- 02.03.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №8 (2 март)
- Рубрика: Архив
Соңгы вакытта Казандагы рус милләтчеләре татарга каршы берьюлы берничә чараны ачыктан-ачык оештырды. Интернетта да алар татар телен укытуга каршы кызу бәхәс алып бара.
Казандагы рус милләтчеләре Русия Мәгариф һәм фән министры Андей Фурсенкога ачык хат юллаган иде. Алар анда Татарстан мәктәпләрендә рус теле кыерсытылудан зарланды. Гәрчә бу чеп-чи ялган булса да, русмилләтчеләре мәсьәләне куерта бара. Бу аеруча интернет битләрендә күренә. Анда алар Татарстанның башкалар кебек үк Русиянең бер субъекты гына булуына һәм һәркемнең рус телен яхшы белергә тиешлегенә ишарәли.
Социолог Данис Гәрәев сүзләренчә, татар телен өйрәнергә теләмәү уйлап чыгарылган проблема. Чөнки тел өйрәнү файдага гына булуын һәркем яхшы аңлый:
– Мондый оешмалар: “Татар телен өйрәнергә теләмибез, безне мәҗбүри укыталар”, – дип, провокация тудыра, – ди ул.
Президент битараф
Татарстанда рус теленең бар өлкәдә өстенлеге һәркемгә мәгълүм. Моны республикадагы русларүзләре дә яхшы белә. Шуңа бу “татар телен мәҗбүри укытуга каршылык” чарасы артында ниндидер “котыртучы” көчләр торуы бик ихтимал. “Аның тамыры Мәскәүгә барып тоташа”, – дип уйлаучылар да бар.
Гәрәев фикеренчә, соңгы вакытта Русиядәге рус үтә милләтчел оешмалар, Татарстанга да үтеп кереп, мондагы русларны котырта һәм аларга яклау күрсәтә. Мисал өчен РНЕ (Рус милли бердәмлеге) вәкилләренә карата суд эшләре булган иде. Хәзер “Рөхсәтсез миграциягә каршы хәрәкәт” турында еш ишетергә туры килә. Берничә атна элек Казанда “Рубин” футбол командасы җанатарлары оештырган “Руслар сәламәт тормыш өчен” дигән йөгерештә бу хәрәкәт вәкилләре катнашканлыгы әйтелде.
– Республикага үтә милләтчел оешмалар үтеп керү куркыныч. Шул ук РНЕ оешмасы тамыр җәймәкче иде. “Рөхсәтсез миграциягә каршы” хәрәкәтенең Татарстанга үтеп керүе хәлне тотрыксызландыра. Алар татарлар белән руслар арасын бозмакчы була, – ди Гәрәев.
Мәскәүдән ярдәм көтәләр
Данис Гәрәев фикеренчә, Татарстанда рус теле һәм мәдәнияте үсешен кайгыртучылар бар һәм бу гадәти күренеш. Шул ук вакытта ул Русия күләмендә җәелгән рус үтә милләтчел хәрәкәтләргә иярүчеләр дә бар дип саный.
Русия хакимиятенең кирәк чакта мондый оешмаларны үз файдасында куллануы турында элек әйтелгәләгән иде. Татарстанда мондый көчләрнең тамырына мөмкин кадәр балта чаба килделәр. Күрәсең, рус милләтчеләренең бик “азына” алмавы шуның белән дә бәйледер. Хәзер исә Татарстанда да җитәкчелек алмашты, Русия Президенты Дмитрий Медведев та турыдан-туры русларны өстен милләткә чыгарды.
Сәясәт фәннәре докторы Андрей Большаков рус милләтчеләрнең баш калкытуын Татарстан идарәсендәге яңалыклардан күрә: “Узган елны республикада президент алмашты. Хакимияткә сәясәт, милли сәясәткә игътибар бирмәүче кеше килде. Турыдан-туры без моны күрмибез. Ул икътисад, техник һәм башка әйберләр белән шөгыльләнә. Татарстанның да Русиянең башка субъектларына охшаш бер төбәккә әйләнүенә җирлек туды. Ә анда, белүебезчә, үтә милләтчеләр нык тамыр җәйгән”, – ди ул.
Большаков фикеренчә, Татарстандагы рус милләтчеләренең җанлануы узган елның 11 декабрендә Мәскәүнең Манеж мәйданында булган чуалышларга да барып тоташа. Чөнки моңа кадәр тыныч кына яткан бу хәрәкәт аларны яклаучылар барлыгын аңлады.
– Русиядәге барлык төбәкләрне бертигез дәрәҗәгә куярга телиләр. Минтимер Шәймиев Президент булганда, Татарстанда ЛДПР фиркасе сайлауда узмаячак дип әйтә килде, әмма 2010 елгы муниципаль сайлауда ЛДПР башка төбәкләрдәге кебек шактый урын алуга иреште. Мин хәтта ул сан тора-бара артыр дип уйлыйм. Татарстандагы милләтчеләр һәм аларны яклаучылар башка Русия төбәкләрнекеннән азрак түгел, – ди Андрей Большаков.
Шуңа карамастан ул күпчелек халыкның үтә милләтчеләргә иярүенә ышанмый. Әмма бу республика сәясәтенә үзгәрешләр кертергә мөмкинлегенә ишарәли. “Рус милләтчеләре, дәүләт хезмәткәрләре, җитәкчеләр рус милләтеннән булсын дип таләп итәргә мөмкин”, – ди ул.
Ландыш ХАРРАСОВА
Руслар сәламәт яшәү яклы
27 февральдә Казанда рус мәдәнияте оешмасы һәм яшьләр хәрәкәтләре “Руслар сәламәт яшәү яклы” дигән урам йөрешен үткәреп, “Масленица” атнасын башлап җибәрде.
Соңгы тапкыр мондый чара уңышсыз тәмамланган иде. 15 гыйнварда Лаештан килгән яшьләр башлангычы белән оештырылган йөгерештә катнашучыларны үзләрен “Антифа” дип танытучы төркем каршы алган һәм кыйнаган булган. Ул вакытта оештыручыларны “Русия руслар өчен!” һәм башка милләтләргә каршы юнәлтелгән шигарьләр кычкыруда гаепләгәннәр иде. Соңыннан Рус мәдәнияте оешмасы рәисе Александр Салагаев: “Андый шигарьләр булмады!” – дип, гаепләүләрне кире какты.
Бу юлы йөреш өчен рөхсәт алынган. Анда 80ләп яшь кеше җыелган. “Йөрештә татар егетләре дә катнашты”, – диде Александр Салагаев.
Яшьләр Русия, Татарстан байраклары һәм Гайсә пәйгамбәр төшерелгән байрак күтәреп, Бауман урамы буйлап Петербург урамына кадәр барды. Йөрештә катнашучылар “Рус – димәк, аек”, “Руслар алга!” дигән шигарьләр кычкырган. Александр Салагаев: “Антифа” хәрәкәте исеме астында гади хулиган төркемнәре булды”, – ди. Ул 15 гыйнварда үткән чарада яшьләрне кыйнаучыларны гаепләп, прокуратурага гариза да язган. Шушы сәбәпче булдымы, тәртип саклаучыларның озатып баруы ярдәм иттеме – бу юлы чарада катнашучыларга каршылык күрсәтүче күренмәде.
Бикә ТИМЕРОВА
Бәйрәмованың иҗат кичәсе
Яр Чаллының үзәк китапханәсендә язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмованың иҗат кичәсе узды. Фәүзия ханым милли-сәяси вазгыятькә бәя бирүне бу юлы калдырып торып, әдәбият, иҗат турында гына сөйләшүне тәкъдим итте. Тик очрашуның сорау-җавап өлеше барыбер сәяси яссылыкка күчте. Бер сорау мондыйрак иде: “Ни өчен Сез 1990 елларда бәйсезлек тарафында торган татар мәшһүрләре, мисал өчен, Миркасыйм Госмановлар белән бергә Татарстан бәйсезлеген тануны сорап, халыкара оешмаларга мөрәҗәгать итмәдегез?”
Моңа җавап итеп, Фәүзия Бәйрәмова:
– БМОга, Европа парламентына без түгел, дәүләт җитәкчеләре мөрәҗәгать итәргә тиеш иде. Дәүләтебез тарафыннан бәйсезлек декларациясен халыкара югарылыкка күтәрүче булмады, шуңа да без “утырып” калдык. Милли хәрәкәт, Милли Мәҗлес исеменнән 1992-1994 елларда БМО җитәкчесе Бутрос Бутрос Галигә, башка оешмаларга бик күп яздык. Ләкин безгә: “Сез түгел, ә сезнең дәүләт җитәкчеләрегез мөрәҗәгать итәргә тиеш”, – дип җавап бирделәр, – диде.
Дин әһелләре белән милли хәрәкәт арасында бердәмлек юклыкка Фәүзия Бәйрәмованың карашы белән кызыксынучылар да булды.
– Милли күтәрелеш чорында Яр Чаллы, Казан муллалары безнең белән иде. Мәчетләр булдыруда,Татарстанда Диния нәзарәте төзүдә милли хәрәкәт өлеше зур. Ләкин соңрак муллаларга “Милли хәрәкәт белән булсагыз, эшегез пешмәс. Алар дөрес юлда түгел, шыпырт кына мәчетләрегездә утырыгыз”, – диделәр. Ә без муллаларга: “Милли хәрәкәт вәкилләрен утыртып бетерсәләр, чират сезгә дә җитәр”, – дип кисәтеп килдек. Милләтчеләрне мәйданнан тибеп чыгарган кебек, дин әһелләрен дә шулай типтеләр. Бу миңа сөенеч китерми, киресенчә, борчый. Без барыбыз да, шул исәптән, Шәймиев тә, бергә булырга тиеш булганбыздыр. Ләкин муллаларга да, Шәймиевкә дә милләтчеләр кирәк булмады. Татарга авыр чакта милләтчеләр генә оран салды. Хәзер кычкыручы да юк. Безне телевидениегә, газетага чыгаручы юк. Менә хәзер чират муллаларга да җитте, алар да сабак алыр, – ди Фәүзия ханым.
Гафиулла ГАЗИЗ
Полиция килә, коррупция кала
Беренче марттан Русиядә милиция полиция дип йөртелә башлады. Ләкин исемгә карап кына, аның эшләү алымнары үзгәрер микән? Хакимият моны хокук саклау өлкәсендәге коррупция белән башбаштаклыктан котылу чарасы дип санаса, җәмәгатьчелек шикләнебрәк карый.
Советлар берлеге таркалганнан соң, Мәскәү милициясен җитәкләгән Аркадий Мурашев ниндидер алга китеш булачагына ышанмый. Хәзер ул либераль-консерватив сәясәт үзәген җитәкли һәм бу өлкәдә бары бер генә яңалык булуын әйтә:
– Үзәкләштерүдән кала башка үзгәреш күрмим. Бу бигрәк тә финанс өлкәсенә кагыла. Төбәкләрдән акча алына да Эчке эшләр министрлыгына бирелә. Министрлык моның өчен шактый еллар тырышты. Үзәкләштерү ул коррупциянең тагын да артуына китерәчәк, – ди ул.
Яңа реформа 2009 елны Русия Президенты Дмитрий Медведев тарафыннан тәкъдим ителде. Моңа котычкыч җинаятьләр сәбәп булды. Алар арасында иң яңгырашлысы милиция хезмәткәре Денис Евсюковның халыкка ут ачып, өч кешене үтерүе һәм алты кешене яралавы булгандыр.
Реформа киләчәк ун айда полиция хезмәткәрләрен 20%ка кыскартуны һәм калганнарына хезмәт хакын арттыруны күздә тота. Полициягә эшкә алыначак хезмәткәрләр исә ныклы тикшерү узара тиеш булачак.
РИУда татар кафедрасы ачыла
Русия ислам университетында татар теле һәм милли тарих кафедрасы ачыла. Ул дини үзенчәлекләрне исәпкә алган укыту әсбапларын әзерләү, имамнарны милли тарих белән таныштыру эшен алып барачак. Әлегә исә исламият шәкертләре милли тарихка игътибар биреп бетерми.
Русия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин биргән мәгълүматларга караганда, дини уку йортында белем алучыларның 90%ы татарча белә икән. Әмма биредә гел татарлар гына укымый. Университетта укытучы 48 остазның бер өлеше генә татарча белем бирә ала. Рәфыйк Мөхәммәтшин сүзләренчә, татар теленең кулланыш дәрәҗәсен кафедра ачып кына хәл итеп булмый. Шулай да буүзенә күрә зарури бер адым. Хәзер РИУда татар теле күп булмаса да фән буларак укытыла.
