Юбилеең белән, «Безнең гәҗит»!

Юбилеең белән, «Безнең гәҗит»!

Әлеге басманы мин үзем быел гына укый башладым. Ул минем кулыма «яңа ел күчтәнәче» буларак килеп эләкте дә, беренче саныннан ук «бөтереп» үз эченә алып кереп китте.

Бер санын да укымый калдырмыйм. Ул мәгълүматның күләме белән дә, төрлелеге белән дә, бай эчтәлеге белән дә аерылып тора. Иң мөһиме: укучылар иҗатына да, хатларына да, үзләрен борчыган мәсьәләләр белән уртаклашыр өчен дә урын җитә бу гәҗиттә. Югыйсә, бар басмалар да андый түгел хәзер. Үзләренә ошаганнарын гына бастыралар. Ә «Безнең гәҗит» тулысы белән чынбарлыкны яктырта, халык өчен эшли, иҗат итә. Гәҗиттәге кайсы гына сәхифәне, мәкаләне укысам да, «монысы кирәкми», дия алмыйм. Бар да кирәк, бар да фәһемле. Гыйбрәтле дә, кирәкле дә мондагы язмалар. Сокланасың да, өйрәнәсең дә, көләсең дә, елыйсың да…

«Безнең гәҗитне» күркәм юбилее белән мин дә котлыйм. Алга таба да гәҗит аерылгысыз дустым булыр дип өметләнәм.

Быел нинди матур бәйрәм:

«Безнең гәҗит»кә – 15!

Шушы юбилее белән

Котлый аны бар дус-иш.

Үткен «күзле», ялкын «телле»,

Сүзләре очкын чәчә.

Бар булмышың белән шулай,

«Безнең гәҗит», мең яшә!

Флюзә КЛЯВЛИНА,
Башкортстанның Авыргазы районы, Әпсәләм авылы

«Безнең гәҗит» табыштырды

Беркөнне өйдә телефон шалтырый. Алдым. «Мисбахова Рәсүлә кирәк иде», – ди бер таныш та кебек, юк та кебек тавыш. Мин инде күптән Миңнеханова фамилиясендә.

Фамилия, дигәннән, без татарларда кызык кына бит ул, бер гаилә балалары ике-өч фамилиядә дә булырга мөмкин иде элек. Өйдәгеләр Хәйретдиновлар булгач, мин дә мәктәпне тәмамлаганчы Хәйретдинова булып йөрдем. Мәктәпне тәмамлап, паспорт алу өчен таныклыкны эзлим. Әнәй Коръән китабы эченнән Мисбахова дигән таныклыкны алып бирде. Алга таба мин инде Мисбахова булдым. Әтәй Хәйретдинов Мисбахетдин иде.

Телефондагы тавыш та мине студент чагымдагы фамилиям белән сорый иде. «Мин Идрисова Миңнеруй булам», – дигәч, урындыкка утырырга мәҗбүр булдым. Миңнеруй!

Без аның белән 4нче курсны тәмамлаганнан соң Буа районы, Суыксу авылында биш ай практикада булган идек. Язын кукуруз утыртып, көзен аның уңышын җыеп, диплом якларга кайтып киттек. Суыксуда агроном Нургали абый безгә бик ярдәм итте, алган белемнәребезне тормышта сынап карый алдык.

Дипломнарны «биш»легә яклап, төрлебез-төрле колхозларга агрономнар булып таралыштык. Кафедрада калырга да тәкъдим иткәннәр иде, без бит авыл балалары – патриотлар, авылларга җибәрүләрен сорадык. Безнең белән шәһәрнекеләр дә укыган иде. Күбесе җир эшен тәки үз итә алмады, троллейбуста кондуктор булып эшләгәннәрен дә ишеттем.

Ә Миңнеруй мине 60 елдан соң «Безнең гәҗит» аша эзләп тапкан. Гәҗиттә Рәхилә Муратованың «Миннән матур йорт калсын» дигән язмасы чыккан иде. Безнең гаилә турында иде ул язма. Дустым шуны укыган да, мине ничек тә табарга булган. Аллаһ боерса, исән-сау булып торсак, җәй көне күрешербез дип өметләнәбез. «Безнең гәҗит»кә бик зур рәхмәт.

Рәсүлә МИҢНЕХАНОВА,

Мамадыш районы, Олыяз авылы

«Безнең гәҗит» белән ничек таныштым

2003нче елның маенда иремне җирләдек. Ул авыр көннәр турында сөйләп тә бетереп булмый торгандыр. Кыскасы, аның кырыгына гына бераз рәткә килдем. Иң беренче итеп, киосктан бер кочак яңа басылган гәҗит-журналлар алып кердем. Ничектер шулардан үземә юаныч эзләдем, шуларны укып, беразга булса да онытыласым килде.

Гәҗитләр арасында «Безнең гәҗит» тә бар иде. Бу гәҗитне укып чыккач, аның акыллы, туры сүзле, яхшы киңәшләр бирүче гәҗит икәнен аңладым. (Ирем дә кыю, туры сүзле кеше иде, гомере буе министрлыкта җаваплы эшләрдә эшләве дә шуңа этәргәндер, бәлки). Укып чыккач, ничектер якын иттем мин ул гәҗитне. Һәр атнаны сатып алып укыдым. Уку гына түгел, аның белән сөйләштем, бәхәсләштем, юандым. Күп сорауларга үзем өчен җаваплар да таптым бугай әле… Күп гыйбрәтләр алдым – елаудан туктадым. Ә яңа 2004нче елдан инде языла башлап, бүгенге көнгә кадәр без бергә…

Ул минем киңәшчем дә, сердәшчем дә… Баш мөхәррирнең һәр сүзе җанга якын, тирән эчтәлекле. Үтә турылыгы белән сискәндереп тә куя хәтта.

Фәрдия ҖИҺАШИНА,

Казан шәһәре

Комментарии