- 02.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №13 (2 апрель)
- Рубрика: Архив
Соңгы елларда бу темага кемнәр генә мөрәҗәгать итмәде икән, нинди генә масса–күләм матбугат чаралары аңа урын бирмәде. Әмма мәсьәлә хәл ителмәде. «Сугыш чоры балалары» үзләре дә тик ятмады, гәзит – журналларда булсын, радио-телевидениедә ул вакыттагы эшләре, ач-ялангач килеш укулары белән «мактандылар», чөнки аларның сугыш һәм сугыштан соң чоры балачагына ни генә майтарырга туры килмәде, кырда эшләүме, көтү көтүме, җир казумы һ.б. Ә инде шәһәр балалары үзләренең производствода, станок артында эшләүләрен тасвирлады. Әмма аларның берсе дә дәүләттән дә, эшләгән предприятиеләр, колхоз – совхоз җитәкчеләреннән дә ярдәм сорамады. Билгеле, сорасалар да юк иде, барысы да фронтка, барысы да җиңүгә иде!
Югары органнардан, Дәүләт Думасыннан ышанычлы «хәбәрләр» булмагач, аерым өлкәләрдә, республикаларда, урыннардагы кануннар нигезендә, «сугыш чоры балаларына, бу категорияле гражданнарга ярдәмгә килделәр. Кайбер өлкәләрдә аларны тылда хезмәт итүчеләргә тиңләп, ташламалар ясадылар, ә кайдадыр пенсиягә даими өстәмәләр рәсмиләштерделәр.
Без, Казан шәһәре Аксакаллар шурасыннан, шулай ук бу мәсьәлә буенча Президентыбызга мөрәҗәгать иткән идек, кызганычка каршы, хуплаучы табылмады. Ә бит күрше Ульян өлкәсе дә читтә калмады, ничектер ул проблеманы хәл итте. Нефтьле һәм спортлы Татарстаныбыз өчен аяныч! Без бит, безгә Универсиада, Олимпиада һәм бүтән спорт чаралары кирәкми, дип әйтмибез. Кирәк! Әмма, мәрхүм аксакалыбыз Туфан ага Миңнуллин әйтмешли, спорт барысыннан да өстен булырга тиеш түгел, шул исәптән, мәдәнияттән да. Бигрәк тә быел, мәдәният елында!
Үткән ел ахырында ук сөйләгәннәр иде: Дәүләт Думасында бу мәсьәләне караганнар, ләкин уңай якка хәл итәр өчен, 13 тавыш җитмәгән. Нинди төгәллек, дип уйладым үземчә һәм ул сүзләргә ышанмыйча, бу хакта аксакаллар белән уртаклашырга да батырчылык итмәдем. Ә инде күптән түгел генә кулыма «Правда» гәзитенең гыйнвар саны килеп эләккәч, күзем «Хакимият – «сугыш балалары» өчен үги ана» дигән мәкаләгә төште. Мәкалә күләмле, тулы язылган. Дөрестән дә, узган ел 22нче ноябрьдә, 6 мәртәбә(!) кичектерелгәннән соң, Русия Дәүләт Думасы, беренче укылышта, «сугыш балалары» турында канун проектын (берничә проект!) караган. Ул проектны 2011нче елда ук (халыкның сөйләве дә нәкъ шулай – М.М.) Коммунистлар партиясе фракциясеннән 23 депутат төркеме керткән булган. Эчтәлеге – «Ветераннар турында»гы Русия канунына «Бөек Ватан сугышы ветераннары» категориясенә 1928нче елның 22нче июненнән 1945нче елның 9нчы маена кадәр туган гражданнарны кертү» турындагы өстәмә кабул итү. Ә ул категория (тылда хезмәт иткәннәр) яхшы ук ташламалардан (даруларга, транспортка һәм торак-коммуналь хезмәткә) файдалана бүген. Ул мәкаләне яхшылап үзеңә укырга кирәк, укучым. Ә мин кыскартып кына, сезгә тавыш бирү нәтиҗәләрен генә җиткерәм.
450 депутаттан 213е канунны үткәрү өчен «әйе», дип тавыш биргән, шул исәптән КПРФтан 92 депутат (барча фракция), ЛДПР дан 56 (барча фракция), «Гадел Русия»дән – 62 (икесе «тавыш бирмәгән») һәм «Бердәм Русия»дән – 3 (235е «тавыш бирмәгән»). Димәк, «за» – 213, ә «тавыш бирмәгән»нәр яисә сайламаучылар – 237. Дөрестән дә, икенче сан 237дән 13не алып, беренчесенә кушсаң, 226 саны калган 224тән күбрәк була. Менә ничек ул 13 тавыш «сугыш балалары»на җитми калган. Ә мәкаләнең ахырында: «Канун проекты кабул ителмәгән. Думаның күпчелеге каршы тавыш биргән», – дип язылган. Шулай микән? Күргәнебезчә, «каршы», ягъни «против» тавыш бирүче таблицада күрсәтелмәгән, чөнки әйбәт түгел бит инде, әгәр «Бердәм Русия» партиясе, ягъни хакимият фиркасе «каршы» тавыш биргән дисәләр. Шуңа күрә, минемчә, алар яңа, элек кулланылмаган термин уйлап чыгарганнар – «тавыш бирмәгән» («не голосовал»). Сорау туа, 237 депутат тавыш бирмәгәч, нигә алар сессиядә утыра, утыргач ничек булса да тавыш бирергә тиешләр бит! Алар эшләмәгән булып чыга түгелме соң, алай булгач, нигә алар эш хакы ала?
Урынлы булыр, әгәр эш хакы турында да бер-ике сүз әйтсәм. Матбугатта күренгәнчә, бүген Дәүләт Думасы депутатларының айлык эш хакы 161 меңнән 254 меңгә кадәр икән. Яшәргә була! Думаның быелгы чыгымнарын, үткән ел белән чагыштырганда 600 миллион сумга арттырганнар. Спикер һәм аның урынбасарларының еллык эш хакына 44 млн. сум бүленгән (бу килеш күрсәтү безгә аларның айлык эш хакларын санауны кыенлаштыра, әле ярар, долларларда түгел, диген – М.М.).
Без, пенсионерлар 1нче апрельдән пенсияләребезнең ничә сумга үскәнен төгәл генә әйтә алмыйбыз, ә шулай да Пенсия фондының матбугатта хәбәр итүенчә, процентларда билгеле булды… 2 процент икән!!! Ә халык хезмәтчеләренә суммасы да билгеле. Бу елның сентябрь аеннан аларның уртача эш хакы 420 мең булачак! Шуның кадәр алгач та, тавыш бирүдә катнашмый утырырлар микән сессияләрдә? Сүз уңаенда шуны да әйтим әле, бу 400 мең эш хакы турында (13 «тавыш» кебек – М.М.) халык ел башында ук сөйләде инде, ә матбугатта хәзер генә күренде. Халык барысын да белеп тора икән!
Бу материаллар редакция өчен әзерләнгән иде инде, миңа яңа гына билгеле булды. Безнең Коммунистлар фракциясенең дә бу мәсьәлә турында канун проекты әзерләп, Дәүләт Советына тапшырганнарын сөйләделәр. «Сугыш чоры балалары»ның пенсиясенә аена 300 сум өстәргә каралган, ди. Коммунист иптәшләр, үзегезнең сумнарыгыз белән оятка калмагыз инде, сорагыз мең сум өстәргә, мөгаен, 500 сум расларлар, болай, ичмасам, «балалар»га да күңеллерәк булыр!
Мөбарәк МУСИН,
хезмәт ветераны, Казан Аксакаллар шурасы әгъзасы.

Комментарии