- 02.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №13 (2 апрель)
- Рубрика: Архив
Ярый без бар әле бу илдә. Юкса, кемне таларлар иде. Без сүз әйтә алмыйбыз, авыл җирендә эш каян табасың?! Менә тагын Кырымга диеп бер көнлек хезмәт хакын җыялар. Сеңлемнән дә җыйганнар – начальникларының 600 сумнан артык чыккан бирәсе акчасы. Сеңлемнең хезмәт хакы кечкенә булгач, аның кадәр үк түгел. Кемнәр саный бу акчаларны, биргән кешеләр исемлеген кемнәр алып бара – белгән кеше юк.
Безне бигрәк мыскыл итәләр – 9 майга тагын ветераннарга җыябыз. Югыйсә ничә бөртек калган ветераннарны бүләкләүне район бюджеты да күтәрә ала торгандыр. Берәр артист районга килсә, һәрбер мәктәпкә, учреждениегә фәлән хәтле билет биреп, без укытучылар чиратлап, кыйммәтле, үзебез карыйсы килмәгән концертларга йөрибез. Ул артистлар залны тутырып җыя алмагач, йөрмәсеннәр инде безнең башны авырттырып – эшли ала торган эш тапсыннар үзләренә. Әле бер артист, исемен язмыйм, килмәгән кешеләрне сүгеп – янәсе килмәгән кешеләр сараннар диеп ярты концертны үткәреп җибәргән. Акча түләп кергән кешеләр аның моң зарын тыңлап утырган. Кайчан шулай бездән көлүдән туктарлар. Бер урта мәктәптән якынча 30-50 мең сум акча җыела – коточкыч суммалар… Шуңа күрә авыл җирендә укытучыны кешегә санаучы да юк – килмешәк урынына күрәләр – иң пычрак эшләрне кушарга да чирканып тормыйлар. Ә калган профессия кешесе – сез күп акча аласыз, диеп безнең хезмәт хакын тикшерә. Менә хәзер газеталарга яздыру чоры җитте. Без укырга тиешле газеталар исемлеге алыштыргысыз. Тик ул исемлектә «Безнең гәҗит» юк. Үзебез укырга теләгән газетага акча калмый. Бу мәҗбүри талау кайчан бетәр икән?!
Исемем редакция өчен генә…
РЕДАКЦИЯДӘН: әлеге очрак сирәк күренеш түгел, кызганычка каршы. Мондый мәҗбүрилек булганда, коллективка бердәм булып, үз сүзен әйтә алу мөһим. Авторыбыз үз исемен чыгарудан курка. Хәтта районны да күрсәтмәүне сорады. Ләкин, шулай качып кына зарланып, мәсьәлә беркайчан да төзәтелмәячәк. Дөреслеккә кыюлык аша гына ирешеп була. Мондый очракларны журналистларыбыз урыннарга чыгып та тикшерә ала. Хәбәр генә бирегез.Безне талыйлар,
Комментарии