Дөрес, Татарстанда татар имамнарына әллә ни кытлык юк. Казан мәчетләрендә, бер-икесеннән тыш, вәгазьләр ана телебездә бара. Әмма чит төбәкләрдә татар телле имамнарга ихтыяҗ бик зур.
– РИУны тәмамлап кайткан имам татарча белмәсә, оят булачак. Имамның русча вәгазь сөйләвен күз алдына китерү мөмкин түгел иде. Әмма бу гадәткә керә. Татарстаннан читтә булган төбәкләрдә моны туктату авыр, – ди Рафыйк Мөхәммәтшин.
Әмма Татарстандагы 1300 мәчетнең дүрттән берендә генә белемле имамнар бар. 1000гә якынында юк булып чыга.
– Мулланың вазифасы мәчеттә намаз уку гына түгел. Инкыйлабка кадәр имам татар зыялысының бер вәкиле булып саналган. Алар милли тарих турында да сөйләргә тиеш, – ди РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин.
Саша ДОЛГОВ
“Россиянин” бәхәсе
Татарстанның дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Русиядә “гомумсәяси милләт” булдыру һәм милли республикаларны бетерү идеясе белән килешмәвен әйтте. “Чыгышы белән татар булган русияле” кебек сәер сүзтезмәләр уйлап табу, татарларга астыртын гына аны тагарга маташу – бернинди шулпага бутап та кабул ителмәслек әйбер”, – дип белдерде Шәймиев “Интерфакс”ка.
Шәймиев сүзләренчә, милләтара мөнәсәбәтләр бүген, һичшиксез, бик авыр проблема. Аны хәл итү дә бер мизгел эчендә генә дә, шулай ук гади генә дә була да алмый.
Шәймиев шулай ук Дәүләт Думасы вице-спикеры, ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновскийның милли республикаларны бетерү, аерым алганда, Татарстанны “Казанский край”га әйләндерү турында әйткән фикерләренә аптыравын белдерде.
– Халыкның бик акыллы итеп: “Кычытмаган җирне кашыма”, – диюенә карамастан, менә тагын җәмәгатьчелеккә Русия Федерациясе эчендәге республикаларны бетерү идеясе, ә дөресрәге, дәүләт төзелешен үзгәртүгә китерәчәк провокация тагыла, – диде Шәймиев.
Аның сүзләренчә, үзен “юрист улы” дип атаучы Жириновский әфәнде, ә хәзер исә ул әле, үзе белдерүенчә, агроном баласы да икән, әлегә кадәр үзенең кайсы милләттән булуын ачыклый алмаган. Моңа кадәр Жириновскийның шушы тәкъдимен Башкортстанның элекке Президенты Мортаза Рәхимов та кискен тәнкыйтьләп чыккан иде.
Имамнар көрәшенә интернет ярдәм итә
Апрель аенда Татарстанга яңа мөфти сайлыйсы бар. Әмма демократия кызган бу чорда хәтта кемнең сайланачагы алдан билгеле түгел. Мөфти вазифаларын башкаручы Илдус Фәиздән башка тагын берничә кеше бу урынга дәгъва итә.
Кайбер районнарда һәм шәһәрләрдә хакимиятнең сүзен тыңламаган мөхтәсибләрне алыштыру тирәсендә тавыш тынып тормый. Руханилар үз иҗтимагый көрәшләрендә телевидение һәм интернет мөмкинлекләрен файдалана.
Әлмәттәге мөхтәсибәт утырышыннан яздырып алган чыгышлар Youtube сәхифәсенә куелгач, компьютерсыз, интернетсыз дип саналган мөселман дөньясында 600гә якын кеше шушы язманы карап та өлгергән.
Ә бит һәр интернет караучы артында дистәләгән интернетсыз гына хәбәр белүче булырга мөмкин. Мондый шартларда сәяси цензура кертү, мәгълүмат агымын чикләү турында хыялланучылар уңышка ирешә алмас.
Казанның “Эфир” телекомпаниясе Илдус Фәизнең элек Тинчурин исемендәге театрда артист булып уйнаганын искә алып, аның яшь егет чагында җырлап, биеп, шаярып йөргән сәхнә күренешләрен күрсәтте. Янәсе, менә мөфтиегез нинди шамакай булган.
