«Аллаһ» сүзе йомыркада

«Аллаһ» сүзе йомыркада

Лаеш районында могҗизалы хәл булган. Татар Сараланы авылында яшәүче Наилә Җиһаншинаның тавыгы гадәти булмаган йомырка салган. Аның кабыгында гарәпчә «Аллаһ» сүзе язылган.

Наилә ханым Җиһаншина үз авылларында 35 ел китапханәче булып эшли. Заманында терлекне күп асраганнар, ә соңгы елларда хуҗалыкларында тавыклар гына үрчетелә. Хуҗалыктагы кызыл каурыйлы, йомырканы күп салуы белән танылган токымнан булган егерме тавыкларының берсе 24нче февраль көнне хуҗаларына «күчтәнәч» бүләк иткән: кабыгына ачыктан-ачык «Аллаһ» сүзе язылган йомырка салган. Ә бит бу көнне хуҗабикә бик хәвефләнеп көткән. Эш шунда: төгәл ике атна алдан Наилә ханым шомлы төш күргән була:

– 10нчы февраль төнендә төшемдә яныма бер хатын килде дә: «Әйдә мин сиңа багам?» – диде. Мин аңа кулымны суздым. «Синең белән ике атнадан соң нәрсәдер булачак», – ди бу. Ике атна буе мин хафада яшәдем. Ниндидер начар хәлгә юлыгырмын кебек тоелды. Әмма куркуларым юкка булган икән, киресенчә, тормышымда шундый могҗизага юлыктым, – дип сөйләде ул безгә.

Йомырканы тапкан көнен хуҗабикә кеше яхшы хәтерли: тавыкларның витаминга иң сусаган чоры булгач, бу вакытта көненә 2-3 данәдән артык күкәй җыеп алганы булмаган аның. Ә 24нче февральдә, гомумән, бер генә данәгә юлыккан. Азына да канәгать булып, әллә ни уйланып тормастан, «табыш»ны кесәсенә сала да, өйгә юнәлә Наилә Җиһаншина. Соңыннан гына, аның кабыгында сәер кытыршылык сизеп ала.

– Керү белән кулымдагы йомыркага нәрсә язылганын аңлап алдым, чөнки гарәпчә укый беләм. Фәнни яктан караганда, бу күренешкә аңлатма бардыр да, бәлки. Мәсәлән, минем кызым Айгөл – ветеринар. Ул әйтә: «Әни, мондый йомыркаларны тавык йә салкын тигерсә, яки витамин җитмәгәндә сала, кабыклары шулай кытыршы була», – ди. Әмма ул бер җылы сүз әйтте: «Әгәр дә фәнни аңлатма бу очракта рас килсә, синең бит тавыкларың башка көннәрдә дә шушындый йомырка салыр иде», – ди. «Егерме тавык арасыннан берсе генә чирли дә, берсенә генә витамин җитми микәнни, һәм ул бер генә көн чирли микәнни?» – ди. Ирем әйтә: «Ә ник башка сүз язылмаган соң, «Аллаһ» дип, тутырып язылган бит», – ди. Шуңа күрә без моны могҗиза дип саныйбыз. Бу йомырканы журналистлар ТР мөфтие Камил Сәмигуллинга да күрсәткән. Ул бер дә шикләнмәде: «Чын «Аллаһ» дип язылган йомырка бу, Аллаһ тарафыннан җибәрелгән бер билге», – диде.

Наилә ханыма каршы сорау бирәм: «Ә сез моны нинди билге булырга мөмкин дип уйлыйсыз?». Әңгәмәдәшемнең җавабы әзер: үз вакытында өч ел буе мәчеткә йөреп, дин сабакларын алган ул. Намазга да басып караган. Әмма чынлап торып үзен тулаем дингә багышларга вакыт таба алмый икән: китапханәченең эше аз түгел, төрле чаралар оештырырга, халык белән эшләргә кирәк.

– Әнә шулай үземә вакыт юк, дип, гел динне арткы планга куеп килдем. Ул бер сәбәп кенә инде. Теләгән кеше вакыт таба. Тавыгымнан шушындый серле йомырка салдырып, әллә Аллаһ миңа: «Әйдә, намазга бас, онытма мине», – дип әйттеме икән, дим. Безнең авыл имамы әйтә: «Бу – Раббыбызның үзе турында исебезгә төшерүедер», – ди. Чынлап та, бер йомырка гына түгел бит, дөньяда әллә нинди хәлләр булып тора: сарык бәтиен дә күрсәттеләр телевизордан – йонына «Аллаһ», дип язылган, Дагыстанда бер баланың тәненә төрле аятьләр чыга…

Шунысын да әйтик – йомырка белән бәйле могҗизаның бу гаиләдә бер мәртәбә булганы бар инде. Моннан ун ел элек, Наилә апаның тавыгы, кабыгына гарәп хәрефләре язылган йомырка салган булган. Нәкъ шушы вакыйгадан соң, дин сабакларын укырга керешкән була әңгәмәдәшем. Ул вакытта аңа йомырканы ташламыйча, пешереп ашамыйча, он эченә салып сакларга куярга кушкан булалар. Әмма күптән түгел, анысын саксызлык аркасында ялгыш төшереп ваткан хуҗабикә. Шулай булса да, ватыкларын кабат он савыты эченә батырып куйган. Яңа йомырканың да урыны – шунысы янәшәсендә.

– Бөек һәм изге сүз язылса да, бу йомыркага табынырга ярамый, диделәр. Табынырга уйламыйм да, ул талисман кебек кенә минем өчен. Өебезне саклап торачагына ышанам, – ди Наилә ханым.

Шунысы да кызыксындырадыр – могҗизалы хәлнең сәбәпчесе булган тавыкны нишләтерләр? Бу гаиләдә тавыкларны суеп ашау гадәте юк икән. Барчасы үз үлеме белән үлә, дип сөйләде Наилә апа. Йомырканы кайсысы салган – монысы хуҗалар өчен сер, шулай да, әлеге хәлдән соң, бу йорттагы тавыкларга хөрмәт тагын да артачагын, язып тормасак та, аңлашыладыр.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии