Уйлап сөйләргә кирәк

1950-1960нчы елларда авыл укытучылары, балалар укытудан тыш, агитаторлык вазифасын да үтиләр иде. Дәүләткә ит, сөт, йон, йомырка җыюда да актив катнашты укытучылар. Мин үзем мәктәп директоры булу өстенә, агитпункт җитәкчесе дә булып тордым. Һәр атнаның дүшәмбесендә, Җирле үзидарә советы депутатлары, партия комитеты вәкилләре җыелып, эшләнгән эшләргә йомгак ясый һәм алда торган бурычлар хакында әңгәмә кора иде.

Һәр укытучы-агитатор үзенең участогыннан күпме продукт җыеп алганын сөйләде. Кайсы хуҗалыкта йон, кайсысының сыеры бозауламау аркасында сөте булмавы, кемнеңдер тавыгы йомырка салмавы ачыкланды. Шуннан соң сүзне Җирле үзидарә советы рәисе Сара апага бирдем. (Мәрхүмә инде, урыны оҗмахта булсын!)

– Иптәшләр! Җирле үзидарә Советына, авыл хуҗалыгы продуктларын җыюда күрсәткән ярдәмегез өчен бик зур рәхмәт! Сезнең ярдәм белән генә без планны үтәп, алдынгылар рәтендә барабыз! Дөрес, план үтәгәндә кыенлыклар да килеп чыга. Сез санап киткән кыенлыклардан чыгуның мин бер юлын тәкъдим итәм. Бер төрле продукт юк икән, хуҗалыктан икенче төрлесен алып, йөкләмәне үтәргә була. Мисал өчен, Нух Закиров участогындагы хуҗалыкларда үрдәк-каз асраучылар, тавыклары булган кешеләр аз. Димәк, алар йомырка планын үтәмәячәкләр. Аның каравы, ул участокта сарык асраучылар күп. Димәк, йомырка урынына йон бирә алалар. Закиров Нух йөкләмәсен йон хисабына үтәгән, чөнки аның йомыркасын йон каплаган! – дип әйтеп салмасынмы! Без көләргә дә, еларга да белмичә, кызарынып утырдык. Мин Сара апаның уйламыйча әйткән җөмләсенә бик уңайсызландым.

Суфиян МИНҺАҖЕВ.

Түбән Кама шәһәре.

Телнең иң зур хатасы – ялган

Үз-үземнән көлү, үз-үземне тәнкыйтләүнең һич кенә дә ояты юктыр. «Тәнкыйть дару сыман ачы, ләкин сәламәтлеккә файдалы» – дигән бит әле Бальзак агай да.

1965нче еллар тирәсе. Китапханәдә үземне уңайсыз хәлгә куюым, ахмак хәлдә калуым һич кенә дә күңелемнән китми. Китапханәче Кәүсәрия Кәримуллина-Галләмова, яшебезне искә алып, безгә кызык булырдай басмалар гына тәкъдим итә иде. Ул вакытларда, бинаның җыештыручысы Актаныш кызы, Яңавыл килене Нәсимә апа булышлыгы белән югары сыйныф балалары әдәбиятына үрмәләгән «юеш борыннарга» аларның кызыгы ташка үлчим генә иде. Ниндиен тәкъдим итсә дә: «Укыдым!» дип кенә җибәрәм!

Көннәрдән бер көнне, гадәттәгечә, чираттагы китапны тәкъдим итә Кәүсәрия апа:

– «Улым турында хикәя», бәлкем, бу китапны да укыгансыңдыр? – ди, үзе авыз чите белән генә елмая, эчтәлеген дә сорамый. Мин янә сер бирмим, исеме кычкырып тора, бала-чага китабы.

Ашыга-кабалана:

– Кәүсәрия апа, укыдым, әллә кайчан укыган идем аны. – Ул тирән генә көрсенеп башка китап сузды. Кайтыр юлымда классташым Фаил очрады, үзе ашыга:

– Яңа китап кайткан, бик шәп, диләр, малай. Яшь гвардия, Олег Кошевойлар турында.

– Исеме ничек?

– «Улым турында хикәя».

Шул минутларда телсез калдым, ике битем уттай яна. Китапны укыйсы килү – бер хәл. Ничек итеп үземнең хөрмәт иткән кешемне – Кәүсәрия апаны алдадым бит. Кире кереп, гафу үтенеп, китапны сорарга да кыюлыгым җитмәде. Көлкегә калдым бит.

Кәүсәрия апа «Безнең гәҗит»не яратып укый. Форсаттан файдаланып, телемнең иң зур хатасы – ялганым өчен гафу үтенәм. Аңа куанычлы, бәрәкәтле озын гомер, шул гомергә җитәрлек ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы теләп калам.

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА.

Мари Иле, Бәрәңге бистәсе.

Комментарии