Ниләр күрми хәрби башлары

Элек егетләр армиягә барырга атлыгып торган. «Шулай булмыйча, элек анда бар да башкача булган», – дияр күпләр. Әмма бу сүзләр белән һич тә килешеп булмый. Ул вакытта да нәкъ шул «бабайлык» булган, хәтта ватандашларыбызга кайнар нокталарда да хезмәт итәргә туры килгән. Язмам чын сугыш кичеп, туган җиренә исән-имин кайткан авылдашым Нурулла Сибгатулла улы Әхмәдуллин хакында.
Ул инде мәктәптә укыганда ук тормыш тәҗрибәсен туплый, 9-10нчы сыйныфларда укыганда, 2 ел комбайнда эшли. Ә 1986 елда, ягъни мәктәпне тәмамлауга, армия сафларына алына. Башта 5 ай Төрекмәнстанда өйрәнү үтәләр. Аннары, әтисез үсүенә дә карамастан, аны сугыш кайнап торган Әфгәнстан якларына җибәрәләр. «Кайнар нокта»ның куркыныч мизгелләрен иң беренче төндә үк татый алар.
– Иң беренче безне самолет белән Кундуз дигән шәһәргә китерделәр. Шунда ук аэропортта палаткаларга урнаштырдылар. Төн җитүгә шартлата башладылар. Кем кая чаба ала, шунда чапты, кем кая кача ала, шунда качты, үлүчеләр дә булды. Безнең өчен бу беренче сынау гына иде әле, – ди ул, авыр хатирәләрен кабат күңелендә яңартып.
Аннары аларны төп хезмәт итү урыны Файзабадка алып китәләр. Бу шәһәр, Нурулла абый әйтүенчә, таулар арасында урнашкан. Юллар юк, ашарга да вертолет белән генә китерәләр. Җәй, температура да бездәгедән күпкә артыграк – 60 градуслар чамасы.
– Шәһәрдә йөргәндә шунысына игътибар иттем – юньле юллары, эчәргә сулары булмау өстенә, монда хәерчелек хөкем сөрә. Хәтта торак шартлары да бик начар – алар балчык өйләрдә гомер итәләр… Җитмәсә, белем дәрәҗәсе дә бик түбән – халыкның күп өлеше томана. Дин бик көчле булганлыктан, хатын-кызларның барысы да пәрәнҗәләргә төренеп йөри.
Шәһәр урамнарында көпә-көндез йөрүе дә куркыныч иде. Дошманнар төрле уенчыклар, магнитофон кебек вак-төякләр эченә шартлаткыч матдәләр урнаштырып, юлларга атып китә. Аз гына саксызлык күрсәтеп, кулыңа алдыңмы, инде үзеңне бу дөньяда юк дип уйла, – дип сөйли ул.
Шундый авыр, куркыныч шартларда хезмәт итү өчен, түземлек белән беррәттән кыюлык та кирәк. Син үз гомерең өчен генә түгел, ә иптәшләреңнең, командирларыңның гомере өчен дә җаваплы. Нурулла абыйның да газиз башкайлары ни генә күрми. Тик ул Ватан алдында булган бурычын намус белән башкарып чыга. Аның белән булган куркыныч хәлләрне ишетсәң, исең-акылың китәрлек.
Бервакыт ул пулеметчы, радист, снайпер, сапер, бүлек командиры белән колонна сакларга чыкканда камалышка эләгә. Аларга күпсанлы дошманга каршы 3 сәгать атышырга туры килә. Шуннан соң радист, ниһаять, элемтәгә чыгып, тиз арада ярдәм килеп җитә. Дошманнар ягында үлүчеләр дә була, калганнары качалар. Нурулла абыйга һәм аның иптәшләренә кайсына «Батырлык өчен», кайсына «Кызыл йолдыз» медальләре бирелә. Нурулла абый «Батырлык өчен» медале ала.
Шулай ук солдатларга, чиратлашып, 2 сәгать кымшанмыйча диярлек, дошманның һөҗүм ясавын күзәтеп торырга туры килә. Шундый вакытта Нурулла абый белән аның иптәше дошманның һөҗүм башларга җыенуын күреп ала, алар тиз арада ут ачалар. Шулай итеп бик күп гомерләрне саклап калалар.
1988 елның июлендә аларны колонна белән Термез дип аталган шәһәргә алып чыгалар, соңрак Степанаван шәһәренә җибәрәләр. Биредә дә Нурулла абый 3 ай хезмәт итә. Алар кайтып китеп, 15 көн үтүгә әлеге шәһәрдә көчле җир тетрәү була. Бик күп кеше үлә.
Солдатны иң зур түземсезлек белән көтүче кеше – ул, әлбәттә, газиз әнисе. Дамирә апа да бердәнбер улы өчен ут йотып тора. Шулай булмыйча, Әфганстанда, нәкъ сугыш эчендә хезмәт итү уен эш түгел. Нурулла абый исә үзенең иң кадерле кешесен газаплардан саклап калырга тели. Почта бүлегендә аена 4 хат калдыра. Почтальон аларны атна саен җибәреп тора. Барысында да бер үк сүзләр: «Әни, минем өчен борчылма, барысы да яхшы». Дамирә апа аның сугышта икәнен дә белми. Нурулла абый үзе кайткач, ул хатларны көлә-көлә ертып ата.
«Нишләп ертасың, улым?» – дигән сорауга, «Монда язылганнар барысы да ялган. Әгәр минем турында чын дөресен белеп торсаң, син күптән авыруга сабышыр идең», – дип җавап бирә.
Шуннан соң Дамирә апа бер өем хатны утка ташлый.
Ә менә улы армиядә чакта рота командиры Аблакулов үзенә атап язган рәхмәт хатын ул һаман да күз карасыдай саклый. Шулай булмыйча, улың турында мактау сүзләре ишетү (бу очракта уку) һәрбер ана өчен зур горурлык ул.
Армиядән кайткач, Нурулла абый берничә ел дуңгыз фермасында шофер булып эшли. Читтән торып, Чистай совхоз техникумында инженер-механик һөнәрен үзләштерә. 1992 елдан 1997 елга кадәр колхозда «ЗИЛ» машинасында эшли. Ә 1997 елдан алып хәзергә көнгә чаклы Түбән Тегермәнлек мәктәбендә завхоз вазифасын башкара.
Кая гына бармасын, нинди генә эшкә тотынмасын, ул һәр һөнәрне зур җаваплылык һәм намус белән үти. Гаиләсе дә күпләр сокланырлык. Хатыны Гөлүсә апа белән ике кыз тәрбиялиләр. Әнисе Дамирә апа да килене һәм улы янәшәсендә кадер-хөрмәттә гомер кичерә.
Сиринә МӨХӘММӘТҖАНОВА,
КФУ студенты

Комментарии