Дөрес, яшьрәк кешеләр мондый чыгышларны күргәч, сәхнәдән мәчет мөнбәренә күтәрелгән Илдус Фәизне көчлерәк ярата башлаган, диләр. Телевидение, интернет, мобиль телефон хәзерге инкыйлабларның төп коралына әйләнгәнен искә алсаң, бу хәлләр эзсез калмас кебек.
Римзил ВӘЛИ
Универсаль таныклыклар булачак
Русия Президенты Дмитрий Медведев хөкүмәткә киләсе елдан Русиядә ватандашларның универсаль электрон таныклыкларын булдырырга кушты.
– Бу – сатып алуда түли торган карта гына түгел, җәмәгать транспортында йөрү таныклыгы да, машина йөртүче таныклыгы да, машина иминияте таныклыгы да, салымнарны түләү картасы да һәм башка хезмәтләр картасы да булачак. Аның белән Русиядән читтә дә файдаланырга мөмкин”, – диде Президент.
Икътисадый үсеш министрлыгы мондый системаны гамәлгә кертү 150-170 миллиард долларга төшәчәк дип исәпли.
Радикал чыгышлар исламны сәясәтләштерүдән килә
Һәр төбәкнең, илнең яшәештә үз юлы булса да, дөньякүләм агымнар һәм үзгәрешләр дә эзсез түгел. Тунис, Мисыр, Либия һәм Мавританиядәге күтәрелешләр ислам тирәсендәге дөньякүләм дискуссияләрне тагын да көчәйтә. Бу хәлләр хакимияткә радикал мөселманнар килер дигән куркыныч та тудыра.
Сәясәтче, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков: “Дөньядагы киеренкелек Урта Азия һәм Азәрбайҗан Республикаларында кабынып китәргә мөмкин”, – ди.
“Анда диктаторлык режимнары һәм алар бик тотрыклы түгел. Җитәкчеләре дә карт булу тотрыксызлыкка китерердәй сәбәпләрнең берсе.
Бу күзлектән караганда, Татарстан бу кысага туры килми. Әмма берникадәр вакыт үткәннән соң, бу мәсьәлә дә килеп туарга мөмкин. Аның өчен Татарстанда ислам элитасы барлыкка килергә тиеш. Ул әле юк”, – ди Дамир Исхаков.
Советлар Берлегендә диннәрне тыюның да Урта Азиядәге һәм шулай ук Татарстандагы бүгенге хәлләргә йогынтысы зур булды. Чөнки Советлар заманында гасырлар буе килгән дини һәм милли традицияләр өзелде. Нәтиҗәдә, Пакистан, я булмаса Согуд Гарәбстанындагыча яшәргә үгетләүчеләр дә бар. Кайбер имамнар шәригать кануннарын тулысынча үтәүне таләп итә. Үти алмаганнарны динсезлектә гаепли.
Дамир Исхаков әйтүенчә, октябрь инкыйлабына кадәр булган халык гореф-гадәтләре белән бергә үрелеп барган ислам татар халкы өчен иң кулай яшәеш рәвеше булыр иде.
– Минемчә, татарга иң яраклы модель – Төркиядә барлыкка килгән ислам. Безнең бабалар революциягә кадәр аны булдыра да башлаган. Аны җәдитчелек дип әйтәләр, ә чынлыкта ул реформаланган ислам белән Европа юнәлешендә китү. Советлар чорында өзеклек булды һәм без әлегә кадәр ул өзеклекне тоташтыра алмадык, – ди Исхаков.
Халык күңелендә үз урынын тапкан, теге йә булмаса бу халыкка яраклашкан ислам гына демократик үсештә терәк була ала, дигән фикердә белгечләр.
Ислам тирәсендә фикер алышуларда, аның тормыштагы урынын ачыклаганда, әлбәттә, имам һәм мөфтиләр генә түгел, ә җәмәгать эшлеклеләре, сәясәтчеләр һәм хакимияттәгеләрнең дә катнашуы зарур.
– Ислам даирәсендә интеллектуаллар юк диярлек. Хәтта ислам университетындагы укытучыларның да дәрәҗәләре бик түбән. Ә инде башка өлкәдәге белгечләр ислам мәсьәләсенә бик керми. Дөресен әйткәндә, аларның мөселманлыклары да шулкадәр генә. Татарстанда милли һәм дини мәсьәләләр тирәсендә уйланулар бик саекты, – ди Исхаков.
Наил АЛАН

Комментарии