- 02.08.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №29 (28 июль)
- Рубрика: Архив
(Юмореска)
Кояшлы Байкал аръягында хезмәт иттем мин. Мактаулы солдат бурычын тулысынча үтәргә тырыштым. Шул рәвешле күпне күрергә, ишетергә, күп нәрсәләргә төшенергә туры килде.
Бер көнне частька Мәскәүдән генерал Чурбинов килеп төште. Солдатлар белән очрашу уздырды. Ул хәрби карьерасын кайчандыр безнең частьта рядовой булып башлаган икән. Шул чактагы көлкеле бер очракны исенә төшерде.
Старшина Пупкин аңа тимер кисәге күрсәтеп: “Бу көмешме, әллә люминимы?” – дип сораган. Ул: “Алюминий”, – дип җавап кайтарган. Теге: “Рас, мин люмини дигәч, димәк, люмини”, – дип, аңа кисәтү ясаган. Чурбинов югалып калмыйча: “Так точно, иптәш старшина, люмини!” – дигән. Пупкин аңа строй алдында мактау сүзләре әйткән. Берничә көннән рядовой Чурбиновның җилкәләрен ефрейтор погоны бизәгән.
Пупкин шул сорауны рядовой Кәлимуллинга да биргән. Ләкин аны һич кенә дә “люмини” дип әйттерә алмаган. Кәлимуллин пәһлеван кебек гәүдәсе белән дембельгә рядовой булып киткән. Командование сержант Чурбиновны хәрби училищега укырга җибәргән.
Әңгәмә барышында Чурбинов бездән: “Яшь дусларым! Гражданнар сугышы каһарманнары иптәш Буденный белән иптәш Ворошиловның ничек итеп Советлар союзы маршалы булганын беләсезме?” – дип сорады. “Юк, иптәш генерал, белмибез”, – дидем. Сөйләве буенча, тегеләр кичәләрдә, мәҗлесләрдә берсе гармун уйнап, икенчесе чүгәләп биеп, грузин Сталинның һәм аның кунакларының күңелен күрә, кәефләрен күтәрә белгәннәр. Өстәгеләр әйткәнне үтәгәннәр, кушмаганны башкармаганнар… Генерал Чурбинов вәгазен: “Үзен хөрмәт итүче солдат юл биштәрендә маршал йолдызын йөртергә тиеш”, – дип йомгаклады.
Әйе, хәрби тормышта көлкеле очраклар еш була иде. Әйтик, элек данлыклы маршаллар арасында милләттәшебез булмаган кебек, хәзер космонавтлар исемлегендә көндез ут яндырып эзләсәң дә, татар фамилиясен күреп булмый. Алай гынамы, безнең Штирлиц дәрәҗәсендәге разведчигыбыз да булмады. Ни өчен дигәндә, үзебез гаепле: “люмини” дип әйтә белмибез.
Шул кимчелегебезне төзәтү өстендә эшли башларга вакыттыр инде, җәмәгать! Әйтик, нигә нәни малайларыбыз өчен балалар бакчасында хәрби түгәрәк оештырмаска? Өйрәнсеннәр шунда “люмини” дип әйтергә, гармун уйнап, чүгәләп биергә, стройда тезелешеп йөрергә. Ике шеренгага басып, йөзгә-йөз карашып, бер-берсенә: “Син – командир, мин – юләр, мин – командир, син – юләр”, – диешсеннәр. Шуңа яшьли күнегә торсалар, киләчәктә үзләренә җиңелрәк булыр. Үссеннәр, әйдә, булачак маршалларыбыз, космонавтларыбыз, разведчикларыбыз! Кем белә, бәлки, араларыннан берәр генералиссимус та чыгып куяр әле.
Искәрмә: шул хәрби түгәрәкләрне республика күләмендә оештыру буенча министр яисә депутат булып мин үзем дә йөри алыр идем. Ни өчен дигәндә, әле кичә генә армия сафларыннан өлкән сержант булып кайттым. Белемем көем кебек тирән булмаса да, кирәк чакта кирәкле урында “люмини” дип әйтә алам.
Котдус БАТЫРОВ.
Әлмәт шәһәре.
Комментарии