Әлфис дуслары белән сөйләште

Бүген халыкны концерт-спектакль ише тамашалар белән шаккаттырып булмый. Тансыкланырлык түгел. Казанда гына да бер кичтә ничә концерт-спектакль була бит. Кайсын гына күреп бетерәсе… Заллар тутыру бәхете бик сирәк артистларга гына тәти. Сәхнәгә кем генә хуҗа түгел, тыңлыйлармы, сәләтлеме – монысында эш юк. Таныш-белеш ярдәмендә залга мәҗбүриләп халык тутырып, җырлаган атын чыгарып, “Тулы зал белән концерт куйдым”, – дип масаеп йөрүчеләрне дә ишеткәнем бар.

Ә менә монысы, бүген сөйли торганы, аерым игътибарга лаеклы кичә булды. Газетабызның 21 апрель санында “Онытмагыз җирдә мин барын” дип исемләнгән мәкалә чыкты. Анда сүз арабыздан бик иртә киткән моң иясе Әлфис Кыямов, аның гаиләсе турында иде. Гадәттә, концертлар, артистлар турында язсак, я концерт алдыннан, яки соңыннан сөйлибез дә кабат бу темага әйләнеп кайтмыйбыз. Ә бу юлы алай эшләп булмады, дәшми кала алмадым.

Сүз башында тамашалар күп дигән идем. Тик мине, никтер, бик сирәге генә әсир итә. Зәвыксызлык, сәхнәнең дәрәҗәсен төшерү, анда юмор дип шакшы сүз сөйләү һәм башка күп сәбәпләр тамаша залларына сәфәремне киметергә мәҗбүр итте. Хәтеремдә әле: бөек җырчы гына түгел, чын Кеше дә булган шәхесебез, шулай ук кыска гомерле сандугач Вафирә Гыйззәтуллина концертыннан хисләнеп кайткан идем мин. Андагы җылылыкка, энергетикага чумып шактый “исереп” йөрдем.“Тагын кайчан кабатлыйсың бу бәйрәмне?” – дип, Вафирә апаны алҗытып бетердем. “Тагын үткәрәчәкмен бенефисымны”, – дип өметләндерә иде мәрхүмә. Ләкин бар да Аллаһы кулында шул. Бу Вафирә апаның Казандагы соңгы концерты булып калды. Менә Әлфис концертын да шулай ошаттым. Әйе, моннан 6 ел элек арабыздан киткән Әлфис Кыямовның концерты иде ул. Чынлап та, “Уникс” концертлар залында 2 көн рәттән батырып, “Онытмагыз җирдә мин барын” дип сөрән салуы булды бу. Әлфиснең гаиләсе белән концерт алдыннан сөйләшеп утырганда, бу концертны кичәсе дип үткәрәсе килми, бәйрәм булсын, гел елап кына утырып булмый бит инде дигәннәр иде (21 апрель, “БГ”). Чынлап та, барып чыкты. Бу кичәдә Әлфис үзе дә катнашкан кебек булды. Ул тамашачысы белән дә, якын дуслары белән дә, гаиләсе белән дә сөйләште. Тегеләре дә аңа исән кешегә мөрәҗәгать иткәндәй, “Әлфис дустым”, “Әлфис энем”, “Әлфис абый”, “әтием”, “ирем” дип дәште… Бу кичәдә күзләр ирексездән дымланды, елмайдык, көлдек тә…

Хәер, сәхнәсенең әле мондый купшылыкны, затлылыкны күргәне юк иде. Сәхнә бизәлеше, лазер-шоу, утлар, яктырткычлар… Сәхнәдә 6 метрлы фонтан-шарлавык… Купшы, ләкин зәвыклы, шул ук вакытта милли, эчтәлекле. Бу кичәдә мәгънәсез ялтыравыклы фейерверклар, шау-шу булмады. Бар да үз урынында, исәпле иде.

…Лазер нурлары Әлфиснең туган ягына, балачагына ишарәләп, тулы бер тарих барлады. Әйтерсең сәхнәдә бакый белән фани кавышып, уртак хикәят сөйли башлады… Ә концертны Әлфискә сәхнәгә җырчы буларак чыгарга этәргеч биргән Хәмдүнә Тимергалиева ачып җибәрде. Һәм халкыбызның яраткан җырчысын Әлфис үзе сәламли…

– Ни хәлләр, Хәмдүнә апа! Син мине моң дөньясына алып керүче, иҗатымны үстерүгә юл ачучы кеше бит. Иҗатымда, тормышымда ярдәмең өчен рәхмәт! Хәмдүнә апа, ә син безнең беренче очрашуны хәтерлисеңме?

– Исәнме, апаем! Ничек хәтерләмәскә?! Түбән Кама якларына гастрольләрем өзелә, баянчы юк… Шунда радио дикторы булып эшләгән Рөстәм Гәрәев, бик матур итеп баянда уйнаучы егет бар дип, сине тәкъдим итте. Иртән иртүк сине эзләп тулай торакка килдем. Һәм гастрольләргә киттек. Бер концерттан соң бик арыган идем. Табын янында җырларга хәлем юк, җырлагыз әле минем өчен диюгә, син гармуныңны сыздырып суздың. Таң калып тыңладым, аннан: “Әйдә җырла әле”, – дигәч, концертларда да җырлый башладың…

…Әлфис әнә шулай бу дөнья кешеләре, иҗатташ дуслары белән аралаша.

Үлем ишек какмаган бер генә дә, якынын югалту ачысын тоймаган бер генә кеше дә юктыр бу дөньяда. Сәхнәдә барган тамашага ияреп һәркем үз тормышын да, үз югалтуларын да барлагандыр… Мин дә барладым ул югалтуларымны. Кызганыч, торган саен алар күбәя. Инде Хәмдүнә апасы янына уктай атылып чыккан Айратны күргәч, бөтенләй хискә чумдым… Баксаң, мин дә шушы Айрат яшендә әтисез калганмын икән бит. Инде менә үзем күптән әти, бабай булдым. Барыбер 50гә җиткән сабый булып калдым, әтинең ничек кирәклеген хәзер дә беләм, әти дип әйтәсем килеп, әле дә гаҗизләнәм… Уйларымны кабат Әлфис бүлде:

– Улым Айрат, әйдә, күрсәт әле Кыямовларның асыл егетләре нинди икәнлеген! Улым белән бергә килгән “Юлдаш” балалар студиясен дә сәламлик!

Күз тимәсен, 11 яшьлек Айрат – сәхнәнең хуҗасы. Балалар арасыннан күземне Айраттан ала алмыйм. Оста, язмышын сәхнә белән бәйләсә, булдыклы артист буласы… Әнә бит апасы инде танылып килә. Әтисен искә алу кичәсендә, минемчә, Айгөлгә тиңнәр булмады.

– Күбегез белә: минем гаилә – барысы да сәнгать, сәхнә кешеләре. Кызым Айгөл – татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә биюче. Бүгенге бәйрәмемә ул махсус бүләк әзерләгән, нык дулкынлана. Әйдәгез, аңа ышаныч өстәп, алкышлар белән каршы алыйк әле, Айгөл Кыямованы!

Сәхнә артындагы Әлфис Кыямов кызын тамашачы каршына сәхнәгә дәшә… Биюләрне җыр алыштыра, олпат җырчылар белән бергә яшьләр залга моң сибә, Әлфис репертуарын искә төшерергә ярдәм итә: Әлфис тарафыннан башкарылган җырлар яңгырый… Сәхнәдә хатирәләр яңартыла, һәркем Әлфис белән бәйле истәлекләре белән уртаклаша.

Концертта дулкынландыргыч мизгелләр күп булды. “Сине көтәм” җырына Әлфис катнашындагы клипны күреп, Әлфиснең үз тавышын ишетеп, ярым караңгы бинада бер шәүләнең залдан менеп буш сәхнә идәненә тезләнеп чәчәк куюын күргән тамашачы, команда бирелгән кебек, кинәт сикереп торды, озак алкышлады Әлфиснең үзен. Гомумән, аягүрә басып озаклап алкышлаулар бер генә тапкыр булмады бу кичтә. Әлеге кичәдә сәхнә тотучылар күмәкләшеп кабат халык алдына чыгып баскач, зал тагын торып басты. Кичәне оештыручыларны озак җибәрмәделәр. Күзем белән залны күзәтәм. Чыгу юлына борылучылар, гардеробка ашыгучы юк. Түзмәдем: кулымдагы чәчәкләремне Әлфиснең гомер юлдашы булган Рәзимәгә тезләнеп бирдем. Әйе, үзенең артистлык карьерасын гаиләсе, балалары, ире өчен корбан иткән ханым алдында баш иярлек. Ул аларны бик яраткан, ярата. Шушындый гаиләсе булган Әлфис Кыямовны бу җирдә онытырга мөмкин түгел.

– 2 көн ирем белән булгандай булдым, – дип әйтте ул Әлфис ролен башкарган телевидение алып баручысы Фирдүс Гыймалетдиновка.

Чынлап та, Фирдүс тә чын Әлфис булып кичәнең мәгънәсен җиткерә алды. Әлфиснең дә тавышы шундый аһәңле, тыныч, сабыр иде бит… Әлфиснең туганы Мәскәүдән килгән режиссер Ринат Закирҗанов шундый купшы, тирән эчтәлекле кичә оештыра алган, ә тамашачы яраткан Әлфисен искә алырга килгән икән, 2 көнлек концерт барып чыкты дияргә була. Хәтерләсәгез: газетабызның узган санында Әлфиснең якыннары мондый концерт-кичә соңгысы булыр, оештыру бик авыр, дигәннәр иде. Моңа ышанасы килми. Авырлыклар онытылыр. Аллаһы Тәгалә насыйп итеп, булышучылар да табылыр, киләчәктә дә шулай искә алыйк милләтебезнең йөзек кашы булырдай улларын-кызларын. Хәтеребезне яңартып торыйк. Безне монда калдырып иртәрәк китеп барган якыннарыбызга догада торыйк.

P.S. Татарстанның атказанган артисты Әлфис Кыямовка быел 50 яшь тулган булыр иде. Исән булса юбилее да аның шулай зәвыклы, шул ук вакытта тыйнак дәрәҗәдә үтәр иде дип уйлыйм.

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии