Байконурга Чистай егете дә нигез сала

Русиянең кайсы гына тармагын алма, һәрберсендә алдынгылар рәтендә исемнәрен күрергә мөмкин. 1961 елда галәмгә очарга тиешле беренче кешеләр исемлегендә дә егете була. Татарга галәмгә чыгарга насыйп булмый (7 апрель, 2010 ел, “БГ”). Байконур космодромы төзелешенә беренче казык сугучылар арасында да Камил Җиһаншин була.

Камил абый 76 яше белән бара. Ул Чистайның Иске Роман авылында туып үскән. Армия хезмәтен 1955 елда Казахстанда башлый. 1956 елда булачак Байконур җиренә китерәләр. Ул вакытта әлеге чүл-даланың Байконур дигән исеме дә булмый. Полк мәктәбен тәмамлаган, локаторчы һөнәрен алган Җиһаншин төзүчеләр белән бергә ракеталар җибәрү станциясенә нигез салуда катнаша. Хәзер Камил абый Чаллыда яши, I төркем инвалид.

– Без килгәндә берни юк иде. Тирә-якта ком гына. Палаткалар куеп йокларга яттык. Иртән төзүчеләр килде. Берникадәр вакыт эчендә барак кебек нәрсә төзеделәр. Аны урталай бүлеп, бер ягын казарма, икенчесен ашханә иттеләр. Шуннан башланды. Байконур дигән сүзне белүче дә, ишетүче дә юк иде. Мондагы солдатның адресы “Полевая почта”, офицерларныкы “Ташкент” иде. Локаторчы буларак 1956 елның 4 октябрендә беренче, 1957 елның 2 ноябрендә икенче континенталь ракеталарны җибәрүдә катнаштым. Кайвакыт җибәрелгән ракеталар 1-2 минуттан кире килеп төшә, бөтен тирә-як ялкынга күмелә иде, – дип искә ала Җиһаншин.

Камил Җиһаншин әйтүенчә, Байконурга килгән генерал Неделин аны медаль белән бүләкләү тәкъдиме белән чыга. Камилнең күз алдында үз ярдәмчеләренә бүләк кәгазен тутырырга боера. Ләкин солдат медале бүгенгә кадәр алынмаган. Хәзер элекке солдат хәрби комиссариатлар, Саклану министрлыгы аша шушы бүләкне юллау белән мәшгуль.

Элегрәк медальне эзләтә алмаган. Чөнки аңа 15 ел буе ресторан, ашханәләрдә, эчә торган урыннарда булмаска кушылган. Кайда хезмәт итүе хакында хәрби комиссариатларда да әйтергә ярамаган. Хәзер инде солдат бүләген оныкларына күрсәтү теләге туган.

Билгеле булганча, атом булган җирдә яшәүчеләр яки хезмәт итүчеләр нурланыш алудан озак яшәми яки инвалид булып кала. Әйткәнебезчә, Камил Җиһаншин да – I төркем инвалид.

Камил абыйның хатыны Мәсфирә районы, Югары Сөн авылында туып үскән. Байконурда, атом җирендә хезмәт иткән ире Камил абый белән тормыш башлау елларын онытмаган.

– Мин аның беренче мәхәббәте идем. 3 ел буе тату, намуслы йөрдек. Башта, тыйнак авыл кызы буларак, авыруларын аңлап бетермәдем. Белгәч, аны дәваладым. 3 елдан беренче кызыбыз туды, аннан улыбыз. Бәхетле яшибез, бер-беребез өчен яратылганбыздыр, – ди ул.

Гафиулла ГАЗИЗ

Рәсемдә: Камил Җиһаншин һәм аның тормыш иптәше Мәсфирә ханым.

Үзәк Европа да исламнан курка

Польшадагы уңчы төркемнәр Варшавадагы яңа мәчет төзелешенә каршы чыга. Урамнарда эленгән шигарьләр Швейцариядәгеләрне искә төшерә. Исламнан курку Польшагa да килеп җитте.

2004 елда барлыкка килгән мөселман лигасы оешмасы тарафыннан төзеләсе мәчет Польшада хакимият рөхсәте белән төзелгән 5нчесе булачак. Варшава шәһәрендә әле төзелеш эше тәмамланмаган мәчет бинасы алдында күптән түгел 150 кеше җыелып, протест чарасы уздырды.

“Мондый җирләр бик еш радикальләшү үзәгенә әйләнә”, – дип борчылуын белдерде каршылык чарасында катнашучы берәү.

Аның кулындагы шигарь Швейцариядә манара төзелешенә каршы булган референдум вакытындагы афишаларга охшаш. Рәсемдә мәчет манаралары ракетага охшатылган.

Мондый зарланулар көнбатыш Европада ешрак очрый иде. Гомумән алганда, Европада 15-18 миллион мөселман яши дип исәпләнә. Кайбер илләрдә дине икенче дин рәтендә тора.

2009 елда Швейцариядә манара төзелеше мәсьәләсе референдумда каралу Европада исламга карата карашны ачык чагылдырган иде. Моннан кала Франция һәм Германия кебек илләрдә пәрәнҗәне тыю турында бәхәсләр дәвам итә.

– Франция, Германия һәм Недерландтагы мөселманнар проблемасы, көнбатыш артыннан куып килгән, соңгы елларда иммигрантларны үзенә күбрәк җәлеп иткән модернлашу процессын кичергән Польшага да килеп җитәчәк, – ди Польша фәннәр академиясе профессоры Збигниев Миколейко.

Reuters хәбәр агентлыгына биргән әңгәмәсендә ул: «Польшада Төньяк Кавказ илләреннән күчеп килгән ярлы мөселманнар саны арта. Әлеге протест чаралары киләчәктә булырга мөмкин киеренкелек һәм куркынычны күрсәтә. Әлегә куркыныч юк, ләкин алга таба мондый проблемалар булуы ихтимал”, – диде.

“Татарлар үзебезнеке, ә яңа иммигрантлар тар карашлы»

38 миллион халкы булган Польшада 90%ны католиклар тәшкил итә. Анда шулай ук 15-30 мең тирәсе, күпчелеге Чечнядан күчеп килгән мөселманнар яши.

Ил көнчыгышында яшәүче күпчелек мөселман татарлары исә тулысынча поляк халкына ярашкан, поляклар аларны үз итә. Xәтта күптән түгел британ шаһзадәсе Чарлз сишәмбедә Польшадагы татар авылына килеп, андагы мәчетендә булган иде. Кунак иткән як аны татар авылына Польшаның күпмилләтлелеген, диннәр татулыгын күрсәтү өчен чакырды.

Ләкин соңгы елларда килгән Кавказ иммигрантларына карата караш башкачарак.

– 90нчы елларда белән беренче сугыш башлаганда Кавказдан күп кенә ярлы мөселманнар килә башлады. Чеченнәр үз җәмәгатьчелеге эчендә яши башлады һәм алар үз эченә бикләнде, проблема да шуннан туды. Моңа өстәп хәзер урта сыйныф мөселман эшкуарлары килә башлады һәм бу өч катлам мөселман халкы бергә яшәми, – ди Польша фәннәр академиясе профессоры.

“Кеше белмәгән әйбердән курка»

10 мең мөселман яшәгән Варшавада әлеге мәчет бинасы бары тик 200 кешене генә үзенә сыйдыра алачак. Мөселманнар дини үзәкнең кирәклегенә басым ясый, ул бары тик мөселманнар өчен генә түгел, ислам дине белән кызыксынган мөселман булмаган халык өчен дә кирәк, ди алар.

Варшава университетындагы ислам белгече Сковорн Налборчик, Польшада барлыкка килгән бу каршылык һәм реакцияне, «Кеше белмәгән әйбердән курка”, – дип аңлатты. Югыйсә Норвегия, Австрия кебек илләрдә мөселманнарга карата караш уңай.

Мәтин КАРЫШМАС

фаҗигасе искә алына

Матбугат чараларында Чернобыль фаҗигасен искә алып, күп язылды һәм сөйләнде. Әмма 1957 елда Чиләбе өлкәсенең Коншак районындагы аннан да зуррак фаҗигане искә алучы күренми, ишетелми әле.

Мәскәү телеканалларына иярепме, “Татарстан-Яңа гасыр” каналы да бу фаҗига нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар турында хәбәр бирде. “Чернобыльчеләр”не кайгырту, нурланышка дучар булганнарны коткару чараларын оештыру эшләре белән таныштырдылар.

Әлбәттә, яхшы күренеш. Тик менә 1957 елда Чиләбе өлкәсенең Коншак районындагы “Маяк” тәҗрибә заводы шартлавын искә алучы күренми. Атом кораллары ясаучы бу завод фаҗигасе күпкә куркынычрак булуга карамастан.

Тагын бер гыйбрәт: Чернобыль шартлавыннан соң, ашыгыч рәвештә анда яшәгән халыкны күчерү кампаниясе башланды.

“Маяк”ның шартлавы вакытында мәрхүм Галимҗан ага Гыйльметдинов Коншак КПСС райкомының беренче секретаре булып эшләгән. Аның әйтүенчә, шартлаудан соң, зарарланган авылларның барча халкын башка якларга күчерәләр. Караболак һәм Мөслим авыллары гына шунда утырып кала. Бу авыллар халкы “тәҗрибә куяннары” сыйфатында кулланылган булып чыга. Караболакныкылар – һавадагы нурланыш тәэсире, Мөслим авылы халкы исә зарарланган суны куллану буенча.

Хәер, монысы кызыксынучы адәм баласы өчен яңалык түгелдер дә инде: бу хакта китаплар да бастырып чыгарды.

Чернобыль тирәсендә исә татарга нурланыш кагылмады. Ул якта татарлар аз ич. Ләкин анда нурланган итне нәкъ татар авылында арзан бәягә сату да Русия җитәкчелегенең татарны ничек яратуын күрсәтәдер.

Дөресе, бу фаразны дәлилләрлек рәсми чыганаклар юк. Фаразлар гына туа. Сембер өлкәсенең Татар Урайкины авылына шул Чернобыль фаҗигасеннән соң арзан ит китерәләр. Иң мускул итле урыннарын әле. Сатучы Фәһимә ханым шатлана: “Үземә дә алып калдым, халык та өерелеп алды”, – ди.

Дөрес, нурланыш авыруына дучарлар булмады бу авылда. Әмма менә дигән итне арзан бәягә сату кебек көтелмәгән бүләк кайбер имеш-мимешләргә дә сәбәп булган иде.

Тагын бер очрак. Димитровград шәһәрендәге атом электр станциясендә кечкенә авария булган иде. Шуннан соң Карсун (Карасу) районының Уразавыл һәм Ногай иле авылларыннан ерак түгел – урман аланында чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алынган 3-4 метр биеклектәге бетон плитәләрдән торган койма пәйда булды. Һәм җирле халыкка якын тирәдә гөмбә җыярга ярамавы турында бәян ителде.

Мондый хәлләр халык арасында кайбер кирәкмәгән фикерләргә сәбәп булган иде. Ә шикле сорауларга анык җавап булмау шикләрне тагын да көчәйтә…

Айрат ИБРАҺИМ

Нефть акчаларын таптыру

Русия фиркаләренең Башкортстандагы төбәк бүлекләре һәм төрле иҗтимагый оешмалары Президент Д.Медведевка ачык хат белән мөрәҗәгать итте. Хат авторлары Башкортстан Президенты һәм аның улы Урал Рәхимов гамәлләрен тикшерүне сорый.

Республикадагы егермеләп иҗтимагый оешма һәм фирка вәкилләре фикеренчә, Башкортстан ягулык энергетика тармагы ширкәтләрен 2002 елда “Рәхимовлар гаиләсе”, канунсыз рәвештә үз файдасына күчергән. Ә узган елда шул ширкәтләрне Русиянең “Система” холдингына саткан. Ләкин сатудан кергән акчаның кайда икәнлеге әле дә мәгълүм түгел, дип әйтелә бу хатта.

– Башкортстан ягулык-энергетика тармагына соңгы елларда президентның улы Урал Рәхимов хуҗа булды, – дип әйтелә мөрәҗәгатьтә. – Шул чакта ук илдә иң бай кешеләрнең берсе булган Урал Рәхимов нефть тармагын Мәскәүгә саткач, тагын да ныграк баеды һәм илдән чыгып китеп, хәзер чит илдә яши.

Башкортстан ягулык тармагын сатуны хат авторлары “гасыр мутлыгы” булды дип атый һәм шуның өчен әлегәчә беркемнең дә җаваплылыкка тартылмавын әйтә.

“Рәхимовлар гаиләсе” кылган гамәлләр әле төрмәдә утыручы “ЮКОС” җитәкчесе М. Ходорковскийның гаепләреннән дә зуррак, – дип әйтелә Дмитрий Медведевка язылган хатта. – Ходорковский командасы 90нчы еллардагы кануннарның камил булмавыннан файдаланган булса, Рәхимовлар гаиләсе исә үз гамәлләрен хокукый мәйданда кануннар бозу аркасында кылды. Алар кануннарны санга сукмады һәм моңа калкан итеп “милли суверенлык кәртен” алды”.

Ил Президентына юлланган хатта Башкортстан нефть ширкәтләренең ни рәвешле шәхси кулларга күчүе турында тәфсилләп языла.

– Башкортстан президенты даирәсе кылган кырын эшләр республика җәмәгатьчелеге арасында канәгатьсезлек тудыра бара һәм моның иртәме-соңмы аяныч хәлләргә китерүе ихтимал. Хәтта халык Кыргызстандагы кебек күтәрелеп чыгарга мөмкин , – дип ассызыклана бу хатта.

Башкортстан оппозициясе моңа кадәр дә шушы мәсьәләдә ил җитәкчелегенә дә, хокук оешмаларына да күп мәртәбә мөрәҗәгать юллады. Мортаза Рәхимовның хакимияттән китүен таләп итеп бихисап урам җыеннары оештырылды.

Башкортстандагы танылган галим, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин әйтүенчә, әле язылган ачык хат та игътибарсыз калдырылачак. Аның сүзләренчә, Мәскәү Кремленә җәмәгатьчелек фикере сукыр бер тиен дә тормый. “Мортаза Рәхимовны үзенә күпме кирәк, шулкадәр утыртачак Русия түрәләре”, – ди Ринат әфәнде.

Фәнис ФӘТХИ

Комментарии