ТАБИБЛАР НИК ҮЗГӘРДЕ?

Соңгы арада табибларга канәгатьсезлек белдергән, инвалидлык буенча группа билгеләгәндә гаделсезлекләр турында сүзләрне еш ишетергә туры килә. Чыннан да, ни өчен “”, “авыру” дигән сүзләр белән “акча” дигәне дә янәшә йөри? Кайчаннан бирле һәм ни сәбәпле олы хөрмәткә лаек ак халатлы табибларыбыз хакында күңелсез фикерләр ешрак яңгырый башлады?

Күбебезнең авырганы, катлаулы операцияләр кичергәне бар. Шуңа да рәхмәт хисләре белән искә алырдай табиблар да хәтердән чыкмый.

25 яшемдә нык авырып киттем. Гомер кояшым баеп килә, ахры, дип эчемнән генә 5 яшьлек балам, ирем, әти-әнием белән акрынлап бәхилләшеп йөргән көннәрем дә булды. Бәхетле, шат йөзле кешеләрнең дөньяларын онытып көлгәненә исем китә иде. “Нинди куанычлары бар икән?” – дим. Мин шулай рәхәтләнеп көлә дә, арыганчы эшли дә алмам инде дип, яшәү белән үлем арасында йөрдем.

Республика клиник больницасының ЛОР бүлеге табиблары Азат Гәрәй улы Ногманов, Мөнирә Каюм кызы Маннапова, Вячеслав Дмитриевич Фирсовларны инде 27 ел вакыт үтсә дә, икенче тормыш бүләк итүче, коткаручы фәрештәләрем дип көн дә искә алам. Фирсов өлкән яшьтәге кеше иде. Гади табиб кына түгел. Ләкин аның да, башкаларның да гадилеге, гомумән, авыру кем булуга карамастан ихлас, кешелекле булулары еллар үткән саен ныграк бәяләнә, хөрмәтем арта. Гади генә пенициллинның да дефицит чагы. Бер тиен дә тотмыйча, 48 көн ятып дәваланган идем.

Миңа 5-6 яшьләр булгандыр. Әниемне кинәт кенә өянәк тотып алып, бик авыр операция кичерде. Әни үзен дәвалаган табибны гел олы хөрмәт хисе белән искә алды. “Мине үлемнән Шамил алып калды”, “Шамилнең алтын кулларына рәхмәт”, – дия иде. Бу 60нчы еллар башында район больницасында эшләгән табиб. Минем аны күргәнем булмады, фамилиясен дә белмим. Ләкин 8 бала авыз тутырып, үзебез олыгайганчы “әни” сүзен әйтә алганбыз икән, димәк, бу олы бәхетебезгә алтын куллы, миһербанлы затның – Шамил табибның өлеше зур. 50 елга якын вакыт үтсә дә, исемен онытмавы бер дә гаҗәп түгел.

Бүген сәламәтлек саклау өлкәсендә хәлләр ни өчен шундыйга әйләнеп китте соң әле? Чөнки бездәге медицина торышы хөкүмәт түрәләрен кызыксындырмый. Алар авырып китсә, чит илләрнең иң яхшы клиникаларына китеп дәвалана. Ә тирән кесәле урта кул түрәләр, байлар үзебезнең затлы клиникаларга йөри. Аз керемле гади халык өчен түгел алар. Урыннардагы больница, поликлиникаларда битарафлык, ваемсызлык. Һәр нәрсә акчага килеп төртелә. Заманча яңа җиһазлар, затлы аппаратлар арткан саен, иң кирәкле, мөһим сыйфат – авыруларга кешелекле мөнәсәбәт, игътибар, ихтирам дигән кыйммәтләр җуела бара.

Җәй көне туганымның кызы эче авыртып, температура белән больницага яткач, хәлен белеп кайтып кына кергән идем, елый-елый телефоннан шалтырата: “Апа, мине сукыр эчәк белән операциягә әзерлиләр, табиб 5 мең сум акча”, – сорый ди. Үземнең беркатлылык белән: “Операция өчен препарат кирәк микән, акча нигә икән?” – дип уйлап, янә больницага киттем. Операция инде тәмамланган, сеңлем әле палатага күчмәгән. Мин коридорга керү белән, сеңлем белән бер палатада яткан әбиләр: “Акча алып килдегезме?” Мин бу хәлнең чынлыгына ышанырга теләп: “Акча да кирәкмени әле?” – дим. “Табиб операция алдыннан аны чакырып, 5 мең сум акча сораган, палатага чыккач елады. Шул көенчә операциягә кереп китте”, – диләр.

Табиб – яшь кенә ир кеше.

– Элек авыруларны операциягә әзерләгәндә, тынычландырып, яхшы мөнәсәбәт күрсәтәләр иде. Хәзер шашынуга җиткереп, елаган көе операция өстәленә салалар икән, – дим, аның үзен күргәч.

Ни өчендер, табиб минем мишәр булу-булмавым белән кызыксынды.

– Татарның йөзек кашы саналган арты татары мин. Ләкин гаделсезлек күрсәм, үтә әрсезлек күрсәтеп, мишәр булып та куя торган гадәтем бар, – дим бу рус телле егетенә. – Сезгә акча алып килмәдем, шулай ук тәнкыйтьләр өчен дә кермәдем. Операция өчен акча сораган табиблар турында күп ишеткәнем бар, үзләрен күргәнем юк иде. Менә нинди икән алар, – дидем.

Әлбәттә, ул теш-тырнагы белән үзенең бернинди акча сорамавын исбатлап маташты. Мин дә башка бер сүз әйтмәдем. Ялгыш ычкындырганын аңлады, ахры. Гыйбрәт өчен генә булсын.

Гаделлек хакына шуны әйтәсем килә: операция уңышлы чыкты. Әйбәт ясады бу табиб. Тиз сәламәтләнде сеңлем. Шулай да ничек курыкмаска кирәк! Үзсүзле клиент тиешле органнар аша тамгалы акча алып килеп тоттырырга мөмкин бит. Яшь кеше, гаиләсен, карьерасын, алтын кулларын 5 мең сум өчен корбан итүдән аз гына да шикләнми. Үз-үзенә һәм җәзасыз калуына тәмам ышанган булуы шаккаттыра. Шулай да сеңлем аякка баскан шатлыктан бер тиен дә бирмичә чыгып китү уңайсыз. “Җиңел кулларыгыз өчен”, – дип, 1 мең сум бирдем. Үзебез азындырабыз түгелме соң?!

Һәр һөнәрнең нечкәлеге, үзенчәлеге бар. Мине иң үртәгәне шул: табиб янына кергәч, ул икешәр бит синең авыруың, зарың, диагнозыңны язып утыра. Кирәктер бу эш тә. Ә 2-3 җөмлә белән генә авыруга диагнозын, үзгәрешләрне, дәвалау ысулларын, нинди катлауланулар булырга мөмкинлеген әйтеп биреп булмый микән? Аның язганнары дистә еллар буе киштәдә саргаеп ята. Күп еллардан соң авыру тарихың теркәлгән китапчыкны кулыңа төшереп, бәйнә-бәйнә укып карасаң, сине бүген аяктан еккан авыру 20 ел элек үк билгеле булган икән. Авыз ачып әйтергә генә иренгәннәр сиңа.

Шөкер, сәламәтлегемә зыян салды, начар дәвалады, дип әйтерлек табибларга юлыкканым юк. Ә менә инвалидлык буенча группа билгеләү компанияләрендә (ВТЭК) булгач, авырулар түгел, акчалы, сау-сәламәт кешеләрнең инвалид булып йөрүенә инандым.

…Бер аягым еш ойый һәм хәрәкәтсез кала торган булды. Аркамның еш сызлавын, ваннада я мунчада юынгач та тәннең әрнүе, бер елны хәтта атна буе урын-җирдә хәрәкәтсез ятуымның сәбәбен умыртка баганасының бил өлешенә томография (МРТ) ясаткач кына белдем. Анда шактый зур дүрт бүсер, протрузия, нык кына кәкрәйгән (сколиоз) урыннар бар. Пенсия яшемә якынлашканда, эшемдә өнәп бетермәсләр дип, авырган көе больничныйга чыкмый эшләп йөрим. Бәлки, пенсиягә чыкканчы гына вакытлыча булса да группа алырмын дип (аннан башка да җитди диагнозлар бар), табибтан ВТЭКка юллама алдым.

Умыртка баганасының имгәнүе 8 сыйныфта укыган елларга ук барып тоташа. Физкультура дәресендә аркам белән биектән егылып төшкән идем. Дөбердәп килеп төшкәч, тынсыз калып яткач, аннан шок хәлендә оектан кар өстеннән урамга чыгып чапканымны хәтерлим. Бераздан үз хәлемә кайттым, әмма аркам авырта торган булып калды. Яшьлек белән алай игътибар ителмәгән. 22 ел элек үзен нык сиздерде.

ВТЭКта табиб иелеп карарга кушты. Гомер буе гел хәрәкәттә, аяк өсте физик эш белән шөгыльләнеп, иелә алмаганда тезләнеп, шуышып булса да эшләгән холкым бераз хәйләкәр булырга, мескенгә сабышырга кирәк дип өйрәткән тәҗрибәле “инвалид” киңәшен кабул итмәде. Авырлык белән булса да иелдем. Әлбәттә, авырта. Табиб миңа: “Син әле яхшы иеләсең, нинди группа сиңа”,– ди. Мин, ризасызлык белдереп, югарырак урнашкан ВТЭКка бардым. Анда бигрәк тә гаҗәп хәлләр. Эштән җәяү йөрүемне белгәч, табиб: “Ничә минут кайтасың?” – ди. Урынлыдыр соравы. Ләкин мин бит физик эштә. Күпме хәрәкәт, күпме авыр әйбер күтәрәсең, дип сораса дөресрәк булыр иде. “Хәзер остеохондроз бөтен мәктәп баласында бар. Әле парализовать итмәгән”, – диде. Гади остеохондроз белән умыртка баганасындагы бүсерләрнең аермасы шактый зур икәнен белмиме соң алар?! Бу комиссиядәге кызык вә кызганыч хәлләрне күреп, чират көтеп утырганда кешеләрнең сөйләшүен ишетеп, шундый нәтиҗәгә килдем: ВТЭКка мөрәҗәгать иткәндә, түләүле анализлар ясап акча түгәсе түгел, бер кочак белешмә күтәреп килсәң дә файдасыз. Аларга күз дә салмыйлар. Шуларга тотасы акчаны комиссиядәге табибның халат кесәсенә шудырсаң, группа алу мөмкинлеге өметлерәк.

Группа сатып алып, дөбердәп эшләп йөргән танышларым бик күп. Шулай да ихластан үз хезмәтен башкарган, исеме алтын хәрефләр белән язылырга лаеклы табибларга күләгә төшмәсен иде.

Ни генә булса да табибларга хөрмәтем зур. Аларга, башка ияләреннән аермалы буларак, кеше гомерен саклау кебек иң изге гамәл бирелгән. Дөнья ваклыкларына бирелеп, саваплы хезмәтегезнең, үз дәрәҗәгезне, сезгә булган ышанычны бетермәсәгез иде.

Фәния СӨНГАТУЛЛИНА.

Казан шәһәре.

Сиңа нәрсә язалар?

Табиб халкының аңлашылмый торган язулары хакында күп сүз йөри. Халык инде күнегеп беткән, берникадәр ирония белән карарга өйрәнгән әлеге күренеш, кызганычка, аяныч нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин.

Еш кына “башваткычлар” рецепттагы яисә карточкадагы язуны авыру укый алмасын өчен кулланыла дигән фикер белән очрашырга туры килә. Янәсе, куркыныч диагноз куелганда, пациент аны укып борчылмасын. Ә рецептлардагы “иероглифлар” аларны бүтән кешеләр файдалана алмасын өчен куела икән. Тик болар бер дә ышаныч уята алырдай дәлил түгел сыман. Күп очракта әлеге беренче карашка куркыныч тоелмаган проблеманың авыру өчен фаҗига белән тәмамлануы да ихтимал.

Шушы арада поликлиникага мөрәҗәгать итәргә туры килде. Үз участок табибыбыз ялда булганга, башка белгеч янына кердем. Амбулатор карточкама ул ясаган язмага исә үз участогыбыздагы шәфкать туташы “расшифровка ясарга” тиеш, чөнки рецептны да, физиодәвалау бүлегенә юлламаларны да, терапевт язуына нигезләнеп, ул тутыра. Икәүләшеп тырыштык бу ханым белән, ахыр чиктә табибның үзе янына кереп кенә карточкада ниләр язылганын аңлый алды. Ә бит мондый очракларда хата китүе, шул рәвешле кешегә бөтенләй башка төрле дәвалау яисә дару билгеләнүе дә мөмкин.

Каллиграфиясе бик үк яхшылардан саналмаган кайбер коллегаларының буталчык язулары аптека хезмәткәрләре эшендә дә кыенлыклар тудыра. Чөнки фармацевтикада охшаш исемдәге препаратлар күп. Дару исемендә дөрес язылмаган бер хәреф кенә дә дәвалауны башка, һич кирәк булмаган юнәлеш буенча алып китеп, авыру сәламәтлегенә зыян салырга сәләтле.

Күптән түгел интернет челтәренә урнаштырылган язма искә төште. 66 яшьлек пациентка аптекада әлеге дә баягы укый алмаслык рецепт буенча “Маркумар” дип аталган кан сыеклау үзлегенә ия, артык микъдарда кулланганда куркыныч нәтиҗәләргә китерүче препарат биргәннәр. Ә табиб аңа холестеринны төшерүче “Мевинакар” билгеләгән булган. Ямьсез язучы табиб кешене үлемнән коткарып калган коллегаларына рәхмәт белдерде микән?

Әйе, бер карасаң, табибларның буталчык, хәрефләрне тоташтырып язуларын ашыгуга кайтарып калдырырга була. Бер авыруны кабул итү өчен, 15-20 минут вакыт бирелә. Гадәттә, савыгу теләге белән коридорда көтеп утыручылар кабул итәргә тиешле пациентлар саныннан артып китә. Һәр карточкага матур, дөрес хәрефләр тезеп утырганчы, бер авыруга артыграк кабул итү файдалырактыр да. Тик кәгазьдәге буталчыкларга кеше язмышлары бәйле булуын Гиппократ анты биргән шәфкать ияләренең онытырга хакы юктыр.

Бүген югары технологияләр тормышыбызның бар өлкәсенә дә тирәнтен үтеп керде. Тик табиб халкы гына һаман ручкадан файдалана, регистратура киштәләрен кулдан язып тутырылган, таушалып беткән, берсеннән-берсе калын амбулатор карталар “бизи”. Бу өлкәне дә үзгәртеп корырга вакыт җиткәндер, бәлки.

Рәзинә ХӘСӘНОВА.

Яр шәһәре.

ТАБИБЛАР НИК ҮЗГӘРДЕ?, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии