- 02.08.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №29 (28 июль)
- Рубрика: Архив
Русиядә наркомания, эчүчелек, фахишәлек кебек күренешләр киң таралган. Дин әһелләре дә җиң сызганып шушы замана бозыклыгына каршы эшләргә әзер. Ләкин моның өчен аларга матди ярдәм таләп ителә.
1552 елда Казан яулап алынганнан соң, Русия монодәүләттән конфессиональ дәүләткә әйләнә. Ләкин ХVI гасырдан ХVIII гасырга кадәр ислам дине мәсьәләсе берничек тә хәл ителми. Башка дин тарафдарлары буларак, аларны бөтенләй танымаганнар. Бары 1788 елда Екатерина II Оренбург Диния нәзарәте төзү турында карар чыгара. 1789 елда нәзарәт оеша.
Мөфтине хөкүмәт билгели һәм аңа хезмәт хакы түләнә. Идарә эшендә берничә казый, берничә язып баручы да катнаша. Аларга да хезмәт хакы Русия казнасыннан бирелә. Шушы кечкенә генә идарә хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү 1917 елдагы революциядән соң туктатыла. Бу мәгълүматлар Русия Ислам университеты җитәкчесе Рәфыйк Мөхәммәтшин белән булган әңгәмә барышында әйтелде.
Татарстан Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый мөфтиләр, имамнар һәм казыйлар дәүләттән хезмәт хакы алса, җәмгыять өчен начар булмас иде, дигән фикердә тора. Мөфтинең әлеге фикерен кайбер журналистлар Татарстанда дин эшләре буенча министрлык булдыру зарурлыгы турында дип кабул итте. “Хакимияткә хезмәт хакы буенча якынаю министрлык төзү төшенчәсен аңлатмый”, – диде “Азатлык” хәбәрчесенә Госман хәзрәт һәм бу уңайдан үз күзаллавын җиткерде.
– Бездә күп министрлыклар бар. Алар хөкүмәт акчасына эшли. Без – имам, мөфти, казыйлар – Русия, Татарстан өчен зур хезмәт куябыз. Ул эшне килолап та, тонналап та үлчәп булмый. Бүген наркоманиягә, фахишәлеккә каршы көрәшәбез дип, йөзләгән шифаханә ачалар, миллиардлаган сум сарыф итәләр. Ләкин бозыклыкны булдырмас өчен, дини тәрбия кирәк.
Христианнар үзләренчә, без үзебезчә эшлик. Моның өчен кадрлар, имамнар кирәк. Әсбаплар, китаплар зарур. Авылдагы муллаларны шуңа юнәлтү өчен, хезмәт хакы кирәк. Дәүләт шуны уйласын иде. Читтән, Согуд Гарәбстаныннан, Бахрейннан, Катардан яки Пакистаннан килгән акчага түгел, үзебезнең хәләл, мөселманнар түләгән салым акчасына имамнарны җәлеп итсәк, күркәм булыр, халыкта рухи, социаль яктан алга китеш сизелер иде. Ә дин эшләре буенча министрлык булдыру турында әйтергә хакым юк, – диде Госман хәзрәт.
Әлбәттә, Русиядә барган җенси, әхлакый бозыклыкларга каршы көрәшүдә дин әһелләренең борчылуы, бу эшкә әзер торулары – бер нәрсә. Тик эш башы шуңа килеп терәлә: Русиядә дин дәүләттән аерылган.
Гафиулла ГАЗИЗ
“Әсир милләтләр” атнасы
1959 елдан бирле июль аенда АКШ президенты Конгресс карары белән дөньяның барлык милләтләренә ирек һәм бәйсезлек бирүне максат итеп куйган “Әсир милләтләр” атнасын билгели. Бу атна турында президентның махсус фәрманы дөнья күрә. Салкын сугыш чорында башланган әлеге чара дөньяның барлык милләтләре ирек яулаганчы дәвам итәчәк.
АКШ Конгрессы 1959 елда кабул иткән канунда: “Коммунистик золымнан зыян күргән милләтләр арасында Идел-Урал халыклары да бар”, – диелгән. Ул чакта “әсир милләтләр” дип шулай ук поляк, маҗар, украин, чех һәм словаклар, Төркестан һәм Тибет халыклары, тагын башка милләтләр игълан ителгән булган.
