БАЛАЛАР ЯКЛАУЧЫСЫ – УЛ ПРИЮТ

БАЛАЛАР ЯКЛАУЧЫСЫ – УЛ ПРИЮТ

Соңгы вакытта балаларга аеруча зур игътибар бирелә. Мәгариф өлкәсендә мәктәпләрне күпме болгаттылар, «оптимальләштерделәр» дә, хәзер бик күп балалар 30-40ар чакрым ераклыкка укырга йөрергә мәҗбүр. «Магнитский кануны» белән ятимнәргә дә «өлеш» тамды: хәзер аларны чит илгә тәрбияләргә алып китү мөмкин түгел. Язга таба балалар белән бәйле җинаятьләр ешаеп китте, Василица Галицинаны көчләүдә гаепләнүче Ф.Ташбаевка карата суд эшләре әлегәчә дәвам итә. Бакчаларда да вак-төяк яңалыклар гел булгалап тора… Кыскасы, яраталар бездә балаларны, игътибар да җитәрлек. Тик бу игътибар гына, кайчакта, чиктән тыш артык бирелеп, файда урынына зыян салып куйганга охшаган.

Әле күптән түгел генә Р.Миңнеханов: «Приютларда ата-аналы балалар булырга тиеш түгел, нинди генә ата-ана булса да, балалар алар янәшәсендә үсәргә тиеш», – дигәнрәк сүзләр әйтте. Бу сүзләр белән кемдер килешер, икенче берәүләр исә, исерек ата-ана кулында үскәнче, баланы хөкүмәт үзе тәрбияләсен дигән фикер белдерер. Тик бер әйбердә барыбыз да уртак фикергә килербез дип уйлыйм: ана нинди генә булса да, өчен иң кадерле һәм якын кеше булып кала! Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылының «Акчарлак» балалар һәм яшүсмерләр приюты директоры Рәдиф Котдус улы Сафиуллин да шулай дип саный.

Әлеге приютка сәфәребез дә «Балаларны халыкара яклау көне» уңаеннан булды.

«ЯҢАДАН ТӘРБИЯЛИБЕЗ»

«Акчарлак» балалар һәм яшүсмерләр приютында бүген 22 бала тәрбияләнә. Гадәттә, алар монда, күп дигәндә, бер ел яшиләр. Балалар йортына озатылганчы, сабыйлар нәкъ менә приютта булып, үз язмышы хәл ителгәнне көтә. Монда аларны укыталар, тәрбиялиләр, булмаган документларын ясаталар, дәвалыйлар… Алга таба кайсыдыр – үз әти-әнисенә кайтарыла, кемнәрдер балалар йортына озатыла. Кыскасы, приютлар ата-ана белән балалар йорты арасында ниндидер арадашчы вазифасын башкаргандай килеп чыга.

Иң беренче көнне баланы кабул итү бүлегенә китерәләр. Анда аларның киемнәре башкага алыштырыла, искеләре юыла, дезинфекцияләнә һәм махсус бүлмәгә куела. Бу бала өч көн буе изоляторда тотыла, чөнки шул вакыт эчендә күпчелек авыруларның инкубацион периоды узарга тиеш. Ул анда ялгыз калмый, билгеле. Аның белән табиблар, психологлар, тәрбиячеләр эшли.

Балаларны өр-яңадан сөйләшергә, кашык тотып ашарга өйрәтергә туры килгән очраклар бар. Бер бала карават өстендә йоклый алмый, гел аска төшеп ята иде, – дип сөйли приютның директоры Рәдиф Сафиуллин.

Биредә 2 яшьтән алып 18 яшькәчә балалар тәрбияләнгәнгә, арада мәктәп яшендәгеләре дә бар. Алары Югары Тегермәнлек урта мәктәбенә укырга йөри. Нинди милләт вәкиле булуга карамастан, җирле балалар аларны бик яратып кабул итә, дус-тату яшиләр икән. Дәрестән соң балалар базасындагы түгәрәкләргә, тренажер залына, остаханәгә йөри. Малайлар кулдан төрле эшләнмәләр ясаса, кызлар шарф, оекбашлар бәйли, бияләйләр тегә. Олырак кызлар теккән бияләйләрне сатып, акча эшли һәм шул саткан акчаның бер өлешен баланың кулына да бирә. Бу да үзенә күрә бер тәрбия алымы – эшләп тапкан акча тәме бөтенләй башка шул.

Тренажер залы дигәннән… Приют элеккеге больница базасында 2004 елда ачылган. 2008 елда исә, аңа, Альберт Шамил улы Фәхретдинов ярдәме белән, капиталь ремонт ясалган, гараж, кер юу бүлмәсе өчен өстәмә янкорылма төзелгән, спорт өчен кирәк-ярак җиһазлар алынган. Хәзер без әйтеп үткән тренажер залы өчен приют җитәкчелеге дә, балалар да, Альберт әфәндегә рәхмәтле.

НӘНИЛӘРНЕҢ ОЛЫ ЯЗМЫШЛАРЫ

Приют буйлап йөргәндә, балаларның язмышлары белән дә кызыксынам.

Рәдиф Котдусович, бер гаиләдән берничә баланы китерү очраклары буламы?

– Әлбәттә, була. Хәзерге вакытта бездә үзебезнең районнан бер гаиләдән 4 бала тәрбияләнә. Биектау районыннан бер үк гаиләдән китерелгән 5 бала бар.

Фәйзрахманчы балалары да сездә торды дип беләм…

– Әйе, безгә 9 яшьлек – Гаптерәхим, 7 яшьлек – Рәхимә һәм 4 яшьлек Ибраһим китерелде. Балалар бик чиста-пөхтә, бик тәрбияле, дини. Әти-әниләре гел килеп йөрде. Әтиләре бик күңелле кеше булып истә калган, әниләре ир-атлар белән аралашмый, шуңа күрә аның хакында бер сүз дә әйтә алмыйм. Алар, ахыр чиктә, суд аша аерылышып, ата кеше балаларны үзенә алды. Ә әниләре шул йортта яшәп калды ахры. Тәгаен генә әйтә дә алмыйм, ләкин балалар хәзер әтиләре янында булуын беләм.

Ул балалар мәктәпкә дә йөрмәгән, диделәр. Үз яшьтәшләреннән акыл, үсеш ягыннан ниндидер артка калу сизелә идеме?

– Юк, алар укый-яза белә иделәр. Үз яшьтәшләреннән берни белән дә ким түгел иделәр, артык булмасалар әле.

Приюттан качып киткән балалар юкмы?

– Инде бик күптән, үзебезнең районның бер авылыннан булган бала качып караган иде, ләкин без аны шунда ук кире алып кайттык. Әнисе эчкече булса да, баланы җәберләп торса да, бала өчен ана барыбер иң кадерле кеше булып кала шул инде. Үзегезнең дә искәргәнегез бурдыр, ничә яшьтә булуга карамастан, тормышта авыр мизгелдә яки кайчакта берәр урының авыртып куйса да, иң беренче әйткән сүз: әнекәем, әни, әнием бит!

ИКЕНЧЕ ӘНИЛӘРДӘЙ ЯКЫН

Приютта 22 бала гына тәрбияләнсә дә, бөтен хезмәткәрләрне исәпкә алсак, монда 45 кеше эшли. Бер караганда, бу бик күп кебек. Ләкин балалар янында тәүлек буе кеше булырга тиешлеген исәпкә алсаң, бу әле аз да. Приюттагы тәрбияче нибары 6 сәгать кенә эшли ала. Тәүлегенә 24 сәгать икән, димәк, шул вакыт эчендә генә дә, кимендә, 4 тәрбияче кирәк дигән сүз. Балаларның яшь бүленешен дә исәпкә алсаң, биредә бер тәүлек дәвамында ике төркемгә 8 тәрбияче алышына. Шуларга өстәп, медицина хезмәткәрләре дә һәрчак янәшә булырга тиеш.

Балаларны көненә биш тапкыр ашаталар. Пешекчеләрсез дә булмый, димәк. Кер юарга, җыештырырга, төшкән төймәне тагып куярга, ертыкны ямарга да кеше кирәк… Кыскасы, саный китсәң, үзе бер аерым колхоз!

Өстәвенә, приют янәшәсендә генә бакча урнашкан. Анда бөтен төр яшелчәләрне үстерәләр. Приютның аты, танасы да бар. Элек маллар күбрәк булган үзе… Аларны тәрбияләп торырга да кеше кирәк шул.

Рәдиф әфәнде, балалар тәрбиячеләрне яратмаса яки үзара низаг килеп чыкса, моны ничек хәл итәсез? – дим, хәтта иң тату гаиләдә дә табак-савыт шалтырамый тормавын күздә тотып.

– Балалар безгә китерелсә дә, алар гел телефон аша әти-әнисе белән аралашып тора. Шунда зарланып, әти-әни соңрак безгә ниндидер дәгъва белдерергә мөмкин. Шулай ук балалар үз сүзен әйтә алсын өчен, аноним хатлар өчен махсус тартма тора. Ләкин анда зарлы хатлар салмыйлар, мәхәббәт аңлатулар гына очрый. Зарлану булса, ул берничек тә игътибарсыз калмый, билгеле. Балалар монда килгәч тә, һәркемгә шик белән карый. Тәрбиячеләрне яратмый, талаша, сугыша. Ахырдан алар икенче әни кебек үк якынаеп бетәләр. Балаларны кемдер тәрбиягә алса да, алар моннан китеп барсалар да, даими рәвештә шалтыратып, хәл белешеп торалар. Бездән соң аларның язмышы белән опека органы шөгыльләнергә тиеш, ләкин үзара җепләр ныграк бәйләнгән булу сәбәпле, алар гел безнең белән элемтәне саклый.

