- 02.03.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №8 (2 март)
- Рубрика: Архив
64 яшьлек Тамара Мартынова шәһәр башкарма комитеты бинасы яныннан эшенә йөри. Ә бу көнне бина түбәсеннән ишелгән кар аны аяктан ега. Нәтиҗәдә, ул 2 атна ярым больницада ятарга мәҗбүр булды. Укытучы ханым хәзер лицейдагы эшен дәвам итә.
Казан башкарма комитетында хуҗалык эшләрен алып бару Муниципаль унитар предприятие карамагында. Комитетның администартив комиссиясе әлеге предприятие директоры Рафаэль Баталовның вазифаларын карады, оешманы җавапсызлыкта гаепләде. “Түбә чистартучы оешма директоры Р.Баталов зыян күрүчегә – 3 мең сум, ә предприятие 30 мең сум компенсация түләргә тиеш”, – дип хәбәр итә Казан хокук яклау үзәге матбугат бүлеге.
Табиблар ялгышы
Татарстанда табиб гаебе аркасында яңа туган бала гарип калды. Ә Тикшерү комитеты һәм милиция акушерга карата җинаять эше кузгатудан баш тартты.
– Яр Чаллы шәһәрендәге бала тудыру үзәге акушерлары тиешле диагностика үткәрмәгән, туганда баланың хәлен күзәтеп тормаган, яңа туган балага диагнозны дөрес, ләкин күпкә соңарып куйганнар”, – ди белгечләр.
– Баланы ярып кына алырга тиеш булганнар, ләкин диагнозны соңарып кую аркасында, ул соң эшләнә, – ди Республиканың суд-медицина экспертизасы бюросы рәисе, Татарстанның атказанган табибы Наил Нигъмәтуллин.
Бала бүген бик күп төрле куркыныч авырулар белән интегә. Экспертлар чыгарган нәтиҗә Тикшерү комитетының җинаять эшен кузгатуны туктату турындагы карарына нигез итеп алына, чөнки җавапсызлыкта гаепләнүче хезмәткәр вазифаи зат түгел. Бу очракта табибның эшчәнлегендә “сәламәтлеккә үзенең һөнәри бурычларын тиешенчә башкармау, саксызлык аркасында килеп чыккан авыр яки уртача дәрәҗәдәге зыян китерү” һәм “авыруга ярдәм күрсәтмәү” маддәләре буенча җинаять билгеләре күренә. Ә бу эшләрне Эчке эшләр органнары тикшерә. Әмма милициядә дә җинаять эше кузгатылмаган. “Малай туган вакытта инвалид булган, ә монда гаеплеләр юк”, – диләр анда.
– Хокук саклау органнары суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләрен санга сукмаган, – дип белдерә Казан хокук яклау үзәгенең иҗтимагый тикшерүләр бүлеге начальнигы Андрей Сучков. Якын көннәрдә без җинаять эшен кузгатуга баш тарту карарын суд аша шикаять итәчәкбез.
Безнең белешмә: 2008 елның 8 декабрендә Марина Набилкинаны “Ашыгыч ярдәм” машинасы белән Яр Чаллыдагы бала табу үзәгенә илтәләр.
– Мин үземнең таба алмавымны белә идем, әмма табиблар башкача хәл итте. Чын-чынлап эчкә басарга керештеләр: башта берәмләп, аннан икәүләп. Аңымны җуйгач, су сиптеләр, яңакларымны каккаладылар. Баламны башыннан тотып тартып чыгарырга маташтылар, ә ул эләгеп калды. Мөгаен, шул чакта баланың баш мие зарарлангандыр да… Без күрсәткән табиблар аның исән калуына гаҗәпләнә. Малай бөтенләй диярлек күрми, йөрми, авырлык белән генә утырып тора, – ди ханым.
Лилия ШӘЙДУЛЛИНА
Полиция килә, коррупция кала
Беренче марттан Русиядә милиция полиция дип йөртелә башлады. Ләкин исемгә карап кына, аның эшләү алымнары үзгәрер микән? Хакимият моны хокук саклау өлкәсендәге коррупция белән башбаштаклыктан котылу чарасы дип санаса, җәмәгатьчелек шикләнебрәк карый.
Советлар берлеге таркалганнан соң, Мәскәү милициясен җитәкләгән Аркадий Мурашев ниндидер алга китеш булачагына ышанмый. Хәзер ул либераль-консерватив сәясәт үзәген җитәкли һәм бу өлкәдә бары бер генә яңалык булуын әйтә:
– Үзәкләштерүдән кала башка үзгәреш күрмим. Бу бигрәк тә финанс өлкәсенә кагыла. Төбәкләрдән акча алына да Эчке эшләр министрлыгына бирелә. Министрлык моның өчен шактый еллар тырышты. Үзәкләштерү ул коррупциянең тагын да артуына китерәчәк, – ди ул.
Яңа реформа 2009 елны Русия Президенты Дмитрий Медведев тарафыннан тәкъдим ителде. Моңа коточкыч җинаятьләр сәбәп булды. Алар арасында иң яңгырашлысы милиция хезмәткәре Денис Евсюковның халыкка ут ачып, өч кешене үтерүе һәм алты кешене яралавы булгандыр.
Хәзер милициядә эшләгәннәр штаттан чыгарыла. Полициягә алыначак хезмәткәрләргә бүген “досье” туплана. Характеристиканы халык та бирә ала. Теге яки бу милиция хезмәткәре турындагы фикерләрне “ышаныч телефоны” аша яисә хат белән Эчке эшләр министрлыгына җиткерергә мөмкин. “Халык аттестациясе” 31 мартка кадәр эшли.
Казан хокук яклау үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, сафларны чистарту кыенлыклар белән бара, шулай да әлеге үзәк юристлары көче белән 2003 елдан соң милициянең 25 хезмәткәре хөкем ителгән.
Уеннан уймак…
Казанда тулай торакта сигез яшьлек баланы ток сугып үтерде. Ул дуслары белән качышлы уйнаган. Гомуми кухнядагы электр плитәсе артына сыенгач, аны ток суга. Хәзер тикшерү эшләре бара. Кухнядагы электр чыбыклары сафтан чыккан, үзара буталып беткән була.
Урлап та караган
Татарстанда үзе җитәкләгән предприятиедән 35 миллион сум акча урлауда шикләнелүче генераль директорга карата җинаять эше кузгатылды. Прокуратура вәкилләре аның исемен дә, компанияне дә атамый, бары тик оешманың нефть белән бәйле икәнлеге генә билгеле. Бер тапкыр әлеге факт буенча җинаять эше ачарга маташканнар, әмма барып чыкмаган. Материалларны тикшергәч, янәдән бу эшкә алынырга карар кылганнар.
Су баса
“Татарстанда быелгы язгы ташуда 200 торак пунктны су басарга мөмкин, табигать казасыннан 19 мең кеше зыян күрәчәк”, – дип фаразлый Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Халыкка милкен страховкаларга киңәш ителде. Ләкин барысы да гади генә түгел икән шул. Страховкалау компанияләре су басу билгеле булган урыннарда яшәүчеләр белән килешү төзүдән баш тарта. Күрә торып акчасыз калырга теләмиләр, ә мәҗбүр итәрлек закон юк…
“Электрон” чират
Казанда хәзер балалар бакчасына чиратка интернет аша басарга мөмкин. Дөрес, ташламалы категорияләр өчен мондый мөмкинлек юк. Алар, гадәттәгечә, бөтен документларны җыеп, мәгариф бүлекләренә барырга тиеш. Ә анда исә кабул итү көннәре атнага ике генә.
Яклау көтәләр
Татарстандагы кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилгә узган ел 1374 мөрәҗәгать булган. Гаделлек эзләүчеләр саны 40 процентка арткан дигән сүз. Республикада кеше хокукларын яклау белән шөгыльләнүче Сәрия Сабурская әйткәнчә, башлыча, халык суд карарларыннан канәгать түгел, хокук саклау органнары башбаштаклыгыннан зарлана, торак мәсьәләсе дә нык борчый икән.
Автомобильчеләр зары
Русиянең “Автомобильчеләр федерациясенең” Казан бүлекчәсе Татарстанның баш автомобиль инспекторы Рифкать Миңнехановны эшеннән алуны таләп итмәкче. Алар Мәскәүгә мөрәҗәгать әзерли. Федерация вәкилләре белдергәнчә, инспекция юл-транспорт һәлакәтләрен киметү урынына, штраф җыю белән генә мәшгуль. Шулай ук автобус полосаларына чыгу, тиешсез урындагы парковка, “стоп-линияне” үтеп китү кебек очраклар өчен штрафлар урынсыз, дип белдерәләр. Моннан тыш, республика юлларына камералар урнаштыру белән шөгыльләнүче компанияне Рифкать Миңнехановның улы Рәсүл җитәкләүгә дә ризасызлыклары бар икән. “Комсомольская правда” газетасына Рифкать әфәнде үзе белдергәнчә, инспекция һәм шәхсән ул үзе бернинди законнарны да бозмый һәм Федерацияне судка бирергә әзер.
Бурычлар кая илтә?
Түбән Кама шәһәрендә 17 яшьлек кыз күпкатлы йорттан сикереп, гомере белән бәхилләште. Соңгы хатында ул егетенә үзенә-үзе кул салуның сәбәбе дип финанс кыенлыкларын атаган. Тикшерүчеләр әйткәнчә, мәрхүмә бурычы барлыгын һәм аны шулар өчен кемнәрдер эзәрлекләвен дә әйтеп калдырган. Җиденче каттан сикереп җиргә килеп төшкәч тә, кыз әле исән була, ләкин табиблар аның гомерен саклап кала алмаган.
Җиңә алмыйлар…
Казанның нәкъ үзәгендә яшерен казино һәм покер клубы ачыкланды. Ул гади офиста урнашып, анда билгеле кешеләр генә керә алган. Ишек төбенә килүчеләрне видеокамералардан тикшереп торганнар. Милиционерлар әйткәнчә, әлеге законсыз клуб хуҗалары, кимендә, аена ике миллион сум керем алып торган.
Эшлиләр бит
Узган ел Русиядәге чиновникларның уртача хезмәт хакы 60 мең сум чамасы булган. Дөрес, сүз федераль оешмаларда эшләүчеләр турында. Аларның акчасы үткән ел 4 процентка арткан.
Тикшерәчәкләр
Озакламый Казанның ике метро станциясенә керү өчен металл эзләү җайланмалары аша узарга туры киләчәк. Гомумән, иминлек чараларын арттыру өчен, быел гына да метрополитен җитәкчелеге 127 миллион сум акча сарыф итмәкче. Заманча җиһазлар башка транспорт объектларында да барлыкка киләчәк. Белгечләр әлеге чаралар гади пассажирлар кесәсенә сугачак, билет бәяләре кыйммәтләнәчәк, ди.
Электр поездлары сирәгәя, тукталышлар кими
Казан янында электр поездлары сирәгрәк йөри башлады, күп кенә станцияләрдә поездларның 1-2 минутка туктап торуы тыела. Нәтиҗәдә, Адмиралтия бистәсе, Аракчино кебек кечерәк тукталышларда яшәүчеләр сәгатьләр буе автобус көтәргә яки җәяү барырга мәҗбүр булачак.
100 ел төрмә
Казанның Дементьев урамындагы җинаятьчеләр төркеме сексуаль хезмәт күрсәткән 8 агентлык оештырып, акча эшләп яткан. Мондый эшкә җәлеп ителгән 32 кызның 13се балигъ булмаганлыгы, кайберләренең көчләнүе билгеле булган.
Татарстанның Югары суды бу төркем җитәкчесе Глазыринны 13 елга иректән мәхрүм итте, калганнарын 8дән 13 елга хәтле. Җәмгысе 100 еллык төрмә җәзасы җыелды.
Акча кая китә?
Татарстанда прокуратура торак-коммуналь хуҗалык белән идарә итүче компанияләрне тикшерә. Әлегә рәсми фактлар игълан ителмәсә дә, кайберләре хакында билгеле булды инде. Аерым алганда, идарәче компанияләр халыктан җыелган акчага кыйммәтле машиналар, коттеджлар, затлы шәраблар сатып алган, чаманы белмичә, бәйрәмнәр уздырган. Хәзер республикада махсус закон проектлары әзерләнә. Алар халыкка үз акчасының нәрсәгә сарыф ителүен контрольдә тотарга мөмкинлек бирәчәк, диләр.

Комментарии