Җилкендерә йөрәкләрне Барда Сабантуйлары

Җилкендерә йөрәкләрне Барда Сабантуйлары

Татарстаннан читтә татар теле беркемгә кирәк түгел, дигәнне еш ишетәбез. Сафсата! Узган атнада, Пермь краена баргач, русча сөйләшмәкче булып, оятка кала яздым менә. Монда да күпчелек татарлардан торган районнар күп икән. Мәсәлән, 29 июньдә Бөтенрусия Сабан туе узган Барда районы шундыйлардан.

Әйтергә онытып торам: Пермь якларына барып чыгуымның сәбәбе дә шул Сабантуй иде бит инде. Дүртенче тапкыр уздырылучы федераль әһәмияткә ия бу чара, иң беренче чиратта, читтә яшәүче милләттәшләребез белән үзара элемтәне саклау, бер-беребезне онытмыйча, берләшеп яшәү өчен кирәк. Сабантуйга килгән Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та, нишләп соң Федераль Сабантуй Татарстанда уздырылмый, ә читтә үткәрелә, дигән сорауга нәкъ менә шулай дип җавап бирде. Иң беренче тапкыр әлеге милли бәйрәмебез 2010 елда – Самара өлкәсенең Гали авылында, аннары Чуашстанның Батыр районы Шыгырдан авылында, узган ел исә Чиләбе өлкәсендә узган иде. Быел менә Пермь крае!

ТУКАЙ ТАМЫРЫ – БАРДАДА

Бардалылар Сабантуйга бик яхшы әзерләнгән. Әзерлекне чагылдырып баручы махсус интернет сайтка кадәр ясап куйганнар. Анда көн саен узган репетицияләрдән, мәйдан төзелешләреннән башлап, Сабантуйга кайтасы 100 биобәдрәфкә кадәр язылган.

Бу зур чарага ике көн кала Бардада мәчет ачылса, 28 июньдә районның үзәк мәйданында Габдулла Тукайга бакыр һәйкәл куелды. Шуның белән биредә дә Тукай мәйданы барлыкка килде дияргә мөмкин. Бу очраклы хәл түгел. Тукайның бабасы Зиннәтулла Әмиров Барда районында туып-үскән һәм бөек шагыйребезнең тирән тамырлары шушы якларга килеп тоташа. Гомумән, бу район танылган шәхесләргә бик бай бит ул. Алар үз якташлары дип, 9 фән докторы, 40 фән кандидаты, РФнең 25 атказанган хезмәткәре, Татарстанның 4 атказанган артисты, 2 композитор, Татарстанның 2 Язучылар берлеге әгъзасы, 17 тапкыр СССР чемпионы булган Н.З.Каракулов, генерал-лейтенант В.Г.Морадыймов, генерал-майор А.Ф.Картапов һәм башкалар белән мактана ала. Әйтик, Сәнифә Рангулова, Гүзәл Уразова, М.Имашевлар – Барданыкылар.

КӨТЕЛМӘГӘН ОЧРАШУ

Сабантуйның ачылыш тантанасына ашыгам. Башланырга 10 минут вакыт калып бара. Кайсы яктан гына кереп карасам да, инде бөтен кеше үзенә уңайлы урын табып урнашкан, бер генә тишектән дә үтеп булмый. Аптырагач, кешеләр утырган трибунаны әйләнеп чыгарга чамалап артка йөгерәм. Карасам, безнең Президент Рөстәм Миңнеханов каршыма килә. Үзе шат елмая, артыннан халык агыла. Каршына ук басып фотога төшерәм дә, алдыннан ук, елт кына трибунага илтүче юлдан кереп югалам. Менә сиңа беренче очрашу!

…Сабантуй ачылышы өч телдә барды. Татарстан алып баручылары «Яңа гасыр» телеканалы дикторы Илфат Абдрахманов һәм Кәрим Тинчурин исемендәге театр актрисасы Резеда Сәләхова булса, Башкортстанның, Пермьнең үз алып баручылары бар иде. Алар чиратлап сөйләде. Татарстаннан читкә чыгып киткәч, тирә-ягыңда гел татарлар булса да, барыбер үз туфрагың сагындыра бит ул. Резеда Сәләхова да бәйрәмгә килүчеләрне сәламләп: «Татарларның туган туфрагыннан, туган җиреннән кайнар сәлам!» дигәч, Казанны ничек яратуымны, сагынуымны тагын бер кат аңладым.

Пермь губернаторы Виктор Басаргин, Идел буе федераль округының РФ Президенты вәкиле урынбасары Леонид Гильченко, Башкортстан вице-премьеры Салават Сәгыйтовтан соң, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та тәбрикләү сүзләрен әйтте.

«Безнең илдә һәр милләт үз мәдәниятен, телен һәм динен саклап калу мөмкинлегенә ия булырга тиеш», – дигән фикерне җиткерде ул.

Президентыбыз карары белән, Барда районының мәдәният һәм сәнгать бүлеге җитәкчесе Алсу Исмәгыйлевага Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде, ә Барда районы башлыгы Сергей Миңнехан улы Ибраевка татар халкының рухи-әхлакый һәм мәдәни гореф-гадәтләрен саклауга өлеш кертүе өчен рәхмәт хаты тапшырылды.

Рөстәм Миңнеханов Барда районының татар-башкорт мәдәни үзәгенә микроавтобус бүләк итеп, Сабантуй батырына автомобиль «куйды».

ГОРУРЛЫКМЫ, ОЯТСЫЗЛЫКМЫ?

Мәйданга бер-бер артлы төрле яклардан килгән делегация вәкилләре агылды. Иң беренчеләрдән булып, Пермь вәкилләре чыкты. Бу крайда 100дән артык милләт вәкиле яши. Сан ягыннан караганда, биредә татарлар һәм башкортлар – икенче урында.

Алардан соң Татарстан вәкилләрен каршы алдык. Соңрак исә барысын да Башкортстан сәламләде. Әйтми кала алмыйм: ачылыш программасының безнең республика әзерләгән өлеше йөзгә кызыллык китерерлек түгел иде. Үзе мәгънәле сюжетка ия, костюмнар искиткеч матур, номерлар вак-төякләренә кадәр уйланылган… Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры тарафыннан «Шүрәле» балетыннан өзек күрсәтелү дә истә калырлык булды. Кыскасы, безнекеләр булдыра, дип горурланып, елмаеп, тирә-яктагыларга карап, «мин дә Татарстаннан», дип әйтеп күкрәк кагарлык булды.

Әле бу вакытта мин Татарстаннан килгән балаларның бушка чыгыш ясавын белми идем. 12 сәгатьлек юлны (безнең юл кайтканда озаккарак та сузылды, чөнки адашып йөрдек) узып килгән балаларга бушлай ашау каралган булган, ләкин ТР Мәдәният министрлыгы балаларга ашауга заказ бирергә оныткан икән. Бер баланың шушы хәлгә гарьләнеп елавын күрмәсәм, газетага бу хакта язмас идем дә, ләкин республикабыз данын яклап йөргән шушы сабыйларның тәүлек буе юлда әлсерәве җитмәгән, безнең хакимият әле аларны ач йөртеп тә бүләкләгән! Булдырабыз!

САБАНТУЙ РЕКОРДЫ

Кемдер ач утырганда, Сабантуйда үзенә күрә зур рекорд та куелды һәм бу рекорд милли аш-суга бәйле. Татар милли ризыгы – кош телен – «Прикамская кухня» фестивале катнашучылары200 кгмай,100 кгон, 360 йомырка,15 кгшикәр оныннан ясап, халык күз алдына өеп куйган. Шулкадәр нигъмәттән барысы202 кг336 граммкош теле килеп чыккан! Аны 14 кеше төне буе пешергәннәр. Кайбер урыс матбугат чаралары язганча бу �«птичий язык» түгел, ә нәкъ менә кош теле! Теләгән кешеләр аны авыз итеп тә карый алды.

Майда пешкән коры-сары белән булмас, тамак ялгап алырга кирәк, дигән уйлар белән, ашый торган җир эзләп, зур ап-ак чатыр эченә кереп киттем. «Рөстәм маҗаралары» китабында сурәтләнгән, абага чәчәге кабып үтә күренмәлегә әйләнгән төп герой кебек, шаккатып чатыр уртасында басып торам, ә бер якта… Президентыбыз, Пермь губернаторы, Башкортстан премьер-министры урынбасары һәм тагын әллә кемнәр рәхәтләнеп ашап утыралар. Ачылган килеш катып калган авызымнан абага чәчәгем төшеп киттеме, мине зур гәүдәле тән сакчылары абайлап алды.

– Монда керергә ярамый иде, чыгуыгыз сорала, – ди берсе.

