- 02.05.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №17 (1 май)
- Рубрика: Архив
Авыл тарихына мәзәк булып кереп калу бик тиз бит ул. Шактый еллар элек булса да, әлеге хәлне еш кына искә төшереп, рәхәтләнеп көлешәбез. Безгә кушылып балалар да көлә.
Ирем умартачы һөнәренә укып кайтып, колхоз умарталыгына эшкә урнашты. Умарталык өйдән ике-өч чакрым ераклыктагы урман аланлыгында иде. Бару юлы елга-ерымнар, үрләр аша. Әле яңа гына гаилә корып яши генә башлаган еллар. Машина сатып алу хыялда да юк. Ә ат бар иде. Атны җигәбез дә, җәйге иртәдә кошлар җырын тыңлый-тыңлый эшкә китәбез, кичен кайтабыз. Кайтканда үр төшәсе бар, ат нык чапмасын, дуламасын өчен, дилбегәне нык тотарга кирәк. Дилбегә нык кулда – иремдә булганга, мин җырлап кына кайтам.
Ә беркөнне кайтып китәбез дип кенә торганда, умарталыкка кунаклар килеп төште. Ат белән кайту миңа калды. Дилбегәне нык кына тотып, урман юлыннан әкрен генә теге үргә якынлашам. Менә борылыш һәм үрдән төшеп китәсе. Ат чабу турында уйлап та карамады. Сөенечемнән җырлап ук җибәрдем дә басу юлы буйлап өйгә кадәр җырлый-җырлый кайттым. Арба тәртәсенә ничек утырсам, шулай кайттым. Бер мәртәбә дә төшмәдем, атым да чапмады. Өй каршына кайтып җиткәч, атны туардым да, муеннарыннан сөя-сөя (янәсе чабып куркытмады), абзарга кертеп яптым.
Озак үтмәде, ирем дә кайтып җитте. Мин инде, зур эш майтаргандай, чәй табыны әзерләргә керештем. Үзем ничек атта кайтуымны сөйлим. Ә ул: «Арбаның бер тәгәрмәчен кая куйдың?» – димәсенме. «Ничек инде кая куйдың, тимәдем», – дим. Чыгып карасам, чыннан да, тәгәрмәчнең берсе юк. «Кем алды икән?» – дим. «Бар алып төш, тәгәрмәчең үр борылышында ята», – ди ирем. Үзе көлә. Мин дә үземнән үзем көләргә тотындым. Ник көлешә болар дип, яныбызга күршеләр җыелды. Ике чакрым ераклыкта арт тәгәрмәчнең берсе төшеп калган, артым белән утырганга мин сизмәгәнмен дә. Ә ат, мескенем, ничек тартып төшкәндер. Кабат бу кадәр көлкегә калганым булмаса да, тәгәрмәч вакыйгасы шактый еллар сөйләргә җитте.
Еллар үтте. Инде әллә ничә машина алыштырдык. Машина йөртергә өйрәнү өчен укыйм әле, дисәм, ат йөртеп күрсәттең инде, тагын тәгәрмәчең төшеп калса, дип, авызымны тиз йомалар.
Рузилә ГАТИНА,
Мамадыш районы, Урта Кирмән авылы.
Комментарии