Иман, акча, милләт

Иман, акча, милләт

(10нчы апрельдә булган «Яшьләр онлайн» тапшыруына карата)

Мин татар мәктәбендә рус әдәбияты укыттым. Хезмәт елларымда укучыларымда ике телдә дә китапка мәхәббәт уятырга, әдәбиятның төп бурычын, әһәмиятен аңлатуга күп көч куйдым. Язучыларның, шагыйрьләрнең борынгыдан башлап, бүгенге көндә дә үз халкын сөеп, аңа хезмәт иткәнен, үз милләтенең яклаучысы, телен саклаучы, аның бәхете өчен көрәшүчеләр икәнен күрсәтергә тырыштым. Хәзер инде мин ялда. Китапларның иң изгесен – олуг Коръәнне өйрәнеп, дин гыйлеме алып, аны да балаларыбызга укыту максатында, мәдрәсәләрдә укып йөрим, Аллаһым риза булсын. Шулай булса да, мин бүгенге көн рус һәм татар әдәбияты белән кызыксынам, сәнгатькә, мәдәниятебезгә, милләт мәсьәләләренә кагылган көндәлек матбугатны укып барам, яхшы хәбәрләргә куанам, күп нәрсәгә борчылам, ә бик күп нәрсәне бүгенге көндә аңлый алмыйм, «Нишләп болай соң бу? Кая барабыз?» – дип, күпләр куйган сорауны куям.