Ярты гасырдан артык вакыт узуга карамастан дөньяда әсир милләтләр әле дә бар.
– Дөньяны ирекле һәм демократик итү эше дәвам итә. Халык теләгенә колак салган һәм үз халкын изеп, хакимияткә көч белән килгән дәүләтләр арасындагы аерманы күрәбез. Бүген дә бер илдә милләтләр тигез хокуклы булып яшәгәндә, икенчесендә алар дин һәм сүз иреге, җыелып ирекле фикер белдерү кебек төп кеше хокукларыннан мәхрүм, – дигән АКШ президенты Обама. АКШ үз илендә сүз ирегенә ия булмаган милләтләргә сүз бирергә һәм хокук яклау эшендә торучыларга ярдәм итәргә бурычлы, дип саный.
Freedom Housе оешмасы дөньяда, бигрәк тә элекке совет дәүләтләрендә кеше хокуклары торышын ел саен күзәтеп, хисаплар әзерли. “Хисапларда без милләтләрнең үзбилгеләнү мәсьәләсен аерым тикшермибез, әмма алардан хәлләр торышын чамалап була”, – диде оешманың тикшерү бүлеге башлыгы Кристофер Уокер. Freedom House оешмасының соңгы хисабыннан күренгәнчә, элекке cовет илләрендә халыкның – 80%ы, ягъни якынча 220 миллион кеше авторитар режим астында яши.
Алсу КОРМАШ
Косово карары тәэсире
Халыкара Юстиция судының 22 июльдә Косовоның Сербиядән бәйсезлек игълан итүенең канунга каршы булмавы турындагы карарын бәйсезлек өчен көрәшкән башка төбәкләр дә кызыксыну белән күзәтте. Аларның кайберләре өчен судның Косово бәйсезлеген раславы мөһим.
Халыкара Юстиция суды: «Косово турындагы карар бары тик Косово өчен чыгарылган, аның башка ил һәм төбәкләргә йогынтысы була алмый”, – дип белдерсә дә, низаглар бер кайнаган, бер сүнгән илләрнең һәрберсе бу карарга үз фикерен белдерде. Судның карары киңәш рәвешендә генә кабул ителсә дә, бу бәйсезлек өчен көрәшкән төбәкләргә өмет бирде. Бүген Косовоны 69 ил таныды. Алар арасында АКШ һәм Европа Берлеге илләре дә бар. Үз илләрендә бәйсезлек өчен көрәшкән милләтләр булган Русия, Кытай һәм Испания суд карарына борчылу белдерде.
Грузия хөкүмәте: “Суд карары сепаратист төбәкләр өчен «сабак» була алмый”, – ди. «Әмма Грузиядән аерылып чыккан һәм Русия тарафыннан якланган Абхазия өчен бу карар өмет бирә”, – диде Сухумда яшәүче сәясәт белгече Ираклий Хиндба. «Косово бәйсезлеге расланды дип, Абхазия бәйсезлеге дә танылыр дип әйтмим. Ләкин бу Абхазия өчен сәяси һәм тарихи бер этәргеч була ала. Чөнки әлеге карар унитар дәүләтләр теләгенә карамыйча, үз бәйсезлеген игълан итеп аерылырга теләгән илләрнең халыкара аренада яклана алачагын күрсәтә».
– Татарстан белән Косовоны чагыштырып булмый. Русия эчендәге төбәкләрдә сепаратизм юк, – ди сәясәт белгече, профессор Мидхәт Фарукшин.
Милли Мәҗлес рәисе, язучы Фәүзия Бәйрәмова:
– Косово турындагы карар Татарстан бәйсезлеге өчен көрәшчеләргә өмет бирә, – диде. – Бәлки, алга таба вакыт үтеп, дөньялар үзгәреп, Татарстан бәйсезлеген, Идел-Урал халыкларын да шулай танырлар дигән өмет калдыра. Әмма җитәкчеләребезнең дөнья җәмәгатьчелегенә, халыкара судларга Татарстанның дәүләт бәйсезлеген танытып, мөрәҗәгать иткәне юк. Быел декларация кабул иткәнгә 20 ел тула. 1990 елның августында булды бу хәл. Татарстан җитәкчеләре бер генә илгә, бер генә илнең парламентына да деклaрацияне таныгыз дип, мөрәҗәгать итмәде. Русия өчен бу бик җайлы булды. Русиянең чуалган, хәлсезләнгән вакытларында мондый мөрәҗәгать белән чыккан булсак, бәлки, безне таныган булырлар, бу безгә хокук бирер иде.
Без БМОга һәм тагын 20-30 ил президентына, 50ләп ил парламентына Татарстан бәйсезлеген рәсми танырга сорап, мөрәҗәгать белән чыктык, әмма әле судка гариза язмадык. Хәзергә безне бу мөрәҗәгать өчен хөкемгә тарталар. Милли Мәҗлес кенә түгел, Татар конгрессы, башка төбәкләрдәге милли хәрәкәт вәкилләре бер булып чыкса, бәйсезлекне тану мәсьәләсен халыкара суд карар иде, – ди ул.
Саша ДОЛГОВ, Мәтин КАРЫШМАС
Эш урыннары кемгә?
Казан шәһәр транспортында эшләгән мигрантларны киләсе елда бу тармактан куарга җыеналар. Хакимиятләр эчке базарны якларга тырыша, әмма оешмаларга читтән чакыртылган эшчеләрне эшләтү файдалырак.
Бу көннәрдә Татарстан Транспорт министрлыгы үткәргән җыенда вице-премьер Равил Моратов һәм иминлек өчен җаваплы югары дәрәҗәле түрәләр 2011 елдан Казан транспорт системасында эшләүче мигрантларга квотаны бетерергә килеште. Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре моны иминлек ягыннан куркыныч янау белән аңлата. “Мигрантлар аша республикага наркотиклар керергә мөмкин, аларның машина йөртү хокуклары турындагы документларын да ничек алганнарын белмибез”, – ди түрәләр.
Татарстан җитәкчелеге мигрантлар урынына транспортны армиядә хезмәт итеп кайткан авыл егетләре йөртсен, ди. Әлегә Казан пассажир ташу транспортында элекке СССР илләреннән килгән троллейбус, автобус йөртүчеләр эшли. Аларның саны күп түгел. Читтән килүчеләрне алмаслар иде, җирле халык арасында бу авыр эшкә баручы бик юк.
Заманында Казанның транспорт системасын үзгәрткәндә, автотранспорт оешмалары җитәкчеләре районнарга чыгып, эшсез утырган авыл кешеләрен чакырып йөрде. Әмма баручылар булмады диярлек.
Эш урыннарын читләргә бирмәү турында сөйләшүләр күптәннән алып барыла. Кризис башланганнан соң, Татарстан чит ил ватандашларын эшкә җәлеп итү квотасын ике тапкыр киметкән иде. Үткән ел Социаль яклау, хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы: “2010 елга республикага 30 мең мигрант җитәчәк”, – дип белдерде. Бу үсеп баручы эшсезлеккә каршы чара итеп күрелде. Ул вакытта эшсезләр саны атна саен арта барды һәм 60 меңгә җитте. Әмма барыбер читтән эшчеләр чакырмыйча булдыра алмадылар. Татарстандагы оешмалар Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгына чит ил ватандашларын чакырту квотасын арттыру үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Татарстандагы эш бирүчеләр Үзбәкстан, Таҗикстан, Азәрбайҗан һәм Кыргызстаннан килгән эшчеләрне күрергә тели. Шулай ук Төркиядән дә күп кеше чакыралар. Быел Татарстанда ачылган Кытай химия-инженер корпорациясе үз иленнән меңнән артык эшче алып килмәкче.
Быелгы квоталар расланса, рәсми чакырылган 30 мең хезмәт мигрантларына тагын 60 мең кеше кушылачак дигән сүз. Хәзер Татарстанда 52 мең кеше эшсез утыра. Алар нигә бу урыннарга барырга теләми? Чакырыласы кешеләрнең күбесен төзелешләрдә эшләтмәкчеләр. Казан шәһәр башлыгы, Универсиада төзелешләренә кешеләр җитми, бу эш барышын тоткарлый, дип әйткән иде. Быел Казанда моңа кадәр булмаган күләмдә торак төземәкчеләр, метро һәм Универсиада корылмаларында эш кайный. Әмма эш бирүчеләргә мигрантларны эшләтү арзанракка чыга. Татарстандагы махсус комиссия ширкәт хуҗалары эшчеләргә яхшы акча түләргә теләмиме, әллә, чыннан да, чит илдән килгән эшчеләргә мохтаҗмы икәнен ачыкларга тиеш.
Бикә ТИМЕРОВА
Оппозиция Рәхимовтан хисап сорый
Башкортстандагы Берләшкән оппозиция оешманың исемен үзгәртте. Хәзер ул Башкортстандагы фирка бүлекчәләре һәм җәмәгатьчелек оешмалары берлеге дип йөртеләчәк.
Оешма Мортаза Рәхимовтан ягулык тармагын саткан акчаны таптыру өчен идарә төзеячәк. Яңа сайланган президентка Мортаза Рәхимов эшчәнлеге хакында мәгълүмат тапшырылачак, мөрәҗәгать юлланачак.
Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары да уртак утырышларында яңа сайланган президентка ярдәм итү юлларын тикшерде. Алар татар проблемалары турында мәгълүмат туплап, Рөстәм Хәмитовка тапшырачак.
Утырышта катнашкан башкорт мәгарифен үстерү оешмасы рәисе Ирек Агишев Мортаза Рәхимов даирәсен республика йортыннан куу кирәклеген күтәрде. Моны татар оешмалары да күтәреп чыкты. Оешма вәкилләре алдагы утырышка тәкъдимнәр белән киләчәк.
Мөнир ВАФИН
“Салам төргәген уттан алып чыктым”
Авыл халкы, мал-туарына азык әзерләү өчен, утка керергә дә әзер. Юкка гына җәйнең июль аен халык “уттай кызу эш вакыты” дип әйтми торгандыр. Ә менә Татарстандагы Теләче районы Алан авылында кайберәүләр терлекләргә дигән саламны янып торган ут эченнән алып чыккан. “Ике төргәк салам алып кайтырга уйлаган идем, берсен көч-хәл белән ут эченнән алып чыктым”, – дип белдерде Алан авылы кешесе.
Аланда янсуарлар үз кырындагы саламны безгә биргәнгә көнләшеп, махсус ут төрткән дигән сүз таралган. Алан белән Янсуар – күршеләр. Мишә елгасы гына аерып тора аларны. Янсуар Питрәч районына караса да, урыны-урыны белән кырлары, болыннары янәшә.
– Янсуардагы җирләрне инвестор алган. Аларга икмәге генә кирәк, саламы артык кызыксындырмый. Саламы бик калын булган. Инвесторлар җыярга рөхсәт биргән, – дип белдерде Алан авылында яшәүче Рөстәм Хөсәенов.
Алан кешеләре әйтүенчә, кем күпме булдыра, шуның кадәр түк алып кайткан. Кем күпме алганын төяүчеләргә әйтеп яздырган. “Алан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчелеге, авыл халкына җиңел булсын дип, күршеләрнең кырына төргәкли торган җайланмасы булган тракторын да, төйи торганын да җибәргән. “Аландагы комбайннарны биреп торган өчен, салам алырга килешкәннәр”, – дип сөйли халык.
– Алтышар түк алып кайтучылар да булды. Җитәкчебез халыкның пай җирләрен кулланган өчен булыр бу салам дигәнрәк сүз әйтте. Акчага булмас, ахры, – дип белдерде “Алан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять хисапчысы Мәдинә Нәҗметдинова.
Халыкны булдыра алган кадәр мал-туар азыгы белән тәэмин итәргә тырышу Аланда беренче очрак түгел. Күптән түгел генә агрохуҗалыкта эшләүче һәр кешегә 80шәр сутый, дәүләт хезмәтендәгеләргә 30ар сутый солылы-вика бүлгән иделәр.
Пенсионерларга да бүләргә тиешләр. Тукранбаш басуы өлгергәнне көтәләр… Дөрес, барысы да бушка түгел. Күпмедер акча да түләргә туры киләчәк. Тик корылык елында халык барысына да риза, бирсеннәр генә.
Алан халкы әйтүенчә, әнә тагын бер күршеләре Сауш авылында халыкка бер генә сәнәк печән дә, салам да бүленмәгән. Алар “ВАМИН”га карый икән.
Янсуар халкы: “Эшләгән кешегә бездә печәнен дә, саламын да бирделәр”, – дип белдерә. “Печән бирделәр. Эшләгәнгә дә бирделәр, сатып та бирделәр”, – диде укытучы Лидия апа. Янсуар халкы аланнар салам ташыган басуда салам януы турында хәбәрдар. “Махсус төртелгән ут түгел ул, техник сәбәпләр аркасында чыккан”, – ди Лидия апа.
Алан халкы исә: “Кырда безнең тракторлар гына иде, алар тирәсендә ул-бу булмады”, – ди. Берәрсе тәмәке төпчеге ташлап калдырмады микән дип фаразлаучылар да бар. Сугылган кыр бик зур булган: бер башыннан икенче башы күренмәгән.
Наил АЛАН
Azatliq.org
Корылык чыгымнарны арттыра
Корылык халыкның чыгымын арттырды һәм республиканың үзен азык-төлек белән тәэмин итә алуын шик астына куйды. Күп товарлар читтән китерелә, өстәвенә, быел икмәк, яшелчә уңмады, бәяләр арта башлады. Хакимиятләр коткыга бирелмәскә чакыра.
“Кыенлыклар булса да, ач утырмабыз”, – дип ышандыра җитәкчеләр. Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов: «Республикага елына 250 мең тонна бодай, 100 мең тонна арыш кирәк, хәзер саклау урыннарында яткан икмәк еллык ихтыяҗдан ике тапкыр күбрәк”, – диде.
– Ипи бәясен арттырырга нигез юк, он җитәрлек, ел ахырына кадәр хаклар артмаячак, – дип белдерде министр.
Ул һәм башка түрәләр дә төп азык-төлеккә хакны контрольдә тотарга вәгъдә итә. Әмма базарлардагы бәяләр аларны тыңламый.
Казанның Чехов базарында читтән китерелгән он саталар. Сатучы Минзия апа “Азатлык” радиосы хәбәрчесенә: “Инде ун ел чамасы Алтайдан китерелгән он сатам. Татарстанда үстерелгән икмәкнең җилемчәсе аз була, аны бик яратмыйлар”, – диде.
Аның әйтүенә караганда, онның бер килосына күпләп сату бәясе соңгы көннәрдә уртача 3-4 сумга күтәрелгән.
– Чехов базарында алучылар бик күренмәсә дә, күпләп сату урыннарында халык ашамлыкларны капчыклап ала, машиналарга төяп китеп торалар, – дип сөйли сатучылар.
Авыл хуҗалыгы министры сүзләренчә, быел бер гектардан 8-8,5 центнер гына бодай җыярга өметләнәләр. Бу аны үстерүгә куйган көч һәм керткән акча чыгымнарын капламый. Дәүләт игенчеләргә ярдәм күрсәтмәкче үзе. Русия авыл хуҗалыгы министры: “Корылыктан зыян күргән төбәкләргә ашлык биреп барачакбыз”, – дип белдерде.
Шулай ук күпләп сату ширкәтләренә монополиягә каршы комитет һәм башка тикшерү оешмалары бәяләрне күтәрергә бирмәячәк, дип ышандыра. Шул рәвешле хакимиятләр ипи бәясен контрольдә тотмакчы.
Хәзерге вакытта онның бер килосын базарда уртача 20 сумга алып була. Татарстан үзен шикәр белән тәэмин итеп бара иде. “Буа шикәр заводы товарына бәя әллә-ни артмады”, – ди сатучылар. Әмма шикәр чөгендере быел уңмаган. Аны да читтән китерәчәкләр һәм шикәргә бәя артачак дигән сүз.
Чехов базарындагы сатучы әйткәнчә, карабодайга бәя соңгы айда ике-өч тапкырга күтәрелгән. Корылык аркасында бәрәңгегә, кишер, суган һәм башка яшелчәләргә бәя артыр дип көтелә.
“Хәзер яңа бәрәңгенең бер килосын 50 сумга саталар. Көзен дә 20-30 сумнан түбән төшмәс”, – ди сатучылар. Чөнки ул су сипкән җирләрдә генә үскән, кайбер районнарда бөтенләй булмаган, дип сөйли халык. Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов исә: “Быел Татарстанда үстерелгән яшелчә Татарстандагы ихтыяҗны капларга җитә”, – ди. Әмма шул ук вакытта ул яшелчә сату оешмаларына бәрәңгене читтән алып куярга киңәш итә.
