Бер зоопарк булмады бу…

Бер зоопарк булмады бу…

Казанда яңа зоопарк ачыла, дигән хәбәр берничә ел элек чыккан иде инде. Ел саен «ачалар», ачып кына бетерә алмыйлар. Бер зоопарк булмады инде ул! Менә-менә шушы көннәрдә ачылыр, дип көткәндә, «Замбези елгасы» дип аталган яңа зоопаркның диварына узган атна азагында «Мерседес» машинасы килеп керде. Юкса бина юлга терәлеп тә тормый инде, юл читеннән 5-6 метр эчтә урнашкан. Бик чибәр килеп кергән машина: үз «борынын» гына җимереп калмаган, диварны да ваткан. Шулай булгач, зоопаркны ачу тагын кичектерелсә, бер дә аптырамыйбыз.

Комментарии