- 02.03.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №8 (2 март)
- Рубрика: Архив
“Казанда Бөтентатар иҗтимагый үзәге каршында яшьләр комиссиясе эшли иде инде. 1990 елның июнендә Казан яшьләре (Резеда Сафиуллина язуынча: аның, Ирек Гариповның һәм Рим Гыйльфановның тәкъдиме буенча) “Идел” ял лагеренда беренче “Татар яшьләре көннәре”н оештырдылар”.
Күптән түгел татар яшьләренең беренче сәяси оешмасы – “Азатлык” берлеге оешканга егерме ел тулды. Тарих өчен бу дәвер кыска гына булса да, кеше өчен – шактый озын гомер… Яшьлек елларының байтак өлешен әнә шул “Азатлык”ны җитәкләүгә багышлаган Тәлгать Әхмәдишинга да 50 яшь. Шул уңайдан, без аның белән әңгәмә үткәрдек.
– Тәлгать әфәнде, синең соңгы еллардагы эшләреңне дә, үзеңне дә шактый беләбез, ә менә бала чагыңда нинди булдың икән син? Мөгаен, шук малай булгансыңдыр? Әти-әниең дә ачуланмый калмагандыр?
– Әткәйдә ир-атка хас катылык, гомумән, булмады. Минем ирекне бервакытта да чикләмәде ул. Ә менә әнкәйгә килгәндә… Үзебезнең Иж-Бубый авылы мәктәбендә укыган чагымда: “Ярый әле әнкәй укытучы түгел!” – дип сөенеп йөри идем… Чөнки күреп тордым: укытучы, беренче чиратта, үз баласын сүгә-тирги, аның үз баласына барысына караганда да авыррак туры килә. Укытучы балаларын мин шул яктан жәлли дә идем. Ирекле, чикләүсез тормышның ул вакытта ук кадерен белдем. Әмма бервакытны әнкәй мәктәпкә тәрбияче булып эшкә керде. Тик мин анда сигезьеллыкны тәмамлаган идем инде… Мәктәптә урта белем алырга калсам, әнкәйнең үз өстемнән катгый күзәтүче булачагын чамалап алдым да, Ижауга монтаж техникумына киттем дә бардым. Ул заманда техник һөнәрләр дәрәҗәле санала иде.
Техникумда уку русча бит инде, ә мин татар авылында үсеп, татар мәктәбен тәмамлаган. Шулай да әллә ни авыр булмады, чөнки рус теле тоташ өстенлек итә башлаган чор иде инде. Ижауда барысы да русча гына сөйләшә, татарлар руслардан аерылып тормый. Әмма шул чакта ук милли мәсьәләгә бер дә битараф түгел идем. Татар милләтеннән булган укытучыларның татар студентларына җылырак мөнәсәбәттә булуына да игътибар иттем.
– Авылда чакта исә аның ише катлаулыклар бөтенләй дә сизелмәгәндер?
– Үскән чорда мин илдә гел гаделлек хөкем сөрә дип уйлый идем. Безгә моны, бәлки, мәктәп тәрбиясе дә сеңдергәндер… Ижауда укып йөргәндә исә бу уңайдан күп тетрәнүләр кичерергә туры килде. Мәсәлән, беренче курста укыганда ук поездга билетны дөрес алмавым өчен, контролерлар тотып кыйнады, җитмәсә, штраф та түләттеләр. Югыйсә бит мин кассадан алырга тиешле билетны автоматтан алып кына ялгыштым.
– Яшь чагыңда нәрсәләр белән кызыксына идең?
– Барыннан бигрәк балык тоту белән. Аннары бервакытны аучы да булып киттем. Беренче тапкыр ауга бишенче класста укыганда чыктым, мылтыгым үземнән озынрак иде. Бу мавыгулар, билгеле, сәламәтлек өчен дә бик файдалы, чөнки гел табигатьтә буласың, чыныгасың. Аучылык логик фикер йөртергә дә өйрәтә. Киекне атып алу теләге үзе бер дәрт бирсә, урманда, су буйларында мылтык күтәреп йөрү үзе үк күңелне нык күтәрә иде.
– Техникумнан соң тормышлар кая алып китте?
– Армиягә. Ул чакта мин китап уку белән бик мавыга башлаган идем, армиядә укырмын дип, бер кочак китап төяп киттем. Хәрби частькә барып кергәч тә, командирлар ул китапларны үзләренә алып калды. Хәер, андагы тормыш китап кайгысын тиз оныттырды.
Армиядә мин кавказлыларның бердәмлегенә бик гаҗәпләндем. Ә безнең татар солдаты гомумфонда эри дә югала. Үземчә аларны да кавказлылар шикелле итеп бергә тупларга, яңа килгән яшь татар солдатларын якларга тырыштым. Милли хисләр дә шунда көчәеп киткәндер дип уйлыйм.
Армиядән соң читтән торып инженер-механик һөнәрен алдым. Яр Чаллы шәһәрендә, КамАЗда мастер булып эшләдем.
– Шул елларда милли хәрәкәттә катнаша башладың…
– Илле яшемнең соңгы егерме ике елы милли хәрәкәттә катнашу белән бәйле. Мине һәрвакыт бер мәсьәлә борчый: татарның үз мөстәкыйль дәүләте юк? Әле дә шуны кайгыртабыз.
– Милли хәрәкәтнең яшьләр тармагына кереп, анда төп оештыручы булып китүең ни сәбәпле булды?
– Милли хәрәкәт эшчәнлегендә азрак катнашкач, “Безгә кичекмәстән татар яшьләре оешмасы төзергә кирәк!” – дигән ныклы бер фикергә килдем. Шуннан, эш кузгала торсын дип, утырдым да беркөнне Татар яшьләре оешмасының уставын яздым. Аңа төп нигез итеп кырым татарлары милли хәрәкәте оешмасы уставын алдым.
1990 елның 30 маенда: “Татар яшьләренең җыелышы булачак”, – дип, Яр Чаллы шәһәре буенча белдерүләр ябыштырып чыктык. Ул беренче җыелыш педагогика институтының актлар залында узды. Шунда координацион совет һәм оешманың рәисе сайланды. Аннан соң җыелышлар атна саен уздырыла башлады. Милли хәрәкәтнең күпчелек эшен алып бару, төрле чаралар оештыру, листовка тарату, митинг һәм пикетларда, ачлык игълан итүдә, шовинистик хакимияткә каршы булган бәрелешләрдә актив катнашу һәм милли акцияләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү кебек гамәлләр күбесенчә яшьләр җилкәсенә төште дисәм, бер дә арттыру булмас.
– Синең өскә эшнең һәм җаваплылыкның иң зурысы төшә иде инде, билгеле… Куркыныч булмадымы соң?
– Милли хәрәкәттә төрле хәлләр була. Провокацияләр, янаулар, астыртын казынулар. Андый вакытта хәйләкәрлек кенә җитми, курыкмаска да кирәк. Әйтик, трибунага чыгып матур сөйләүчеләр, митингта микрофон тотып “Азатлык!” – дип кычкыручылар күп булды. Алары да бик мөһим, кирәкле гамәл, әмма эш җаваплылыкка килеп җитә башласа, микрофон күп очракта минем кулга күчә дә куя иде.
– “Азатлык” татар яшьләре берлеге оешу турында төрле мәгълүмат бар. Кайвакыт алар каршылыклы да.
– Дөрес, хәзер энциклопедияләрдә бөтенләй ялгыш мәгълүмат та очратырга туры килә. Инде “Азатлык”ка килсәк… Без Яр Чаллыда яшьләр оешмасын төзеп килгәндә, Казанда БТИҮ каршында яшьләр комиссиясе эшли иде инде. 1990 елның июнендә алар “Идел” ял лагеренда беренче “Татар яшьләре көннәре”н оештырды. Ә Бөтентатар яшьләре оешмасы әнә шул көннәрдә минем тәкъдим белән Яр Чаллыдан шуның өчен дип алып килгән әзер устав буенча төзелә башлады. Уставны Казанда төзәттек, билгеле. Шул ук елның көзендә “Татар яшьләре корылтае” җыярга дип килештек. Анысы 1990 елның октябрендә узды. “Азатлык”ның беренче рәисе итеп Ирек Гарипов сайланды.
Ул заманда халыкта романтика көчле иде. Оешма эшләрендә бик күп яшьләр ихласлык һәм фидакарьлек белән катнашты.
– Милли юнәлештәге эшчәнлек гел шома гына бармагандыр?
– Милли хәрәкәткә төрле авыр чорларны кичерергә туры килде. Путин хакимияткә килгән, демократия чикләнгән еллар, мәсәлән. Мин һәм янәшәмдәге көрәштәшләр аңа кадәр үк властьның ничек үзгәрәсен чамалый идек шикелле. Шуңа күрә Путин Яр Чаллыга килгәч (әле премьер гына чагында), без аны телевизор каршында диванга ятып түгел, ә: “Путин, останови войну в Чечне!” – дип пикет белән каршыладык. Шуның өчен безне КПЗга яптылар. Шул чакта камерага бер ФСБ офицеры кереп: “Күрәселәрегез алда булачак әле. Кисәттемме мин сезне – кисәттем! Менә хәзер күрерсез!” – дип кычкырган иде… Менә күрәбез дә инде… Милли хәрәкәт кешеләре өстеннән бер-бер артлы ялганга корылган җинаять эшләре ачыла, аларны бер гаепсезгә хөкем итәләр. Болар татарны куркытып тотуга, милләтнең сәяси лидерларын көрәштән читләштерүгә, бетерүгә корылган гамәлләр. Путин заманы бу ягы белән узган гасырның 30нчы елларына охшаш.
Чит илгә барырга туры килсә, үземне төрмәдән чыккандай хис итәм. Әйтик, 2009 елда Украинага “Төрки яшьләре көннәре”нә бардым. Анда Ющенко президент иде. Кешеләр, нинди милләттән һәм нинди сәяси карашлы булуларына карамастан, үзләрен чын мәгънәдә ирекле тоя иде Украинада. Эзәрлекләү, басым ясау дигән нәрсә күрмәдем… Андагы чын демократик атмосфераны тоеп, азат илдә яшәүнең нинди рәхәт икәнен тагын бер кат аңлап кайттым.
– Үсеп килүче яңа буынга нинди теләкләрегез бар?
– Татар яшьләре милли хәрәкәтнең тарихын өйрәнсеннәр. Киләчәктә безнең хаталарга тагын абынмасыннар иде. Акны карадан, чынны ялганнан аера белсеннәр, һәртөрле сатлыклардан ерак торсыннар, һәм кайчан да булса татарның үз дәүләте булачагына ныклы ышанычта булсыннар иде.
Әңгәмәдәш – Дамир ШӘЙХЕТДИН.

Комментарии