Төш бизнесы

Сәер-сәер төшләр күреп интегәм. Сөйләсәң, тавык көләрлекләре дә, куркудан чәч агара торганнары да була. Һәм, ни хикмәт, алар берәр әһәмиятле вакыйга белән бәйле.

Шулай бервакыт Дума сайлауларына әзерләнеп йөргән көннәрнең берсендә, гаҗәп күрдем. Имеш, пеләш, сакау бер кеше бертуктаусыз сөйләнә-сөйләнә кулларын болгый.

Кайдадыр күргәнем бар кебек үзен, тик исемә төшерә алмыйм гына бит.

– Товарищ, вы большевик? – дипсорагач кына, Ленинны таныдым.

Мавзолейда тәмам бозып бетергәннәр мескенне, һич танырлыгын калдырмаганнар.

– Иптәш Ленин, нишләп йөрисезбезнең якларда? – дип сорыйм моннан.

– Революция ясарга исәп, – дибу. – Алайса сезнең монда байларкирәгеннән артык күбәеп киткән. Пролетариат тәмам изелгән. Болай булмый, бөтен илнең пролетарийларынкабат берләштерергә кирәк! Байларнысебереп түгәбез, җирне халыкка, властьны советларга бирәбез!

– Шәп булыр иде дә бит, иптәшЛенин, тик…

– Бернинди дә тик юк.

Халыкны алай ук начар яши дипәйтеп булмый…

– Мавзолейда яткач, берни күрми,белми дип уйлыйсызмы? Мине караргакерүчеләр, якынрак күрергә теләгәнкыяфәт ясап, колагыма бөтен яңалык,моң-зарларын пышылдап өлгерә. Урамыгыз тулы хәерсорашучы, исерекләраунап ята, эшсезлек хөкем сөрә.

– Ясый күрмәгез, иптәш Ленин,болай да сугышның туктап торганыюк, – дип ялварам. Ә ул кулларынболгый-болгый:

– Революция кирәк! Революция!– дип акыра.

Ярый әле уянып киттем, революционер булып китүең дә бар.

Кунак киләсен дә алдан белепторам. Алдан белгәч, әзерләнеп тормый хәлең юк. Их, минәйтәм, белептормасаң иде ул. Җыен каты-токыбелән сыйла да җибәр шунда. Үзеңакланган бул: “Алдан хәбәр итсәгез,бәлки, пилмәнпешереп торган булыридек”. Юк, булмады инде кеше рәтлеяшәп бу төш күрүләр белән.

Әле беркөнне күршем төш бизнесыачарга киңәш итте. Минем төшнеңфайдасы тиде шул аңа. Фатирынбасканнар иде. Милиция каракны берай эзләде – тапмады. Ә мин бер төн эчендә угрыны гына түгел, әйберләрен дә табып бирдем.Югыйсә еракта дабулмаган – сул як күршесеннән алыпчыктык барысын да. Болар авылгакиткәндә, фатир ачкычын күршегә калдыралар икән. Янәсе, күз-колак булыпторыгыз. Теге салмыш баштан ялгышүз фатирына керәм дип, боларныкынакергән бит. Керсә, өйдә ят әйберләр.

Тукта әле, нигә минем фатирга әйберләрен керткән, дип, күтәрәалганча, үз куышына ташыган да куйган. Икенче көнне айныган айнуын, тикчит әйберләрнең каян килеп чыгуынгына исенә төшерә алмаган. Күршехакы дип, тавыш чыгармадылар, эшнебер ярты белән томаладылар.

– Мондый шәп талантны күрә торыпүтерергә ярамый, – ди хәзер күршем.– Төш бизнесы ачып җибәрик.

– Ничек була соң ул? – дим.

– Төшеңдә безнең әйберләрнеңкайдалыгын күрдеңме?

– Күрдем.

– Бурны таптыңмы?

– Бур дип инде…

– Алай димә син, исерек булсада, бур ул.

– Ярар, шуннан ни?

– Минем кебекләр белән дөньятулган. Ә нигә аларга булышмаска?

– Анысы шулаен шулай да, ә төшкүрүдән туктасам?

– Туктап кына кара! – Күршем башкадәр йодрыгын борын төбенә терәп куя.

– Тукта, төшне мин күрәм бит, – дипавызымны гына ачмакчы идем, ул:

– Синең төшләреңнең директорымин булырмын. Минем хатын – башбухгалтер, синеке – идән юучы. Килештекме?

Әллә, чыннан да, тәвәккәлләпкарарга инде? Монда файдаданбашка нәрсә юк бит: йокың да туя,йоклаганың өчен акча да түлиләр.

Төшләре генә мине ташламасын,калганы күршем белән аның хатыныкулында

Нурисә ГАБДУЛЛИНА.

Түбән Кама.

Комментарии