Тукай бүләге иясе Рада Нигъмәтуллина Сәфәровтан ярдәм сорый

Тукай бүләге иясе Рада Нигъмәтуллина Сәфәровтан ярдәм сорый

Фото

1) Тукай бүләге иясе Рада Нигъмәтуллина

«Мәдәният министрлыгы миңа бик күп нәрсәләр тиеш: без хезмәт хакы алмыйча һәм эшсез 30-40 ел көн күрәбез», – ди сынчы Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка язган хатта.

2007нче елда «Тукайга мәхәббәт белән» дип аталган эшләре өчен Тукай бүләген алган сынчы Рада Нигъмәтуллина Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе, Президент каршында мәдәниятне үстерү вакыфы рәисе Әсгать Сәфәровка яшәү, эшләү шартларының чиктән тыш начар булуын белдереп мөрәҗәгать итте. Ачык хат Рада ханымның Фейсбуктагы битенә урнаштырылган.

Нигъмәтуллина хатта Яшел Үзән хакимиятендәгеләр тырышлыгы белән булдырылган өйнең Тукай бүләген алып бер айдан соң ут төртеп яндырылуы, әҗәткә кереп сатып алынган йортның бик кысан булуы, сәламәтлеге нык какшау турында да яза.

«Әлегә кадәр без хезмәт хаклары алмыйча, авылдан эшләрне алып чыгу зур бер проблема булганга – күргәзмәләр үткәрә алмыйча яшибез. Эшләребезне сату мөмкинлеге дә юк. Тулысынча хәерчелектә, тирә-юньдәге көнчеләр һәм югарыдагылар белән көрәш эчендә без. Элеккеге обкомныкыларның балалары, туганнары утыра хәзер, әмма башкача аталалар гына.

Акча җыеп, Васильевода 62 квадрат метрлы агач йорт сатып алдык. Хәзер шунда яшибез. Өй җылы булса да, эшләргә урын юк. Бөтен дөнья эшләребез белән тулды. Хезмәтебезне яратканга көне-төне эштә без. Хәзер 240 фигурадан торган, беркемгә дә кирәк булмаган «Сабантуй» сериясен реставрациялибез, чөнки келәттә кышлаганга, аларның буяулары купты. Пушкин тормышына багышланган 70 кисәктән торган композицияне эшли башладык. Әлеге күпләгән кечкенә сыннардан торган эшләр бик кыйммәткә чыга. Болай да кечкенә пенсиягә эш өчен кирәкле материаллар алабыз. Тик безнең искиткеч темаларга иҗат ителгән эшләребез беркемгә дә кирәкми», – ди Нигъмәтуллина.

Сынчы, остаханәләр өчен бәя күтәрелү сәбәпле, алга таба хәлләрнең тагын да кыенлашачагын әйтә.

«Миңа хәзер 87 яшь, инвалидмын, аягымда басып тора алмыйм, күрмим диярлек, шикәр авыруым азган, йөрәгем начар эшли. Татарстан өчен тудырган эшләребез белән гаиләбезне һәм мине урамга чыгарып атарсызмы? Авыру, әмма әле дә иҗат иткән кешене эшләре белән бергә урамга чыгарып атуыгызны мин куркып көтәм», – дип яза Рада ханым кызлары Изабелла Рогожина, Марина Нигъмәтуллина исеменнән дә.

Хатны почта аша җибәрмичә, Фейсбуктагы битенә куюны Рада ханым хатларның Сәфәровка тапшырылмавыннан шикләнүе, соңгы вакытта үтенечләренә Яшел Үзән хакимиятләре аша буш җаваплар килүе белән аңлата.

Хафиз Миргалимов: «Хакимиятне алыштырмый торып, илнең хәле яхшырмаячак»

1нче май көнне Казанда Мулланур Вахитов һәйкәле янында «Русия коммунистлары» фиркасе оештырган митинг узды. Анда 150ләп кеше җыелды.

«Хакимияттәгеләр тарафыннан күп тапкырлар алданган һәм Горбачевча «үзгәртеп кору», Ельцинча «демократияләштерү», Гайдарча «либеральләштерү», Чубайсча «хосусыйлаштыру»дан куркытылган халыкның күпчелеге «тагын да начарлана күрмәсен иде» дигән курку белән яши һәм көчле протест активлыгы күрсәтми. Шулай итеп, акрын гына илне коткарып булмаслык һәлакәткә алып барган Путинның «тотрыклылыгын» озайта», – диелә митингта кабул ителгән резолюциядә.

Митингта кеше яшәгән фатирларның сатып алу бәяләрен канун бозып киметүгә, прокуратураның моңа чара күрмәвенә, коррупциягә ризасызлык белдерелде.

«Русия коммунистлары» чарасыннан соң, Вахитов һәйкәле янына КПРФ вәкилләре җыелды. Чарага 200ләп кеше килде.

КПРФның Татарстан бүлеге түбәндәге таләпләр белән чыкты: икътисадның төп тармакларын дәүләт милке итү, торак-коммуналь хуҗалык бәяләренә ныклы контроль кую, Русиянең икътисади бәйсезлеген торгызу, илдә яшәүчеләргә социаль хокуклар бирү, фатир алырга дип акча кертеп алданганнар мәсьәләсен чишү, әйләнә-тирә мохитны яхшырту (чүп яндыру заводын шәһәрдә һәм авыллар янында төземәү).

КПРФның республикадагы бүлеге башлыгы Хафиз Миргалимов: «Хакимиятне алыштырмый торып, илнең хәле яхшырмаячак», – дип белдерде. Миргалимов керемнәр кимү, халык тормышы начараюны хакимияттән күрә.

– Ничек кимемәсен? Карагыз, бәяләр ничек үсте. Социаль пенсия 6 мең 600 сум, уртача пенсия күләме 11-12 мең сум. Әйтегез әле, Татарстанда уртача 35 мең сум акчаны кемнәр ала? Авыл хуҗалыгында 13-14 мең сум, табиблар 18-20 мең сум ала. Байларның, миллионер-миллиардерларның акчаларын кушып, эшли торган халыкка бүлсәң, 35 мең сум чыга. Нәрсә эшләргә? Хакимиятне халык кулына кайтарырга кирәк, – ди Миргалимов.

SIPRI: 2017нче елда Русия хәрби чыгымнарын 20 процентка киметкән

Стокгольм халыкара тикшеренүләр институты SIPRI 2017нче елда Русиянең хәрби чыгымнарын 20 процентка (13,9 млрд доллар) киметеп, 66,3 млрд долларга калдыруын ачыклаган.

Берничә илдә, шул исәптән Украина һәм Сүриядә кул уйнатып алгач, Мәскәү хәрби чыгымнарын киметергә мәҗбүр булды, ди тикшерүчеләр. Хисап авторлары фикеренчә, моңа Русиядә икътисади рецессия (критик дәрәҗәдә булмаса да, җитештерүнең кимүе яки икътисади үсешнең акрынаюы), 2014нче елдан нефтькә бәя төшү, Украина Көнчыгышында һәм Кырымдагы низагта катнашканга, Көнбатыш керткән чикләүләрнең тәэсире сәбәпче булган. Шулай да, армияне модернизацияләү һәм яңа техника сатып алу Русия хакимиятендәгеләрнең өстенлекле гамәле булып кала.

2017нче ел ахырында Русия Финанс министрлыгы, чыгымнар якынча триллион сумга кадәр киметелеп, 2014нче елга кадәр булган суммага кайтачак, дип белдергән иде.

SIPRI аналитиклары рәсми күрсәтелгән саннар белән генә нәтиҗә ясаганны әйтә. Русиягә килгәндә, бу саннарның дөреслеккә туры килмәү мөмкинлеге дә белдерелә. Чыгымнарның зур өлеше Мәскәү Украинада һәм Сүриядә кулланган хосусый ширкәтләр («ЧВК Вагнера») аша да үтәргә мөмкин, дип белдерелә.

Көнбатыш һәм Үзәк Европа илләре, шул исәптән НАТО әгъзалары да хәрби чыгымнарны арттырган. Үзәк Европада чыгымнар 12 процентка, Көнбатыш Европада 1,7 процентка арткан. АКШ, Кытай һәм Согуд Гарәбстаны – күрсәткечләрдә лидерлар. Кытай 2017нче елда хәрби чыгымнарын 12 млрд долларга арттырган.

«Мин татарча сөйләшәм!»: хурга калган министрлык, башкорт-татар берләшүе һәм мескенлек хисеннән арыну

26нчы апрельдә Казанда чираттагы «Мин татарча сөйләшәм!» чарасы узды. Оештыручылар, быел анда өч меңләп кеше катнашты, дип белдерә. Катнашучылар фикеренчә, бу чара татар телен музейда саклап калырга теләүчеләргә җавап булып тора.

Тукай көнендә һава торышы көздәгечә булды: көчле җил, туктамыйча яңгыр яуды. Шуңа карамастан, чара башланырга бер сәгать алдан ук Бауман урамында йөзләрчә яшь кеше җыелып, түземле генә «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең башлануын көтте. Алар арасында Казанга якын район-шәһәрләрдән килгән мәктәп укучылары шактый иде. Мондый чараны беренче тапкыр күрүчеләр дә, ел саен йөрүчеләр дә бар иде.

Казанның 170нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе Шәммиева ике укучысын ияртеп килгән иде. Алар «Татар дозор» уенында катнашып, өченче урынны яулаган. Уенда да, урам җыенында да беренче тапкыр катнашулары. Шәммиева фикеренчә, бу – яшьләргә рух, дәрт өстәүче чара.

«Татар теленә һөҗүм шактый булды, әмма безнең мәктәптә туган тел дип татар телен сайлаучылар күп. Гаиләдә телгә карата мөнәсәбәт уңай икән, балаларны дәрес белән кызыксындыру күпкә җиңелрәк. Татар мохиты бик кысан Казанда, әмма без татарлык эзләп театрларга, музейларга йөрибез. «Мин татарча сөйләшәм!» кебек чаралар ешрак булса, яшьләр заман белән бергә атлаган, уңышка ирешкән яшь иҗатчыларны күрсә, аларга якын булса, телгә карата кызыксыну тагын да күбрәк булыр иде. Башка балаларны ияртеп алып килмәгәнгә үкенәм, укучыларым бер урында бу кадәр күп татар яшьләре җыелганын һәм барысы да үзара татарча сөйләшкәнен күреп гаҗәпләнде, рухландылар. Үзем дә тел өчен борчылам, әмма бирегә килгәч, моның үлем алдыннан соңгы сулыш түгеллегенә инандым», – диде Энҗе ханым.

Яшел Үзәннән укытучылар исә исемнәрен атарга теләмәде. Алар фикеренчә, халыкта төшенкелек көчле. Татарстанның Дәүләт шурасы депутатларының телләре ни өчен бүген генә ачылды икән, дип аптырый алар. «Татар хыялый һәм самими, шуңа күрә тел белән бәйле вазгыять уңай якка үзгәрер дип өметләнәбез, әмма аек акыл белән уйлаганда, артка чигенүнең тискәре яклары күп, мәктәптә, урамда, интернетта татар телле мохит булмаса, гаиләдә генә аны саклап калу авыр. Депутатлар да халык күтәрелгәндә фикерләрен чама белән генә белдерделәр, ахыр чиктә йоттылар, шул вакытта көрәшәсе иде», – диде мөгаллимнәр.

Гадәттәгечә, чараның үзәгендә – альтернатив татар музыкасы концерты булды. Чарага яңа ямь өстәүчеләр – Уфадан килүче башкорт төркеме «Бүреләр» иде. Яшь иҗатчыларның Казанда чыгыш ясавы үзенә күрә ике милли республика арасында күпер салына башлавына бер ишарә.

Төркем солисты Илшат Абдуллин: «Казанда җылы кабул иттеләр. Безнең халыклар арасында бернинди дә аерма юк. Сәбәпләрен белмим, әмма без аз аралашабыз икән. Юкса, безгә – татарлар, Уфадан Казанга башкорт җырчылары килә ала. Башкортстанда да үзгә форматта иҗат итүче яшьләр шактый. Фестивальләр уздырып була. Сәясәт, икътисад аша түгел, мәдәният аша якынаю мөмкинлеге бар бит. Ә без аны кулланмыйбыз. Казандагы дуслар белән уртак проект булдыру теләге зур. Бездә дә, Татарстанда да туган тел проблемасы калкып чыкты, халыкта кәефләр төрле, төшенкелек тә сизелә. Мин урам җыеннарына йөрмим, сәясәткә тыкшынмыйм, әмма һәрбер кешедә туган телне саклыйм дигән фикер булырга тиеш, һәрбер кеше үзеннән башласын иде. Үзебез сөйләшсәк, безгә бернинди дә куркыныч янамый», – дип сөйләде.

УЗГАН ЕЛ АНТИПРЕМИЯ, БЫЕЛ – РӘХМӘТ ХАТЛАРЫ

«Мин татарча сөйләшәм!» чарасының бер максаты – Татарстандагы икетеллелек мәсьәләсенә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү, дәүләтнеке булган һәм коммерцияле оешмаларны татар телен кулланырга өндәү. Шулай ук яшьләр татар телен кулланган һәм кулланмаган оешмаларны күзәтә. Быел татар телен кулланырга тиешле, ләкин төрле сәбәпләр табып дәүләт телен читкә этәргән дәүләт оешмалары арасыннан «Тяжело с татарским» антипремиясе Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгына тапшырылды.

«Экология министрлыгы су саклау зоналарына караган яңа күрсәткечләр урнаштырды, ләкин аларда татар теленә урын табылмады. Бу хакта «Халык контроле» сайтында зарлану булгач, министрлык ниндидер федераль кагыйдәләр, күрсәтмәләр белән акланды, татарча язу каралмаган, дип җавап бирде. Тик без бик яхшы беләбез: министрлыкларның күрсәтмәләре, карарлары, эчке кагыйдәләре берничек тә Татарстан Конституциясе һәм Татарстан Дәүләт телләре турында кануннан өстен була алмый, күрсәткечләр ике дәүләт телендә башкарылырга тиеш. Хакимият моңа игътибар итәрме – белмим, әмма безнең максат – икетеллелек мәсьәләсенә түрәләрнең түгел, ә халыкның игътибарын юнәлдерү.

Узган елны антипремияне алган «Содружество» оешмасы үз хатасын таныды. Тәнкыйтьне кабул итеп, Казан һава аланыннан шәһәр үзәгенә йөргән поездларда хәзер барлык игъланнарны өч телдә яңгыратуны оештырды. Поездда игъланнар русча, татарча һәм инглизчә. Без аларга бик теләп рәхмәт хатын һәм символик сувенирлар тапшырдык. Шулай ук «Пятёрочка» кибетләр челтәренә дә рәхмәт, барлык элмә такталары, навигация ике дәүләт телендә башкарылган», – диде «Азатлык»ка Дөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин.

Чара күмәкләшеп «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.

Комментарии