Азык-төлек бәясе артамы, төшәме?

Азык-төлек бәясе артамы, төшәме?

Нефть бәясенең артуы һәм һава шартларының начар булуы сәбәпле, дөнья банкы азык-төлекнең кыйммәтләнүен белдерә. Әмма бу көздә көтелгән яхшы уңыш бәяләрнең төшүенә китерергә мөмкин.

Бер ел элек тирәсе дөньяда азык-төлек бәяләре моңарчы беркайчан да булмаган дәрәҗәгә күтәрелеп, бераздан кире төште. Дөнья банкы бу үзгәрешләрне зур игътибар белән күзәтеп бара һәм азык-төлек бәяләренең бу ел башыннан бирле инде сигез процентка күтәрелүен белдерә.

Дөнья банкының баш икътисадчысы Хосе Куеста: «2011 елның декабре белән чагыштырганда,бәяләр сигез процентка артты. Хәзер алар 2011 елның февралендәге тарихи биеклектән бары алты процентка гына түбәнрәк», –ди.

Бу елның беренче чиреге турындагы хисапка караганда, бәяләр, дөгедән кала, бар азык-төлек төрләренә дә күтәрелгән. Дөньяда бодай бәясе – алты процентка, шикәр бәясе биш процентка арткан.

Куеста әйтүенчә, бәяләрнең артуы дөнья күләмендә дә, төбәкләрдә дә күренә һәм бу арту сәбәпләре, беренче чиратта, нефтьнең кыйммәтләнүе, Азиядәге азык-төлек импортлаучы илләрнең ихтыяҗы зур булу, доллар арзанлыгы, Европада һәм Көньяк ярымшарда һава шартлары начар булуы белән бәйле.

Шул ук вакытта Дөнья банкының бу хисабында өмет уятучы шартлар турында да әйтелә.

Бу хисапка караганда, быел һәм 2013 елда яхшы уңыш җыелып, азык-төлек бәяләре төшәр дип көтелә.

2010 ел ахырында һәм 2011 ел башында азык-төлек бәяләре күтәрелү нәтиҗәсендә, игенчеләр ихтыяҗ иң зур булган ашлык төрләрен күбрәк чәчеп уңышны арттырган.

БМОның Римдагы Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы идарәсенең баш икътисадчысы Консепсион Калпе әйтүенчә, азык-төлек бәяләренә тәэсир итүче башка шартлар да бар.

Шуларның иң мөһиме – һава торышы. Соңгы елларда дөньяның төрле урыннарында игенчеләр өчен һава торышы бик начар булды. Әмма алдагы елларда уңай һава булыр дип көтелә.

2012-13 ел уңышларына зур өмет белән караучы Дөнья банкы да, Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы идарәсе дә, дөньяда һава торышының уңай булачагына өметләр акланмаган очракта, ихтыяҗны каплау өчен җитәрлек азык-төлек тупланмалары булмавын истә тота.

– Дөньяда азык-төлек тупланмалары бик түбән, тиешледән түбәнрәк булу сәбәпле, дөнья базарында вәзгыять әле бик куркыныч булып кала. Ягъни көтелмәгән хәлләр килеп чыкса, начар иген уңышы сәбәпле күтәрелүче бәяләрне тоткарлау өчен берни дә булмаячак, – ди Калпе.

Наиф АКМАЛ.

Чаллыда шигырь бәйрәме

Узган елның көзендә Чаллыда урнаштырылган Тукай һәйкәленә тәнкыйть сүзләре күп әйтелде. Менә быел шушы һәйкәл янында беренче тапкыр уздырылган шигырь бәйрәмендә таш сындагы Тукайда елмаю чалымнарын шәйләүчеләр дә булды.

Һәйкәл янына балалар бакчаларыннан йөзләгән сабыйны алып килделәр. Балалар тантана күрке булып, Тукай шигырьләрен сөйләде, сәхнә әсәрләрен күрсәтте. Аларны мәктәп укучылары алыштырды. Укучылардан соң Тукай мәйданына Чаллы студентлары чыкты. Кичкә таба «Энергетик» мәдәният сарае һәм Чаллы татар драма театры артистлары Тукай белән бәйле сәнгать әсәрләрен тәкъдим итте. Чаралар иртәнге сәгать 10нан кичке 8ләргә кадәр дөвам итте, һәйкәл каршына салынган чәчәкләр саны да бихисап иде.

– Татар теленең киләчәге хакында бәхәсләр даими бара. Бүгенге чаралар – бу сорауга җавап. Балалар Тукай шигырьләрен генә түгел, үзләре язганнарын да сөйләде. Чын шигырь бәйрәме бу. Болар барысы да татар халкының бөеклеген, талантын күрсәтеп тора.

​​Тукай көне бездә элек тә уздырылып килде. Ләкин кайда туры килде, шунда үтте. Ул чараларга моның кадәр халыкны җәлеп итү мөмкин түгел иде. Хәзер менә урыныбыз бар, һәйкәлебез бар, мондый чаралар ел саен кабатланыр, болар барысы да халкыбызга милли рух өстәр дип уйлыйм, –диде Чаллы хакиме урынбасары Рамил Хәлимов.

Укучылар каршында Чаллы язучылары, шагыйрьләре, Вахит Имамов, Факил Сафин, Рәзинә Мөхияр, Рәшит Бәшәр һәм башкалар үз сүзләрен әйтте.

Шушы чара барышында шагыйрь Мирһади Разов һәйкәл булып баскан Тукай иреннәрендә елмаю чалымнарын төсмерләгән. «Карагыз әле, Тукай елмая бит»,– дип әйтеп куйды ул янындагы берничә әңгәмәдәшенә. Күпләр, бу сүзне ишетеп, Тукай һәйкәленә игътибар белән күз салды һәм сын булып басып торган шагыйрь йөзендә елмаю чаткылары булу белән килеште.

– Балалар бакчаларында әле милли рух булу шатландыра. Ләкин шушы балаларның чыгышларын турыдан-туры эфирда яңгыратсалар, телевидениедән күрсәтсәләр, тагын да әйбәт булыр иде. Йөри алмаган инвалидлар, пенсионерлар бар, татар балаларының шундый чыгышларын күрү, тыңлау аларга бер рәхәтлек китерер иде, алар да Тукай рухын алыр иде. «Күңел» радиосын машиналарда да тыңлыйлар. Почмакта гына бәйрәм итеп, шунда ук аны башкаларга җиткермәү – бәйрәмнең бер китек ягы. Бәйрәмгә чакырулар, афишалар да булмады диярлек. Киләчәктә моңа игътибар итәрләр. Кем Тукайны, аның иҗатын сөя, менә алар бүген мәйданга килде, –ди Мирһади Разов.

Кичке сәгать 6ларда Тукай бәйрәменә килүчеләрне Чаллы хакиме Васыйл Шәйхразиев, язучылар, шагыйрьләр, җәмәгатьчелек вәкилләре котлады. Тантананы тәмам итеп, Габидулла Хөрмәтуллинга кушылып, халык «Туган тел» җырын башкарды.

Гафиулла ГАЗИЗ.

Дәүләт контроле астында

Дөньяда демократия һәм кеше хокуклары торышын күзәтүче «Freedom House» матбугат иреге турында еллык хисабын чыгарды.

«Матбугат иреге-2012» дип аталучы хисапта узган ел гарәп дөньясында матбугат иреге артуга зур әһәмият бирелгән.

Хисапта барлыгы 197 илдәге һәм территориядәге матбугат торышы бәяләнә. Алар өч төркемгә бүленгән. Шуларның 33,5 проценты – ирекле, 36,5 проценты – өлешчә ирекле, 30 проценты ирексезләр төркемендә.

Хисапны әзерләүчеләр кайсы илдә күпме кеше яшәвен исәпкә алып, дөнья халкының күпме өлеше нинди матбугат шартларында яшәвен дә санап чыгарган. Нәтиҗәдә, дөнья халкының 14,5 проценты – матбугат тулысынча ирекле, 45 проценты – өлешчә ирекле, 40,5 проценты ирексез булган илдә яши.

Һәрбер илдәге басма матбугат, радио-телевидение һәм интернет иреге тикшерелгән. Бәя бирелгәндә матбугат эшчәнлеген билгеләүче кануннар, хәбәрләр әзерләүгә сәясәт тәэсире һәм мәгълүмат алу мөмкинлекләре, эчтәлеккә икътисади басым да искә алынган.

Хисапка караганда, Якын Көнчыгышта һәм Төньяк Африкада матбугат иреге арту сәбәпле, гомумән, дөнья күләмендә соңгы сигез елда беренче мәртәбә матбугат иреге кимүе тукталган. Иң зур алга китеш «Гарәп язы» дип аталган инкыйлаблар нәтиҗәсендә өч илдә – Мисыр, Ливия һәм Туниста булган.

Хәлләре бик начар булган илләр – Беларуссия, Куба, Экваториаль Гвинея, Эритрея, Иран, Төньяк Корея, Төрекмәнстан һәм Үзбәкстан.

Матбугат иреге торышы иң начар хәлдә булган илләрнең өчесе Евразиядә булуы игътибарны җәлеп итә. Алар – Беларуссия, Үзбәкстан һәм Төрекмәнстан.

«Freedom House» шулай ук Русия, Әзербайҗан һәм Казакъстандагы матбугат иреге торышына аерым борчылу белдерә.

Русия хакимиятенең бәйсез журналистларны үзенә кирәк булганча эшләүче судлар аша җәзалавы, журналистларга физик һөҗүм итүчеләрнең һәм үтерүчеләрнең җавапка тартылмавы турында да әйтелә.

Интернет, социаль челтәр һәм иярчен телевидениесен куллану арту нәтиҗәсендә, бигрәк тә узган парламент сайлавы һәм аннан соңгы протест чаралары вакытында, халыкның ирекле мәгълүмат алуы бераз арткан.

