- 02.03.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №8 (2 март)
- Рубрика: Архив
Хач вакыйгасы
(Булган хәл)
50нче еллар. Без 10 класс балалары. Богдановкада (элекке Тәкәнеш районы, хәзер ул авыл юк инде) колхоз бәрәңгесе алабыз. Фатирга Мария түтигә урнаштык. 5 егет. Йорт кечкенә булса да, чиста-пөхтә.Рус әбисе бездән дә тәртип таләп итә. Урын-җиребез – иске толып. Шуны идәнгә җәеп, бишебез дә тәгәрәшеп ятабыз. Йокы ястык сорамый.
Шулай берчак әбиебез күрше Әбде авылына 2 көнгә дип кызына китте. Без аулакта идән-сәкене җыештырдык, урын-җирне җилләттек. Һәм, билгеле инде, түр почмакта урын алган, бик хәстәрләп өленге-пәрдә белән корылган авыр металл тәре дә безнең игътибардан читтә калмады. Бу почмакка күптән кул тимәгән икән: өленге-пәрдәсен селкеп җилләттек, ә тәрене чишмә буена алып төшеп, комлап юдык. Җиздән икән үзе, сап-сары булды.
Без зур эш майтаргандай әбиебез кайтуын көттек. Тик… безне капка төбендә, чәчен йолкый-йолкый шашынып, акырып елап, үзен-үзе кая куярга белми ачыргаланучы Мария түти каршылады. “Что вы наделали?.. Некрещенные… Невоспитанные…” – дип тезеп китте ул. Тагын әллә ниләр такмаклап, сүз аралаш: “Боже мой, боже спас”, – дип чукынуын дәвам итте. Безгә бу хәл көтелмәгән, моңарчы күрмәгән тамаша иде. Берни аңламыйча, кайсыбыз кая таралышып беттек. Ул төнне әбинең йомшак толыбында түгел, күршеләрнең печәнлегендә күшегеп чыктык… Басуга эшкә дә каты-коты гына капкалап киттек. Кая ул әбинең кәҗә сөте белән ясалган чөгендер чәе?!
Басу түрендә класс җитәкчебез Шәһит абый каршылады. Без булган хәлне аңлатып җиткергәнче, ызан башында Мария әби дә күренде. Без Шәһит абый янына сыендык. Дөрес, Мария карчык инде бераз сүрелгән, шулай да безгә булган рәнҗүе, нәфрәте инде без яратып өлгергән әби йөзен бик тә бозган: ул төссезләнеп, моңсуланып калган, күзләре шешенгән…
Шәһит абый бермәл аптырап калды. Әби килә-килешкә кулындагы таягын болгап, булган хәлне аңлатты. Без дә Шәһит абыйдан яклау көтеп, кыюланып киттек. Мария әбине уздырырга тырышып, мәсьәләне аңлатырга тырыштык: янәсе, без әбигә яхшылык эшләргә теләдек, без… без бит ихлас күңелдән… Кая ул, Мария карчык күз дә ачырмый, безнең аклануны гел кирегә кагып тора. Татарча да ару гына сукалый. Без, малайлар, зур гөнаһ кылганбыз: ничәмә-ничә буын табынган, үпкән-сыпырган, олы бәйрәмнәрдә генә кузгатылган изге хачны юганбыз, чукындырмаган башыбыз белән аңа кагылу гына түгел, урыныннан кузгатып юганбыз…
Безне нинди җәза көтә инде? Бар курыкканыбыз шул. Шәһит абыебыз (урыны җәннәттә булсын) Мария түтигә мәсьәләнең асылын төшендерде булса кирәк: “Алар бит яшьләр, күңелләрендә бернинди дә усаллык юк. Сез кайтуга сюрприз гына ясарга теләгәннәр. Алай гына да түгел, сездән ачулану түгел, рәхмәт көткәннәр… Ради бога, гафу итегез, Мария түти…” – дип акланырга кереште…
…Кичке ашны Мария түти безгә атап, табагы белән басу бәрәңгесе пешерде. Инде ул тынычланган, күренеп тора: безне гафу иткән, кичергән. “Угощайтесь, милые мои, вот вам и огурцы соленые”, – дип, тәлинкә белән кыяр китереп куйды. Әбинең йөзендә элекке сөйкемлелеге һәм әниләрдә генә була торган эчкерсезлеге сизелеп тора иде. Ә без өстебездән зур йөк төшкәндәй, рәхәтлек белән Мария түтинең чөгендер чәен чөмердек.
Азат ҺАДИЕВ.
Мамадыш районы, Олыяз авылы.
Комментарии