Керәшен милләттәшләребез бәйрәм итә

Керәшен милләттәшләребез бәйрәм итә

Казанда керәшеннәр Май чабу бәйрәме уздырырга җыена. Бәйрәмне артист Аграфена Антонова оештыра. Ул 6 мартта 15.30да “Коймак” бәйгесе белән башланып китә. Анда хатын-кызлар коймак пешереп алып киләчәк. Ир-егетләр, аларның осталыгын тикшереп, коймакчыларга урыннар билгели. Коймакны иң тәмле итеп пешерүчеләрне сәхнәгә чакырып, җырлатып, биетергә уйлыйлар. Конкурста катнашучыларга бүләкләр дә әзерләнгән.

Май чабуны оештыручы Аграфена Антонова хәбәр итүенчә, бәйрәмгә , Алабуга районыннан ансамбльләр чыгыш ясарга килә. Тәнәфес вакытында ялгызларны таныштыру да оештырыла. Аннан Май чабу бәйрәмен артистлары дәвам итә. Кыскасы, бәйрәм кичке cәгать сигезгә кадәр барачак. Май чабышырга килүчеләрне 6 мартта Эчке эшләр министрлыгының мәдәният үзәгендә (, Карл Маркс урамы, 26 йорт) көтеп калалар.

Май чабу

Соңгы елларда авыл һәм шәһәрләрдә Кышны озату һәр милләтнең үзенчәлекле бер бәйрәменә әверелде. Безнең халкында аны Май чабу дип атыйлар. Кайбер авылларда Чуман озату, Май базары дип тә йөртәләр.

Бу бәйрәм күп вакытта февраль аена, сирәгрәк март башына туры килә. Пасха алдыннан була торган җиде атналык уразага керергә бер атна калгач, ләкин һәр елны атнакич, ягъни пәнҗешәмбе башлана. Православие дине кушуы буенча бу атнаны “май атнасы” диләр һәм бу җиде көндә кешеләр ураза тоту юлы белән тәнен тазартырга, җанын чистартырга тиеш.

Кешеләрнең дин ягыннан да, рухи яктан да чистарынуларын күздә тотып, бу бер атна эчендә чиркәүләрдә дә кәбен кыю (венчание) үткәрелми.

Хәзер бу май чабуны көтеп алынган яз бәйрәмнәренең берсе итеп саныйлар һәм аны бөтенхалык бәйрәме итеп үткәрәләр. Һәркайда гармун, музыка тавышы, җыр, бию, түгәрәк уеннар, шатлыклы көлү, ат чабышы – һәммәсе дә бу бәйрәмнең күрке булып санала.

Әйткәнемчә, ул атна буена сузылып, атнакөн исә Чуман озату дип атала. Элек аның өчен иркенрәк урынны кардан чистартып, түгәрәк ясаганнар, үзәгенә казык какканнар һәм кичтән су сибеп катырганнар. Шуңа арба тәгәрмәче кидереп куйганнар. Озын, нык колга беркеткәннәр, ә аның очына чана такканнар. Чанага утыручы егет-кызларны бик зур тизлек белән әйләндергәннәр ки, бу сынаудан үтүчеләр бик сирәк булган. Күпләр мондый кызу хәрәкәткә түзә алмыйча егылган, уңайсыз егылып, елаучылар да булган. Кичен бу урынга яше-карты җыелып, учак яккан, биегән, җырлаган.

Май базары дигәненә дә аңлатма бирим әле.

Бу көтеп алынган көнне күрше-тирә авыллардан товарлар төяп, сатучылар, яшьләр, кызлар, яңарак кына өйләнешкән, сүрәкә-чигәчәләрен таккан, шул заман өчен асыл киемнәрен кигән киленнәр, кияүләр кошевой чаналарга утырып, базарга китә торган булган. Атларны да, көчләреннән килгәнчә, матур итеп бизәгәннәр. Чана тәртәләрен, дугаларны буяп, камыт-ыңгырчакларны, йөгәннәрне җизләп эшләгәннәр. Дуга боҗрасының ике ягына да кыңгыраулар беркеткәннәр, ат муенына тагар өчен, шөлдерләр әзерләгәннәр. Кызлар да ат аркасына салу, дугага чорнау өчен, аерата матур чигүле бистәрләр әзерләгән. Аларны бары тик үз сөйгәннәренә генә бүләк иткәннәр.

Егетләр исә сөйгән кызларына май базары истәлеге итеп көзге, беләзек, балдак кебек әйберләр бүләк иткән. Май базарыннан кайткач, үз сөйгәннәрен утыртып, урам әйләнгәннәр.

Май чабуны хәзер гаммәви бәйрәм итеп уздыралар. Коймак, көлчә, күзикмәк анда төп аш булып санала. Шулай алты көн буена бәйрәм ителгән. Һәр көннең үз атамасы бар:

Беренче көн – коймак көне;
Икенче көн – кызыклы уеннар көне;
Өченче көн – тәмле тамаклар көне;
Дүртенче көн – иң кызыклы көн;
Бишенче көн – кияүләргә кунакка бару көне;
Алтынчы көн – каенсеңелләр утырмага килү көне;
Җиденче көн – саубуллашу һәм карачкы ягу көне булган.

Хәзер барысын бергә үткәреп җибәрәләр. Шулай да бу бәйрәмнәр бик матур оештырыла.

Керәшендә бәйрәмнәр күп,
Тик аны белү кирәк.
Йолаларны онытмыйча,
Искә алырга кирәк.

Аның берсе – Масленица –
Май чабу, Чуман озату.
Яңгырап тора җыр-биюләр,
Һәркайда күңел ачу.

Бу бәйрәмдә барысы да шат,
Ай-кояштай йөзләре.
Керәшеннәр – җыручы зат,
Җырда әйтә сүзләрен.

Җырлыйк әле, әй, туганнар,
Безне бар да күрсеннәр.
Май чабуны бәйрәм итә
Керәшеннәр, дисеннәр.

Һәр ел саен Май чабуны
Бәйрәм итеп тугайда,
Җырлап-биеп күңел ача
Керәшеннәр бу айда.

Язлар җитә, карлар китә
Агып диңгез буена.
Ата-баба йолалары
Калсын гомер буена.

Анастасия УСАЧЕВА.
Түбән Кама шәһәре.

Коймак кояш символы

Масленица – борынгы славяннарда кышны озату бәйрәме булган, күпаллалык чорыннан ук килгән. Соңыннан аны христиан чиркәве үз йоласына әйләндергән. Ул христианнарның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе.

Кышны алар рәхәтләнеп күңел ачып, “туйганчы ризык ашап” озата. Чөнки Масленица атнасында җырлап һәм биеп кышны куарга, табигатьне уятырга кирәк. Шулай ук чиктән тыш күп ашау сорала. Бу– ел уңышлы һәм ризыклы булсын өчен шулай эшләнә. быел ул 28нче февральдә башланды, 6нчы мартка кадәр дәвам итәчәк.

7 көн дәвамында төрле уеннар оештырыла, кияүләр икенче әниләрен, әбиләре исә кияүләрен кунакка чакыра (“Әбигә коймакка” дигән төшенчә дә шуннан сакланып калган), яшь киленнәр дә өйләренә кунак чакырып, каен сеңелләренә бүләкләр бирә.

Бәйрәмнең җиденче көнендә кешеләр бер-берсеннән гафу сорый, туганнары, якыннары каберенә бара. Электән килгән бу гадәт хәзергә кадәр сакланган. Ихтирам күрсәтү йөзеннән, алар кабергә коймак куеп калдыра. Мунчага керәләр. Бәйрәм табыныннан калган ризыкны юк итәләр, савыт-сабаны яхшылап юалар. Ә яндырылган карачкының көлен кырларга сипкәннәр.

Бу инде кыш язга урын бирә, дигән сүз. Ә шау-шулы бәйрәм атнасы 40 көнлек пост белән алмаша.

Түгәрәк коймак — кояш символы, ул Май чабу бәйрәменең төп атрибуты. Һәр гаиләдә бу көннәрдә коймак пешә. Бәйрәм атнасында хуҗабикәләрнең күбесе коймакны карабодай оныннан пешерә. Чөнки алар мамык кебек йомшак була. Коймакның кайбер төрләрен сезгә дә тәкъдим итәбез. Май чабу бәйрәме мөбарәк, табыннарыгыз мул, тормышыгыз коймак кебек түгәрәк булсын!

Боярлар коймагы

2 ст бодай оны, 3 ст карабодай оны, 4 ст сөт, 1 ст куе каймак, 1 аш кашыгы шикәр, 100 г ак май, 30 г чүпрә, 5 йомырка, тоз, табада пешерү өчен, көнбагыш мае кирәк.

100 г җылы сөткә чүпрә һәм карабодай оны салып, сыек камыр әзерләгез. Җылы урынга 1,5-2 сәгатькә куегыз. Аңа калган сөт, каймак, май, тоз, шикәр һәм бодай онын кушыгыз. Әйбәтләп болгатыгыз, камыр күтәрелгәнче тотыгыз. Камырга каймак, йомырка агы кушып, тагын болгатыгыз һәм 15-20 минут тотыгыз. Май салынган табада ике ягын да әйләндереп пешерегез. Табынга каймак, май яки балык уылдыгы белән бирегез.

Манный коймагы

2/3 ст манный ярмасы, 3/4 ст бодай оны, 3 ст сөт, 1/2 ст су, 2 йомырка сарысы, 1 аш кашыгы эретелгән май, 0,5 ст ак май, 1-2 аш кашыгы шикәр, 0,5 балкашыгы тоз, 0,5 ст каймак кирәк.

2,5 ст сөтне кайнатыгыз, аңа шикәр һәм эретелгән майны кушыгыз. Кайнап торган сөткә әкрен генә болгата-болгата манный ярмасын салыгыз. 5-6 минут салмак утта пешерегез. Аннары суытыгыз. Суынган боткага он кушып болгатыгыз. Калган сөткә бер төрле масса барлыкка килгәнче болгата-болгата йомырка сарысы, су, тоз, он кушыгыз. Коймакны ак май салынган табада пешерегез. Табынга каймак яки бал белән бирегез.

“Эчле” коймак

1 ст он, 2 ст сөт, 3 йомырка (икесе эчлек өчен пешкән булырга тиеш), 100 г ак май, шикәр, тоз, 50 г пешкән гөмбә кирәк.

Йомырка, тоз, йомшартылган май һәм шикәрне он өсти-өсти әйбәтләп болгатыгыз. Пешкән йомырка белән гөмбәне вак итеп турагыз. Җылытылган һәм май салынган табага гадәттәгедән кечкенәрәк күләмдә камыр салыгыз. Ул кызаргач, өстенә йомырка белән гөмбәне, аннары алар эчтә калырлык итеп тагын камыр салыгыз. Коймакны әйләндереп, икенче ягын да пешерегез. Табынга биргәндә, аны урталай бөкләсәгез дә була.

ТӘМЛЕ БУЛСЫН!Керәшен милләттәшләребез бәйрәм итә, 4.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии