- 02.05.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №16 (28 апрель)
- Рубрика: Архив
Узган ел “Безнең гәҗит” битләрендә Арча районы Түбән Орыда оештырылган урам концертлары хакында сокланып та, көнләшеп тә укыган идек. Ә быел Арчаның Яңа Сала авылында да күптән түгел генә эшли башлаган клуб мөдире Гөлназ Исмәгыйлева идеясе белән “Урам көннәре” үткәрелә башлады. Бәйгене 27 мартта Мәктәп урамы “Яңа Сала телевидениесе смс хәбәрләре” белән башлап җибәрде. Баксаң, Фәнис Гөлназ матурына мәхәббәтен белдергән, ә Яңа Салада кризис бөтенләй юк икән. Әнә Мөхәммәтҗановлар Русия машинасын чит илнекенә алыштырган һәм башка шундый хәбәрләр шаһите булдык.
85 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Гөлнур апа Мифтахова, 73 яшьлек Нурулла абый Нотфуллиннарга, яңа тормыш башлап җибәргән Самат белән Гөлнарага матур теләкләр әйтелде.
Хәдичә, Оркыя һәм Мәрьям апаларны, яшьләрдән Гөлназ, Фәнис, Фидалия, Әлфия, Миләүшәне, биюче Алсу Әскәрованы авылдашлары көчле алкышларга күмде. 7 хуҗалыктан торган Мәктәп урамы артистлары ике сәгать ярымлык концерт күрсәтте.
Алып баручы Нурсания Әхмәдуллина саубуллашып, эстафетаны Клуб урамына тапшырды.
10 апрельдә Клуб урамы халкы да сынатмады. Урамда атлап йөрерлек түгел, пычрак, ә клубта басар урын юк. Шушы урам егетләре Руслан белән Азат “Безнең урам” дигән җыр сузды. Армиядә хезмәт итүче оныкларына багышлап, Илсөяр апа “Пионерка Гөлчәчәккә хат”ны сөйләгәндә, клуб эче тып-тын калды. Яше-карты бирелеп, 71 яшьлек авылдашларын исе китеп тыңлады. Рузия апа, Гайшә апа, Диләрә һәм Раиләләр катнашындагы “Ләйсән” ансамбле чыгышы күңелләргә хуш килде.
Шушы урам киленнәре Әлфирә белән Раилә, Радилә һәм студент кыз Алсу “Мунча ташы” артистлары да көнләшерлек күңелле чыгыш ясады.
Җырчылары Зилә, Лениза, Зөлфәт, Гөлназ, Фәнис, Гөлназ яраткан җырларын авылдашларына бүләк итте.
Яшь егетләр Илназ һәм Эльвир Тимергиевлар да авылдашларына сәлам юллады. Кичәне килендәшләр – Зилә белән Надя алып барды.
Бәйрәмгә шушы урам кияве Фидаил дә, Рузилә, Рәзилә, Нәргизә, Розалияләр дә кайткан. Алар да җыр бүләк итте. Ике концертта да баянчылар – абыйлы-энеле Ринат һәм Айрат Сафиннар авылны моңга күмде. Кызым Алия белән мин дә чыгыш ясап, урамымның данын яклаштым.
Инде менә чират “Үзәк” урамга. Анда да талантлар күп. Алар да сынатмас.
Тырышып эшли, менә шулай матур ял итә белә авылым халкы.
Сөмбелә ӘҮХӘДИЕВА.
Казан-Арча-Яңа Сала.
Комментарии