Бер тамчы дегет

Урамнан барам. Тирә-юньдә искиткеч матурлык! Шомыртлар, чияләр, алмагачлар ап-ак чәчкәгә төренгән. Сары тузганак чәчәкләреннән әйтерсең лә җиргә келәм җәелгән. Зәңгәр күктән кояш елмая. Шушы хозурлыкка мәдхия укыгандай, чут-чут килеп кошлар сайрый. Барам-барам да, түзә алмый кесә телефонымны кулыма алып, шушы соклангыч фонда селфи ясыйм…

Һәр елның язы үзенчә матур. Быелгысы исә изге Ураза айларына туры килгәнгәме, икеләтә гүзәл. Әмма… шушы гүзәллекне дә бозарга бер тамчы дегет җитә икән шул.

Ирексездән игътибарымны урамның аргы ягыннан баручы олы гына яшьтәге әби белән 50-55 яшьләр тирәсендәге ир-атка юнәлтәм. Сөйләшүләреннән ана белән улы икәнен аңлап алдым. Хәер, моны сөйләшү дип буламы икән. Әби бертуктаусыз исерек улына ялвара: «Улым, сабыр бул инде бераз, әнә бит алда полиция машинасы… Күрсәләр, алып китәләр бит инде үзеңне…» Ананың ялваруларына каршы теге мәхлук аты-юлы белән сүгенә: «Фәлән иттем мин аларны…» Әстәгъфируллаһ… Әбине жәлләүдән күзләремнән яшьләр бәреп чыга. Иии, ана… Югыйсә, балаң эчкечегә әйләнсен дип теләмәгәнсеңдер дә бит… Бәлки, соңгы пенсия акчаңа бүген дә көчләп хәмер алдырткандыр әле ул…

Әйтегез әле, кешеләр, лаекмы соң безнең ӘНИЛӘР шушындый язмышка??? Ник соң без аларны шушы кадәрле интектерәбез, тамчы да кызганмыйбыз???

Әле кичтән генә кабат шушындый күңелсез хәлнең шаһите булырга туры килде. Өйдә эссе булгач, тәрәзәләр ачык. Балалар дәрес карый. Мин кухняда әвәрә киләм. Ирем залда.
Шулчак, тыны-көне бетеп улым, эндәшә: «Әни, кил әле тизрәк! Өч исерек безнең тәрәзә турында сугыша. Берсен-берсе үтерәләр бит инде…» Түзмәдем, чыгып, кисәтү ясадым. Алай да аңламадылар. Теләсә нинди пычрак сүз әйтешеп, төешәләр генә. Полициягә хәбәр бирми чара калмады. Ләкин башка чакыруда булу сәбәпле, алар да килеп җитмәде. Соңыннан каядыр китеп олакты әлеге бәндәләр.

Кешеләр!!! Нәрсә булды соң безгә? Ник бераз шушы изге Ураза аенда гына булса да үзебезне бәйдә тоталмыйбыз? Күпме гаиләләр шул хәмер аркасында иза чигә. Эчмәгез, зинһар, шул шайтан суын, эчмәгез!!! Салмагыз якыннарыгызны сары сагышларга!
Без бит бу җирдә болай да кунак кына. Кадерен белеп яшик шушы гомернең! Үз кулларыбыз белән сәламәтлегебезне җимермик. Тирә-юньдәгеләргә, зинһар, ихтирамлы булыйк!

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии