- 02.07.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №26 (3 июль)
- Рубрика: Архив
Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәгеннән 13 кеше китү турында гариза язган. Алар арасында фәнни хезмәткәрләр, журналистлар, програмчы, дизайнер, архив, бухгалтерия хезмәткәрләре дә бар. Без сораштырган белгечләр бу фольклор үзәгенең эшчәнлеген туктатачак, дип, борчылу белдерде.
Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге Татарстан мәдәният министрлыгы каршында 2008нче елда оешты. Аны шушы елның мартына кадәр галимә, фольклор белгече Фәнзилә Җәүһәрова җитәкләде. Үзәк берничә бүлектән тора: фәнни, методик, бәйрәмнәр оештыру, редакция. Үзәк Сабантуй бәйрәмнәрен тәртипкә китереп, аның төп уеннары, традицияләре нинди булырга тиешлеген Русия төбәкләрендәге оештыручыларга укытудан башлап Русиякүләм дәрәҗәсенә менгән «Түгәрәк уен» татар фольклор фестивален уздыруга кадәр оештырды. Татарстанда башка халыкларның рухи мәдәният үрнәкләрен җыю белән шөгыльләнгән үзәк татар мирасын барлауга, популярлаштыруга зур өлеш кертте. Биредә эшләүчеләрнең гомум саны 59 кеше. Шуларның 13е китү турында гариза язган.
Март аенда җитәкче Фәнзилә Җәүһәрова вазифасыннан китте. Ул моны арыдым, фәнни эшләр белән шөгыльләнергә вакытым күбрәк булыр дип аңлатса да, чынында Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова белән уртак тел таба алмау сәбәбе булган. Яңа җитәкчелек фәнни һәм методология бүлекләрен бергә кушу һәм гомумән фольклор үзәген яңадан кору дигән карар белән килешмәгән. Башта җитәкчелелек киткән булса, хәзер Фәнзилә Җәүһәрова астында эшләүчеләр бер-бер артлы китә. «Азатлык»ка белдерүенчә, алар фольклор үзәгенә билгеләнгән Алсу Мифтахова идарәсе белән канәгать түгел.
Фольклор белгече, галим Фәрит Йосыпов эшләгән фольклор үзәгендә Марсель Бакиров, Тәлгать Галиуллин кебек олпат галимнәр штатта санала. Алар барысы да өлкән яшьтә һәм барысы да зур китапханә белән эш итә. Мондый бай китапханә фольклор үзәгендә юк һәм кысан бүлмәдә берничә кеше утырып бернинди дә фәнни хезмәт язып булмаганга галимнәр эшен өйдә башкара, дип сөйләде ул.
«Канун нигезендә без эшкә, әлбәттә, көн саен йөрергә тиеш. Ләкин анда шартлар юк, бүлмәләр кысан, кулланырлык компьютерлар юк, галимнәр өчен кирәк булган әйбер – китапханә юк. Без нигә өйгә ябышабыз – безнең китапханәләребез өйдә, хәтта Казан федераль университеты китапханәсендә мондый китаплар юк. Без бу китапларны ничек, эшкә күтәреп барабыз да, эштән алып кайтабызмы?
Эшкә бару, эштә көнозын булу – табигый әйбер, ләкин шарт булмау сәбәпле, нишлибез инде. Марсель Бакировның материалларның 200 папкасы бар, шул 200 папканы гына түгел, 4-5 папканы да эшкә ташу авыр, чөнки аңа 85 яшь. Ләкин без продукция җитештерәбез бит, безнең кебек китаплар язучы тагын кайда бар?
Ике якның да аңлашуы кирәк. Җитәкчелек менә сезгә бүлмәләр, менә яхшы компьютер, дисә, сүз дә чыкмас иде. Моны утырып хәл итеп була бит. Марсель Бакиров, Тәлгать Галиуллин, мин – барыбыз да танылган кешеләр, безгә ышанып була, һәм бу юнәлештә безнең кадәр татар фольклорын өйрәнүче татар галимнәре юктыр», – дип сөйләде галим Фәрит Йосыпов.
Татар музыка кораллары белгече, фольклор үзәгенең фәнни хезмәткәре, галим Дамир Габдрахманов Алсу Мифтаховага фәннең үсеше кирәкми, шуңа безнең максатлар аерыла, дип сөйләде. Ул да гариза язып фольклор үзәгеннән китә һәм яңа җитәкчелекне татар фольклоры үсешенә аяк чалуда гаепли.
«Яңа җитәкче килде һәм үзәккә фән кирәк түгел дип әйтте. «Сез бик озак китап язасыз», – диделәр, «Китап 5 ел дәвамында язылмый, бер ел да җитә», – диделәр. Хәтта ВАК мәкаләләре елына 3 тапкыр язылырга тиеш. Фән докторлары аңлатып карады: ВАК мәкаләләрен елына бер язсаң, бу да зур уңыш санала. Әмма җитәкче моны ишетми. Бездән атна саен хисап таләп итә башладылар. Хәтта атна саен гына түгел, көн дәвамында нәрсә эшләү турында языпмы, сөйләпме бирергә кирәк диелде.
Мин үзем фәнни бүлектә фәнни хезмәткәр булып эшләдем. Һәрбер фәнни хезмәткәрнең гыйльми утырышта расланган еллык планы бар. Анда башкарыласы эшләр, конференцияләрдә, фестивальләрдә, төрле жюриларда катнашу, китапханәләрдә, архивларда үз темаң юнәлешендә эш алып бару турында язылган. Шулай ук без төрле проектларда катнашабыз, дисклар, методик кулланмалар, китаплар чыгарабыз. Әмма җитәкчелеккә бу эшләр никтер кызыксыз, алар аннан канәгать түгел. Һәр фәнни хезмәткәр ел дәвамында өч мәкалә чыгарырга тиеш, без аны үти идек. Һәр гыйльми утырышта без башкарган эшләр турында хисап биреп бардык. Безнең үзәк зур фәнни институтлар алып бара торган эшләр башкарды.
Мондый үзәкне бетерү министрлык ягыннан татар халкына – вәхшилек. Безнең һәрбер хезмәткәр үз юнәлешендә зур белгеч, янып эшләп йөри торган кешеләр. Кая да булса барасы булса эш өчен үз машиналары белән чыгып китәләр. Авылларда яшәүче өлкән буын кешеләреннән мәгълүмат туплыйлар. Ул өлкән буын кешеләре инде акрынлап китеп баралар һәм тиздән безнең гореф-гадәтләр турында яңа мәгълүматлар туплап булмаячак. Безне гаепләделәр: имеш, без Тел институтын, мәдәният университетын кабатлыйбыз. Фәнни хезмәткәрләр яңа җитәкчегә кәгазьләр алып кереп башка бер җирдә дә мондый эшчәнлекнең булмаганын аңлаттык. Бездәге һәр аерым тема – кабатланмаган, индивидуаль темалар. Бүгенге көндә авыл бетеп бара, халык гадәтләре, халык бәйрәмнәре – алтыннан да кыйммәтлерәк. Бу безнең мирасыбыз, бу – халыкның дәвамы. Бу бәйрәмнәр, йолалар фәнни эш белән бергә булмаса, безнең киләчәгебез юк. Алсу Мифтахова – дилетант, ул тире һәм күн эшкәртү юнәлешен бетергән кеше һәм ул фәнне, фольклорны белми һәм белмәячәк тә.
Без аңлыйбыз: аны бу вазифага өстән куйганнар, бу – министрлык тарафыннан зур хата. Фольклор үзәге башта көчсезләнер, аннан таркалыр һәм бу татар дөньясына зур югалту булачак», – дип сөйләде Дамир Габдрахманов.
Фәнни бүлек хезмәткәре Гөлназ Гыйлемҗанова җитәкчелек алмашынганнан бирле фольклор үзәгендә ыгы-зыгы бара, бу үзәкне юк итәр өчен махсус эшләнә дигән хис туа дип сөйләде. Ул да эштән китү турында гариза язган.
Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең мөдире Алсу Мифтахова «Татар-информ» агентлыгына бу вазгыять турында аңлатма биргән. Аның фикеренчә, штат берәмлекләре 59, ә эшкә килеп йөрүчеләр саны 27 кеше дип ачыкланган, килешү нигезендә дистанцион рәвешле эшләү каралмаган.
«Иҗат кешесенең эш урынында гына утыра алмавын яхшы аңлыйм, алардан кайда булулары турында белгертеп торуларын гына сорадым. Мин, җитәкче буларак, кешеләрнең эштән китүе яклы түгел, ә эш тәртибенең норматив-хокукый яссылыкта дөрес төзелгән булуын гына телим. Хезмәткәрләрнең эштән китәргә теләве – үз инициативалары», – дип аңлаткан ул.
ТНВ 30 өлештән торган сериал төшерә башлый
«Яңа гасыр» телеканалы ситком (cитуацион комедия) жанрында яңа сериал төшерә башлады. 30 өлештән торачак сериал «Рәхәт яшибез дип атала. Сценарий язу эшендә Айсылу Хафизова җитәкчелегендә 9 автор катнашкан.
Бер серия ярты сәгать барачак дип көтелә. Сюжеты татар гаиләсе тормышы тирәсендә барачак, сюжет үзәгендә – әби-бабай һәм алардан аерым яшәгән балаларының гаиләсе. Авылда бурычка баткач, гаилә йортларын сатып, шәһәрдә фатирны арендага алып яши башлый, тиз арада баю юлларын эзли.
«Без Бразилия сериалларыннан башлаган идек, аларны халык үз вакытында ябырылып карады. Шуннан тамашачылар Бразилиядәге тормышны караудан туйдык диделәр, казах сериалларын сатып ала башладык, алар менталитеты безгә якын. Хәзер инде тамашачыга алары да кызык түгел. Тикшерүләр үткәреп халыкка җирле фильмнар кирәк дигән нәтиҗәгә килдек, бу тренд бөтен каналларда да күзәтелә», – дип сөйләде журналистларга «Яңа гасыр» ширкәте башлыгы Илшат Әминов. Ул Русия телеканалларының чит ил сериалларыннан баш тартуын да искәртте.
