- 02.02.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №5 (3 февраль)
- Рубрика: Архив
Казандагы «Адмирал» үзәгендәге янгынга тиздән бер ел була. Тикшерү эше инде тәмамланган. Үзләренең гаепләрен танучыларның бер өлеше өй сагына җибәрелгән, икенчеләре сак астында кала.
СИЗОда калучылар арасында Мари Иле республикасыннан 50 яшьлек Фирдинат Ульданов та бар. Ул үзенең гаепсезлеген исбат итәргә мөмкинлек бирелмәү сәбәпле, инде 40 көнгә якын ачлык тота.
Ульдановның элекке адвокаты (берничә көн элек ул бу эштән киткән) «Азатлык»ка элегрәк әйтүенчә, Ульдановны адвокаттан башка гына тикшерү кәгазьләре белән танышырга һәм кул куярга мәҗбүр иткәннәр. «Мине дә имзаларга күндермәкчеләр. Тарткалаш бара. Тикшерүче һәр яктан басым ясый. Ульданов белән бергәләп утырт, тикшерү нәтиҗәләре белән икәү танышыйк, дидем. Юк. Без бит ул гаепле яки гаепле түгел димибез. Без тикшерүчедән ул көнне «Адмирал»да түбәдә эшләгән эшчеләр белән очраштыруын гына (очная ставка) сорыйбыз. Алар янгын вакытында аның түбәдә булмавын әйтерләр иде. Тикшерүче бу очрашуны уздырудан баш тарта. Имеш, инде бөтен дәлилләре җыелган. Әлбәттә, Җинаять кодексында тикшерүче эш барышын үзе билгели ала, диелгән. Шуңа ул моңа хокуклы», – ди Ульдановның элекке адвокаты Марсель Хәмидуллин.
Ульдановның кызы Айгөл сүзләренчә, узган атна азагында Казанда соңгы мәхкәмә утырышы узган һәм анда бернинди үзгәреш булмаган. Без дә әни белән ул утырышта катнаштык. Казанда канун эшләми. Әти «Адмирал»да янгын көнне үзе белән эшләүчеләр белән күрештерүне таләп итә, әмма аны тыңламыйлар. Адвокат та мәхкәмәдә әйтеп карый. Аны да тыңлаучы юк. Бу юлы аның эшен алып барган тикшерүче килмәде, бер яшь егетне җибәргәннәр. Адвокат хөкемдардан, ник «очный ставка» үткәрелми, дип сорап карый. Хөкемдар тикшерүчегә мөрәҗәгать итә. Тикшерүче: «Мин бу хакта берни әйтә алмыйм», – дип бер генә сорауга да төгәл җавап бирә алмады. Нәрсә көтәргә дә белмибез. Бирелгән документны укып бирәләр дә, шуның белән шул. Әтине өй сагына чыгаруны сораган идек. Анысын да кире кактылар. Элегрәк тикшерүчегә шалтыратып сорагач, «Үзенең гаебен танымау сәбәпле, өй сагына чыгармыйбыз», – диде. Әмма ул эшләмәгән гаебен таный алмый бит инде. Нишләргә дә белмибез», – ди Айгөл.
Ул узган елның 15нче мартыннан соң әтисен беренче тапкыр күргән. «Әти бик ябыккан. Тавышы да әкрен чыга. Хөкемдарны да начар ишетә. Сорау бирелгәч, адвокатка карап куя. Адвокат тагын Бер кат кабатлап әйтә», – ди ул. Айгөл сүзләренчә, ул әтисенең сак астына алынуын «Вконтакте» челтәре аша гына белгән, чөнки ул Казанга сорау алырга дип чакырылганнан соң инде кире кайтмаган. «Аның белән бергә киткән Наил Габделхаевның әнисе каты авырый иде. Полиция вәкилләре аңа, әниеңнең хәле авыр, дип килеп әйткәч, ул, өлешчә гаебемне таныйм, дип кәгазьне имзалаган да аны өй сагына чыгардылар. Куркудан имзалаган инде. Минем әти нык кеше, ул эшләмәгән гаебен танырга теләми. Әмма бу эшнең ничек тәмамланачагын белмибез», – ди ул.
Ландыш ХАРРАСОВА.
Милләтара мөнәсәбәтләрне ясалма акыл күзәтәчәк
Русиядә милләтара мөнәсәбәтләрне күзәтеп, анализлап бару һәм низаглар чыккан очракта җитез чаралар күрү өчен махсус мониторинг системасы булдырыла. Бу хакта Милләтләр эшләре федераль агентлыгы башлыгы Игорь Баринов хәбәр итте. «Без махсус программа булдырдык, ул ясалма акыл ярдәмендә милләтара мөнәсәбәтләрне анализлаячак. Система инде әзер, хәзер ул төбәкләргә кертелә башлый», – диде ул.
Баринов сүзләренчә, автоматлаштырылган система ярдәмендә милләтара низагларны иң иртә чорында күреп алып булачак, андый низаглар мәгълүмат чаралары, социаль челтәрләр, интернет аша ике-өч көндә үсеш ала. Еш кына алар хакимиятнең вакытында тиешле чаралар күрмәвеннән килеп чыга, ди ул.
Системаны башта берничә пилот төбәктә сынау карала. Шуларның берсе – Татарстан. 2015нче елның октябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгарда Баринов белән киңәшмә үткәреп, ике арада хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Һәр төбәктә региональ оператор билгеләнә. Татарстанда бу вазифа мәдәният министрлыгына йөкләнгән. Тулырак мәгълүмат алу өчен «Азатлык» хәбәрчесе мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәриповага мөрәҗәгать итте.
– Бу система әлегә әзерлек хәлендә, ул әле эшли башламады. Якын арада, шушы елда эшли башларга тиеш, – дип аңлата Гүзәл Шәрипова.
– Агентлык башлыгы бу мониторинг системасы ясалма акылга нигезләнәчәк, дип белдерде. Бу турыда нәрсә әйтә аласыз?
– Бу программа бездә юк, шуңа күрә нечкәлекләрен белмибез. Әлегә төбәкләрне үзәк белән тоташтыру эшләре, техник эшләр бара.
– Сез, оператор буларак, бу системага мәгълүмат җиткереп торырга тиеш буласызмы?
– Әйе, шул исәптән без ул системага статистик мәгълүматлар кертергә тиеш булабыз.
– Бу мәгълүмат кайдан, ничек җыелачак?
– Без әлегә аның нинди мәгълүмат буласын да белмибез. Тәгаен әйберләр турында сөйләргә иртә.
– Эшне финанслау ничек каралган?
– Финанслау федераль үзәктән, республикадан өлеш кертү хаҗәте әлегә юк.
– Ни өчен оператор итеп нәкъ менә мәдәният министрлыгы билгеләнде?
– Милләтара мөнәсәбәтләр күп нәрсәне үз эченә ала. Аңа мәдәният тә, миграция дә, мәгариф тә, фән дә керә. Татарстанда милли мәсьәләләр белән шөгыльләнүче аерым бер оешма юк. Без мәдәният өлкәсендә милли сәясәт белән шөгыльләнәбез, ягъни Татарстандагы бар халыкларның этно-мәдәни үсешен тәэмин итәргә тырышабыз. Бу өлкәгә бездән дә якынрак торган оешма юк.
«Низаг кабынып, халык арасында таралу өчен кайчак бер-ике көн җитә. Бу шартларда социологик тикшеренүләр файдасыз. Кыска вакыт эчендә зур күләмдә мәгълүмат эшкәртергә кирәк. Моны бары тик автоматлашкан система, ясалма акыл ярдәмендә башкарып була», – диелә аңлату материалларында.
Төбәкләрдә милләтара, динара мөнәсәбәтләр торышын бәяләү өчен 28 индикатор билгеләнгән. Системага килгән хәбәрләр даими эшкәртелеп бара. Монда лингвистик, мантыйк һәм когнитив анализ ысуллары эшкә җигелә. Шул мәгълүматлар һәм анализдан чыгып, хәвеф дәрәҗәсе билгеләнә. Барлыгы өч дәрәҗә, өченче – «кызыл» дәрәҗә очрагында, өч сәгать эчендә ашыгыч чаралар күрү каралган.
Али ГЫЙЛЬМИ.
Татарстан мәктәпләрендә республика әләме эленгән булырга тиеш
Татарстандагы һәр уку йортында республиканың дәүләт әләме эленгән булырга тиеш. Татарстан Дәүләт Шурасы бу хакта канун өлгесен кабул итәчәк.
Татарстан хөкүмәтенең республикада урнашкан һәр уку йортында (дәүләтнеке яки хосусый булуына карамастан) дәүләт әләме эленгән булырга тиеш, дигән карарын Дәүләт шурасы тавышка куячак. »Бу гражданнарда ватанпәрвәрлек тәрбияләүгә хезмәт итәчәк. Кертелгән үзгәрешләр матди чыгымнар таләп итми. Әләмнәр һәр мәктәптә болай да бар, аларның елга бер тапкыр яисә ел дәвамында эленеп торуында зур аерма юк. Әләмнәр таушалыр, әлбәттә, тик аларны алыштырырлык кына акча табарбыз», – диде узган атнада Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов.
Коми һәм Дагстанда, Краснодар крае, Архангельск, Ростов, Сахалин, Ульяновск өлкәләрендәге уку йортларында Русия әләме белән бергә республика һәм төбәк әләме булырга тиеш, дигән җирле күрсәтмәләр инде күптән бар. Моннан соң Татарстанда да уку йортларында икешәр әләм эленеп торачак.
Уку йортларында Русия әләменең эленеп торуы мәҗбүри, дигән күрсәтмә 2014нче елның 1нче сентябреннән бирле гамәлдә.
Доллар белән йомырка бәйләнеше
Соңгы арада интернетта долларның 80 сумга җитүенә бәйле шаярулар күренә. Мәсәлән, мондые: «80 сумга, шартлы итеп әйткәндә, ярты тавык сатып алып була. Терене, йомырка сала торганны. Бер айга ул 15 йомырка сала дип исәплик (ярты тавык ич ул). Йомырканың һәрберсен 8 сумнан сатарга мөмкин. Ике айга 240 сум чыга. Доллар югарырак үскән саен йомырканы да кыйбаткарак сатып була. Димәк, долларның үсүе шатлыкка?»
