- 02.03.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №8 (2 март)
- Рубрика: Архив
Башкорт лидеры, төрки дөньяда күренекле галим, гомеренең күп өлешен Төркиядә уздырган Әхмәтзәки Вәлиди тирәсендә соңгы вакытта бәхәс кызганда, Мәҗит Гафури исемендәге башкорт театры “Әхмәтзәки Вәлиди Туган” спектаклен Казан тамашачысына алып килә. Аны алманнар белән хезмәттәшлек итүдә гаепләсәләр дә, башкортлар исә бәхәсне Мәскәүнең махсус хис дәрәҗәсендә ясалма күпертүе дип саный.
– Бу вакытлыча кампания булды һәм моның дәвамы юк. Чөнки кемгәдер шулай кирәк булгандыр. Аның гаебен дәлилләп исбатлаган кәгазьләр юк. Бу фараз, хыял. Ә спектакльдә исә сәясәт күрсәтелми.
Әхмәтзәки Вәлиди – тере кеше, гашыйк була, аның балалары туа. Иң беренче чиратта, ул – дөньяга билгеле галим. Спектакльне Төркиядә дә күрсәттек. Вәлидинең укучылары бүген күренекле профессорлар булган. Алар аны җылы сүзләр белән искә алды, – ди матбугат очрашуында башкорт театры мөдире Хөрмәтулла Үтәшев.
“Әхмәтзәки Вәлиди Туган” спектаклендә галимнең балачагы, ата-анасы, беренче гаиләсе, төркиягә барып чыгуы күрсәтелә. Әсәр сәяси түгел, ул кеше язмышы турында, ләкин аны сәнгати яктан югары бәялиләр.
– “Әхмәтзәки Вәлиди Туган” татарстанлыларга да ошар. Башкортстанда бу спектакльне кабат-кабат караучылар бар. Бу әсәр аша Татарстанда Зәки Вәлиди турында күбрәк белерләр, – ди Башкортстанның халык артисты Сара Бураебаева.
Очрашуда Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовның театр белән кызыксынып торуы да, театр аша татар-башкорт мөнәсәбәтләрен яхшыртырга кирәклеге дә әйтелде. Театр җитәкчесе Хөрмәтулла Үтәшев сүзләренчә, 23 ноябрьдә Гафури театрында Әнгам Атнабаевның “Балакайларым” спектакленең премьерасына кисәтүсез генә Башкортстанның яңа Президенты Рөстәм Хәмитов килә. Спектакльгә кадәр театр җитәкчелеге Хәмитовны театр тарихы белән таныштыра. “Рөстәм Хәмитов күрше республикага гастрольгә баруыбыз белән кызыксынды. Яңа автобус бирергә вәгъдә бирде. 27 декабрьдә Татарстан белән Башкортстан Президентлары ике арада килешү төзеде. Гафури театрының Казанга килүе дә әлеге килешүнең дәвамы булып тора”, – ди Үтәшев.
Гафури театрының Казанга гастрольләре 14-21 март көннәрендә булачак. Казан тамашачысына алар яңа әсәрләр алып килә, аерым алганда, Камал сәхнәсендә “Әхмәтзәки Вәлиди Туган” (14 март), “Шәүрәкәй” (15, 21 март), “Минем гаиләм” (16 март), “Алтын ачкыч” – Remake”, “Хыялый” (17 март), “Балакайларым” (18 март) әсәрләрен беренче тапкыр карарга мөмкин булачак. Казан тамашачысына инде таныш булган “Кодача” спектакле 19 мартта күрсәтеләчәк, 20 мартта Фидан Гафаров, Нурия Ирсаева, Сара Буранбаева, Илсөяр Газетдинова, Сәгыйдулла Байегет һәм башка күренекле артистлар катнашында театраль концерт тәкъдим ителер дип көтелә.
Айзат ШӘЙМӘРДӘН

Комментарии