Юлсыз Казан велосипедлы булды

Юлсыз Казан велосипедлы булды

1 июльдә Казанда прокатка велосипед бирүче Veli’K системасы эшли башлады.

Бүген Татарстан башкаласының җиде урынында йөз велосипедны прокатка алып торырга мөмкин. Моның өчен www.veli-k.ru сайтына кереп теркәлү узарга һәм анда шәхси банк картасының мәгълүматларын калдырырга кирәк. Теркәлү узганнан соң кешенең кесә телефонына смс килә һәм анда күрсәтелгән саннар белән велосипед станциясеннән велосипедны прокатка алу мөмкин була. Бер көнлек абонемент утыз сум, җиде көнлеге йөз сум, утыз көнлеге ике йөз сум тора.

Оештыручылар сүзләренә караганда, Казанда велосипед прокатын эшләтеп җибәрү өч миллион еврога төшкән һәм аның чыгымнарын биш ел эчендә капларга уйлыйлар.

Хәзерге вакытта бу йөз велосипедны Карл Маркс урамы 70нче йорт, Ирек мәйданы, Казан кирмәне, «Уникс» янында, Камал театры алдында, «Черек күл» паркында, Кави Нәҗми белән Бауман урамы чатындагы станцияләрдән прокатка алырга мөмкин. Алга таба мондый урыннарны унике, ә велосипедлар санын 260ка җиткерү планлаштырыла. Велопарковкалар апрель аеннан башлап октябрьгә кадәр, һәр көн 24 сәгать хезмәт итәчәк.

Велосипедларны шулай прокатка биреп тору системасы чит илләрдә бик популяр булуга карамастан, Русиядә бөтенләй юк. Әгәр Татарстанда әлеге система әйбәт кенә эшләп китсә, алга таба Русия шәһәрләрендә дә шундый прокат системасы ачылырга мөмкин икән.

Велосипедчыларны исә, Казанда моның өчен махсус юллар булмавы борчый. Велопрокатны оештыручылар бу проблеманы хәл итәргә җыенмый, ә бары тик машина арасыннан юлда йөргәндә сак булырга гына чакыра.

Райнур ШАКИР.

Шәймиев: «Саклаучы» сыны барыбер куелачак»

26 июньдә Казан Кремлендә Татарстан дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев журналистлар белән очрашты һәм тарихи Болгар шәһәрчеге һәм Зөя утрау-шәһәрчеген ЮНЕСКО исемлегенә кертү мөрәҗәгатенә кагылышлы җыелышта «Саклаучы» сынына бәйле сорауга да җавап бирде.

– Мин беркайчан да бу сәнгать әсәреннән ваз кичмәдем һәм ваз кичмәячәкмен дә. Бу сын ошамаслык түгел. Канатлы барс Татарстан гербында да урын алган. Кемдер моны аңлый алмый икән, белмим инде. «Саклаучы» сынына кагылышлы бәхәснең иң кызыклы ягы шунда – бу сынга каршы чыгучылар хәзер инде сынның үзен түгел, ә аның канатларының дөрес булмавы турында сөйләшә башладылар. Мин шул вакытта үз-үземә: максатка ирешелгән икән дип уйлап куйдым, – диде ул.

Бу җаваптан әллә ни кәнәгать калмаган каләм иясе тагын бер кат «шулай да «Саклаучы» сыны Болгарда пәйда булачакмы һәм без аны кайчан күрә алачакбыз?», дип соравын кабатлады.
Әлеге сорау кабатлангач бер мәл көлемсерәп куйган Минтимер Шәймиев: «Мин пәйда булачак дип әйттем бит инде һәм без аны күрәчәкбез. Бу сын һичшиксез Татарстан территориясендә куелачак. Ул бит безнең символыбыз», дип теманы түгәрәкләде.

Райнур ШАКИР.

«Мәскәү милли телевидениене буарга кереште»

25 июньдә Казандагы телерадио тапшырулар үзәгендә икенче мультиплексны тәкъдим итү чарасы үтте. Сишәмбедән Татарстанда яшәүчеләрнең бер өлеше Русиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда иң беренче булып икенче мультиплекска кергән тапшыруларны да цифрлы каналда бушка карый алачак. Тапшыргычның сигналлары 50-60 чакрымга җитә. Алга таба республикада башка тапшыргычлар да урнаштырылачак.

Икенче мультиплекска «РЕН ТВ», «СТС», «Домашний», «Спорт», «НТВ-Плюс Спорт плюс», «Звезда», «Мир», «ТНТ», «Муз-ТВ» – барлыгы тугыз канал кергән. Бу пакетта әлегә бер каналга урын бар, аны бәйге нәтиҗәсендә сайлап алачаклар.

Узган ел март аенда Татарстанда беренче мультиплекска кергән цифрлы каналлар күрсәтелә башлаган иде инде. Аңа «Беренче канал», «Россия-1», «Россия-2», НТВ, «Бишенче канал», «Россия-К», «Россия-24», «Карусель», «Русия җәмәгатьчелек телевидениесе» (ОРТ), «ТВ Центр» керде.

Бүген республикада яшәүчеләрнең яртысында әлеге цифрлы каналларны тоту җайланмалары бар дип белдерелә. Русия телевидение һәм радио челтәре директоры Андрей Романченко ел ахырына Татарстан халкының 70%ы әлеге ике мультиплекска кергән 19 каналны тота алачагын әйтә. Цифрлаштыру 2015 елда төгәлләнер дип көтелә.

2013 елның 20 апрелендә Русия Президенты Владимир Путин үзенең фәрманына үзгәрешләр кертте һәм ил күләмендә өченче мультиплекс булдырылачагы игълан ителде. Бу өченче пакетка Русия дәүләт телерадио компаниясе (ВГТРК) каршында эшләүче субъектлардагы ширкәтләрнең каналлары, мисал өчен, Татарстанга килгәндә ГТРК «Татарстан» тапшыруларыннан торган махсус канал, керәчәге дә билгеле булды.

Шулай итеп, киләчәктә Татарстанда яшәүчеләр гадәти антенналар аша «Татарстан – Яңа гасыр» тапшыруларын карый алмаячак. Татарча тапшыруларны карарга теләүчеләргә иярчен тәлинкәсе алырга, йә булмаса ТНВ кабельле телевидениеләр тәкъдим итә торган тапшырулар исемлегендә булса, аларга тоташырга туры киләчәк.

Килеп туган хәл «Яңа гасыр» җитәкчелеген дә борчуга салды. Әлеге канал җитәкчесе Илшат Әминов фикеренчә, дүртенче хосусый мультиплекс булдыру кирәк. «Дәүләттән акча кирәкми, һәр төбәктә бу эшкә алынырдайлар бар», – ди Әминов. Бу үтенеч Путинга да җибәрелгән, Дәүләт Думасы утырышында һәм башка чаралар вакытында түрәләргә сораулар да бирелгән. Әмма җавап күренми.

«Безнең гәҗит»нең нәшире Илфат Фәйзрахманов, Мәскәүнең бу өч мультиплекска милли каналларны кертмәвен, милли эфирны авызлыклау, татар теленә һөҗүмнең чираттагы адымы буларак бәяли. Аның сүзләренчә, бу мәсьәлә күпләрне борчый.

«Моның төбендә рәсми Мәскәү сәясәте ята. Тегеләй итеп карый, болай итеп карый, әмма ни генә булмасын шулкадәр хәйләкәр мәкерле рәвештә эш итә. Бу милли телевидение, милли эфирны авызлыклау һәм буу булып тора. «Татарстан» ДТРКны гына өченче мультиплекска кертү милли ихтыяҗларыбызны чикли торган адым булачак. Мин моны ни өчен әйтәм, чөнки ГТРКның «Татарстан» бүлегендә татарча тапшырулар бик аз. Мәскәү тапшырулары барганда аның эченә генә кушылып алалар. Анда татарча яңалыклар да юк. Мәскәү биргән билгеле бер вакыт кысалаларында гына милли мәнфәгатьне канәгатьләндерә алырбыз микән? Минем белүемчә, Мәскәү төбәкләргә эфирга чыгу вакытын да гел алыштырып тора», ди Фәйзрахманов.

Аның сүзләренчә, төбәкләргә бирелә торган вакытны үзгәртеп тору халык яраткан тапшыруларын таба алмасын һәм аннан бизсен өчен махсус эшләнә.

Бүген ГТРК «Татарстан»ның татарча тапшырулары халык өчен иң җайсыз вакытта эфирга чыга. Күпләр эштә, укучылар мәктәптә, студентлар югары уку йортында булганда иртәнге 9дан 10га кадәр сишәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә генә күрсәтелә. Татарча тапшырулар 30%ны тәшкил итә.

«Татарстан» ДТРК җитәкчесе Фирдүс Гыймалтдинов өченче мультиплекска кергән Татарстан төбәге тапшырулары тәүлек әйләнәсендә эфирга чыгар дип өметләнә. Күпме өлеше татарча булачагын әйтә алмады.

Шулай ук тапшыруларның нинди темаларга багышланачагы, милли тормыш яктыртылу-яктыртылмавы да, гомумән, бу өченче мультиплексның кайчан эшләп китәчәге дә әлегә билгеле түгел.

Наил АЛАН.

Бозыклыкны тыймакчылар

Чаллы ТИҮе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм мөфти Камил Сәмигуллин исемнәренә мөрәҗәгать юллады. Анда Рамазан аенда республикада исерткеч эчемлекләр сатуны тыю һәм уразадан соң да шушы юнәлешне тоту тәкъдиме әйтелә.

Чаллы ТИҮенең белдерүе шактый озын һәм анда Русиядә эчкечелекнең, наркоманиянең, бозыклыкның югары дәрәҗәдә булып милли фаҗигагә әйләнүе һәм шушы яктан Татарстанның да калышмавы хакында әйтелә. Шунда ук фаҗигале юлдан чыгу юнәлеше дә күрсәтелә – Татарстан өчен Согуд Гарәбстаны, Кувейт, Гарәп Әмирлекләре, Оман, Катар кебек илләр беркадәр үрнәк була ала икән. «Әлеге бай мөселман илләрендә исерекләрне, наркоманнарны, СПИД белән авыручыларны, фәхишәләрне, лесбиян, гейларны, бисексуалларны, сукбай балаларны һәм мохтаҗ картларны, адым саен сүгенүчеләрне күрә алмассыз. Без Татарстанның да алга китүен, чәчәк атуын телибез. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең: «Без булдырабыз!» дигән сүзләре Изге Рамазан аенда бозыклыклардан арынуга чакыру булып яңгырасын иде», дигән сүзләр дә бар мөрәҗәгатьтә.

Әлбәттә, төрле начар күренешләрдән арыну буенча белдерүләр, мөрәҗәгатьләр кабул итү бер нәрсә, ә менә аның үтәлешен тәэмин итү, сүзләрне тормышка ашыру бөтенләй башка әйбердер.

– Әлеге мөрәҗәгать инициаторы – ТИҮ әгъзасы Асия Зиннуров. 27 июньдә Чаллыда яшьләр көне узды. Андагы акырыш, бакырышны, кулларына сыра, аракы шешәләре тоткан яшьләрне күргәч, бәйрәм урыннарын җүләрләр йортына охшаттым. Шунда ук миллион сумнарга салютлар аттылар, – ди бу уңайдан Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов. –

6-7 ел элек ТИҮ мондый белдерү белән чыккан иде инде. Мөслимдә һәм тагын берничә районда уразада аракы сатуны тыйдылар. Безнең мөрәҗәгатькә Татарстан президенты уңай караса, исерткеч эчемлекләр сатуны тыярлар. Рамазан аеннан соң да исерткечләр сатмауны хуплаячакбыз. Чөнки Русиядә күпме гарип бала туа, күпме гаилә таркала, күпме кеше үлә, күпмесе юл фаҗигасенә тарый. Ташланган балалар, үтерүләр, СПИД, башка җенси авырулар, фәхишәлек – барысы да аракы белән бәйле. Шушы күренешкә Татарстан җитәкчеләре күз салыр дип уйлыйм. Быел булмаса, алдагы елларда Татарстанда исерткечләр сатуны бөтенләйгә тыярлар, – ди ул.

Чалли ТИҮе мөрәҗәгатендә «Татарстанга эшлекле сәфәр белән Кытай, АКШ, Финляндия, Төркия, Иран, Германия, Франция, Австрия, Италия, Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Малайзия җитәкчеләренең, Ислам конференциясе оешмасы генераль секретаре, Европа шурасының ассамблея парламенты башлыгы килүе республиканың дәрәҗәсе булуын күрсәтә» диелә. «Шулай да Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның «мин Татарстанда яшәвем белән горурланам» дигән сүзләрен республикада яшәүче бар милләт вәкилләреннән дә ишетү мөмкин микән?» дигән сораулы юллар да бар биредә.

Узган атна эшлекле дүшәмбе утырышында Чаллы хакиме Васыйл Шәйхразиев эчүчелеккә һәм тәмәке тартуга каршы шәһәрдә канун кысаларында көрәш башлауларын игълан итте. Узган елның шушы чорына Чаллыда 5393 кеше аек булмаган хәлдә тоткарланса, быел андыйларның саны 8314кә җиткән.

Гафиулла ГАЗИЗ.

ЮНЕСКОга Болгар ошамаган?

16-27 июнь көннәрендә Камбоджа башкаласы Пномпеньдә ЮНЕСКО дөнья мирасы комитетының 37нче утырышы узды. Татарстан елга бер мәртәбә генә уздырылучы әлеге утырышка шәһәрчеген Казан Кирмәне кебек ЮНЕСКОның мәдәни мирас исемлегенә кертү өчен мөрәҗәгать иткән булган. Минтимер Шәймиев әйтүенчә, 21 ил вәкиле катнашкан комитет утырышы Болгарның дөньякүләм үзенчәлекле кыйммәтен таныса да, кайбер җитешсезлекләрне эшләп бетерү өчен гаризаны кире кайтарган.

Болгарның ЮНЕСКОның мәдәни мирас исемлегенә керүе Болгарга нәрсә бирә? «Азатлык» радиосы әлеге сорау белән Татарстан дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә мөрәҗәгать итте.

«Бер нәрсә дә бирми кебек. Әмма ул Татарстанның дәрәҗәсен күтәрә. Без бит Татарстанның танылуын, аны Казахстан белән бутамауларын телибез. Һәм бу исемлеккә керүнең иң мөһим ягы шунда – без үзебезгә мәдәни мирасыбызны саклау өчен зур җаваплылык алабыз», диде ул.

Комитетның киләсе 38нче җыелышы Катарда узачак. Татарстан Болгар тарихи шәһәрчеген ЮНЕСКОның мәдәни мирас исемлегенә кертү өчен 2014 елда шушы җыелышта мөрәҗәгать итәргә җыена. Зөя утрау-шәһәрчегенә килгәндә, бу объект буенча гаризаның кайчан биреләчәге төгәл әйтелмәде.

Райнур ШАКИР.

Комментарии