– Мин ашарга кердем, шушында керергә куштылар, – дим күземне дә йоммый.

– ВИП чатыргамыни?

– Әйе.

– Ә сез кем буласыз?

– Хәзер, мин сезгә бэйджикны күрсәтәм, – дим, «пресса», «гость» дигән язуларны сумкамнан чыгарып күрсәтеп. (Кирәге чыкса дип, аннан-моннан этләнеп, әллә кайларда теркәлеп, бөтен бэйджикларны да җыеп чыккан идем шул.) Теге ир дә шикләнә калды. Официант кызны чакырып алып, мине утыртырга кушты.

Карасам, тегеләр дәррәү күтәрелеп, чыгарга маташалар. Юк инде, болардан калып булмас мин әйтәм. Чыксак, анда инде бер күч журналистлар хакимият башлыкларын көтеп тора. Сырып алдылар.

– Сабантуй бүген 23 илдә, Русиянең 50дән артык төбәгендә үткәрелә. Аны башкортныкы яки татарныкы дип бүлеп карап булмый, чөнки без бер халык булып, дус-тату яшәргә тиеш. Бүген менә монда да 35 төбәктән килгәннәр. Киров, Курган, Оренбург, Пенза. Саратов, Самара, Төмән, Чиләбе, Краснодар һәм башка төбәкләрдән, – диде Рөстәм Миңнеханов кайберәүләрнең татар-башкортны бүләргә маташкан төрттерүле соравына бик оста итеп.

Изображение удалено.

Азактан, Сабантуй мәйданында концерт дәвам итте. Анда Салават, Гүзәл Уразова, Фәридә-Алсу дуэты һәм башкалар чыгыш ясады һәм мин… Вил Усмановка кушылып, «бу дөньяга, без килгәнбез икән, юкка түгел, юкка түгелдер» дип җырлый-җырлый, мәйдан тирәсенә урнаштырылган «ишегалларын» әйләнергә булдым.

МИЛЛИ БИЗӘКЛӘР

Пермь, Башкортстан, Татарстан ясаган ишегалларында кул эшләре, һәр төбәкнең горурлыгы булган милли үзенчәлекләр урын алган. Менә, мәсәлән, Пермь ягы тимер коючылары шәмдәлләре белән шаккаттырды. Шул ук витринада чын күннән ясалган, кулдан үрелгән чыбыркы да бар иде. Бәясе 5 мең сум торуын белгәч, көтүчелекнең дә кыйммәтле эш булуын аңлап, каләмемне чытырдатып кыстым. Ярый әле, анысы 3 сум гына тора мин әйтәм.

Бер почмакта, биредәге терлекчелекне, кош-корт асрауны чагылдырып булса кирәк, балалар өчен зоопарк та ясап куйганнар. Анда әллә ни булмаса да, шәһәр баласы өчен ярый инде. Бройлер чебиләр, күркә, куян, үрдәк, сарык, тавыкларны карап бала-чага мәж килде.

Сабантуйдан сувенирлы буласың килсә, үз кулларың белән тимер акча да коеп алып була иде. Пермь губернаторы шунда үзенә дага сугып алды. (Ә Татарстан ишегалдында ул як-якка кыйпылчыкларын чәчрәтеп, чүлмәк ватты.)

Бу ишегалдында йөргән арада мини-сәхнәдәге җырга колак салдым. Пермьнең көнчыгышында бердәнбер татар авылы Лүк сакланып калган икән һәм җыр шул хакта иде.

Барда районы Социаль яклау үзәге дә йоклап ятмаган. Ветераннар өчен аерым бер чатыр корып, шунда аларны бушка гына чәй һәм тәм-том белән сыйладылар.

БЕЗНЕКЕ БАРЫБЕР МАТУРРАК

Татарстан «ишегалдында» нинди районнар бар икән дип эзләп йөрдем. Чаллы, Болгардан бик күп кул эшләнмәләре алып килгәннәр. Безнең белән бер автобуста килгән чүәкләр тегүче Балтач егете дә үз товарын сатуга алып чыккан. Актанышлылар турында сөйли башласам, газетада урын җитмәячәк.

Татар йортын чагылдырган ярымбура эчендә, милли кием киеп, чигүен тотып утырган Илизә апа Хәкимовага күзем төште. Аның янына килеп фотоларга төшәләр, ул ясаган келәмнәрдән… аякларын да салмыйча йөриләр.

