- 02.08.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №29 (28 июль)
- Рубрика: Архив
Кичә Сыртланов урамында Универсиада өчен төзелүче гимнастика үзәгендә тимер конструкцияләр ишелеп төште. 4 эшче зыян күрде. Алар шунда ук больницага озатыла. Берсе шунда үлә. Газетаның бу санын басмага биргән вакытта башка зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк иде. “Фаҗига урынында этләр, коткаручылар эшли. Һәлакәтнең сәбәпләре тикшерелә”, – дип хәбәр итте “Эхо Москвы” радиосы.
Шунысы аяныч: бу универсиада төзелешендәге беренче фаҗига түгел. 24 июньдә Җиңү проспектындагы бассейн төзелешендә дә бер эшче һәлак булган иде. Траншея казыганда грунт ишелеп төшеп, ул калын җир астында күмелеп калды.
Казан төтенләде
Русиядә урман, торфлар яна, дөньяны төтен баса. 26 июльдә Казанның кайбер районнарында да халык пошаманга төште. Урамга көек исе таралды. МЧС хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, моңа Дәрвишләр бистәсендәге урман яну сәбәпче булган. Матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин сүзләренчә, янгын 5 гектар урманга зыян салган.
“Янгынга кеше факторы сәбәпче”, – ди белгечләр. Сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән, хәтта ташлап калдырган шешәдән дә (пыяла аша кояш нурлары сынып үтеп, лупа принцибы барлыкка килә) ут чыгарга гына тора.
Татарстан урманнарына керү тыела. Ләкин трассаларда автомобиль тәрәзәсеннән ыргытылган төпчек тә зур фаҗигагә китерергә мөмкин. Әнә Түбән Камада 2 га урман, бакча участоклары янып юкка чыкты.
Чүлгә әйләнәбез
Быелгы җәй соңгы 139 еллык метеокүзәтү буенча рекордларга бай булды. Алда да гадәттән тыш кызу көннәр көтелә. Температура күпьеллык нормадан 10-11 градуска югары булачак. Ай ахырына һава температурасы 40 градуска кадәр күтәрелер, диләр. Кояш астында температураның күпме буласын күз алдына китерү кыен түгел. Синоптиклар алдагы 2 атнага яңгырлар да вәгъдә итми. Бары тик адашып тамчылаган болытлар гына ара-тирә сөендереп тә, куркытып та алырга мөмкин. Чөнки фаҗигаләр дә ешайды. Мәсәлән, яшен сугу, давылларның корылмаларны җимерү очраклары.
Әле күптән түгел генә гарасат Мәскәүне дер селкетте. Аннан элегрәк Башкортстан Республикасына шактый зыян салды.
Аның каравы, яңгырлардан да интегүчеләр бар. Әйтик, Кытайда бүген 200 меңгә якын кеше су басулар аркасында торган җирен ташлап китәргә мәҗбүр. Кытай хакимиятләре әйтүенчә, кимендә, 1100ләп кеше һәлак булган яки югалган дип санала.
Тимер эри
Эсселек аркасында тимер юлчылар да махсус режимда эшли. 30 градустан югары эсселектә тимер эри икән. Горький тимер юлының Казан бүлеге хезмәткәрләре тимер юллар төзеклеген көнгә ике тапкыр тикшереп үтә.
Авылга ярдәм
Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бюджеттан 200 миллион сумга якын акча бүлеп биреләчәк. Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров сүзләренчә, бу крестьян хуҗалыкларындагы 130 мең сыерга исәпләгәндә, бер сыерга 5 центнер ашлык сатып алырга җитәчәк.
Быел салам кадерле
Корылык шартларында салам алыштыргысыз терлек азыгына әвереләчәк. Татарстан белгечләре саламны силослау технологиясен эшләде. Галимнәр эшләгән технология нигезендә, саламны силос траншеяларына салыр алдыннан, аш тозы катнашындагы состав белән яхшылап дымландыралар. Аннары саламга бактериаль ачыткы өстиләр. Нәтиҗәдә, полисахаридлар целлюлоза һәм крахмалга кадәр таркала. Мондый азыкны терлекләр бик теләп ашый.
Акча күп бездә
Казанның “Рубин” футбол командасы Германиянең “Вольфсбург” командасыннан тагын бер уенчы сатып алырга җыена. Ул Бразилиянең җыелма командасында да уйнаган Графите. 31 яшьлек Графите өчен Казан командасы 5 миллион евро түләячәк. Графите Казанга күчәргә ризалыгын биргән инде.
Ике атна элек “Рубин” “Вольфсбург”тан нигерияле
Обафеми Мартинсны сатып алган иде.
Кайгы
Татарстан әдәбияты зур югалту кичерә. 86 яшендә балалар язучысы, журналист Ләбибә Ихсанова вафат булды.
Күмәк ял
“КамАЗ тагын эштән туктый. Берьюлы 40 мең эшче 2 августтан 27сенә кадәр отпускта булачак”, – дип хәбәр итә Татар-информ. Эшчеләр моңарчы ялга чиратлап чыга иде.