Корылыкның Татарстан өчен бер яхшы ягы да бар. Русия төбәкләрендә малларга ашатырга азык булмау аркасында, Татарстандагы сөтне күпләп ала башлаганнар. Гел түбән бәягә зарланган авыл хезмәтчәннәре көннән-көн бәя үсүен күзәтә. Үткән ел белән чагыштырганда, бер литр сөтнең сатып алу бәясе ике тапкырга күтәрелгән һәм 12 сумга җиткән.
Хакимиятләр республика эчендәге сөт бәясен арттырмаска, җитештерүчеләргә акчалата ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирә.
Татарстанда да авыл халкы, фермерлар малларны суя башлаган. Хайваннарны ашатырга азык чамалы. Шуңа ит бәясе күтәрелмәс, киресенчә, төшәчәк дип фаразлыйлар.
Хакимият вәкилләре, төп ашамлыкларга, сөт һәм ипигә бәяне арттырмаска вәгъдә бирә. Әмма газеталар язганча, уңдырышлы 2007 елда да андый сүзләр булган, әмма ипи бәясе бер ел эчендә уртача – 30%, сөт 20%ка күтәрелгән.
Бикә ТИМЕРОВА
Azatliq.org
Суга кытлык
“Гадәттән тыш эсселек һәм корылык аркасында су проблемасы инде 45 районның 28ендә сизелә”, – дип белдерде республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Евгений Волков. 21 районда суга кытлык хөкем сөрә. “Кайбер урыннарда су эчәргә дә җитми”, – диде ул.
Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары Равил Моратов сүзләренчә, эчәр суга кытлык кичергән районнар әле ике атна элек 9 гына булган. Су кытлыгы Арча, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Тәтеш һәм Болгар районнарында аеруча нык сиздерә.
Корылык җир асты һәм өсте сулыкларының саегуына китерде. Куйбышев сусаклагычында суның биеклеге көн саен 3-4 см га кими икән. Чишмәләр, коелар, инешләр корый, елга-күлләр саега.
Балтач районы Түбән Кенәш авылында яшәүче Инзилә Галимуллина, бөтен эшен ташлап, краннан су килгәнен көтеп утыра. Аңа 21 яшь. Менә берничә атна инде авылларында су әз генә килеп ала да, бетә икән.
– Безнең авылда ике чишмә бар. Берсендә су кимемәде, ә икенчесендә тамчылап кына ага башлады. Яңгырның күптән яуганы юк. Башка республикаларда яуган дип ишетәбез. Әле менә күптән түгел генә Балтачта явып киткән, диләр”, – ди Галимуллина.
Чирмешән районының Ибрай-Каргалы авылында яшәүче Фәнил Гыйләҗев сүзләренчә, аларда су белән әллә ни кытлык булмаган. Шулай да соңгы атналарда күп кеше коесында су кими башлаган. Ибрай-Каргалыда халык яхшы су эчсен дип, моннан берничә ел элек су кертергә ниятләгән булганнар. Әлеге планның тормышка ашуы, артезиан коесы суы белән тәэмин итү быелгы корылыкка туры килгән. “Суы җитүен җитә. Ләкин югары очта яшәүчеләргә килмичә торган, я начар аккан вакытлары да була”, – ди Гыйләҗев.
Динара Зиннәтова Казанда яшәсә дә, бу көннәрдә туган якларына – Ютазы районының Акбаш авылына еш шалтырата. Ни дисәң дә, корылык дигән нәрсә күңеленә тынычлык бирми икән. “Безнең инеш кипте. Берничә коеда су бетә башлаган дип әйтәләр”, – ди ул.
Биектау халкы да бу көннәрдә суга тилмерә. Моннан берничә атна элек төннәрен әзрәк биреп алган булсалар, хәзер бөтенләй су юк икән. “Кем каян булдыра, шуннан ташый”, – диде Биектауда яшәүче Фәрит Сәлахиев.
Республикада яздан бирле бер тамчы да яңгыр төшмәгән авыллар күп. Кайда да булса яңгыр яуган дигән хәбәр яшен тизлеге белән тарала.
tatar-inform.ru, аzatliq.org
Комментарии