«Без сезгә кирәк әле!»

«Без сезгә кирәк әле!»

Без белгән сүз остасы, җырчы Җәвит Шакировны мәдәният министры итеп күз алдыгызга китерәсезме? Ә Зөлфия апаны – опера Примадоннасы итеп? Ә бит аларның шушы юллар буйлап китү мөмкинлеге булган! Язмыш күрсәткән икенче юллары – Камал театры. Кем белә, аны сайлаган булсалар, танылган драма артистлары булырлар иде, бәлки. Шакировлар эстраданы сайлый. Һәм ялгышмыйлар: бу юл аларны Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артистлары итә.

«АРТИСТ БУЛАБЫЗ, ДИДЕК»

Яшел чәй эчә-эчә, язмыш юлларын барлыйбыз. Башта бүгенгесен, хәзерге вакытта ничек яшәп ятуларын сорашам әле.

Зөлфия ШАКИРОВА: – Гыйнвар аенда елдагыча өр-яңа программа әзерләп, Русиянең татарлар яшәгән бөтен төбәкләренә концертлар белән чыгып китәбез. Чәчү вакытында туктап торабыз. Аннан Сабан туйлары башлана, тагын эшләп алабыз.

Гомумән, иҗат кешесе бервакытта да туктап торырга тиеш түгел ул. Мин, мәсәлән, йокларга яткан җирдән сикереп торам да йә күлмәк эскизы сыза башлыйм, йә җыр туа. Йә төнлә шигырь китабы укып елыйм, Җәвит абыегызны да уятам.

Мин иртәнге 5тә ятып йоклый алам. Аның каравы барыбер Җәвит абыегыз белән бергә торам инде, төнлә йокламадым, дип иркәләнеп ятмыйм. Балалар да шундый безнең. Көндез мин өй эшләрен карыйм, ә иҗат эше төнлә башлана. Кеше тавышланмасын, уйларымны чуалтмасын – шундый шартлар кирәк.

– Көйләр дә язасыз бит әле сез, Зөлфия апа.

– Күптәннән язам инде. Уфа сәнгать училищесының вокал бүлегендә беренче курста укыган вакыт. Сольфеджио укытучысы: «Иртәгә кем берәр музыка язып алып килә ала?» – диде. 17-18 яшьлек хыялый, сәнгатькә фанатикларча бирелгән чак. Кайттым да Әнгам Атнабаевның китабын кулыма алдым. Бер битен ачкан идем – «Ромашкалар» дигән шигырь. Шунда ук көй туды аңа. Аннан соң озак кына язылмады.

2005нче ел минем өчен бик авыр булды. Бертуган апамда начар авыру таптылар, ул турыда беркемгә, хәтта үзенә дә әйтмәдем. Яшәргә өметләндерәсем килеп, салкын гына тигән, дип алдаштым, ул төенне үземә йоттым. Апамны җирләгәннән соң, ярты ел берәү белән дә сөйләшмәдем. Шундый көннәрнең берсендә кулыма Башкортстандагы танылган шагыйрә Флария Терегулованың китабы килеп керде. Бер битен ачтым – «Их, яшисе килә» дигән шигырь. Аны укыгач, яңадан җыр туды. Яшәргә көч табып, кабат иҗатка бирелеп киттем.

– Зөлфия апа, Җәвит абый, кечкенә чагыгызда: «Артист булыр бу бала», – дигән сүзне әйткәннәре булдымы сезгә?

З. Ш.: – Мин үз-үземне белә башлаганнан бирле бары тик артист кына булырга теләдем. Башта балет дип хыялландым, аяк очларында биеп, балерина булып йөри идем. Хәтерлим әле: бик кечкенә чагымда әти мине кулына алып, минем кызым табиб була, дия иде. Юк, әти, мин балерина булам, дип җаваплый идем. Укытучылар, авылдашлар әйтүенчә, минем беренче җырым «И утыра балыкчы…» булган. Капка төбенә чыгып, гел шуны җырлап утырганмын.

Җәвид ШАКИРОВ: – Бәләкәй чактан гел сәхнәгә тартылу бар иде. Авыл клубында концерт оештыра башласалар, чакырсалар да, чакырмасалар да, әрсезләнеп җырларга тырышу – менә шулай булган инде. Җырлыйсы булсам, әткәй белән әнкәйгә, бүген клубка килмәгез, дип әйтеп куям. Бик ояла идем алардан.

Сәләт ген буенча күчә, диләр бит. Минем әнкәй бик матур җырлаган. Әле мин туганчы ук Зөлфияләр авылына туйга барган булган ул, шунда җырлап, бөтен кешене шаккаттырган. Зөлфия белән очраша башлап, аның әти-әнисе белән танышырга кайткач, күрше апасы: «Син гел әниеңә охшагансың», – дигән иде.

– Җәвит абый, үзегез үк санап күрсәттегез, һөнәрләрегез бихисап, кайсысы төп соң аның?

– Ничә яшькә җиттем, һаман да белмим әле (көлә). Бөтенесе дә. Артист күпкырлы булырга тиеш. Эстрада – иң авыр жанрларның берсе ул, чөнки көн саен репертуарны баетырга, үз-үзеңне карарга, гел эзләнүдә булырга кирәк. Юмор сәнгате тагын да авыррак. Хәзер юмористлар юк, чыгып анекдот кына сөйләп керәләр.

«БЕРГӘ ЭШЛӘВЕ РӘХӘТ»

– Бер казанга ике тәкә башы сыймый, диләр…

Җ.Ш.: – Безнеке сыя. Бер яктан мин калкып чыгам, аннары Зөлфия сөйрәп төшерә дә үзе калкып чыга (көлә). Бергә эшләгәч рәхәт безгә. Бергә чыгып китәсең, бергә кайтып керәсең, көнләшмисең. Балаларга гына авыр булды инде.

З.Ш.: – Алар безне аңлый иде. Әтием-әнием, исән-сау йөреп кайтыгыз, дип озатып калдылар. Иң рәхәте «төпчек улым»а – Җәвит Шакировка инде, «әнисе» гел аның белән бит (көлә). Балалар хәтта, Җәвитнең үзенә генә берәр җиргә барырга туры килсә дә: «Әнием, син дә аның белән бар инде, ул бит синең ирең», – дияләр иде.

Җ.Ш.: – Балалар гына түгел, тамашачы да икебезне аерым күрергә күнекмәгән. Зөлфия үзе генә кибеткә чыгып китсә: «Нишләп берүзең генә?» – дип сорыйлар. Мин үзем генә күренсәм дә шулай.

– Гаиләгез матур, күпләргә үрнәк бит.

З.Ш.: – Мин олы мәхәббәтле гаиләдә туып-үскәнгә үз гаиләм дә, бәлки, шундыйдыр. Безгә әни шулкадәр дөрес тәрбия биргән. Аңа торып-торып рәхмәт укыйм. Үткән ел бакыйлыкка күчте ул, бик авыр булды. Иң башта син түгел, ирең булырга тиеш, дип өйрәтте безне әни. Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәт шул гаиләдә генә калырга тиеш. Аны хәтта балалар да күрмәсен. Филармониядә эшләгәндә Җәвит абыегыз белән өйдә репетиция ясыйбыз шулай. Кара-каршы бастык та кычкырып сүзләрне кабатлыйбыз. Олы улыбыз Илһам килеп чыкты да: «Әтием, син ник әниемә кычкырасың?» – ди. Безне талаша дип уйлаган икән. Безнең балалар өчен өйдә кычкырып сөйләшү дә ят булды.

Әтием 93 яшендә. Ул, авыл кешесе булса да, әниемә иркәләп «Гөлмәрьямем» дип дәшә иде. Мин булачак иремне дә әти кебек кеше булсын дип теләдем. Җәвит абыегыз бөтен холкы белән гел әти инде – шаклар катарлык.

– Зөлфия апа, Җәвит абый белән бер дә сүзгә килгәнегез юкмы?

– Тиктомалга талашмыйбыз. Булса да, яңа программа әзерләгәндә була инде. Минем өчен җырның бөтен җире килгән булырга тиеш. Менә бу җирен болайрак итеп ал, дип өйрәткәлим. Җәвит: «Ярар алайса, җырламыйм, башка кеше белән дуэт җырла», – дип үпкәли. Бераз суынгач, үзе килә. Миңа гармунда өйрәт әле, алай тизрәк отам, ди.

– Җәвит абый, сез, Зөлфия ападан аермалы буларак, үги әни белән үскәнсез…

– Миңа язмыш җилләре кырысрак булды шул. Без әнкәйдән өч малай калганбыз. Шулай да тәртип бозып йөрү булмады. Үги булса да, әни дип үстек. Нәрсә эшләргә уйласак та, әти белән әни нәрсә әйтер, дип уйлый идек.

Мин Зөлфиянең әти-әнисенә дә беренче тапкыр күрешкәч үк «әти-әни» дидем. Балакаем, сез бит әле өйләнешмәгән, минем кызым әле сиңа чыгамы-юкмы, диләр. Болай булгач чыга да чыга инде, «әти-әни» дип ришвәт биреп куйдым бит, дидем (көлә).

«КИРӘКЛЕ ВАКЫТТА – КИРӘКЛЕ КЕШЕЛӘР»

– Зөлфия апа, Казан консерваториясендә укыганда опера артисты булу турында хыяллангансыз. Ник шул юлдан китмәдем икән, дип үкенгән чаклар булмадымы?

– Ә мин аны гел Җәвит абыегызга әйтеп торам, арияләр башкарасым килә, дим. Ул аннары миңа үпкәли (көлә).

– Җәвит абый белән бергә йөрисе килгәнгә эстраданы сайладыгызмы?

– Әлбәттә. Консерваториядәге укытучым Зөләйха апа Хисмәтуллина ул вакытта безгә яхшы киңәш бирде: «Кызым, миңа сезнең гаиләгез кызганыч, сезгә бергә эшләргә кирәк. Филармониягә барып кара әле». Юри генә барган идем, алдылар бит! Бераздан Җәвит тә килде.

– «Зәңгәр шәл»дә Мәйсәрә ролен дә тәкъдим иткән булганнар икән бит әле сезгә.

– Әйе шул. Җәвиткә ияреп Казанга килгәч, мәрхүм Шамил Зиннурович Закиров мине Камал театрына костюмер итеп алды. Ул вакытта Җәвит сәхнә эшчесе, рольләре дә бар. Шамил Зиннурович минем җырлаганны бик ярата иде. Әйдә, Мәйсәрә роленә кеше кирәк, дип, мине Марсель Сәлимҗанов янына алып керде. Җырладым, рольгә алабыз, диделәр. «Мин драма артисты булырга теләмим, консерваториягә керәчәкмен, җырчы булачакмын», – дип каршы төштем.

– Җәвит абый, димәк, сезнең дә театр артисты булып китү мөмкинлеге бар иде?

– Кирәкле вакытта кирәкле урында кирәкле кешеләрнең очравын әйт әле син! Казанда укый башлагач, сәхнә теле укытучысы Флера Хәмитова мине җитәкләп Марсель Сәлимҗанов янына алып барды. Алдылар! Декорацияләр сүтеп җыя идем, рольләр дә бирделәр. Өч ел эшләдем мин анда.

Безнең тормышта кискен борылышлар күп булды инде. Без икебез дә «рисковый» кешеләр. Уйлап кара: мин Башкортстанның Чакмагыш районында мәдәният бүлеге мөдире идем. Бу бик зур вазыйфа. Әгәр анда эшләп калсам, бәлки, мәдәният министры да булыр идем. Зөлфия Уфада укуын ташлап минем белән Казанга чыгып китте. Аннары бала имезгән килеш консерваториядә укыды.

З.Ш.: – Аллаһы Тәгалә безгә сынауларны биреп тә карады инде! Гел селкетеп кенә торды. Кулга-кул тотынышып, бергәләп җиңеп чыктык.

Җ.Ш.: – Хәзер дә биреп тора сынауларны. Безгә аяк чалучылар күп булды, хәзер дә бар. Аллакаем, алар булсын, исәнлек-саулык телибез без аларга. Алар безне яшәргә, көрәшергә өйрәтте.

ҺӘР ТУГАН ТАҢГА СӨЕНЕП…

– Тагын яшьлеккә әйләнеп кайтыйк әле…

Җ.Ш.: – Яшьлек, кайда син? Зөлфия апагыз белән Казан урамнарында йөргән чак искә төшә. Читтән торып укыйм, Казанга сессиягә килдем. Егетләр, өйләнәм, башкалар кирәк түгел, дим. Зөлфиянең фотосын чыгарып күрсәттем. «Ничава себе!» – дип тел шартлатты болар. Әйдә, чакыр, үзен күрәсе килә, диләр. Зөлфиянең каникул вакыты иде, Казанга бер дә килгәне юк. Әни моңа күчтәнәчләр төяп озаткан, бер каз пешереп тыккан. Егетләр белән аэропортка бардык, көтәбез. Самолет төшәр вакыт җитте – юк та юк. Барып сораган идем: «Самолет с радара пропал», – дип кул гына селтәделәр. Нәрсә уйларга да белмим. Әти-әнисенә нәрсә дип җавап бирермен, дим.

З.Ш.: – Без Казанда җиргә төшеп беткән идек инде. Көчле җил, диделәр дә, кабат күтәрелдек, Түбән Камадагы Бегишево аэропортына төштек. Мин көне буе ашамаган-эчмәгән, чәй булса да алыйм, дип, чиратка бастым. Чиратым килеп җитте дигәндә ишетәм: Арысланова Зөлфияне телефонга чакыралар. Җәвит сораткан икән. Син курыкма, мин сине монда каршы алам, ди.

Җ.Ш.: – Егетләр дә кайтып китмәгән иде, бергәләп каршы алдык Зөлфияне.

– Җәвит абый, телевидение сагындырмыймы?

– Юк, сагынырга вакыт юк әле. Хәзер ничектер, мин эшләгәндә рейтингы бик әйбәт иде «Башваткыч» тапшыруының. Минтимер Шәймиевнең, үземә килеп: «Сәкинә апаң кабатлап күрсәтелә торганына хәтле карый, маладис, бик шәп тапшыру», – дигәне булды.

– Озак уйлап тормыйча гына җавап бирегез әле: тормышыгыздагы иң сөенечле вакыйга?

З.Ш.: – Ике улым да сау-сәламәт тугач бик сөендем. Ә хәзер иң зур сөенечебез – оныгыбыз Сәмирә. Августта 4 яшь була инде аңа. Ул килсә, кырык эшне кырык якка ташлап, шуның белән әвәрә киләбез.

Җ.Ш.: – Синең өчен иң сөенечлесе шулмы? Миңа кияүгә чыкканда сөенмәдеңмени син?

З.Ш.: И-и, анысы элек булган бит инде (көлә).

Җ.Ш.: – Мин, шундый матур, уңган, сәләтле кыз минеке булды, дип бер сөендем. Балалар тугач икенче сөендем. Онык тугач ничек шатланганны Зөлфия апагыз әйтте инде. Аннары эшнең нәтиҗәсен күрү дә сөендерә бит. Мактаулы исем биргәндә шатландык. Соранып түгел, эшләп алдык без аны.

– Моннан өч дистә ел элек Уфадан Казанга килгәндә, кайчан да булса Халык артистлары булырбыз, дигән уй башка килә идеме?

З.Ш.: – 13 квадрат метрлы тулай торак бүлмәсендә тагын ике гаилә белән бергә яшәгәндә, кич саен айга карап, мин Аллаһы Тәгаләдән бер генә әйбер сорадым: балабыз туганчы яшәргә үз почмагыбыз булсын иде.

Җ.Ш.: – Ә мин Зөлфиянең айга карап елаганын ишетеп ятам. Үземне бик гаепле итеп тоям, ул шулкадәр иркендә яшәгән кыз бит. Кайтып китәсе килгән чаклары күп булды аның. Мин аны ничә еллар эчке күлмәгенең итәгеннән тотып йокладым – чыгып китә күрмәсен дип.

Ә мин халык артисты буласыбызны белә идем! Без бит татар халкының легендар улы Салих Сәйдәшев торган йортта яшәдек. Анда башка бик күп танылган шәхесләр дә торып киткән. Шундый йортта торып, ничек Халык артисты булмыйсың инде (көлә).

Хәзер, апаем, һәр туган таңга шатланып яшибез. Сәламәт булыйк, балаларыбыз исән-сау булсын, үзебезгә тигез картлык бирсен, яраткан тамашачыбызны моннан соң да сөендерергә язсын.

Әңгәмәдәш – Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии