«Сабый бала кебек хәстәрләмәсәң, үсентеләрең шиңеп бетә»

«Сабый бала кебек хәстәрләмәсәң, үсентеләрең шиңеп бетә»

Авыл халкының «кышкы ял»ы төгәлләнде дисәң дә була. Бик тиздән бакча эшләренә керешә башлаячакбыз. Шуңа күрә, кайсы гына йортка кермә – тәрәзә төпләрендә яшелчә үсентеләрен күрәсең…

БАЛЧЫГЫН ҮЗЕ ӘЗЕРЛИ

Үсенте үстерү белән хәзер берәүне дә шаккаттырып булмый. Авыл халкы гомер бакый үзе орлыгын төрткән, үзе җимешен җыйган. Тик Зәй районы Аксар авылында яшәүче 81 яшьлек Раиф абый Шәйхиевнең әле дә йөзләгән төп помидор үсентесе үстерүе, якын-тирә шәһәрләрдәге базарларга алып барып сатуы гаҗәп тоелды. Тик 81 яшьлек бакчачының әллә ни исе китми: «Гомер бакый яз аенда шушылай орлык чәчтем, бу минем өчен күнегелгән эш инде», – дип сөйли ул.

Раиф абыйга Аксарда хөрмәт белән карыйлар. Ярдәмчел һәм тырыш кына түгел, авыл мулласының урынбасары да бит ул! Халык яхшы белә: Шәйхиев беркайчан да артыгын алмас, әле аз пенсия алучыларга үсентеләрен бушлай да бирер. «Аның базарга йөрүе дә акча кирәк булганнан түгел, өй тутырып үстергән үсентеләрен кая да булса урнаштырып бетерү теләге белән инде», – дип аңлата бит авылдашлары. «Акча, дип, тиеннәр санап йөрми, базарга кеше арасында булып, юанып кайту өчен чыга», – ди алар. Базарда исә шул ук хәл – сатып алучылар ак сакаллы картның килүен түземсезлек белән көтеп тора. Чөнки беләләр: бабайның үсентеләре кебек үсентеләр башка җирдә юк. Кем әйтмешли, асфальтка төртсәң дә үсеп китәрдәйләр. «Юан була үсентеләр, кешеләр кызыгып алып бетерә», – дип сөйли Раиф Шәйхиев үзе.

Үзем дә үсентеләрнең сыек түгел, караңгы яшел төстә булуына игътибар иттем. Өйдә үстерелгәннәр димәссең. Үсентеләрнең мондый төстә булуының бөтен сере – алар утыртылган балчыкта. Раиф абый бу балчыкны үзе әзерли.

– Балчыкны көздән үк хәстәрләп куярга тырышам. Урманнан балчык, торф алып кайтам. Диләнкәләрдә яндырылган агач чүпләренең көлләрен җыям. Барысын да кул көче белән эшлим. Капчыклап та ташыйм, балчыкны исә, көрәк белән казып алам. Сәламәтлек мөмкинлек бирә әлегә. Балчыкларны алып кайткач, ике чиләк балчыкка бер чиләк торф һәм бер чүмеч көл алып салам, болгатам да, әзерләп куям. Вакыты җиткәч, орлыкны шул катнашмага чәчәм. Бик тиз арада, искиткеч матур булып үсеп китәләр. Орлыкларны чәчкәндә ай календарена таянып эш итәм – ди Раиф Шәйхиев.

Орлык димәктән, анысын да кибеттән сатып алмый – үзе әзерли хуҗа кеше. Тәлгәштә пешеп утырган помидорларны башта чиләккә җыеп, йомшарта, соңыннан юып, изгәли дә кәгазьгә куеп киптерә.

– Хатыным Илгизә белән биш бала үстердек без. Алар кечкенә чакта тормыш итәргә акча җитеп бетми иде. Менә шунлыктан тотынган идем инде мин үсенте сату эшенә. Хәзер гадәт буенча гына утыртам. Элек, балалар бар вакытта, бакчада 300әр төп помидор үстерә идек, хәзер 100 төп кенә, – дип, елмаеп сөйли хуҗа кеше.