Рульдә эчмә
Русиядә хәзер рульгә утырганда алкоголь куллану бөтенләй тыела. 23 июльдә Президент Дмитрий Медведев алкоголь, наркотик яисә башка токсикологик матдәләр кулланган кешеләргә транспорт йөртүне тыючы федераль закон имзалады.
Рәсми статистика мәгълүматларына караганда, юл һәлакәтләре саны буенча Русия дөньяда өченче урында тора. ЮХИДИ китергән саннарга карасак, илдәге һәр 14нче юл фаҗигасе исерек машина йөртүче аркасында килеп чыга. 2009 елда гына да алар гаебе белән 2 мең кеше үлгән, 18 меңе төрле җәрәхәтләр алган.
Шунысын да искәртик: административ хокук бозулар кодексы нигезендә алкоголь кулланган автомобиль йөртүче 1,5 елдан алып 2 елга кадәр вакытка машина йөртү хокукын югалта.
Машинада йөрү кыйммәтләнә
Киләчәктә бензинга бәя күтәреләчәк. Ул бер литр бензинга акцизларның 1 сумга артуы белән бәйле. Алдан бензинга салымны күтәреп, транспорт салымын бөтенләй бетерү планлаштырылган иде. Ләкин акцизларны арттыру берничә елга сузылу сәбәпле, хөкүмәттә транспорт салымын да калдырырга булганнар.
Киләчәктә исә транспорт салымы киметелергә яки кайбер категория машина йөртүчеләре өчен ташламалар кабул ителергә тиеш. Әлегә Русиянең Финанслар министрлыгы ике вариантны да күз алдында тотып, хисаплар эшли.
Президентка эш бар
Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов республиканың яңа президенты Рөстәм Хәмитовның түләүсез генә киңәшчесе булып эшли башларга мөмкин. Мондый тәкъдим белән Рөстәм Хәмитов чыккан. Хәмитов Рәхимовка тәкъдим ителгән вәкаләтнең дәүләт эше булмавын, аннан элекке президентның үзенең дә штатта эшлисе килмәвен, өстәвенә, өлкән яшьтә булуын искәртә.
Эшлисезме? Әлбәттә!
– Без табиблар белән хезмәттәшләр. Алар кешеләрне физик яктан терелтсә, без рухи яктан. Аларның безгә нинди сораулары, дәгъвалары, борчыган урыннары бардыр, менә хәзер күрербез, – диде Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров Республика клиник хастаханәсе коллективы белән очрашу алдыннан журналистларга.
Табибларга хокук саклаучыларның фидакарь хезмәте, тырышлыгы турында фильм күрсәтелде. Статистикага нигезләнеп, җинаятьчелекнең кимүен, бандитларның күбрәк тотылуын, халыкның милициягә ышанычы артуын кат-кат искәрттеләр. Соңгы 6 айда сәламәтлек саклау өлкәсендә 61 закон бозу очрагы теркәлгән икән. Шуның 27се ришвәтчелек белән бәйле. “Сөйләшү, килешү буенча эш итүне күбесе нормага санап, закон бозу дип исәпләми”, – дип белдерде Ә.Сәфәров. Министрның хисабыннан соң медицина хезмәткәрләре кызыксындырган сорауларын бирә башлады. “Яхшы участковыйны ничек күз алдыгызга китерәсез?”, “Милициягә эшкә урнашучыларга нинди таләпләр?” һ.б. Сез ничектер, үзем табибларны бу сораулар борчуына һич тә ышана алмыйм. Җитмәсә, артта утыручы ак халатлы апаның: “Миңа да фәлән-фәлән сорау бирергә кушканнар иде”, – диюен дә ишеттем. Тиздән министр да моны аңлап алды, берәүнең кәгазьдән укуын күреп: “Аңлашылды, сезгә сорауларны алдан ук әзерләп куйганнар”, – дип елмайды.
Бу очрашу шулай макташуга гына кайтып калган да булыр иде. Арткы рәттәге бер абзый басып, яраткан милициябез турында еллар буе җыелган фикерен белдерергә тотынмаган булса. Машина номеры билгеле килеш, хуҗасы кемлеген икешәр ай эзләп таба алмауларын, шәһәрдә машина куярга урын җитмәвен, хокук саклаучыларның сүзе үтмәвен тезеп китте ул. Әсгать Сәфәров исә булдыра алганча ярдәм итәргә вәгъдә итте. “Үзем һәр айның икенче һәм дүртенче сишәмбесендә берәр сәгать халыкны кабул итәм. Теләгән кеше язылып, дәгъваларын шунда әйтә ала. Интернет аша да хат язарга мөмкин, һәркайсына җавап бирәчәкбез. Үзегезне күрсәтергә тырышып, күп халык җыелган урында мондый чыгыш ясамасагыз да була”, – дип җаваплады министр. Теге абзый да сүзсез калмады: “Мондый вак-төяк мәсьәләләрне министр хәл итәргә тиеш түгел, бөтен системагызда тәртип булсын иде”, – диде.
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Комментарии