«Без җирдә яралган»

«Без җирдә яралган»

Буа районы, Яңа Шәйморза авылы кешеләренең уңганлыгына һәм тырышлыгына сокланып кайттым, дип бер язган идем инде. Юлсыз, сусыз авылда менә дигән итеп яшәп яталар. Күпләп терлек асрыйлар, иген игәләр. Җирдә яралган кешеләр! Көннәре эшләп үтә, шуңа күрә зарланырга да вакытлары калмый. Бүген тагын шундый ике гаилә белән таныштырырга булдык әле.

«ҖИР АЛЫП КАРА, ДИДЕЛӘР»

«Мөршидәгә керми китмәгез, вәт уңган ул!» – диде Яңа Шәйморза кешеләре. Аларның сүзен тыңлап, Идиятуллиннар ишеген шакыдым. Йорт хуҗасы Хәйдәр абый эш белән чыгып киткән, өйдә хатыны Мөршидә апа үзе генә иде. «Хәзер икәү генә, балалар, оныклар да кайтса, 12 кеше булабыз без», – дип каршы алды ул.

Бүген аларның 640 гектар җире бар. Бодай, арпа, рапс чәчәләр, бөтен гаиләләре белән эшлиләр, эшенә күрә табышын да алалар. Ә башлап җибәргәндә бер дә җиңел булмаган…

Мөршидә апа үзе Биектау районыннан. Авыл хуҗалыгы институтының икътисад бүлеген тәмамлаган. Биектауга юллама буенча килеп эшли башлаган Хәйдәр исемле агроном егет белән танышып, гаилә корып җибәргәннәр, бер малай һәм ике кызлары туган. Ә 1979нчы елда, Хәйдәр абыйның әтисе вафат булгач, ирнең туган ягы – Яңа Шәйморзага кайтып урнашканнар.

Хәйдәр абый агрономнан колхоз рәисе дәрәҗәсенә хәтле күтәрелә, ә хатыны икътисадчы булып эшли. 1991нче елда Мөршидә апаны мәктәпкә математика укытырга чакыралар. Тора-бара мәктәптә балалар саны кими, класслар азая, укытырга югары белемле мөгаллимнәр кайта. Яшьләргә юл бирим, дип, 2001нче елда Мөршидә апа мәктәптән китә.

Инде хәзер кая барырга, нинди эшкә тотынып карарга? «Институтта бергә укыган Фатыйх (урыны җәннәттә булсын!) Буада җир бүлеге җитәкчесе иде. Әйдә, җир ал син, дип киңәш итте. Фатыйх, аны алуын алырсың, эшләргә дә кирәк бит анда, дидем. Башта колхоз булышыр, әкренләп аякка басарсыз, диде. Аның киңәшен тотып, Хәйдәр белән 270 гектар җир алдык. Колхоздан тракторлар алып торып эшләдек, түләвен иген белән түли идек. 2004нче елда беренче трактор, комбайн, чәчкеч һәм тагын 100 гектар җир алдык. 2006нчы елда җиребезне янә арттырдык – 250 гектарга», – ди Мөршидә апа.

Капка төбендә дүрт яңа трактор тора. Комбайннар арткы якта, ди хуҗабикә. Узган ел 5 млн сум ярымга «Полесье» дигән тагын бер комбайн алганнар әле. «Урып-җыю вакытында ике кияү һәм үз улыбыз, эшләрендә отпуск алып, безгә булышырга кайта. Аларны иске техникада эшләтәсе килми бит», – дип елмая Мөршидә апа. Кызлары ашарга пешереп тора, шулай итеп, кырда дүрт гаилә бергәләп эшлиләр. Хәйдәр абый – атказанган агроном, шуңа күрә эш барышын үзе тикшереп тора.

Кырда үзе эшләгән кеше генә белә: анда эш ел әйләнәсе бетми. Менә Идиятуллиннар 1нче апрельдә эшкә тотынды инде. Урып-җыю төгәлләнгәч, сентябрьдә җирләрне сөрәчәкләр, техниканы караштыру, орлыклар чыгару белән эш ноябрьгә хәтле сузылачак әле. Аннары инде кәгазь эше башлана. Мөршидә апа барысын да үзе саный, исәпли. Шулай итеп, кышы үтеп китә, янә чәчү вакыты җитә.

«Рапс бер елны уңа, бер елны бөтенләй булмый. Былтыр 110 гектарга чәчкән идек, бер кило да алып булмады. Яңгыр кирәк шул аңа. Ә бездә былтыр 11нче майда бераз явып киткән иде, аннары Питрау көнне бер яуды – бетте шуның белән. Болыт килә дә Яңа Тинчәле агачлыгы өстендә (ул кул сузымында гына) эленеп тора. Ул авылда ишеп ява, килгән артистлар концертларын да куя алмый кайтып киттеләр. Ә бездә бер тамчы төшмәде. Яңгыр әйбәт яуган елда рапсны 20шәр центнер алган бар», – ди Мөршидә апа. Ашлыкны Ульяннан алыпсатарлар килеп ала, аннары аны Иранга, Африка илләренә чыгаралар икән.

Быел тагын җиң сызганып эшкә керешкән Идиятуллиннар. «Без инде эшләвен эшлибез, калганы – Аллаһы Тәгаләдән», – дип озатып калды мине Мөршидә апа.

«ЧЕРЕП БАЕМАСАҢ ДА…»

Яңашәйморзалыларның тагын бер мактаулы авылдашы – Заһит абый Әхмәдуллин. «83 яшьлек фермер ул безнең!» – диделәр аның турында. Заһит абый бүген хуҗалык белән үзе шөгыльләнми икән инде, дилбегәне улы Илгизгә тапшырган. «Тик әти булмаса, боларның берсе дә булмас иде. Ул башлап йөрде, ул безнең «нәчәлник» булды», – ди Илгиз Әхмәдуллин.

Заманында Әхмәдуллиннар сарык йоныннан итек тә баскан, кулдан балчык кирпечләр дә ясаган. Хәзер төп эшләре – терлек һәм җир. 40 баш сыер, 5 тай, 10лап үгез (төгәл чутын да белмим, ди Илгиз абый. – Авт.), 50 сарык һәм 370 гектар җир – менә нәрсә белән эш итә бүген Әхмәдуллиннар. Чөгендер, арпа, бодай, солы чәчәләр. Чөгендерен Буа шикәр заводына тапшыралар, ә игенен Ульяннан килеп алалар. «Эшне башлаган гына елларда күрше авыллар буйлап йөреп, үзем сата идем. Күршедә 9 чуваш авылы бар, аларга бик күп йөрдем инде мин. Хәзер үзләре килеп ала», – ди Илгиз абый.

«40 баш сыер асрауның файдасы бармы соң?» – дип кызыксынам. «Юк шул файдасы, юк. Сөт бигрәк арзан бездә – 14 сумнан җыялар, күрше Чүпрәледә ичмасам 20 сум. Ә кибеттә су кушып сатыла торган сөтне карагыз – кимендә 55 сум. Сыер тоту үзен-үзе акламый бүген», – дип уфтана әңгәмәдәшем. Шуңа күрә сыерны бетерү турында да уйлана башлаган инде. Аның урынына быел ук 100 сарык, аннары тайлар алам, үгезләрне арттырам, ди. «Хәзер күп кеше сарыкны да бетерә бит», – дип аптырыйм. Көлә Илгиз абый: «Бетерсеннәр, миңа әйбәтрәк булыр».

Өеннән ерак түгел амбары белән бергә фермасын да төзеп куйган Әхмәдуллиннар. Ялланып эшләүчеләр өчен йорт җиткерергә дә онытмаганнар. Урып-җыю вакытында аларның саны 7-8гә җитә икән. Илгиз абый үзе дә комбайнга утырмый калмый. Ә хатыны Люция апа исә сыер савучылар арасында «старший». Уллары да кул арасына керә башлаган. 15 яшьлек Илнур узган ел бөтен саламны үзе түкләгән. «Инсафка – 10 яшь, ул – тикшереп йөрүче, – дип көлә әти кеше һәм өстәп куя, – Эшнең тәмен белеп, эш булганда гына аш бар икәнен белеп үссеннәр».

Илгиз абыйдан: «Җир белән көн күреп буламы?» – дип сорыйм. «Череп баемасаң да, яшәргә җитә», – дип тыйнак кына елмая. Чөгендернең файдасы бар икән әле – килосын 46 сумга саталар. Менә иген бәясе юк инде. Әңгәмәдәшем санап күрсәтә: «Ашлама – 24 сум 80 тиен. Гектарына бер центнер кертергә исәп. Иген – 9 сум. Димәк, бер кило ашлама алу өчен, миңа өч кило ашлык сатарга кирәк».

Заһит абый, 83 яшендә булса да, һаман эш белән кызыксынып тора икән. «Иртәнге 5тә тора да малларны карап керә. Аннары кырга чыгып китә, иген үсәме-юкмы, дип тикшерә. Барган саен, бер культура өстерәп кайта үзе. Кырда чөгендер калдырмыйсың инде, дип шаяртам», – ди, көлеп, Илгиз абый. Ул үзе бернинди югары уку йорты да тәмамламаган, урта белем генә алып калган. Ә үзе – ветеринар, икътисадчы, агроном, юрист, эретеп ябыштыручы, тагын әллә нинди һөнәрләр иясе, техниканы да биш бармагыдай белә. Үзлегеннән өйрәнгән! «Үзең барысын да белмәсәң, булмый ул. Эшче сине алдарга мөмкин, эшең дә әйбәт бармый. Минем иртән торуыма эшем бар, бүген каян эш табыйм икән, дип йөрисе юк. Аллаһы Тәгалә саулыгын бирсен инде, анысы булса эше дә, ашы да була», – ди Илгиз Әхмәдуллин.

«Без – җирдә яралган, җир кешеләре», – ди Яңа Шәйморзаның тырыш кешеләре. Авыл бетмәсен, дип яши, моның өчен кулларыннан килгәнне эшли алар.

Фәнзилә МОСТАФИНА,

Казан – Буа – Казан

Комментарии