81 яшендә булса да, 100 төп помидорны, «күп түгел инде ул», дип бәяли әңгәмәдәшем. Гомер буе җир эшендә булган, колхозда эшләгән кешегә бу көндәлек мәшәкатьләрнең берсе булып кына тоела.

ТӨННӘРЕН ДӘ УЯУ

Яшелчәләренең орлыгын чәчкәч тә, тизрәк тишелсеннәр өчен, Раиф абый үз алымын куллана – мунчаны сүрәнрәк итеп ягып тора да, орлык чәчелгән балчыклы тартмаларын шуның ләүкәсендә өч көн тота. Шушы вакыт аралыгында кечкенә генә булып үсентеләр күренә башлый, һәм хуҗа кеше аларны өйгә күчерә.

– Орлык чәчүгә борчыла башлый инде: «Быел, никтер бик озак тишелә әле болар», – дип йөри. Тишелеп чыкмыйча, җаны тынычланмый, – ди Раиф абыйның хатыны Илгизә апа. Үсенте үстерү эшендә иренең төп булышчысы ул. Тартма-тартма утырган помидор шытымнарына су сибеп тору эше нәкъ менә аңа йөкләнгән. Ә башкасын – хуҗа кеше үзе башкара.

…Тиешле тәрбия булганда, бер ай эчендә үсентеләр парникка чыгарып куярлык дәрәҗәдә үсеп җитә. Менә Шәйхиевләр дә, акрынлап, парникларын әзерли башлаган инде. Иң беренче булып, туфрак астына, үзе әйтмешли, «җылы биреп торучы мендәр» җәя Раиф абый. Анысы – кояш астында җылытылган тирес була инде.

– Менә бу тиресне әле бер көн генә күршенең лапасыннан ташып куйдым, – дип сөйли хуҗа кеше ишек алдындагы зур гына өемгә күрсәтеп. – Аны хәзер кояш астында тотып, атна-ун көн тирәсе җылытырга кирәк. Җылы тирес өстенә соңыннан үзем әзерләгән балчыкны салам. Көн әзрәк суык булса да барыбер аңа – ул җылы чыгарып торачак. Апрель аенда салкын була бит әле, ә тирес җәйгәнсең икән – борчылырга урын юк. Тик аны күбрәк итеп түшәргә генә кирәк. Туфракның калынлыгы 10 сантиметр булса да җиткән, ә тиреснеке 25 тирәсе булса кулай! Тик парникка чыгарып утырттым да – эш бетте дигән сүз түгел. Сабый бала кебек хәстәрләмәсәң, үсентеләрең шиңеп бетә. Менә хәзер парникта да җылы булды ди, өске яктан кояш та җылытса – алар сулачак. Шуңа күрә кояш артык туры караган көннәрдә үсентеләр өстенә чүпрәк ябам. Бер атна эчендә, акрынлап, ныгый башлыйлар. Тик аны ахыргача чыныктырып бетерергә кирәк. Моның өчен, май урталарында, кырау булмаган төннәрдә парникның өстен ачык калдырам. Шулай итеп үстергән очракта, теплица үсентесенә караганда, тиз үсеп китүчән булалар. Бу эштә иренеп утырырга ярамый, сеңел. Бер көн ялкаулансаң – бетте дигән сүз. Йә кояш шиңдерә, йә кырау сугып китә. Шуңа да, төннәрен дә бик уяу мин, – ди Раиф абый.

Хәзерге вакытта ничә төп үсентесе барлыгын төгәл генә белми дә, санап та тормый әңгәмәдәшем. Аларны бит ул кәсеп итү өчен түгел, үзенең әле дә җир җимертеп эшли алырдай дәрманы барлыкка куанып утырта. 25нче май җиткәнен көтә хәзер Раиф абый. Базарга чыгып, таныш сәүдәгәрләр белән сөйләшеп, хәл-әхвәл сорашып кайту да бәхетле итә аны. Тик ул вакытка кадәр эшлисе дә эшлисе әле…

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан – Зәй – Казан

Комментарии