Сүз кадерен белә иде

Узган атнада Казанда Русиянең һәм Татарстанның халык артисты, исемендәге премия лауреаты, нәфис сүз остасы, легендар Айрат ага Арсланов белән бәхилләштеләр. Ул озакка сузылган авырудан соң сиксән дүртенче яшендә вафат булды. Хезмәт юлын 49нчы елда радиокомитеты дикторы буларак башлый. Соңрак Галиәсгар Камал исемендәге театрда актер, аннан соң – телевидениесенең беренче ир-ат дикторы. 1967 елдан – филармония артисты. Кырык елдан артык аның тавышы белән меңнәрчә персонажлар сөйләште, ул әдипләренең йөзләрчә әсәренә җан өрде. Мәрхүмне Яңа бистәсе зиратына җирләделәр.

Бурычлы үлми

Русиянең Финанс министрлыгы хәбәр иткәнчә, төбәкләрнең федераль бюджеты каршындагы дәүләт әҗәте 918 миллиард сумга җиткән. Ел башыннан бирле ул 28 миллиардка арткан. Иң зур бурыч – Мәскәү шәһәрендә. 255 миллиард сум бирәсе бар. Аның артыннан Мәскәү өлкәсе килә. – әҗәт зурлыгы буенча өченче урында. Без үзәктәге казнадан 45 миллиард сум алганбыз. Әле беренче мартка гына бу күрсәткеч 37 миллиард иде.

Сөт күпме торыр?

Халыктан җыела торган сөтнең килограммын 10 сум 50 тиен, күп дигәндә, 11 сумнан сатып алачаклар. Һәрхәлдә, мондый бәя 1 майга кадәр сакланырга тиеш. Эшкәртүчеләр һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы шундый килешүгә килгән. Май аенда сөт хаклары үзгәрергә мөмкин. Гадәттә, җәйге чорда, сөт болай да күп дигән сылтау белән, заводлар аны халыктан шалкан бәясенә сатып ала башлый иде. Быел да шул ук хәл кабатланыр, мөгаен.

Миңнеханов күпме акча ала?

Татарстан Президенты , закон нигезендә, үз керемнәре турындагы мәгълүматны игълан итте. Узган ел Премьер-министр булганда ул 4 миллион 565 мең сум акча эшләп алган. Президент милкендә – 276 квадрат метрлы фатирның өчтән бер өлеше һәм Лэнд Ровер Рэйнҗ Ровер җиңел машинасы. Ә Рөстәм Нургалиевичның хатыны өйгә акчаны күбрәк алып кайта. Ул үткән ел 8 миллион сумнан артык эшләп алган. Моннан тыш, ике җир биләмәсе, ике шәхси йорты, аерым фатиры да бар. Миңнехановның улы әлегә эшләми, шуңа кереме юк. Күрше Башкортстан Президентының еллык кереме исә 3 миллион сумга да тулмаган. Фатиры да кечкенә икән – Мортаза Рәхимов 136 квадрат метрда яшәп “интегә”.

Икмәк музее нинди була?

Бөек Болгар музей-тыюлыгында Икмәк музее төзеләчәк. Ул тулы бер комплекс рәвешендә булырга тиеш. Анда җил тегермәне, Сабантуй мәйданы, кафе-рестораннар, икмәк пешерү цехлары, ат абзары урнашачак. Биредә сабаннан алып бүгенге техникага кадәр җир эшкәртү җиһазлары да торачак. Туристларга үзләренә ипи салу мөмкинлеге тудырыла. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов мондый музейның тәрбияви әһәмияте турында ассызыклады. “Алайса хәзерге балалар күмәч агачта үсә дип уйлый”, – диде ул Кремльдә проектны тәкъдим иткәч. Мондый тәрбия 155 миллион сумга төшәчәк – музейны салып чыгу өчен нәкъ шулкадәр акча кирәк.

Руханины үтерделәр

Күрше Чуашиянең Яльчик районындагы бер авылда православ руханиен атып үтерделәр. Җинаятьне Алексей Григорьев дигән бәндә кылган. Ул руханига узган шимбә кичке сәгать дүрттә һөҗүм итә. Григорьев психик авыру белән исәптә торган. Үзе аңлатканча, руханины юк итәргә аңа “өстән килүче тавыш” кушкан. Моңарчы Григорьев мәрхүм эшләгән чиркәүгә килеп йөргән була. Тикшерүчеләр әйткәнчә, аларның үзара низаг килеп чыккан. Мәскәү һәм бөтен Патриархы Кирилл әлеге җинаятьне “еллар буенча сузылган Алласызлык нәтиҗәсе” дип атады.

“Такырбашлар” бездә дә бар

Чаллыда яшьләрнең формаль булмаган “Скинхедлар” хәрәкәте вәкилләренә карата суд карары чыгарылды. Алар узган ел бирегә Таҗикстаннан укырга килгән беренче курс студентын кыйнауда гаепләнә. 18 яшьлек егеткә дүртәүләшеп авыр тән җәрәхәтләре салалар, сугып-типкәләп кенә калмыйлар, тимер-томыр белән дә имгәтәләр. Дүрт гаепләнүчегә дә өчьеллык шартлы срок бирелде. Шунысын да өстик: суд эскәмиясенә эләгүчеләрнең икесе – татар фамилияле егетләр, иң олысына 22 яшь.

Мөселманнар өчен мода

Русия башкаласында “Мәскәү Хәләл Экспо” исемле беренче халыкара күргәзмә ачыла. Анда дине нигезендә яшәү өчен кирәкле товарлар тәкъдим ителәчәк. Биредә азык-төлек, кием-салым гына түгел, Хәләл эшмәкәрлек алып бару, спорт белән шөгыльләнү, ял итү тәртипләре белән дә танышу мөмкин.

Абау!

Чистайның елга портында яңа туган сабый мәете табылды. Понтонга ремонт ясаганда, аңа эшчеләр юлыга. Экспертлар әйтүенчә, чүпрәккә төрелгән мәет трюмда ярты ел чамасы яткан. Ул үле туганмы-юкмы, кем аны биредә калдырган – монысын тикшерү ачыклап бетерергә тиеш.

Сүз иреге кысылудагы алдынгылык

Петербургта сүз иреге фондының еллык семинары узган. Анда соңгы елларда Русиядә сүз иреге дәрәҗәсе билгеләнгән.Русиянең 22 төбәгендә матбугат ирексез дип аталган. Алар: Башкортстан, Ингуш, Калмык, Кабарда-Балкар, Карачай-Черкес, Мари Иле, Мордва, Татарстан һәм Чечен Республикалары, Забайкалье һәм Хабаров крайлары, Әстерхан, Белгород, Калуга, Кемерово, Курган, Ленинград, Мәскәү, Орел, Пенза өлкәләре, Яһүд автоном өлкәсе һәм Ямал-Ненец автоном округлары. Русия төбәкләре арасында сүз иреге кысылу буенча Башкортстан беренче урында дип билгеләнгән.

Технология университеты “үсте”

Русия Мәгариф һәм фән министрлыгында узган яшерен тавыш бирү нәтиҗәсендә Казан технология университеты (КХТИ) “федераль тикшеренү университеты» статусына ия булды. Бу хакта “Азатлык” радиосына уку йорты проректоры Илнур Абдуллин хәбәр итте.

– Бу дәрәҗәне алгач, безгә Мәскәү 1,8 миллиард сум бирәчәк. Өстәвенә, республика 360 миллион бирәчәк. Бу акча уку йорты үсешенә – алдынгы приборлар алырга, биналарны төзекләндерергә һәм укытучылар белемен камилләштерүгә бирелә, – диде Абдуллин.

Узган ел Казанның Туполев исемендәге Дәүләт техник университеты (КАИ) федераль тикшеренү университеты исемен яулаган иде.

Интернетсыз яши алмыйлар

АКШта уздырылган тикшерүдә Америка яшьләренең интернетсыз тора алмавы ачыкланды.

Mэрилэнд университеты тарафыннан уздырылган тикшеренүдә, югары уку йортларында укыган студентларның кесә телефоннары, социаль аралашу челтәрләре һәм, гомумән, интернетка мөкиббән китүе, алар булмаса үзләрен начар хис итүе ачыкланды. Яшьләрнең интернетка бәйлелеге исерткеч эчемлек яисә наркотик кулланган кешеләргә хас симптомнар күрсәтә.

Тикшеренүдә катнашкан яшьләрдән интернетка бәйле бар җиһазларны кулланмау сорала. 24 сәгать эчендә бу кешеләрдә нәкъ наркотик кулланучыларда кебек төшенкелек күзәтелә. Аларның интернетка керү теләге көчәя һәм булдыра алмаган очракта алар төшенкелеккә бирелә.

Сынаудан соң аларның үз кичерешләрен язуларын сорыйлар. Күпләр ниндидер бер җитешсезлек һәм ялгызлык хисе кичерүен әйтә. Кайберәүләр бу хисне «әни-әтисез калуга» тиңләгән.

Шул ук тикшерү вакытында Америка яшьләренең интернеттан яңалыклар укымавы ачыкланган.

Таркан – наркоман?

Төркиянең илдән читтә, шул исәптән Татарстан белән Башкортстанда да танылган җырчысы Таркан наркотиклар сатып алуда, куллануда, саклауда һәм сатуда гаепләнә. Аңа 2 ел төрмә җәзасы яный.

Истанбул прокуратурасы аңа инде гаепләү карарын белдергән.

Тәртип саклау оешмалары белдерүенчә, Таркан бу елның мартында үз йортында 10 граммнан артык гашиш белән тотылган.

Сорау алганда ул берничә ел элек наркотиклар куллана башлаганлыгын таныган һәм дәваланырга җыенуын әйткән.

Таркан тоткарланганнан соң 3 көннән иреккә чыгарылган.

Комментарии