– Илизә апа, бу келәмне таптаганда кулларыгызны таптаткан кебек буласыздыр, хезмәт җимешегез бит.

– Күреп өлгерә алмый калам, күргәннәренә әйтәм инде, салыгыз дип. Хатын-кызлар булсалар да, шуны да аңламыйлар.

– Чигүле мендәрләрегезне күпмедән сатасыз?

– 2500 сумга бирәм.

– Аларны чигү өчен күпме вакыт кирәк, Илизә апа?

– Бер мендәрдә 40 мең шакмак бар. Көнгә 1000 шакмак чиксәң дә, айдан артык вакыт кирәк дигән сүз. 1000 шакмак чигеп булмый инде, әле бит өйдә дә эш күп. 3 ай дигәндә чигеп бетерәм. Район хакимиятеннән алалар, килгән-киткән кунакларга минем эшләремне бүләк итәләр.

Илизә апаның чигелгән картиналарына исем китеп карап тордым да, алга таба киттем.

Карасам, бер почмакта мунча ясап куйганнар. Башта мин аны «уенчык» кына дип торам, эченә керсәм… ике малай эсседә парланып утыралар.

Аерым бер мәйданда балалар өчен курчак театры спектакле бара, икенче бер түгәрәктә балаларга күбекле шоу күрсәтәләр, өченчесендә халык чүлмәк вата, дүртенчесендә тузан туздырып капчыкта сикерәләр… Бер урында көрәш кайный! Оста итеп баганага үрмәләүче егетләргә дә шаккатып карап тордым. Балкон аша бер бәйләм чәчәк алып менү берни түгелдер инде бу Ромеоларга дип хыялланып та алдым әле.

Шунысы гаҗәпләндерде: бер җирдә дә шашлык төтене юк. Вак-төяк сатучы кибетләр дә күренми. Иксез-чиксез мәйдан әйләнгән кебек булган идем юкса. Баксаң, алар әллә кайда еракта, төп керү юлында түгел, ә Сабантуйның төп мәйданыннан читтә урнашкан икән. Бик уңайлы ясаганнар. Ысланган балык сыман, төтен исләре аңкытып кайтмыйсың мондагы бәйрәмнән.

Яза торгач, күпкә киткән… Язмам дәвамында Сабантуй дип сырласам да, чынлыкта, бу якта әлеге бәйрәмне Барда җыены дип йөртәләр. Аның хәтта мәйданы да – Барда җыены мәйданы дип атала. Җыенның абсолют батыры үзебезнең егет – Татарстаннан Радик Фәйзуллин булды. Ат чабышында исә, 50ләп ат арасында, Пермь егете Сергей Пономаревның җайдагы беренчелекне бирмәде. Икесенә дә машиналар тапшырылды, ә батырга әле өстәп тәкәне дә «кочтырдылар». Бу җыенда Русия Сабантуе тарихында беренче тапкыр, җигүле атларга500 кгйөк салып та чабыш оештырылды… Кыскасы, бик күңелле ял итеп, арып-талып автобуска кереп мәтәлгәндә ул яктагы вакыт белән 5 тулып килә иде инде.

Милләтнең күңелен аңлау өчен, ул уздырган берәр бәйрәмдә катнашырга кирәк диләр. Сабантуйларда булган бар үзе. Татарларны да күрмәгән кеше түгелмен. Ләкин Бардадагы кебек кунакчыллык – бик сирәк күренеш. Бәйрәмегез өчен рәхмәт сезгә, бардалылар!

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Барда-Казан.

Мөселман Сабан Туе!

Бөтен кеше аек, мәйдан тутырып аты юлы белән сүгенүче юк, бөтен хатын-кызлар каплаулы, барча ризык хәләл, балалар уеннарга кергәндә бер-берен этеп-төртеп ямьсезләнми, бер катнашучы да бүләксез калмый… Идеаль күренеш, әйеме?! Моны мин үз гомеремдә беренче тапкыр Балтач районының Борбаш авылында узган мөселманнар Сабан туенда күреп кайттым. Гәрчә, Татарстан мөселманнарының баш казые Җәлил хәзрәт бу чараны инде алтынчы ел рәттән оештырса да, катнашырга җай тигәне булмады. Ниһаять, быел барып чыгу бәхетенә ирештем. Хәтта чал сакаллы имамнарның да түбәтәйләрен төшереп калдыра-калдыра капчык киеп йөгерүен карап кинәндем…

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Искәндәр СИРАҖИ фотолары.

Комментарии