Бәяләр артуга каршы җыен

Бәяләр артуга каршы җыен

31нче мартта Чаллының Җиңү паркында коммуналь түләүләрнең кискен артуына каршы урам җыены узды. Биш йөзләп кеше катнашкан чараны шәһәр коммунистлары оештырды. Җыенда Русиядә бәяләрне үстерүдә Татарстан «тәҗрибә куяны» сыйфатында файдаланыла дигән фикерләр дә әйтелде.+

Татарстан коммунистлары арасында таркаулык чоры күзәтелә. КПРФның Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов белдерүләре буенча республиканың күп кенә җирле бүлекчәләре башлыклары, шул исәптән Чаллыдан Татьяна Гурьева да үз вазыйфаларыннан азат ителде. Шуңа да карамастан, Гурьева Чаллыда урам җыеннары оештыра. Моның өчен аны полиция даими эзәрлекли, мәхкәмәләр аша акча түләтүләр ясап тора. КПРФның Чаллы бүлеге әлеге түләтүләрне кабат мәхкәмәгә биреп, аларның бу карарларын юкка чыгаруга да ирешеп килә. 31нче мартта узган урам җыенында да беренче сүзне Гурьева алды.

Үз чыгышында ул Путин, Медведев хакимиятләрен кискен тәнкыйтьләде. Татарстан, Чаллы җитәкчеләренең дә халыкны алдау сәясәтендә алгы урыннарда барулары турында белдерде.

Җыенда чыгыш ясаган Зинаида Цыбаркова Русиядәге торак коммуналь түләүләрнең нык артып торуында Татарстанны гаепләде. «Русиядәге мондый түләүләрнең артып торуы Татарстаннан чыга. Без «тәҗрибә куяннары» хәлендә. Җылытуга киткән бер гекакалорий өчен Мәскәү 562 сум түләү билгеләде. Ә без 1271 сум түлибез. Чөнки монда арадашчылар, безнең исәптән үзләренә эш урыннары булдыручылар барлыкка килде. Ә бу канунга каршы килә. Бәяләр артуы менә шуннан да килә. Минем кызым Мәскәүдә булган иде. Аңа анда:

– Без сезне күрә алмыйбыз. Сез андагы барлык җәфаларга да түзәсез. Сездән соң бәя артулар, башка җәфалар Русия җиренә күчерелә. Татарстан Русиянең барлык кануннарын зәгыйфли, Конституциясен боза. Төгәлрәк әйтим, әгәр Русиядә өч балалы гаилә күп балалы санала икән, Татарстанда биш балалы гаилә генә күп балалы санала һәм бу фатир алуларда, башка социаль яклауда да зур кыенлыклар тудыра, – дип белдерде Цыбаркова.

Җыенга килгән активист Раушан Вәлиуллин коммуналь түләүләрнең артуына каршы Чаллы һәм Түбән Кама калаларында 20 мең имза җыюларын, аларны махсус вәкил аша президент Путин аппаратының кабул итү бүлмәсенә тапшырырга теләүләре турында сөйләде. Ләкин бу вәкилдән имзлар җыелган кәгазьләрне кабул итеп алмаганнар, синең имзалар җыярга хокукың юк, дигәннәр аңа. Раушан Вәлиуллин әйтүенчә, хәзер 20 мең имзалы мөрәҗәгатьне президент Путинга электрон почта аша юллау җаен эзлиләр. Сүз барышында без Раушан әфәндедән бүгенге чыгышларда Татарстанда коммуналь түләүләрнең югарылыгы, аның Русиядәге кайтавазы буенча булган фикерләргә дә тукталдык.

– Татарстандагы кебек түләүләр кайбер төбәкләрдә юк та. Татарстанда иң байлар дипме, яки инде сарыклар яши дип уйлыйлармы, аңламыйм. Әле әйткән имзалар җыю барышында да безгә, нигә имзалар җыясыз, сез безгә корал өләшсәгез әйбәтрәк булыр иде, диючеләр булды. Әлбәттә, без бернинди көч куллануга да чакырмыйбыз, хәзерге хакимияткә безне ишетегез дип мөрәҗәгатьләр аша эшлибез. Артык түләүләр безгә кирәк түгел, шуңа да үзебезне яклый алмаганга безгә бик оят, – дигән фикерләрен җиткерде Раушан Вәлиуллин.

Бер апа үзенең бик аз пенсияле булуын, КАМАЗда эшләүче малаеның соңгы айда 10 мең сум хезмәт хакы алуын әйтте. Бу апаның килене вафат булган, ике ятим бала да үстерәләр. Узган айда коммуналь түләүгә 7 мең сум биргәннәр.

Җыен азагында резолюция укылды һәм кабул ителде. Анда торак-коммуналь хезмәтләре җитәкчеләреннән башлап, кайбер полиция хезмәткәрләрен, мәхкәмә казыйларын, шәһәр прокурорын, башка җаваплы кешеләрне отставкага җибәрү турында да сүзләр бар иде.

Гафиулла ГАЗИЗ.

«Фәйзрахманчы» ханым балаларын кайтарырга тели

Казанның Совет районы мәхкәмәсе «фәйзрахманчы» Гөлсинә Ганиеваның эшен карады. Ганиеваны яклап мәхкәмәгә егермеләп мөслимә килде. Беренчел тыңлаулар булды, Ганиеваның балаларны кире үзенә кайтару өчен язган шикаятен хөкемдар кабул итеп алды. Мәхкәмә утырышы 16 апрельгә билгеләнде.

Без бу мәхкәмә утырышының булуын кичә социаль челтәр аша белдек. Мәхкәмә утырышына безне кертмәделәр. Хөкемдар Гөлсинәне һәм яклаучыны гына чакырып алып сөйләште, – дип белдерде «Азатлык» радиосына мәхкәмә утырышына барган Наилә ханым.

Наилә ханым сүзләренчә, Ганиева узган елның августыннан, балалары тартып алынганнан бирле, төрле оешмаларга, мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итеп караган. Кануннарны, мәхкәмә юлының рәтен бик белмәгәнгә, ноябрь аена кадәр очы-башына чыга алмаган.

Ноябрь аенда Ганиеваның хәзер балалар йортында булган улын һәм кызын әнисенә кире кайтару эшенә бер яклаучы алынган. Әмма ул да апрель башына кадәр эшне сузган.

– Кечкенә баламны алып киткән вакытта ул имә иде, күкрәктән аерып алып киттеләр, алар минем өчен өзгәләнәләр, мине бик юксыналар, дип сөйләгән Ганиева үзен якларга килгән ханымнарга.

Хәзерге вакытта, Наилә ханым сүзләренчә, Ганиеваның ике һәм дүрт яшьлек ике баласы да балалар йортында. Билгеле бер көннәрдә әнисенә алар белән очрашу мөмкинлеге бирелә. Әмма Ганиева балаларының үзе белән булуын тели. Ире «фәйзрахманчы»лар яшәгән өйдә калган. Ул Гөлсинә ханымны минем яныма торырга кил, дип чакыра икән. «Әгәр анда барсам, балаларымны бирмәячәкләр», – дип әйткән Ганиева.

Гөлсинә ханым өченче баласына авырлы. Көмәненә – алты ай. Тумышы белән Чиләбе якларыннан булган Ганиева балаларын кире үзенә кайтару өчен Казанда бер фатирны арендага алып тора. Финанс хәле дә көннән-көн кыенлаша. Балалары тартып алынган ханымнар ана хокукыннан мәхрүм ителмәсә дә, ана хокуклары чикләнгән булып исәпләнә. Шуңа күрә балалар йортында булган балалары өчен алар алимент түләргә тиеш.

– Айлык керемен 25 мең сум дип күрсәткәнгә, бу алимент бүген 42 мең сум булып җыелган инде. Әгәр балаларын тиз арада үзенә кайтара алмаса, ул арта гына барачак, без шуңа күрә аңа булдыра алганча, кем 50 сум, кем 100 сум акчалата ярдәм иттек, – ди Наилә ханым.

Ганиева мәхкәмә утырышы алдыннан үзенең хәзерге хакимияткә булган үпкәсен дә белдергән.

– Балалар йортыннан тәрбиягә бала алганнар хөрмәттә, аларга акчалата да ярдәм итәләр. Ә үзе бала табып үстергән тормыш шартлары бик яхшы булмаган аналарга акчалата ярдәм итәсе урынга, балаларын тартып алалар, аналарны да, нарасыйларны да тилмертәләр, – дигән Гөлсинә ханым.

Наилә ханым сүзләренчә, «фәйзрахманчы»лар белән булган бер ханым мәхкәмә аша балаларын кире кайтара алган.

«Азатлык» радиосы Гөлсинә ханым белән элемтәгә кереп аның белән булган хәлләр турында күбрәк белергә теләгән иде, әмма телефоны сүндерелгән булып чыкты.

Наил АЛАН.

Дуңгыз ДНКсы тавыкта?

Мәскәүнең «Царицино» ширкәте чыгарган хәләл колбасаларда дуңгыз чималлары табылуы мөселманнар өчен көтелмәгән хәл булды. Русия мөфтиләр шурасы әлеге ширкәттә җитештерү даими күзәтү астында булуын әйтә.+

Русиянең үзәк каналындагы «Среда обитания» тапшыруы «Царицино» ширкәтендәге хәләл колбасаларны лабораториягә тикшерүгә алып барды һәм нәтиҗәдә анда дуңгыз ДНКлары барлыгы күренде. Әлеге хәлдән соң бу ширкәтне тикшерүче Русия мөфтиләр шурасына төрле гаепләүләр белдерелде. Без мөфтиләр шурасындагы «Хәләл» халыкара үзәге җитәкчесе Айдар Газизов белән әлеге хәл турында сөйләшергә булдык.

Айдар әфәнде, үзәк телевидениедәге тапшыру бөтен мөселманнарны борчуга салды, әлеге мәсьәлә ничек тә булса хәл ителдеме?

– Безнең хәләл стандарт нигезендә ширкәттә һәр көнне һәм сәгать саен тикшерү бара. Шул ук «Царицино»да да махсус бүлек бар һәм анда ике кеше эшли. Икесе дә профильле институтны бетергән. Шулай ук безнең планлы тикшерү һәм плансыз тикшерүләр бар. Шуның өчен без аны гел тикшереп торабыз һәм хәзер бу тапшыру чыкканнан соң өстәмә тикшерү ясадык. Без чималдан һәм әзер әйберләрдән тикшерү өчен үрнәкләр алдык һәм аларны икенче бер бәйсез лабораторияләргә җибәрдек. Бүген бер лабораториядән җавап килде. Анда ДНК һәм хәрәм булган хайваннарның өлешләре составта юк диелгән. Шулай ук без бүген Малайзия һәм Гарәп Әмирлегенә китәбез һәм андагы дусларыбыз белән тикшерү уздыру турында сөйләштек.

– Сезгә килгән лаборатория нәтиҗәләрендә хәрәм әйберләр табылмаган, ә үзәк телевидение үткәргәндә күренде. Ни сәбәпле?

– Бу тапшыру безнең мөфтияттә башланды. Алар иң беренче безгә килделәр һәм без аларга Русиядә хәләл тармакның үсеше турында әңгәмә бирдек. Төшереп бетергәч алар безгә бер ширкәттә уздырган тикшерү нәтиҗәсе барлыгын һәм анда дуңгыз ите ачыкланганын әйттеләр. Алар безгә тиз нәтиҗәләр күрсәтә торган анализ ясыйк, диделәр. Без риза булдык. Аны «Хемма» дигән оешма ясый. Без ясадык һәм анда бернинди хәрәм әйберләр чыкмады, ләкин бу хакта тапшыруда берни әйтелмәде. Белгечләр әйтүенчә, чималның эчендә дуңгыз ите юк, ә ДНКсы табылу ул ниндидер этапта кушылмалар, ягъни бер продукт икенче продукт белән эләккән булырга мөмкин. Әмма бу да мөселманнар өчен ярамый.

Икенче яктан, үзәк телеканал безгә рәсми документларны күрсәтмәде, «Царицино» ширкәте мөрәҗәгатенә дә карамастан аларга да документлар бирелмәгән. Анда икенче телевидение дә төшергән, анда ул ДНК күренгән. Мөселманнар өчен аның бөртеге дә продукцияне боза. Шуның өчен без аны хәләл итеп кабул итә алмыйбыз һәм тикшерү өчен башка бәйсез лабораторияләрне дә җәлеп итәбез. Җаваплар килә башлагач, без инде нәтиҗә ясарбыз һәм андый хәлләр тагын күзәтелсә, шунда ук җитештерүне туктатабыз. Әмма әлегә бездә андый нәтиҗәләр юк.

– Сез тикшерүгә алдан әйтеп йөрисезме, бәлкем алар сез килгәндә махсус әзерләнеп торалардыр?

– Безнең эшчеләребез анда һәрдаим тора. Без киләбез-китәбез, ә алар һаман анда. Дуңгыз ДНКсын без кайвакыт тавыкта та табабыз. Без бит бүтән продукцияне дә тикшерәбез. Бу проблемага тирән керә башласаң, анда бит хайваннар туклана торган ризыклар, аннары аларга салына торган дарулар да бар. Дарулар эчендә хайваннан ясалган кушылмалар булырга мөмкин. Безнең әле индустрия яшь һәм без тирәнрәк-тирәнрәк үтеп керә генә барабыз.

Безнең дәүләтнең чынбарлыгына күз салсаң, 95% итләре мөселманнар өчен хәрәм, хәтта хәрәм булмаса да, икеләндерә торган. Димәк, без аны ашарга тиеш түгел. Шуның өчен берничә лабораториядә тикшертергә тырышабыз, бигрәк тә дуңгыз ите азрак булган илләрдә. Шул ук Малайзия, Гарәп Әмирлегендә. Ул бит молекулалар дәрәҗәсендә. Анда күпләп дуңгыз салмаска да мөмкиннәр.

– Сез әйттегез, үзәк телевидение берьяклы гына күрсәтте дип, шул ук вакытта ул тапшыруда чынлап та хәләл әйберләрдә дуңгыз барлыгы күренде…

– Беренче каналда кулда рәсми кәгазьләре булмыйча, бездә кәгазьләр бар, диделәр. Безгә алар күрсәтелмәде. Күрәсең, сенсация кирәк булгандыр. Алар «Хемма» лабораториясендә тикшергәннәр. Бүген аның җитәкчесе Юрий Лебедин безнең матбугат очрашуында булды. Аның сүзләренчә, тележурналистлар үз өсләренә зур җаваплылык алган.

– Аны чыгарыр өчен юридик яктан бик дөрес итеп, чекларны алып тикшерүгә барысын да чакырырга һәм безнең лабораториядә ясарга тиешләр иде. Алар продукцияне кайдан алган, нәрсә алган һәм нинди пычак белән киселгәнен без бит белмибез, – диде ул.

Ландыш ХАРРАСОВА.

Комментарии