Баумандагы җыр әһелләренең йолдызларын күреп, йөрәгем сыкрый

Баумандагы җыр әһелләренең йолдызларын күреп, йөрәгем сыкрый

Казанның Бауман урамында алты йолдызның икесендәге исемнәр – Әлфия Авзалова һәм Мөнирә Булатова юкка чыккан. Исемсез, җимерек хәлдәге йолдызлар тору бернинди кысаларга да сыймый торган эш.

Казанда экскурсияләр оештырганда туристлар белән Бауман урамында да еш йөрергә туры килә. «Ногай» кунакханәсе (элекке Матбугат йорты бинасы) тирәләре – иң яраткан җирем. Элек, нугай далалары белән Казан ханлыгын тоташтырган юлдан кәрваннар үткәнен, шушы юлдан яшь кәләш Сөембикәнең килеп керүе турында, аның белән бәйле матур риваятьне, шулай ук чын хакыйкатьне сөйлим дә, әле менә анысы тарих, хәзергебез дә шушы урамда күренә, дип, якында гына булган «Йолдызлар аллеясы»н күрсәтәм.

Йолдызларыбыз – исемнәре мәңгегә дип ташка уелган Илһам ага Шакиров, Әлфия апа Авзалова турында сөйлим. Вакыт булса, җырларын да тыңлатып күрсәтәм.

Әмма бу юлы имәнеп киттем – алты йолдыздан икесенең исеме юк. Аларны әллә чокып алганнар, әллә кышын боз ватканда урам себерүче ялгыш ваткан. Әлфия апаның һәм Мөнирә Булатованың йолдызлары җимерелгән, исемнәре дә юк.

Бауман урамыннан үткәндә минем белән Волгоградтан килгән 10нчы сыйныф укучылары иде, алар да аптырап калды. Волгоград баласы белә инде ул ташка уелган исемнең ни аңлатканын! Мамай курганында Мәңгелек ут янында йөзләрчә солдат-офицерның исеме язылган дивар яныннан узасың бит.

Урам буйлап йолдызлар яныннан үткәндә аларның тапталуларына җаным бер әрнесә, кыш көне кар астында чистартылмыйча торуларына икенче сызлана идем. Казан уртасында мондый җимереклек булырга тиеш түгел минемчә! Мәдәният министрлыгына йә шәһәр хакимиятенә шалтыратып, бу йолдызларның кем карамагында икәнен, алар өчен кем җаваплы булуын беләсем килә, әмма җитешә алганым юк.

* * *

Бауманга татар җыр сәнгате әһелләренә багышланган йолдызлар кую Казанның меңьеллыгы уңаеннан башланды. Алдан Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова исемнәре пәйда булды. Тагын бер елдан Мөнирә Булатова, Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи һәм Айдар Галимов исемнәре өстәлде. Башта аллеяда Айдар Галимов йолдызы юкка чыкты.

Раушания МИҢНУЛЛИНА-ХӘБИРОВА,

Казан шәһәре

Чернобыльчеләр Татарстанда атом станциясе төзүгә каршы

26нчы апрель – Чернобыль фаҗигасенә 31 ел тулу көне Казанда да искә алынды. Коткару эшләрендә Татарстаннан 3896 кеше катнашкан, бүген шуларның ике меңе исән. Безнең белән сөйләшкән чернобыльчеләр Татарстанда атом станциясе төзүгә каршы булуларын белдерде.

Татарстандагы «Чернобыль берлеге» президенты Александр Барсков сүзләренә караганда, ел саен Чернобыльдәге коткару эшләрендә катнашкан 50дән алып 100гә кадәр татарстанлы үлә. «Һәр өч-дүрт көнгә бер чернобыльче арабыздан китә тора», – ди ул.

Хәзерге көндә чернобыльчеләргә каралган ташламалар да киметелгән. Инвалидлык турында документ юнәтү эшләре дә авырлашкан.

«Без аена бер тапкыр бирелә торган аерым пособие, шулай ук аена 540 сумлык азык-төлек пособиесе алабыз. Фатир түләүләренә 50% ташлама бирелә. Анысыннан бары тик чернобыльче үзе генә файдалана ала. Тернәкләндерү үзәкләренә һәр ел бер юллама алырга тиеш булсак та, 3-5 елга бер эләгергә мөмкин. Күпләргә анысы да эләкми. Инвалидлык алу хәзер бик авыр. Аны алганда исәптә тотылган авыру төрләрен киметеп бетерделәр диярлек. Күп кешедә хәзер онкология авырулары», – дип белдерде ул.

Аның бу сүзләрен митингка килүчеләр – Чернобыль һәлакәтеннән соң коткару эшләрендә катнашучылар да җөпләде.

Фаҗига үзәгендә булган Фәрит Еналиев, чернобыльчеләргә бирелергә тиешле ташламаларны хәзер кайбер оешмаларның бирүен, кайберләренең бирмәвен әйтеп үтте.

«Без күренми торган дошман белән көрәштек. Шуңа күрә безнең статус сугышта катнашучылардан өстенрәк булырга тиеш. Ә хөкүмәт моны аңламый. Безгә елына ике мәртәбә ял йортына юллама бирелергә тиеш. Мин исә аны өч елдан бирле ала алмыйм», – дип белдерде ул.

Еналиев үзенең яңа атом станциясе төзелергә тиеш булган Кама Аланы бистәсеннән икәнен һәм, бик күпләр кебек, үзенең дә бу төзелешкә каршы булуын әйтте.

«Зәһәр – зәһәр инде ул. Без аны Чернобыльдә күрдек бит. Бер генә АЭСның да шартламас дигән гарантиясе юк. Фукусимада да шартлады әнә. Әгәр без үзебезне үзебез сакламыйбыз икән, беркем дә безне сакламаячак», – диде ул.

Кама Тамагыннан Искәндәр Әскәров Чернобыль һәлакәтеннән соң коткару эшләренә 1987нче елның 1нче февралендә киткән. Ул вакытта аңа 30 яшь, өйләнгән, ике баласы булган. Чернобыльдә өч ай эшләгән.

«Мин офицер идем. Анда нәрсә булганын белеп бардым. Китәр алдыннан кичен килеп, иртәгә җыенып юлга чыгарга кирәклеген әйттеләр. Суыткычта нәрсә бар – бер тәүлеккә җитәрлек итеп шуны тутырдым да китеп бардым. Рота командиры буларак станциянең үзендә булырга туры килде. Минем кул астындагылар станциянең шартлаган җирендә фундаментны ваттылар. Нурланышлы фундамент кисәкләрен алып, аның урынына яңа фундамент салып бардылар. Анда көненә 20 минут эшләдек. Бу вакытка станциягә керү, эшләү һәм чыгу керә иде. Нурланыш алган кешенең тиресе сөягеннән аерыла башлый. Нурланышның тәэсирен баргач та сиздем. Ике-өч көннән, ангина булган кебек, тамак төбе авырта башлады. Бер-ике көннән баш әйләнергә тотынды. Аннан инде нурланыш бөтен күкрәкне кысып алды.

Бик күпләр шунда ук үлеп тә калды. Көчле нурланыш алган кешенең бите аска таба тартыла башлый. Тиресе сөяктән аерыла, эри. Кеше шунда борынын бер якка борып куйса, аның борыны шул якка борылып кала. Күзен катырак итеп ачса, шулай ачылып кала. Ул аны үзе тоймый. Күзәнәкләре үлә, яшәве бетә. Без шундыйларны күрсәк, тизрәк табибларга барып әйтә торган идек. Аларны тиз генә ашыгыч ярдәм белән алып китәләр иде», – ди Әскәров. Аның сүзләренә караганда, чернобыльчеләргә ташламалар хәзер бөтенләй беткән.

«Безне хәзер искә алучы да юк. Искә алсалар, Татарстан чернобыльчеләр берлеге рәисе Барсков мондагы һәйкәлне төзекләндергән булыр иде. Шуны да эшләтә алмый. Элек без мондый көннәрне Офицерлар йортында җыелып, фаҗигане шунда искә ала торган идек. Ә хәзер әфганчыларны ничек бетерделәр, безне дә шулай оныттылар.

Тагын бер биш елдан монда митингка чыгарга чернобыльчеләр калмый да. Мин 1987нче елның 9нчы маенда кайтканда Казанның Идел буе районында гына да 785 чернобыльче бар иде. Хәзер иң күбе 30 кеше калдык бу районда. 31 ел эчендә күпме кеше үлеп бетте», – дип, үз хатирәләре белән уртаклашты ул.

Әскәров тә, башка чернобыльчеләр кебек үк, Кама Аланында төзеләчәк АЭСка каршы булуын әйтте.

«Кулымнан килсә, халыкны да каршы чыгарга өндәр идем. Каршы булуымны белдереп, байраклар күтәреп чыгар идем. Радиациянең нәрсә икәнен анда булучылар бик яхшы белә. Әгәр дә безнең Татарстан уртасында шундый зур атом станциясе төзелә икән, Татарстанны бетте дип санарга була. АЭСка бит турбиналарны әйләндерер өчен һәрдаим су кирәк. Әгәр ул су Камадан алына икән, аның бит ташландыгы кире чыгачак. Бу пычрак су аша безнең зур Иделебез дә агулана дигән сүз. Бу исә нурланыш дигән сүз, мин моңа каршы», – дип, ул да Татарстанда төзеләчәк АЭСка каршы булуын җиткерде.

Митингка Балтач районыннан килгән чернобыльчеләр Шамил Зәйнуллин, Заһретдин Рамазанов, Сарман районыннан Әзһәр Вәлиуллин да Татарстанда АЭС төзелә калган очракта хөкүмәтнең бар халыкны куркыныч астына куячагын, алай гына да түгел, моның халыкны тар-мар итү өчен эшләнгән эш булуын, республикада электр энергиясен болай да җитештереп булуы турында әйттеләр.

Белешмә:

2006нчы елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы 26нчы апрельне Халыкара нурланыш казалары корбаннары көне дип билгеләде. Бу көнне 31 ел элек Чернобыль атом электр станциясендә шартлау булды. Нәтиҗәдә атмосферага 190 тоннага якын нурланышлы матдәләр таралды. 400 меңнән артык кеше һәлакәт зонасында булды һәм нурланыш алды.

Райнур ШАКИР

Татар конгрессы телләр турындагы канунга норматив актлар әзерләмәкче

Татарстанның дәүләт телләре турындагы кануны эшләсен өчен, аңа норматив актлар кирәк. Татар конгрессы шушы документны әзерләп хөкүмәткә тәкъдим итмәкче. Бу хакта конгресс башлыгы Ринат Закиров матбугат очрашуында сөйләде.

Татарстанда 1992нче елда кабул ителгән дәүләт телләре турындагы канунның бүгенгә кадәр тормышка ашыру юллары хәл ителмәгән. Бер ел элек Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров: «Дәүләт эшләрендә ике дәүләт теленең бертигез кулланылуы мөһим. Әмма моны гамәлгә ашыру, аны күзәтеп торыр өчен норматив актлар кирәк. Ә алар юк. Барысы да язылырга тиеш», – дип белдергән иде.

Матбугат очрашуында Закировтан «Канунга норматив актлар кертү өчен, депутат буларак, бер ел дәвамында нинди тәкъдим белән чыктыгыз?» – дип сорадык.

«Без бу мәсьәләне күтәреп йөрибез», – дип башлады сүзен Ринат Закиров һәм «барлык журналистлар да аңласын өчен» русчага күчте.

– Норматив актлар кабул ителмичә канун тормышка аша алмый. Төрле урында: трамвай, троллейбус, поезд, һава аланында, кибетләрдә ике дәүләт теле ничек кулланыла – бу норматив актларда язылырга тиеш. Быел 2-6нчы августта узачак Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаенда без татар теленең төрле өлкәләрдә кулланылуы хакында Гомум милли платформа әзерлибез. Анда барлык нормативлар китереләчәк. Корылтай кабул итсә, аны хөкүмәткә тәкъдим итәчәкбез. Киләчәктә шушы нормативлар белән татар теленең кулланылышын тәэмин итә алачакбыз.

Ә менә Татарстанда дәүләт хезмәткәрләренең татар һәм рус телен белергә тиешлеген Конституциягә язарга кирәк дип саныйсызмы, дигән сорауга Ринат Закиров төгәл җавап кайтармады, кабат милли платформа кирәклеге турында искәртте:

– Дәүләт телләре тигез дәрәҗәдә дәүләт структураларында, министрлык, Дәүләт Советында кулланылырга тиеш. Шунсыз ул гамәлгә керә алмый. Бу бер көнлек проблема түгел. Бу юнәлештә эш бара икән, ул хәл ителергә тиешле мәсьәлә булып алдыбызга килеп басачак. Нормативларны кабул иттерү бурычы Хөкүмәттән тора, – диде ул.

Очрашуда күптән түгел Арчада узган Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышын искә алдылар. Анда Казан федераль университетында татар телле укытучылар әзерләүнең аксавы турында әйтелгән иде. Журналистлар Закировтан, яңа педагогик университет ачу кирәк дип саныйсызмы, дип сорады. «Республика җитәкчелегендә дә мондый фикер бар. Тормышка ашармы, юкмы – белмим. Бүгенге юл белән татар телле укытучыларны әзерли алмыйбыз», – диде ул.

Татар конгрессы башлыгыннан Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең татар телен Русиядә икенче дәүләт теле итү тәкъдименә карата фикерен белештеләр. «Матур хыял», – диде Ринат Закиров. Аның сүзләренчә, татар телен иң элек Татарстанда тормышка ашырырга кирәк.

«Гарык» чарасында катнашучылар Казанда кулга алынды, ә Уфада – юк

29нчы апрельдә Бөтенрусия күләмендә узган «Гарык» дип аталган урам җыены кысасында Уфада 300 кеше катнашында каршылык чарасы узды. Чараны «Ачык Русия» һәм «Прогресс» фиркасе оештырды.

Кулларда: «Хәмитовтан гарык!», «Уфа юллары Башкортстан өчен хурлык. Гарык», «Коммуналь түләүләр үсә. Йортлар җимерелә. Гарык!», «Хәмитов! Кешеләр өчен эшли башла! Гарык!» кебек шигарьләр күрергә була иде.

«Ачык Русия» хәрәкәтенең Башкортстан бүлеге җитәкчесе Андрей Потылицын Путинга җибәрү өчен бер атна эчендә меңгә якын мөрәҗәгать текстлары таратканнарын белдерде. «Путин Хәмитов һәм Ялаловны тудырган кеше, ул аларга сабак бирергә, һәм ул бу мәсьәләне Русиядәге президент сайлауларына кадәр үк хәл итәргә тиеш. Республикадагы вазгыять безне канәгатьләндерми. Без бу вазгыятьтән гарык! Безне ришвәтчелек, коррупция, алдашу, буш вәгъдәләр туйдырды! Безне республикадагы хакимият эчендәге келәм асты сугышлары, хакимият кризисы туйдырды», – диде Потылицын.

Дмитрий Шиһабетдинов Русиядәге мәхкәмәләрнең гаделсезлеге турында сөйләде. Шуңа да карамастан, судлашулардан курыкмаска, моның белән илдәге системаның нинди булуын күрсәтергә чакырды.

Радик Рәхмәтуллин гадел сайлаулар булмый торып, Русиядә халыкны кайгыртучы җитәкчеләр барлыкка килмәячәге турында чыгыш ясады.

Чарадагы күпчелек чыгыш ясаучылар Владимир Путинны кабат сайламаска, Рөстәм Хәмитов һәм Ирек Ялаловларны урыннарыннан китәргә чакырды.

Чара узган урын тимер койма белән әйләндереп алынган иде. Полиция керүчеләрне тикшереп уздырды, чыгышларны күзәтеп торды. Тоткарлаулар, провокацияләр булмады.

Мөнир ВАФИН

P.S. «Ачык Русия» вәкилләре «Гарык» исемле протест җыенын килештерү өчен Казан башкарма комитетына да мөрәҗәгать иткән иде. Алар Бауман урамыннан китеп, Меңъеллык мәйданында митинг уздырырга теләде. Ләкин Татарстан башкаласы җитәкчелеге мондый чараны рөхсәт итмәде. 28нче апрельдә Татарстан эчке эшләр министрлыгы үз сайтында халыкның шимбә көнне Казан үзәгендә узачак рөхсәтсез митингта катнашмавын сорап, белдерү чыгарды.

«Республика полициясе һәм Казан җитәкчелеге рәсми рәвештә кисәтә: чара уздыруга рөхсәт юк, ул канунсыз оештырыла. Әлеге шартларда провокацияләр куркынычы булырга, ә бу үз чиратында сезнең шәхси иминлегегезгә куркыныч тудырырга мөмкин», диелә белдерүдә.

Ләкин чараны оештыручылар халыкны митингка чакырып, шәһәр буйлап белдерүләр ябыштырды, социаль челтәрләрдә мәгълүмат таратты.

Элегрәк мондый кисәтү белән Татарстан прокуратурасы да чыккан иде. Шуңа да карамастан, Казанда «Гарык» акциясендә катнашучылар булды. Чарада катнашучылар Путинның 2018нче елгы президент сайлауларында катнашмавын таләп итеп, аның кабул итү бүлмәләренә хатлар тапшырды.

Чара барышында «Ачык Русия» хәрәкәте шурасы әгъзасы Дарья Кулакова кулга алынды һәм аны 10 тәүлеккә сак астына алу турында карар чыгарылды. Активист полиция фәрманына буйсынмауда һәм урам җыеннары уздыру канунын бозуда гаепләнә.

Кулакованы Русия Президенты Владимир Путинга язылган хатларны тартмаларга салганда тоткарладылар.

Чара тәмамланганнан соң 10 минут узгач, анда катнашкан Ләйсән Исмәгыйлеваны алып киттеләр. Ул 36 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем ителде.

Комментарии