Әмма мондый яңа төр медианы әлегә Русия халкының күпчелеге кулланмый. Андый ирекле мәгълүматның киң катламнарга барып җитү хакимият карамагындагы сәяси, икътисади, хокукый һәм хокукый булмаган коралларга каршы киеренке көрәш башлануын аңлатачак, диелә хисапта.

Кабель һәм иярчен телевидениеләре арта барса да, Русиядә дәүләт ирекле мәгълүматны чикләү өчен бик мөһим булган нәрсәне – телевидение хәбәрләренә контрольне саклап калган.

Русиянең күршеләре, өч Скандинавия иле – Финляндия, Норвегия һәм Швеция матбугат иреге белән беренче урында булса, Русия бу исемлектә Зимбабве белән бергә 172нче урынны гына алган.

Наиф АКМАЛ.

Путин һәм Медведев рәсемен карамагыз!

Петропавловск-Камчаткадагы «Камчатка краеның сәнгать музеенда ачылган карикатурачы рәссам Денис Лопатин күргәзмәсеннән алты рәсемне алып куйганнар. Ул көлкеле рәсемнәрдә Медведев белән Путин сурәтләнә.

34 яшьлек рәссам үзе аларның кеше күзеннән алынганлыгын күргәзмә ачылышына килгәч кенә күрә. Әмма ул үзе бу хәл белән килешми. Аның фикеренчә, сәясәтчеләр һәм түрәләр папарацци, карикатурачы һәм җәмәгатьчелекнең зур игътибарына түзеп торырга һәм тыныч булырга тиеш.

Күргәзмәдән алынган рәсемнәр арасында мәгълүм эшмәкәрләр Борис Березовский белән Роман Абрамович карикатуралары да бар. Рәсемдә алар кулларына бер күсе тоткан. Петропавловск-Камчаткадагы журналист Игорь Кравчук язуынча, музей мөдире Татьяна Биковец ул күсене бер күренекле шәхескә охшатып рәсемне кеше күзеннән шәхсән үзе читкә алып куйган.x

Музей мөдире Татьяна Биковец һәм карикатурачы Денис Лопатин

​​Музей мөдире Биковецны һәркем, шул исәптән Лопатин үзе дә яхшы кеше буларак искә ала. «Әмма башка күп кенә кеше кебек үк ул хәзерге шартлар корбаны һәм курку эчендә яши, алай-болай берәр нәрсә була күрмәсен дип алып кую ягын карый. Ягъни үзцензура күзәтелә һәм, күрәсең, ул әле күңелендәге коллыктан котыла алмаган. Русиядә хәзерге хакимиятләргә ялагайланучы тел һәм сәнгать белгечләре теге-яки бу әдәби әсәрдә, рәсемдә, шигарьдә экстремизм билгеләре бар, кемнеңдер абруена тия дигән бәяне җиңел генә чыгаруын гел күреп торабыз. Ә инде өйрәтелгән судка шундый экспертиза нигезендә хакимият файдасына карар чыгарасы гына кала», – дип яза үз блогында журналист Игорь Кравчук.

Ә менә күргәзмәдә башкалар да карый алган “Крокодил күз яшьләре” исемле рәсемне Камчаткадагы федераль иминлек хезмәтенең “Э” үзәге хезмәткәрләре бик озаклап караган. Кемдер аларга бу рәсемгә автор Русия президенты булачак Владимир Путинны яшергән дип хәбәр иткән икән.

Йоннары йолкынган ике башлы бөркет тоттырып ясалган президент Дмитрий Медведев рәсемен дә күргәзмә тамашачылары карый алмый. Бу рәсемдә Медведев пешерүче киемендә. Аның башлыгы астында, чәчләре арасында исә Путинга охшатып ясалган күсе күренә.

Камчаткада яшәүче Денис Лопатин былтыр берьюлы ике зур халыкара бәйгедә бүләкләнде. Аларның берсе Германиядә, икенчесе Португалиядә. Португалиядә үткән «World Press Cartoon» бәйгесе дөньяда шарж һәм карикатура осталарының иң абруйлы җыены санала. Лопатинга кадәр әле Русиядән бер генә рәссамның да бу бәйгедә уңышка ирешә алганы юк иде. Быел исә ул Польшада үткән бәйгедә дөньяның иң яхшы 100 карикатурачысы исемлегенә кертелде. Бер ел элек Лопатин Facebook челтәрендә һөнәри карикатурачы-шаржчылар бәйгесендә катнашып гран-при алды.

Лопатин рәсемнәре Камчатка газетларында 2002 елда чыга башлый. Кайбер рәсемнәре өчен аңа суд алдында җавап тотарга да туры килә. Камчатка вице-губернаторы рәсемнәре өчен аны дүрт мәртәбә судка, бер газеттагы рәсемнәре өчен прокуратурага чакыралар, матбугатны күзәтү комиссиясе кисәтү ясый, төрле дәрәҗә түрәләрдән янаулар була.

Наиф АКМАЛ.

Комментарии