Читтән караганда шулай кебек шул ул. Бәлки зур шәһәрләрдә яшәгәннәргә җиңел биреләдер бу бизнес дигәннәре. Әмма авылдагыларга… «Безгә доллар барыбер, без аны кулланмыйбыз», ди авылдашлар, үзләренең кәефләрен күтәрергә теләгәндәй. Әмма газга бәя арта, утка арта, телефон-интернет тагын очсызланмый. Барысы өчен түлисе. Кем эшли – хезмәт хакы бар, эшләмәгәннәр әти-әни пенсиясенә карап ята.
Минем әни язга 79 яшен тутыра. Гомерен колхозда гади эшче булып уздырган. Гади колхозчы булып, элек минималь хезмәт хакы алды, хәзер минималь пенсия ала. Әлеге акча коммуналь түләүләргә төп-төгәл кереп бетә. Калса, кайчак йөз сумы кала, кайчак тиененә кадәр түләүгә! Әле шөкер итеп, ил-көннең тынычлыгына, йорттагы газга-суга рәхәтләнеп ята. Елына 44 кило ит тапшыра торган чакларын исенә төшерә. Ит салымы. Мал асрарга, печән чабарга мөмкинлек юк, ә дәүләткә итен дә, сөтен дә чыгар да сал!
Менә шул карчык – минем әни мал асрый, быел көз сыерын суеп сатты. Базарда итне сез күпмедән аласыз? Ә әнидән 170 сумнан алырга теләгәннәр. Сатмаган. 200 сумнан алыр кешесен табып, сатып котылган. Бу – базарда сыер итенең килосы 270 сум белән сатылган вакытта. Әбиең әле дә базарда торып, хә дигәнче үзе сатып кайтып китәр иде, әмма аны базарга кертмиләр.
Эре малны асрар өчен күпме акча түгелгәнен беләсезме? Җәен печән дип акылдан шаша яза, башта җир бүләлми аптырыйлар. Аннары аны чаптыра алмый. Хәзер халыкның да чалгы тотып ялан кырып йөрисе килми, трактор килеп чабып киткәнен көтеп яталар. Аннары әйләндергәнен. Тырмалап, чүмәлә иткәнен. Чүмәләләрне бүлешү генә күңелле. Әнә шул трактор өчен һәр кешедән өчәр-дүртәр мең түлисе. Ә бүленгән печәнне китертергә тагын трактор яллыйсы. Анысына тагын акча. Мал печән белән генә тормый, аңа бөртекле ашлык та кирәк. Анысын тагын авыл урамына китереп саталар. Анысына акча. Эре малың булса, су өчен түләү дә арта.
Болары лирик чигенеш булды. Малның эресе ни, вагы ни, тавыгы ни, казы ни. Барысына да ризык кирәк. Ризыкны бушка китермиләр. Биш тавык алсаң да, аларга торыр урын, ашарларына ризык, витамин, яшелчә кирәк. Синең бер йомыркаң 8 сум түгел, минимум 18 сумга төшә. Әле тавыкларның чирлеләре, йомырка салмый торганнары да була.
Доллар арткан саен йомырканы да кыйбатрак сатам дисәң, мондый хәлдәге халык йомыркасыз да яши башлаячак бит. Көн саен үзеңә йомырка ашарга туры килмәгәе.
Айгөл ГЫЙМРАНОВА.
Чаллыдагы исерек «патриот» популяр
Юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәре биргән сорауларның берсенә генә дөрес җавап биргән машина йөртүче үзенең «чын патриот» булуын күрсәтте.
Чаллының «Эфир» телеканалы исерек хәлдә машина йөртеп тотылган ир-ат турында сюжет күрсәтте. Йөртүче шул кадәр исерек булган ки, хәтта ЮХИДИ инспекторлары протокол тутырганда йоклап китә язган. Егет барлык сорауларга «белмим», «хәтерләмим» дип җавап бирә, ләкин Русия Президентының исемен шунда ук искә төшерә. Аның кыска диалогының видеосы Русия интернетында киң таралып берничә көндә миллион тапкыр диярлек каралды һәм төрле мәсхәрәләргә дучар булды. Исерек машина йөртүче белән ЮХИДИ хезмәткәре арасындагы әңгәмә видеога да язылган.
– Кем машинасы?
– Белмим.
– Урладыгызмы?
– Шулайдыр, күрәсең.
– Кемнән урлаганыгызны да белмисезме?
– Белмим.
– Бүген күпме эчтегез?
– Белмим.
– Берни дә белмисезмени?
– Юк.
– Ә Русия Федерациясе Президенты кем, беләсезме?
– Әйе, Путин Владимир Владимир улы.
Шулай да, сюжетта әйтелгәнчә, бу белем егеткә ярдәм итмәгән.
Илдар ГАБИДУЛЛИН.

Комментарии