Бәләбәй татар гимназиясендә Сабантуй

…Биредә Аллаһыга шөкер итә беләләр: хәл-әхвәл сорасаң, 1нче сыйныф сабые да: “Аллага шөкер!” – дип җаваплый. Шуңадыр, гимназиянең Сабантуйлары һәм Сөмбелә бәйрәмнәре узган көннәр дә (хәтта синоптиклар яшенле яңгыр белән алдан янап, кисәтеп торган очракта да) һәрдаим матур көннәргә туры килә.

Редакциядән. Бу – республикабыздан читтә иң беренче булып ачылган һәм дөньясында киң билгеле булган гимназиясе. Быелның 31 августында аңа 15 ел тула (шул ук көнне аның нигез салучысы һәм бүгенгәчә алыштыргысыз җитәкчесе булып торган директоры – Башкортстанның мәгариф отличнигы, Һ.Атласи Дипломы һәм Премиясе лауреаты Нурмөхәммәт Нури улы Хөсәеновка 56 яшь тула). Башкортстан шартларында, руслашып беткән Бәләбәй шәһәрендә мәгърифәте һәм мәдәнияте үзәге булып торган гимназия 2003 елда Мәгариф министрлыгының Каюм Насыйри исемендәге Дипломы һәм премиясенә лаек булган иде. Ә 2008 елда ул күләмендәге уку йортлары арасында үткән инновацион үсеш программалары бәйгесендә җиңүчеләр рәтенә кереп, 1 млн сумлык Грант яулады. Биредә дистә елга якын “Сәләтле балалар”, “Сәламәтлек” программалары; алар нигезендә ике эксперименталь мәйданчык: район күләмендәге – “Сәламәтлек” һәм федераль күләмендәге – “Булат Юнысбаевның фәннәр укыту сыйфаты белән идарә итүнең инновацион электрон-челтәрле технологиясен сынап үзләштерү (РОСТ)” эшли. Бу гимназияне җитәкләүче кешенең егәрлеге, оптимизация чорында да коллективын башлыча саклап кала алуы һәм бу коллективның булдыклылыгы эшләреннән күренә. Гимназиянең балалар сабан туе да аның яшәү гомере санына тигез – 15нче тапкыр гөрләп үтте…

***

…Биредә Аллаһыга шөкер итә беләләр: хәл-әхвәл сорасаң, 1нче сыйныф сабые да: “Аллага шөкер!” – дип җаваплый. Шуңадыр, гимназиянең Сабантуйлары һәм Сөмбелә бәйрәмнәре узган көннәр дә (хәтта синоптиклар яшенле яңгыр белән алдан янап, кисәтеп торган очракта да) һәрдаим матур көннәргә туры килә. Бәлки, хикмәт бәйрәмнәр алдыннан линейкаларда Аллаһыга шөкер кылып, матур көн насыйп итүен сорый белүдәдер… Бәлки. Бу юлы да “Интернет галиҗәнаплары” вәгъдә иткән яңгырлы көн иртәнге бер вакытта сыгылып торган болытлары белән салкынча җилен китереп күрсәтте күрсәтүен. Шәһәр паркындагы ипподромның трибуналарын яулап алган гимназистлары алдында директор Нурмөхәммәт абыйлары: “Балалар! Аллаһыбыз безне сыный һәм нәрсәләрдәндер кисәтә. Шөкерана әйтеп дога кылсак, көн ачылачак”, – дип юрады һәм ел әйләнәсендә төрле гамәлләрдә ирешкән уңышлары өчен укучыларга бихисап күп Мактау грамотасы, татар китаплары таратып, бу чараны үткәрүгә хәйрия кылган абый-апалар иминлеге өчен бердәм дога кылуга, көн аязды! Әй гөрләде, әй шаулады ямь-яшел алан! Укучыларның җиңүчеләр-алдынгылар өчен үзләре әзерләгән кыска концерт программасы тәмамлану белән, балалар бүләкләрен күтәреп, үзләренең сыйныфы биләп алган аланчыкларына йөгереште. Сабантуйда алан бизәлешен, киемнәрдәге милли элементларны – барысын да барлап, комиссия әгъзаларын җыр-биюләр белән каршылыйсылары бар иде. Бу – үзе бер тамаша! Гимназиянең (үз көче белән теккән!) зур чатырыннан арырак уку йортында техник хезмәтләрне башкаручы абый-апалар һәм пешекчеләр кайнаша. Анда учаклар гөрли. Зур казаннарда итле токмач ашы, пылау, чәй әзерләнеп килә. Поход өстәлләре корылган.

Ул да булмады: “Татарча көрәш!” – дигән авазга спорт матраслары җәелгән алан уртасында зур түгәрәк хасил булды. Менә иң нәни батырлар үз чиратларын үткәреп өлгерде генә, график буенча беренче сыйныф һәм әзерлек төркеменә йөрүчеләр ата-аналар белән бергә ашка чакырылды. Биредә нәниләр коляскалары да бар әле. “Болары да булачак укучыларыбыз!” – дип тәкрарлый мөгаллимнәр. Амин, булсын шулай! “Брак ясамыйбыз, – ди тәрбия буенча директор урынбасары Миләүшә апалары. – 15 ел дәверендә бер укучыбыз да хокук тәртибе бозучылар яки милициядә хисапта торучылар рәтендә булмады, иншалла”.

Поход өстәлләре артыннан иң кече сыйныфлар тукланып чыгуга “Уеннар башлана!” – дигән фәрман яңгырады… Һәм балалар бәйләм-бәйләм чәчкәләрдәй яшел хәтфә аланның бар тарафына сибелде. Кечерәкләр төркеменнән берәүләр –“кулъяулык салыш”та, икенчеләре “бүрәнә ярыш”та, өченчеләре “җебегән”дә катнаша. Монда җыр-моңга һәвәсләр ярыша. Ә өлкәнрәкләр бил алыша, икенче бер почмакта капчык белән бүрәнәдә сугышалар, күз бәйләп уенчык кисәләр, чүлмәк ваталар, берәүләр колгага менә, аркан тартыша, капчык киеп, кашыкка йомырка салып, чиләк белән су ташыйлар…

Чү! Бу бит директор абыйлары! Ике адым да үтмәде, сылу укытучы апаны узып та китте. Батырга тагын берсе чыкты… Анысын да узып, финиш сызыгы алдында туктап, аны егетләрчә каршы алды.

Кояш инде сүрелә башлады. Балалар һәрберсе берничәшәр приз туплап, аргач кына уеннар акрынлап тукталды. Барысы да алан уртасындагы көрәш мәйданчыгына җыелды.

Директор сөйләгәннән соң, ата-аналардан рәхмәт сүзләре яңгырады. Илдар-хәзрәт Галиев та бу чарага карата сөйләп, оештыручыларга, аңа хәйрия кылучыларга тагын да рәхмәтләр әйтеп, балалар, мөгаллимнәр, ата-аналар, кунаклар белән берлектә дога кылдылар…

Сау бул, гүзәл Алан! Киләсе уку елына кадәр сау бул, гимназиябез!

Нәкъ бер атнадан бу искиткеч бердәм һәм тырыш коллективның иҗади төркеме, чатырларын, казаннарын, бүләкләрен төяп, гадәттәгечә, Нурмөхәммәт әфәнденең туган авылы Мәнәүз-Мәскәүгә Сабантуй белән китте. Мәчеттә дога белән башланган иртәдә үк күптән көтелгән бәрәкәтле яңгырларын яудырып үткән куе болытлар күз ачып йомганчы таралды. Ә Сабантуй искиткеч булды! Иң мөһиме – бу көнне бер генә дә исереп-тузынып йөрүче булмады.

Гимназия коллективы галәмәт зур казан асып, табынга бар халыкны җыеп сыйлады. Авыл мәчетенең имам-хатыйбы Галимҗан ага һәм Бәләбәй мәчете кунагы Илдар-хәзрәт догалары белән күңелләрдә матур эзләр калдырып, бу Сабантуй да тәмамланды.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Х.ӘХМӘТҖАНОВ, И.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН.

Р. Минһаҗев фотолары

Комментарии