Латин графикасы казахка кирәк, ә татарга?

Латин графикасы казахка кирәк, ә татарга?

Казахстан 2025нче елга кирилл хәрефләреннән латин графикасына күчеп бетәргә ниятли. Бу хакта узган ел ахырында Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев илнең бәйсезлегенә 211 ел тулу уңаеннан оештырылган тантанада игълан итте.

2025нче елга казах алфавитын латинчага күчерү эшен инде бүгеннән башларга кирәк, дип белдергән иде Казахстан лидеры, халык алдында юллама белән чыгыш ясаган чагында. Президент фикеренчә, бу җитди адым телне саклап калудан тыш, аны заманча мәгълүмат теленә дә әверелдерәчәк.

Казахстанның тел галимнәре бу фикерне хуплап чыкты, вакытлы матбугатларында казах телчеләре әлеге хәбәрне шатланып кабул итүләре һәм процесс авыр бармаячак, дип белдерә. Латинга күчү мәсьәләсе Казахстанда күп мәртәбәләр тикшерелде. Латин графикасын өйрәнү җиңел, замана өчен уңайлыклары турында саллы хезмәтләрен дә урнаштыра киләләр. Үзләренең күптән инде моңа әзер булуларын раслыйлар.

Милли яңарыш чорында, ягъни 1990нчы елларда Татарстанда латин графикасына күчү талпынышлары күзәтелде. Хәтта элмә такталарда да латин хәрефләре белән язылган язулар барлыкка килде (Казанның 12нче шәһәр больницасында табиб ишекләрендә әле мирас саклана…). Җир шарының 70 процентка якын илендә латин транскрипциясе кулланыла. Мәгълүм ки, 1929-1939нчы елларда Татарстанда латин графикасы кулланылган. Тарих битләренә күз салсак, бездә биш-алты тапкыр язу алыштырылган…

Латин имласы проблемасы бүген республикабызда күпләрнең күңелләрендә төер булып кала бирә. Әлеге уңайдан, уй-фикерләрен белү өчен, татар җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать иттек.

Нурулла ГАРИФ, тарихчы-галим:

– Кыю адым гына түгел, заман таләп иткән, күптәннән кирәкле булган адым дип саныйм. Аңа каршы булган тоткарлык, күрәмсең татарлардагы кебек, түрәләрендә элеккедән калган курку, кыюсызлык, «башкалар ни әйтер?» чире булгандыр. Татарстан моны мәгълүм сәбәпләр аша эшли алмады. Ә Казахстанның исә моңа мөмкинлеге 20 ел элек үк бар иде. Әмма ул моның әһәмиятен, кириллицада калуның куркынычын аңламады. Латинга күчү мәсьәләсе көн тәртибенә килеп баскан мәсьәлә генә булмыйча, һәр узган көн зур югалтуларга тиң. Чөнки без, бүгенге фән-техника, мәдәни, иҗтимагый-сәяси өлкәләрдәге коточкыч тизлектә барган үзгәрешләрдән күзебезне йомып, колакларыбызны каплап, дөресрәге, урыс графикасында калып кына котыла алмыйбыз! Бүген бөтен дөнья, дәүләтләр, аларның сәяси һәм икътисади торышлары белән мәгълүмати чаралар идарә итә. Без элек: «Барын да акча хәл итә», – дисәк, хәзер көннән-көн: «Кемдә мәгълүмат – шунда акча, кемдә акча – шунда көч», – дип әйтәләр. Бу – без яшәгән заман таләбе. Мәгълүмат таралышы бүгенге көндә үзе дә зур тизлек белән латин графикасына күчә бара. Ә без әлегәчә файдаланган кириллицаның мөмкинлекләре, киресенчә, чикләнә. Аны кулланучы дәүләтләрнең саны да кимегәннән-кими. Ике-өч дистә елдан урыс халкының да бу мәсьәлә алдында калачагын күрү кыен түгел. Хәер, кайбер рус галимнәре аны бүгенге көндә үк зур проблема буларак күтәрә инде.

Бүгенге көндә безне латин графикасы нигезендә эшләүче бар яктан да камил булган замана компьютерлары урап алган. Безне кызыксындырган бар төрки дөнья, Европа, Америка туплаган мәгълүмат, яңалыклар латин графикасында аңлаша. Бар дөньяви фәннәрдәге (физика, математика, информатика һ.б.) формулалар, физик төшенчәләрнең үлчәү берәмлекләре, бар дөнья кабул иткәнчә, латин графикасында, интернациональ системада бирелә. Программалар, радио-техника, химия, медицина терминнарының барысы да латин графикасында. Чит телләр өйрәнгәндә дә безгә күп кенә интернациональ булган терминнарның латин телендәге дөрес әйтелешен тәэмин итеп, «татарга тылмач кирәкми» дигән гыйбарәне тормышка якынайтырга мөмкин булачак.

Корбангали ЮНЫСОВ, морза, Казахстаннан килгән милләттәшебез:

– Төрки халык, шулар уртасында казагым, нинди генә транскрипция белән язып карамады: Орхон-Енисей, гарәп, латин, кирилл… Хөрриятен саклап калмагач, хуҗа нинди хәреф куша – шул булды… Нурсолтан Назарбаев инде юлын табар дигән өметтә яшим. Аллаһының рәхмәте белән башкарыла гына күрсен иде.

Раил ГАТАУЛЛИН, «Белем.ру» җәмгыяте җитәкчесе һәм Татнетны үстерү фонды директоры:

– Латин графикасы – безнең эрага кадәр үк барлыкка килгән алфавит. Бүгенге көндә бик күп илләр, күп халыклар әлеге графиканы куллана. Шулай ук Татарстаннан читтә яшәгән күп кенә татарлар да. Казахстан әлеге мәсьәләне уңай хәл итәргә җыена икән, бу юкка түгелдер. Бик күп фәнни мәгълүмат бүгенге көндә латин графикасында, шул исәптән инглиз телендә языла. Латин графикасына күчү әлеге мәгълүматларга якынрак булу, дөньядагы башка халыклар белән тыгызрак (якынрак) элемтәдә эш алып бару максатыннан булырга мөмкин. Латин графикасы кертелгәннән соң, әлеге дәүләтнең фәнни яктан тагын да ныгый төшүе ихтимал.

Шулай да бу тиз процесс түгел. Бер графикадан икенчесенә тулысынча күчү өчен, ким дигәндә, бер буын алышынырга тиеш. Кириллицада булган мәгълүматны саклап калу өчен дә шактый эш алып барырга кирәк булачак. Әлеге чор да Казахстан тарихында зур урын алып тора. Ә инде латин графикасына күчүнең нәтиҗәләрен тарих үзе күрсәтер.

Халисә ШИРМӘН, язучы, галимә:

– Казахстанда латин графикасына кайту турындагы хәбәрне шактый кызыксынып каршы алдым. Аларның үз мөстәкыйль дәүләтләре һәм халык үзе теләгән милли әлифбасын гамәлгә куя ала. Казахлар Казахстанда яшәүче халыкның 66 процентын тәшкил итә, алар арасында урыслашканнары күп. Ә урыслар – 21 процент, шуңа күрә Казахстанда да бу эш бик тыныч кына барыр, дип уйламыйм. Төрки халыкларның күпчелеге ХХ гасырның 20нче еллар ахырында латин язуына күчкән булган, хәтта бу чордагы язусыз халыкларның беренче язулары да латин графикасында эшләнгән. Галимнәр, безнең татар халкы өчен латин графикасы бик кулай, әйтелешнең бөтен үзенчәлекләрен чагылдыра, дип күрсәтә. Нигездә, бу дөреслеккә туры килә дип саныйм, әмма яңалифтә увуляр къ, гъ авазларын, өрелмәле w авазын күрсәтеп булса да, а авазының иренләшүен, о авазының кыска әйтелешен күрсәтү турында уйланылмаган, ягъни руслар татар телен чит тел буларак өйрәнгәндә, baºlaº, taºrtaº, torgaºn дип түгел, ә барыбер bala, tarta, tōrgan дип, урыс теленә җайлаштырып әйтәчәкләр. Әмма эш монда гына түгел. Мин тормышка реаль карарга гадәтләнгәнмен, шуңа күрә бүгенге көндә Татарстанда әлифба алыштыруны мөмкин эш, дип санамыйм. Татарстанда 4 миллионга якын кеше яши, шуларның 53,2 проценты – татар (урыслашкан татарлар белән), 39,7 проценты – урыслар. Әлифба алыштыру өчен референдум үткәрергә кирәк булса, ничә процент халык яңалифне яклап тавыш бирәчәк? Иманым камил, халыкның күпчелеге хәтта мондый референдум үткәрүне кирәк дип тә санамаячак. Көн саен бәяләр артып торган, тирә-як сугыш афәте белән сөремләнгән бүгенге вәзгыятьтә бу эш иҗтимагый-икътисади кыенлыклардан халык игътибарын читкә юнәлтүнең бер алымы буларак кабул ителергә бик тә мөмкин. 90нчы елларда, Казандагы Ирек мәйданына 300 меңләп кеше чыгып басканда, әлифба алыштыру реаль эш иде. Тик татар акылы төштән соң… Аннан соң мәсьәләнең икенче ягы бар: Русиядәге 85 субъектның кайсысында милли язу яшәп килә? Андый мисал бармы? Әгәр Татарстанга әлифба алыштырырга рөхсәт бирелсә, ул, юристлар теле белән әйткәндә, прецедент барлыкка китерә, димәк, безгә ияреп, башка халыклар да үз язуларына кайтырга омтылырлар иде. Русия хөкүмәтенә мондый баш күтәрүләр кирәк дип уйламыйм.

Мин хәзерге әлифбаны татар теленә яраклаштыру ягында. Аның төп җитешсезлеге – татар һәм урыс телендәге авазларның сыйфаты буенча тәңгәл килмәве һәм шушы күренешнең әлифбада искә алынмавы. Мәсәлән, а, о, ы авазларының әйтелеше татар һәм урыс телләрендә бер-берсенә тәңгәл килми. Латин графикасында боларның берсенә – ы авазына гына аерым хәреф билгеләнә, а һәм о хәрефләре исә яңалифтә дә урыс телендәге әйтелештән аерылмый. Димәк, кирилл графикасына өстәмә І-і, ;mso-ansi-language: TT;mso-fareast-language:ZH-TW”>ѓ-Ѓ, ў-Ў авазларыннан тыш, бу авазларга да яңа хәрефләр кирәк. Әгәр шуны эшләсәк, гамәлдә булган әлифбабыз татар әйтелешен сакларга сәләтле дип уйлыйм. Хәреф бит ул – билге, хикмәт телнең һәм тел ияләренең үзендә.

Фикерләрне Мөршидә КЫЯМОВА туплады

Комментарии