Сериал Казанның Авиатөзелеш районындагы павильонда төшерелә. Шунда ук фатирны тасвирлаган декорация ясалган.
Әминов «Рәхәт яшибез» сериалы татарча Санта-Барбара кебек озын гомерле булыр дип ышана. «Татарстан үз киносын төшерүне оештырырга тиеш. Сериаллар да җитәрлек төшерелми, мультфильмнар да кирәк. «Шаян-ТВ»ның да контентка ихтыяҗы зур», – диде ул.
Әминов журналистларга алга таба Татарстанда кино ширкәте оештырылырга тиеш дип саный. «Моның артында ТНВ торачак димим. Без башлыйбыз. Аннары тулы бер индустрия барлыкка килер дип ышанам», – ди ул.
«Рәхәт яшибез» сериалы сентябрь азагында күрсәтелә башлаячак дип көтелә.
Бильгильдеева татар телен укыту өчен көрәшергә вәгъдә итте
«Гадел Русия» партиясе вәкилләре Татарстан Дәүләт шурасына сайланган очракта, мәктәпләрдә татар телен укытуны мәҗбүри итәргә җыена. Бу хакта фирканең төбәк бүлеге рәисе Рушания Бильгильдиева җиткерде.
«Гадел Русия» фиркасенең Татарстан бүлеге башлыгы Рушания Бильгилдиева республика парламентында 100 депутатның кимендә бише алардан булырга мөмкин дип фаразлый. Гәрчә партия рәисе Сергей Миронов төбәк парламентларында «Гадел Русия» вәкилләре 10 процентны тәшкил итәргә тиеш дигән максат куйган иде.
29нчы июнь көнне Казанда узган конференциядә «Гадел Русия» фиркасе вәкилләре 8нче сентябрь Татарстан Дәүләт шурасына үтәчәк сайлауга партия исемлегеннән 49 кандидат һәм бермандатлы округлардан тагын 50 кандидатны тәкъдим итте. Бильгильдиевага карата җинаять эше ачылган булуга карамастан, исемлектә аның исеме дә бар.
Рушания ханым «Азатлык»ка, парламентка сайланган очракта алар татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укыту өчен көрәшне «иң өстенлекле максатларның берсе» итәчәген татарча җиткерде.
– Мин үзем совет мәктәбендә укыдым, шуңа күрә татарча матур итеп, әдәби телдә сөйләшә алмыйм. Бу миңа гел киртә булып тора. «Гадел Русия», мин үзем дә, укытучы буларак, мәктәпләрдә балалар татар телен укырга тиеш дип саныйбыз. Чөнки үз телен кадерләмәгән халык кадерле булмый. Шуңа безнең программага бу пункт керәчәк. Татар теле – ул безнең нигезебез. Шуңа күрә татар телен без яратып, кадерләп укытырга тиеш дип уйлыйм.
Бильгильдиева, узган чакырылыш депутатлары татар телен мәҗбүри укытуны саклап кала алмады, алар сайланса, бу мәсьәләне бөтен көчен куеп уңай хәл итәчәк, дип ышана.
Миңнехановка чүп яндыру корылмасына альтернатива тәкъдим ителде
27нче июньдә Татарстан хөкүмәте йортында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Татнефтехиминвест-холдинг» утырышы узды. Анда калдыкларны яңа технология белән юк итү проектлары каралды, барлыгы биш проект тәкъдим ителде.
АКШның InEnTec ширкәте плазма технологиясе ярдәмендә калдыкларны эшкәртү җиһазын тәкъдим итте. Plasma Enhanced Melter дип аталган бу җиһаз калдыкларны эшкәртеп, аннан электр энергиясе чыгара. Шул ук вакытта, ул зыянлы матдәләр чыгармый диелә. Әлеге җиһаз чүп яндыру заводлары белән чагыштырганда җитештерү ягыннан нәтиҗәлерәк эшли, ул арзанрак һәм экологиягә зыян китерми, һавага зыянлы матдәләр чыгармый.
«Бу – чүп яндыру корылмасына беренче альтернатива», – дип белдерде Clean Flow Development SCM идарәче партнеры Сергей Митирев. Аның сүзләренчә, җитештерүне исәпкә алмаганда, Татарстанның бу проектка $595 млн капитал кертүе кирәк булачак. Бу чүп яндыру корылмасы чыгымнарына якын. Җиһаз ярдәмендә елына 500 мең мегаватт электр энергиясе җитештереп була ди Митирев.
Рөстәм Миңнеханов, җавап буларак, Татарстан вәкилләрен АКШка җибәреп, әлеге проектны җентекләп өйрәнәчәкләрен әйтте.
Исегезгә төшерәбез, чүп яндыру корылмасын Яшел Үзән районындагы Усаклык бистәсендә төзергә җыеналар.
Комментарии