- 02.05.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №16 (28 апрель)
- Рубрика: Архив
Яз килә, кояш көлә. Шәһәр халкы да бакча ягына таба карый башлады. Алар шул якка караганда, фатир караклары буш калачак йортларны барлый. Өч тәңкәлек суган үстерәм дип, биш тәңкәлек малыңнан колак каксаң “кызык” була инде. Ведомстводан тыш сак идарәсе тагын бер кат кисәтә: йортыгызга, фатирыгызга сак сигнализациясе куярга ашыгыгыз. Соңгы өч ай эчендә генә дә 6 меңгә якын урлау очрагы теркәлгән, шуның 399ы – фатир басу. Саннар уйландыра, шулай бит?!
Дөрес, кемнеңдер сак сигнализациясе куйдырырлык акчасы да юктыр… Фатирдагы бүлмә санына һәм куелучы сигнализациянең сыйфатына карап, саклык чарасы куйдыру 5 мең сумнан башлап берничә дистә мең сумга кадәр төшәргә мөмкин. Шуны истә тотып, Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан, Бөек Ватан сугышы ветераннарына зур бүләк әзерләнгән. Теләге булган кеше сак сигнализациясен бушлай куйдырырга мөмкин. Ләкин аның Бөек Ватан сугышы ветераны булуы һәм ялгыз яшәве шарт. Әлегә бер генә ветеран мөрәҗәгать иткән икән. Акция 9 майга кадәр дәвам итә.
Җиңү көне белән бәйле рәвештә бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең бер көнлек хезмәт хакы тотып калынуы турында ишеткәнсездер инде. Бәлки, үзегезнекен үк тотып калганнардыр. Дөресен генә әйткәндә, әлеге хәлдән зарланучылар күп булды һәм тиздән күп матбугат чарасы чаң кага башлаячак, әйткән иде диярсез. Акчаның бер өлеше шул ветераннарга тотылачак һәм ул фондка күчерелгән дип ышандырдылар Ведомстводан тыш сак идарәсендә. Дөрес, ничә ветеранга куярга планлаштыралар һәм күпме акча сарыф итү күздә тотыла – бу хакта аңлатып мәшәкатьләнүче генә табылмады. Әйе, аңлашыла, күпме кеше мөрәҗәгать итсә, шулкадәренә куячаклар. Ләкин бит эшкә тотынганчы чыгымны азмы-күпме исәплиседер ул?! Үзем, мәсәлән, күпме акча туздырачагымны якынча гына күз алдына китерә алам. Чөнки һәр тиенем исәптә. Бу очракта акчаның чуты-чамасы юк һәм күпме телисең шулкадәр туздырырга мөмкин кебек тоелды миңа. Чит янчыкка борын тыгу яхшы түгел, шуңа күрә акча санауны дәвам итмим. Акция тәмамланачак 9 майга кадәр санаулы көннәр калып бара. Бу вакыт эчендә күпме генә Бөек Ватан сугыш ветераны сак сигнализациясе куйдыруны сорап мөрәҗәгать итәр икән? Монысы аеруча кызык сорау һәм шәхсән үзем бу акциянең нәтиҗәләрен зур түземсезлек белән көтәм. “Безнең гәҗит” яки бу хакта язган башка бер газетаны алдырмаган ветеран акция турында белми дә калачак әле. Белгәннәренең ничә проценты шунда ук сигнализация куйдырырга чыгып чабар – билгесез. Андый инновацияләр белән яшәргә күнекмәгән кеше әлеге эшне зур мәшәкать һәм мәгънәсез гамәл дип кенә кабул итәчәк, минемчә. Ветераннар үзләре нәрсә уйлыйдыр тагын…
Эльвира ФАТЫЙХОВА
Ярамаган мәгълүмат
Татарстанда күпме газета-журнал чыкканын беләсезме? Меңгә якын! Бу санны ишеткәч, үзем дә артка утыра яздым. 2010 елда гына да 30 матбугат чарасы беренче авазын салган икән. Боларның барысын да теркәп, яшәүдән туктаганнарын исәптән төшереп, контрольдә тотучы орган “Россвязьохранкультуры” дип атала. Биредәге хезмәткәрләр көн саен 450ләп басма матбугатка мониторинг үткәрә. Экстремизм, наркотиклар, порнография пропагандаланмыймы, сүз иреге һәм журналист этикасы ни хәлдә – алгы планга куелучы сораулар.
– Билгеләнгән кагыйдәне бозган матбугат чарасына кисәтү ясала. Ике кисәтүдән соң эшне судка тапшырырга, шул рәвешле газетаны яптырырга хокукыбыз бар. Әйтик, узган ел бер рус матбугат чарасында экстремизм, динара ызгыш пропагандалану сәбәпле, мөхәрриргә кисәтүләр булды. Быел тагын бер газетаның эшчәнлегенә дәгъва белдерергә торабыз, – диде Салават Садретдинов, ТР буенча Роскомнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары.
– Мондый рухтагы язмалар халыкка ничек тәэсир итә дип саныйсыз?
– Җәмгыятьнең күпмедер өлеше җитди карарга, идея буларак кабул итәргә мөмкин. Үзләрен метрода, поездда шартлатырга әзер булучылар шуннан килеп чыга да инде. Соңгы теракттан соң тагын да кырысрак, игътибарлырак эш итә башладык.
Әлеге органны борчыган икенче проблема – шәхси мәгълүматларның тиешле дәрәҗәдә сакланмавы. Хәзерге заманда үзеңне кызыксындырган кеше турындагы белешмәне “эх” дигәнче тупларга була. Моның өчен хәтта дәү-дәү кешеләр белән дус булу да кирәкми. ЮХИДИ базасы һәм медицина картасы җитәрлек дәрәҗәдә ябык түгел. Берничә ел элек Казанның кайбер кибетләреннән дә кешенең адресын, туган елын һәм башкаларны ирекле рәвештә сатып алып була иде.
– Үзебез махсус тәҗрибә дә үткәреп карадык. Җитәкче булып эшләүче берничә кеше исем-фамилиясен атагач, аларның паспорт һәм машина номерларына кадәр тоттырдылар. Бу – безнең шәхси мәгълүматлар берничек тә сакланмый дигән сүз. Ә федераль закон нигезендә, аның турында дәүләт кайгыртырга тиеш. Юридик оешмалар, үз чиратында, хезмәткәрләренең мәгълүматын читкә чыгармаска, бу эшкә җаваплы карарга бурычлы, – диде Салават Өлфәтович.
Аның сүзен шәхси мәгълүматлар субъектлары хокукларын яклау бүлеге начальнигы Нәфис Талипов дәвам итте:
– Исем, фамилия, әтиеңнең исеме, адрес һәм туган ел – бу инде шәхси мәгълүмат санала. 2009 елның декабрь аенда Питрәч район газетасында торак-коммуналь хуҗалыкка бурычлылар исемлеге бастырылган. Газетада бу кешеләрнең тулы исемнәре һәм адреслары күрсәтелгән өчен, баш мөхәррирне административ җәзага тартканнар. Яңа Чишмә районында да шуңа охшаш хәл кабатланган. Бу, әлбәттә, уен эш түгел. Җитәкчеләр әлеге мәсьәләгә җитди мөнәсәбәттә булсын иде.
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
ТАГЫН КҮЧТЕ
Кичә, ягъни 27 апрельдә Казан шәһәре Югары судында Фәүзия Бәйрәмова эше каралырга тиеш иде. Ул үзе аны “Сталин заманыннан соң татар язучысына каршы ачылган беренче сәяси җинаять эше” дип атый.
Югары судка җыелган халыкның ышанычы акланмады. Юкса Бәйрәмованың аклануына өмет баглаган кешеләр аз түгел иде. Хәтта “Фикер” яшьләренең кайберләре “Фәүзия апа акланырга тиеш! Милләткә каршы эшне туктатыгыз!” шигаре белән Министрлар Кабинеты каршына җыелды. Фәүзия Бәйрәмованың яклаучысы авырып китү сәбәпле, утырыш 18 майга иртәнге сәгать унга күчерелде.
Исегезгә төшерәбез: Чаллы суды 24 февральдә Бәйрәмованы 1 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карарын чыгарды. Ул 282 маддәнең 1нче өлешендә каралган җинаять кылуда, ягъни нәфрәт йә дошманлык тудыру, кешелек абруен төшерүдә гаепле, дип табылды.
Гаепләнүче дә, аны яклаучылар да әлеге карар белән килешми. Үз хокукларын алар республиканың югары судында яклый.
Илдинә ЯДКӘРОВА
Комментарии