәртип урнаштырырга кушсаң гына. Ләкин алар тәртип урнаштырмый, ә мәсхәрәли. Монда төп гаеп үз вазифаларына җавапсыз караучы офицерларда. Аларга бит хөкүмәт акчаны тәртип урнаштырган, тәрбия эше алып барган һәм солдатларны сугыш эшенә өйрәткән өчен түли. Әйтик, ни өчен рота командиры үз солдатлары яшәгән казармага керми?
Мин соңгы ике елымны Чиләбе өлкәсендә, ике мең солдат булган гадәти полкта хезмәт иттем. Көндезләрен бүлекчәдә ике дежур офицер булса, төнлә дүртәү була иде. Алар бер генә казармага да керми калмый һәм дневальныйдан: «Андый-мондый хәл юкмы, бар да тынычмы?» – дип сорый иде. Ә бүлекчә командиры төннең теләсә кайсы сәгатендә казармага килеп кермәс дип гарантия биреп булмый иде.
Хәзер солдатны гарипләнгәнче кыйныйлар, үтерәләр. Ә күрүче юк. Һәм бу гадәттән тыш вакыйга дип исәпләнми.
Үзем хезмәт иткән вакыттагы бер «ЧП»ны хәтерлим: штаб начальнигының солдатлар хәрби өйрәнүгә чыгып киткәч казармалар буенча йөри торган гадәте бар иде (без һәр рота аерым казармада яшәдек). Шулай, ул 4нче рота казармасына килеп керсә, бер солдат караватта ята. Сораштыра ул солдаттан һәм шул мәгълүм була: егетнең температурасы күтәрелгән, санчастька да, ашханәгә дә бара алмаган. Аның авырганын иптәшләре дә, командирлар да белгәннәр. «Төшкә кадәр ятып тор, хәлең әйбәтләнмәсә, санинструктор чакырырбыз», – дигәннәр. Шушы сөйләшүдән соң штаб начальнигы тиз генә чыгып китә. Күп тә үтми аңа ашханәдән ашарга китерәләр. Ә бераздан машина килеп туктый һәм госпитальгә алып китәләр. Аның авыруы артык куркыныч булмый, шулай да, беренче ярдәм күрсәтелә. Ул ике атнадан сәламәтләнеп кайтты.
Шушы вакыйга хәрби частьта нинди резонанс тудырды соң? Икенче көнне үк полк командиры полкны тезеп куйды һәм: «Дүртенче рота тулы составта 4 адым алга!» – дип команда бирде. Ул кичә булган вакыйганы, ягъни авырган солдатка ярдәм итмәүләрен аңлатты. Аннан соң ул сүзен: «Солдат – ул сугышчы. Сугыш вакытында сугыша, тыныч вакытта сугышырга өйрәнә. Күз алдына китерегез, без сугышта ди. Дошман зур тизлек белән чигенгән, ә без тылда диярлек калдык, бернинди пуля тию куркынычы юк. Ә сугыш барышында 4нче ротадан бер солдат каты яраланган булган. Менә сезнең каршыгыздагы 6 офицер, ике дистә сержант, йөз солдат яралы иптәшен яу кырында: «Үлсәң – үл, үлмәсәң, төшке аштан соң хәлеңне белербез», – дип ташлап китә.
4нче ротадагылар барысы да чалбарын юешләгән малай кебек башларын түбән игән, ә часть командиры сүзен: «За это все будут наказаны», – дип тәмамлады. Башкаларыныкы хәтердә калмаган, ә рота командиры капитан дәрәҗәсеннән өлкән лейтенантка калды. Ягъни бер йолдызын югалтты. Ә моны хәзер «ЧП»га исәпләмиләр. Алай гынамы?..
Генерал солдатсыз командир була алмаган кебек, солдатсыз гына офицер да командир була алмый. Ә акчаны командир булганы өчен ала. Өстәвенә, саллы гына хезмәт хакы. Хәрби офицерларга акча гына кирәк, ә солдат кирәкми. Тәртипсезлекнең бөтен чыганагы әнә шунда.
Узган ел көз көне Яр Чаллыда трамвай көткәндә, бер егет килеп: «Абый! Военкоматка ничәнче трамвай белән барасы?» – дип сорады. «Әйдә, мин дә шунда төшәм», – дип утырдык трамвайга. Үзе армиядә хезмәт иткән кеше андагы күренешләргә битараф түгел бит инде ул, төшкәч, бераз армия хәлләрен сораштырдым. «Нишләп өстеңдә солдат киеме түгел?» – дигән соравыма, читенсенеп кенә: «Бер ел буе кигәч, таушала бит инде. Таушалган кием белән кайтуы оят. Ә яңасын сатып алырга кирәк. Шуңа өйдән килгән акчага костюм-чалбар сатып алдым», – ди.
Бер ел буе хезмәт иткән, ягьни бер ел буе тамак хакына эшләгән егеткә, горурланып, солдат киеме киеп кайту бәхете дә юк икән. Әгәр шулай икән, димәк, ул хөкүмәткә дә кирәк түгел.
Мине тагын бер нәрсә гаҗәпләндерде: «Хәзер көн саен телефоннан сөйләшеп торгач, сагындырмыйдыр инде?» – дип сорадым. Ә ул: «Сагындыра. Телефоннарны, барып ике атна үткәч тә, җыеп алдылар. Хәтта кайтып киткәндә дә бирмәделәр», – ди. «Ә нишләтәләр соң аны?» – дигәч: «Яңа килгән солдатларга саталар да, ике атнадан тагын җыеп алалар», – ди.
Армиягә киткән вакытта егетләрне: «Кайткач, сезгә эшкә урнашу да, укырга керү дә җиңел булачак», – дип шатландырып җибәрәләр. Укырга керүен белмим, әмма эшкә урнашуга бер файдасы да юк. Менә солдаттан кайткан егет үз һөнәре буенча эшкә урнашырга тели. Җитәкче кеше аның документларын җентекләп карап чыга да: «Стажың күпме?» – дип сорый. Ул бит аның дипломының числосын күреп тора. Армиягә китәр алдыннан гына алганын да белә. Әгәр бу җитәкче үзе армиядә хезмәт иткән булса, мөгаен: «Кайда, нинди частьта, кем булып хезмәт иттең?» – дип сорар иде. Ә шулай мыскыл итмәс иде. Юк шул. Бүгенге солдат хөкүмәткә дә, җитәкчегә дә, офицерларга да кирәк түгел.
Зөфәр ДӘҮЛӘТШИН.
Тукай районы, Иске Абдул авылы.
Редакциядән. Зөфәр абый Дәүләтшинның язмалары һәрвакыт тирән эчтәлекле булуы белән укучыларыбызны җәлеп итеп торды. Без аның пенсиядәге күренекле укытучы, запастагы капитан икәнен дә беләбез. Шулай булмаса, бу хаты да шундый үтемле, күңелнең түренә үк үтеп керердәй булмас иде. Бу темага язучыларыбыз юк дәрәҗәдә. Языгыз! Армиядә хезмәт иткән укучыларыбыз арасында башкаларга гыйбрәт булырдай вакыйгалар шаһиты булучылар бардыр. Әнә Зөфәр абый да нинди тәрбияви дәрес бирде бу хаты белән. Рәхмәт сезгә, Зөфәр абый!

Комментарии