ПРИЮТЛАР ТУЛЫП ТОРА

Приютта йөргәндә, бүлмә ишекләренә беркетелгән исемнәргә игътибар иттем. Бик матур, саф татарча язылган «Кояшкай», «Ләк-ләк», «Аккош», «Ябалак» һәм башка язулар үзенә күрә төркемнәргә бүленеш тә икән. Һәр бүлмәнең диварда үз почмагы бар. Монда шул бүлмәнең исеме астында, анда яшәүчеләрнең исем-фамилиясе, туган көн белән котлаулар, кизү тору графигы, алар ясаган рәсемнәр һәм башка мәгълүмат эленә.

Балалар мәктәп белән приют арасында гына йөрми, төрле мәдәни чараларда, бәйгеләрдә дә актив катнаша. Әйтик, 21 майда гына Түбән Тегермәнлек мәдәният йортында Балык бистәсе районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Айгөл Камил кызы Вафина, Түбән Тегермәнлек авылы җирле үзидарә башлыгы Азат Минвазих улы Фатыйхов инициативасы белән, «Гаилә көне» үткәрелгән. Чарада, приютта тәрбияләнүче балалар, хезмәткәрләр дә чыгыш ясаган. Бәйгеләргә тукталсак, диварга тезелеп киткән мактау грамоталарыннан гына да аларның ни дәрәҗәдә тынгысыз икәнен аңлап була. «Робинзон – 2012», волейбол, шахмат ярышларыннан алып кайткан грамоталар арасында, социаль яклау бүлегенә караучы учреждениелар арасында Республика күләмендә узган янгын куркынычсызлыгына каршы әзерлек буенча бәйгедә бу приютның өченче урынны яулавы хакындагы грамота игътибарны җәлеп итте. Ни өчен дигәндә, без бу приютка килеп кергәч тә, Рәдиф Котдус улы югалып калып, безне дә ниндидер тикшерү оешмасыннан дип уйлаган икән.

– Әле генә янгын куркынычсызлыгы буенча тикшереп чыгып киттеләр, шуңа күрә сез дә берәр тикшерүче дип уйладым. Бу арада безне гел тикшереп торалар, тагын нинди оешма тикшерми калды икән дип борчылган идем инде, – диде ул көлеп. – Социаль яклау бүлегенә караучы теләсә-кайсы учреждениедә берәр гадәттән тыш хәл килеп чыкса да, шул арада бөтенебезне рәттән тикшерә башлыйлар. Картлар йорты янса да, Себердә берәрсе агуланса да, Чукоткада берәү бозлавыклы ишек төбендә таеп егылса да… Без гел күз өстендәге каш сыман!

Рәдиф әфәнде, приютка ярдәм итәргә теләүчеләр күпме?

– Ураза аенда, Корбан бәйрәмендә бик күп кеше килә. Гадәти көннәрдә дә килеп йөриләр.

Приютка иң кирәкле әйбер – ул нәрсә?

– Оекбаш. Безгә, дәүләт планы нигезендә, бер балага аена 0,8 оекбаш тиеш. Ә балалар бер пар оекбашны 2-3 көн эчендә тишеп чыгара. Гомумән, киемнәр беркайчан артык түгел инде ул. Шулай ук канцтоварлар, уенчыклар да кирәк.

Ничек уйлыйсыз, ни сәбәпле безнең илдә приютлар гел тулып тора?

– Күпчелек очракта, эчкечелек, иман зәгыйфьлеге гаепле дип саныйм. Безгә килгән баланы, 6 ай эчендә, йә балалар йортына җибәрергә, йә ата-анасына кайтару мәсьәләсен хәл итәргә тиешбез. Безнең максат – баланы ата-анасы янәшәсендә калдырырга тырышу. Балалар белән бергә судларга барган очраклар да була. Әнисе нинди генә булмасын, бала аны коча, үбә, аңа барып сарыла. Хәтта шулай өзгәләнгән баласына борылып карамаучы аналар да бар. Сабыйның әнисен яратуын күрәсең, ләкин ананың ул балага битарафлыгын да белеп торасың. Бала кем янында калса да, аны тудырган анасы бар бит! Шуларның барысын да күреп йөрәк телгәләнә. Менә шундый очракта бала кайда калса, аңа яхшырак булачагын аңлап булмый, – диде ул.

Приюттагы пөхтәлеккә, тәртипкә сокланып кайттым. Ә бит анда эшләү өчен нинди зур йөрәкле, олы күңелле кеше булырга кирәк! Рәдиф әфәндегә һәм аның кул астында эшләүче һәр хезмәткәргә сабырлык телим. Саваплы хезмәтегез олы бәрәкәт булып гаиләгезгә кире кайтсын!

Эльвира ФАТЫЙХОВА,

Казан-Балык Бистәсе-Югары Тегермәнлек-Казан.

БАЛАЛАР ЯКЛАУЧЫСЫ – УЛ ПРИЮТ, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии