ИРЕМ МИНЕ ТАНЫМАДЫ

Шулай бервакыт күршем чәйгә чакыра. Өчпочмаклар пешергән икән. Нишләргә?! Керәсем бик килә, күрше хакы Тәңре хакы диләр. Сөйләшеп утырулары – үзе бер гомер. Тик аптыравымның сәбәбе дә бар: ирем эштән кайтып җитмәгән, аны каршы аласым бар. Шулай бер кереп, бер чыгып йөри торгач капка белән өй арасындагы яңа яуган карга сукмак салынды. «Ярар, керәм инде», дип тәвәкәлләп капкадан бер-ике адым атлауга, каршыма кемдер килүен күреп алдым. Караңгы төшә башласа да чамаладым, бу минем җәмәгатем. Аптырап тормадым үзем тагын: «Исәнмесез, абый», – дидем дә үтеп киттем. Ирем дә минем белән исәнләште дә өйгә кереп китте. Ә мин күршемдә өчпочмак ашап, тәмләп чәй эчеп чыктым. Менә шулай, теләгең булса, әмәлен табасың.

Нурия апагыз.

Әлки районы, Яңа Үргәагар авылы.

Комментарии