Хәзерге вакытта җәмгыятебездәге иң авыр чирләр – имансызлык һәм вөҗдансызлык (калебтәге иман турында сүз). Акны-караны күрмичә, акча, акча дип чабулар, акчага табыну бәндәдәге иманның бар булганын да кысрыклап чыгарды, анда иман заты калмады. Табибына, шәфкать туташына, белем бирүчеләренә, адвокатына – йомышың кемгә төшә – шуңа «төртмичә» якын да барып булмый. Иң яманы: шушы имансызлык, вөҗданыңны акчага сату безнең иң изге саналган, халыкның әхлагын тәрбияли, иманын-денен саклый торган өлкәбезгә – әдәбият дөньясына килеп керде. Монда мин бүгенге көндә татар илендә зур шау-шу, халкым-милләтем дип яшәгән кешеләрдә зур борчу тудырган, тәгаен бер мисалга, әлеге дә баягы Мәскәүдә яшәп иҗат итүче яшь язучы Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» китабына һәм аның буенча фикер алышу үткәргән «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалындагы «Яшьләр онлайн» тапшыруына тукталам. Ах иттем мин үзем көтеп алган бу тапшыруны карагач. Мин аны гел карыйм һәм Венера Иванова белән Данил Сәфәров алып барган бу проектны татар телевидениесендәге әйбәт, бигрәк тә яшьләр өчен мәгънәле, эчтәлекле тапшыру, дип саныйм. Чираттагы сөйләшүдә, әйткәнемчә, рус телендә язучы Гүзәл Яхина романының ни өчен бу кадәр киң, каршылыклы резонанс тудыруын ачыкларга тырышу булды. Яшьләр тапшыруы булса да, анда танылган язучылар, күренекле әдәбият белгечләре, аксакалларыбыз, тәрҗемәчеләр, яшь журналистлар, студентлар чакырылган иде. Ләкин, ни сәбәпледер, алып баручылар әйтеп киткәнчә, олпат язучыларыбыз Рабит Батулла, Вахит Имамов, тәнкыйтьче Миләүшә Хәбетдиновалар килмәгән. Шуңа күрәме, бәхәс ике лагерьга бүленгән шикелле булды: килгәннәр – бер якта, бер фикердә, килмәгәннәр – каршы якта. Сөйләшү башыннан ахырына кадәр килгән иптәшләрнең үз фикерләрен әйтүләре һәм теге күзгә күренмәгән оппонентның сүзләрен юкка чыгарып, үзләренекен исбатларга тырышулары белән үрелеп барды. Чыгыш ясаучылар әсәрнең хатын-кыз романы икәнен (Зөләйха булгач, билгеледер инде), китапның уртакул әсәр икәнен күрсәттеләр: шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова: «Күккә күтәреп мактарга да, җиргә салып таптарга да түгел»; шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин: «Әллә ни шәп әсәр дип әйтмәс идем, ләкин образлы, матур сурәтләнешле», – диде. «Тиз укыла, сюжеты кызыклы, Себергә куылган кешеләрнең авыр язмышы турында мавыктыргыч итеп язган. Искитмәле күренеш. Тәнкыйтьчеләргә кай җире ошамыйдыр, вак-төяккә бәйләнәләр», – дип ышандырды журналист Флёра Низамова. Төп герой Зөләйханы тырыш, сабыр, бөтен көче белән дөнья көтүче, ул карак та түгел дип тасвирладылар. Һәм шушының белән бетте. Ә нәрсә өчен 2 миллион сум премия бирелгән? Нәрсә өчен безнең олпат язучыларыбыз, милли җанлы тәнкыйтьчеләребез, галимнәребез бу китапны татар әдәбиятына якын да китермәскә, аны һич югы татарча бастырмый калырга тырышалар? Безгә моны әйтергә ярамыймыни? Мондагы чыгышлар аның эчтәлеген сөйләү, геройларын характерлаудан узмады. Ә идеясе һәм аны ачу юллары? Минем исә китапны мәктәптәгечә анализлап чыгасым килә. Әйдәгез әсәрнең төп идеясен ачыйк. Иң беренче әсәрнең исеменә тукталыйк. Ни өчен Зөләйха, ни өчен ул күзләрен ача? Безгә яхшы таныш булган Гаяз Исхакыйның Зөләйхасы белән язмышларында уртаклыклар бар бит аларның. Икесенең дә ирләрен руслар үтерә, икесенең дә ир балалары була, берсен көчләп урыска бирәләр, берсен көчләп Себергә сөрәләр; димәк, Зөләйха исеме юкка бирелмәгән: автор Гаяз Исхакыйның Зөләйхасын белә һәм татар әдәбиятында милләт вә иман сакчысы символы булган әлеге көчле образның исемен үзенең төп героена бирә. Бу романга югары бәя бирүче Людмила Улицкая аның турында: «Милли материалны тирәнтен белеп, үз халкын яратып, башка милләтләргә карата хөрмәт белән иҗат итә», – ди. Шулайдыр, үзенең тамырлары чын татар җирлеге Саба ягыннан булган, әти-әнисе, барлык әби-бабалары чиста татар каныннан булган Гүзәл Яхина үзенең туган халкын яратадыр, үзенең татар милләтеннән булуы белән горурланадыр, шуңа күрә Мәскәүләрдән торып, аның шанлы данын барлык дөньяга таратырга булгандыр. Их, шулай булсачы! Каян килгән аңа үз милләтенә шуның кадәр нәфрәт, аннан чиркану хисе, аны күралмау?! Нәрсә ясый автор үзенең мөселман хатыны дигән Зөләйхасыннан? Ул каенанасын Упыриха (Убырлы дигән сүз бугай инде) дип йөртә, намазын ташлый, башта гел «оят, оят» дип гарьләнеп йөргән хатын ире Мостафаны үтергән Игнатовка зина кылырга чаба. «Үлемне җиңгән мәхәббәт» дип атый аларның бу яратышуларын «Сөембикә» журналисты Гөлнур Сафиуллина. «Себергә эләккәч кенә Зөләйха мәхәббәтен очрата, дуслар таба, әни була… Бәхете аны әнә шунда – җир читендә көтә. Дөньяга күзләре дә шушында ачыла. Минем китабым шул хакта», – дип өстәп куя Яхина Сафиуллинага («Сөембикә», №9, 2015). Димәк, төп геройның «коточкыч», «ямьсез», «тупас», «пычрак», «кыргый» татар тормышыннан чыгып китүен автор түбән нокта буларак кына файдалана. Ә биеге, бәхеткә китерә торганы – тегендә, һәм аңа үзеңнең үткәнеңне оныткач, туган җиреңнән, милләтеңнән, динеңнән ваз кичкәч кенә менеп була. Менә Зөләйханың күзләре ничек ачыла. Аңа сагыну, юксыну, җан тартмаса да, кан тарту кебек психологик кичерелешләр дә бирелмәгән.

Ә иң яманы алда икән! Бу турыда тапшыруда ник бер кеше авыз ачсын. Бик чибәр журналист Римма Бикмөхәммәтова гына: «Менә, милли җанлы кеше буларак, миңа китапның ахыры ошап бетмәде инде, нишләтәсең, бар бит инде ул, катнаш никахлар бар, барысы да бар», – дип нәрсәдер әйтергә теләде. Әмма катнаш никахларның милләтебез өчен никадәр аяныч хәл булуын без аңламыйбызмы? Аны пропагандалау түгел, киресенчә, булдырмаска тырышу кирәк. Тагын әле нәсел җебен өзгән улы бар. Себергә куылып, поездда барганда: «Ай-һай, Мортаза – әҗәлне алдаган ич. Үзе әллә кайчан кабердә, ә орлыгы исән, тере – хатыны корсагында үсепме-үсеп ята», – дип борчу катыш куана хатын, йөкле икәнен белгәч. Йосыф, Себергә барып җиткәч тә, Ангара буенда туа. Зөләйха аны үстерер өчен, ач итмәс өчен җанын да аямый, хәтта аучылыкка өйрәнә. Баласына куркыныч яный дип, бервакыт өере белән бүреләрне атып үтерә – әсәрдә ана мәхәббәтен күрсәтергә авантюраларга бара кайчак автор. Ләкин бу чын татар каныннан яралган малайга әнисе үзенең дә, әтисенең дә кем булуын, үткәннәрен дә беркайчан сөйләми, нинди милләттән икәнлекләре аларны һич кызыксындырмый. Улының укырга китәсе килгәч, җибәрәсе килмәсә дә, инде риза булып, әнисе аңа яңа таныклык эшләтеп ала. Дусты Игнатов Йосыф Вәлиевне Иосиф Игнатович Игнатов дип яздыра. Менә шушы була инде, укучылар, бу китапның идея эчтәлеге: татарлыкларыннан ваз кичкән, үзләре урыс та була алмаган (урыс каныннан тумаган ич инде алар, ничек урыс була алсыннар), милләтләрен, телләрен югалткан, туган туфрактан, туганнардан мәңгегә аерылган – иманнарыннан язган бу бәндәләр дөньяга күзләрен ачалар, ягъни Гүзәл Яхина фикеренчә, яшәүләренең мәгънәсен аңлыйлар, бәхеткә ирешәләр.

Рус җәмәгатьчелегенең бу романны күтәреп алып, зур премияләр яудыруы хәзер аңлашыламы инде? Татар милләтендәге язучының үз куллары белән татар милләтен бетерү программасына эшләве аларга бик хуш килгән, бик кулай булган. Вөҗданын акчага саткан кеше халкын да тыныч кына сата ала. Бер интервьюсында олы язучыбыз Вахит Имамов язучы турында: «Язучы дәүләтнең кадерле кешесе булырга тиеш. Син үз артыңнан милләтне ияртеп алып барырга, халкыңа хезмәт итәргә тиеш. Җыен шырдый-бырдый язучылар халыкның үзаңы бетсен, аңгырага, сарык көтүенә әйләнсен дип тырыша, ахры», – диде.

Әйе, кызганычка, халык шул тиз-җиңел укыла торганын ярата, ә уйландыра торган психологик-фәлсәфи әсәрләрне азчылык укый. Әдәбият белгечләренә, китап белән эшләүчеләргә, язучыларга, укытучыларга бу өлкәдә тырышып эшләргә кирәк инде. Хатын-кыз язучыларыбыз ул «җиңел» романнарны берсе артыннан берсе язып кына торалар. Арасында шундый матур тышлыкларга салынган агулылары да очрый икән.

«Яшьләр онлайн»дагы очрашуда мине тетрәндергәне икенче әйбер булды: Гүзәл Яхина китабын тәрҗемә итү һәм аны бастыру. Филология фәннәре кандидаты, тәрҗемәче, шагыйрә Флёра Тарханова китапны тәрҗемә итүне сорарга Гүзәл Яхина үзе дә өйгә килде, тиз генә эшләп бирүемне үтенделәр, дип сөйләде. Ике айда ул аны эшләп бетереп, нәшриятка тапшырган. Аннан соң сүзне Татарстан китап нәшрияты балалар һәм яшьләр редакциясе мөдире Айсылу Галиева: «Китап тиз көннәрдә татар телендә дөнья күрәчәк. Аны коммерция бүлеге эшли. Нәшрият отачак, реклама ясап торасы да юк. Китап үзен бик тиз аклаячак», – диде ул. «Милли мәнфәгатьләргә туры килү-килмәвен дә тикшереп тормыйсызмы?» – дип сораган Данилга: «Еллык планга кертелгәннәрен тикшерәбез, ә коммерция буенча булганнарын карамыйбыз», – дип җавап бирде. Яхшы белән яман буталып беткән заманда, укучыларыбызның башын бутамыйк, әдәбиятыбызның рухи кыйбласын югалтмыйк, кертмик бу китапны әдәби мирасыбызга, дип йөргән җәмәгатьчелек сүзенә колак та салмыйча, акча машинасы эшли, ул хутка җибәрелгән. Шушыны оештыручыларның һәм бу эшкә катнашучыларның барысы да вөҗданнарын акчага алыштыручы имансыз заманның имансыз бәндәләре буладыр инде.

Гүзәлия ГЫЙНИЯТУЛЛИНА,

Арча районы, Курса Почмак авылы

Иман, акча, милләт, 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии