Шәймиев матур китә. Ә Рәхимов белән ни булыр?

Президенты Минтимер Шәймиевнең үз теләге белән, урынына үз кешесен калдырып китүе Башкортстан җәмәгатьчелегенә дә көчле тәэсир ясады. Башкортстандагы башкорт элитасы Рәхимовның да Шәймиевча китүенә өметләнә.

Дөрес, монда Башкортстанга хас бер үзенчәлекне искә алмый булмый. Аның рәсми мәгълүмат чаралары да, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре дә “тугандаш” Татарстанны, андагы хәлләрне бик сирәк искә ала. “Тугандаш” дигән төшенчәне Башкортстан җитәкчелеге хәзер инде, нигездә, Чиләбе, Оренбург һәм Курган өлкәләре турында сүз барганда гына куллана. Татарстанны искә алганда да, аны ешрак күрше республика диләр.

Әмма бу юлы Башкортстанда Минтимер Шәймиевнең әлеге сәяси адымын күрмичә булдыра алмадылар. Ни дисәң дә, Президентлыктан китү темасы хакимиятне кулында тоткан башкорт элитасы өчен үтә дә мөһим булып тора. Һәм Татарстан Президентының сәяси адымына карата рәсми Башкортстан оператив рәвештә мөнәсәбәтен белдерде.

27 гыйнварда берничә мәгълүмат агентлыгы, Башкортстан Президентының матбугат хезмәтеннән алынган хәбәргә нигезләнеп, республика башлыгы Мортаза Рәхимовның Шәймиев китүенә кагылышлы фикерләрен яңгыратты. Рәхимов сүзләренә караганда, бу вакыйга аның өчен көтелмәгән хәл булмаган. Китү турында карар кабул итәр алдыннан, ике Президент дустанә шартларда үзара сөйләшеп, яшьләргә юл бирү кирәклеге турында аңлашкан икән.

Сәясәт белгече, икътисад фәннәре докторы, профессор Ринат Гатауллин андый сөйләшү булганлыгына шикләнүен белдерде. “Дусларча сөйләшү өчен дуслар булырга кирәк”, – ди ул. Ә моның өчен Башкортстандагы татарны һәм телле башкортларны кысуны туктатырга кирәк. Ә инде тулысынча Мортаза Рәхимов авызына карап торган Башкортстанның Федераль Җыелыштагы депутатларының Татарстан белән Федерациясе арасындагы ике яклы шартнамә расланганда, ике тапкыр да аңа каршы тавыш бирүләре, гомумән, дошманлык гамәле булып тора.

Ринат Гатауллин: “Татарстан Президенты вакытында, дәрәҗәсен саклап китә”, – ди. Аның фикеренчә, Мортаза Рәхимов алай китә алмаячак. Шәймиев Татарстаныннан аермалы буларак, Рәхимов Башкортстаны бертуктаусыз республикадагы нефть тармагы тирәсендә кылынган җинаятьләр, кеше үтертүләр, канунны бозып дәүләт милкен үзләштерүләр һәм башка төр җинаятьләр тудырган җәнҗаллар астында яши. Әлбәттә, боларның берсе дә Мортаза Рәхимов абруе файдасына түгел.

Әйе, Татарстан Президенты матур итеп китеп кенә калмый, үз урынына ышанган кешене – республика премьер-министры Рөстәм Миңнехановны калдырып китә. “Башкортстан Президенты алай итә алмаячак. Аннан соң, Рәхимовның калдырып китәрдәй ышанычлы бер кешесе дә юк”, – ди Гатауллин. Аның куштаннары, төрле җинаятьләр кылуда гаепләнүче якыннары бар. Әмма Мәскәү кабул итәрдәй бер кешесе дә юк. “Башкортстан Президенты булырдай кешеләр кайсысы куылган, кайсысы кабердә ята”, – ди ул.

Башкортстандагы сәяси партияләр һәм иҗтимагый оешмаларның координация советы рәисе Рамил Бигнов фикеренчә, Рәхимов, бәлки, мандаты беткәнче утырыр, әмма ул үзе урынына үз кешесен калдыра алмаячак. Рәхимов, мөгаен, әлеге премьер Раил Сарбаевны яисә сенатор Рудик Искужинны калдырырга телидер. Әмма Кремльнең Рәхимовның оппоненты һәм элекке хезмәткәре, әлеге вакытта Русия Президенты хакимиятендә эшләүче Радий Хәбировны куюы бик ихтимал.

Башкортстандагы тагын бер сәясәт белгече – Альберт Мифтахов “Клуб регионов” интернет-газетасында:

– Мортаза Рәхимов соңгы чиккәчә Президентлык кәнәфиенә чат ябышып ятачак, – дип белдерә. – Моны Мортаза Рәхимовның Башкортстан телевидениесе аша: “Мин рәхәтләнеп Шәймиев варисы белән дә хезмәттәшлек итәчәкмен”, – дип белдерүе раслый.

Аңлашыла ки, Мортаза Рәхимов бар кешегә дә ярый алмаячак. Аның артыннан иске чабата ыргытып калучылар да аз булмас. Иң мөһиме, ул чынлап та, урынына үз кешесен калдыра алмаячак. Башкортстан Татарстаннан җинаятьләр җәнҗалы күләме белән генә аерылмый. Әгәр Татарстанда татарлар республика халкының яртысыннан күбесен тәшкил итсә, Башкортстанда башкортлар нисбәте 30 %ка да җитми. Ә башкорт телен дип санаучылар, гомумән, 16% кына. Мондый шартларда республикадагы беренче кешенең башка милләттән булуы да бик ихтимал һәм табигый.

Кәрим ЯУШ

Шаһитларга көч кулланулар да булган

Фәүзия Бәйрәмовага карата барган суд эшендә шаһитлардан сорау алу нәтиҗәләре шактый игътибарга лаек. Күрсәтмәләре буенча, татар зыялылары карарларын хуплый, анда җинаять эше күрми. Шул ук вакытта суд барышында кайбер шаһитларга органнар тарафыннан көч куллану, психологик басым булуы да ачыкланды.

Илнар Шәйхетдинов – югары уку йорты доценты. Милли Мәҗлеснең 2008 ел 20 декабрь утырышында катнашкан. Суд эше документлары буенча 4 тапкыр прокуратура һәм биналарында сорау алуда булган. Ләкин күрсәтмәләр язылган беркетмәгә имза куймаган. Хөкем эшен алып баручы казый ни өчен имза куймау белән кызыксына.

– Үзем әйтмәгән сүзләр өчен кул куймыйм. Моның өчен физик һәм психологик басым булды. Имза куйган очракта эшемдә үсеш, тулай торакта яшим, фатир шартларын яхшыртуны, килешү (контракт) төзү турында вәгъдә иттеләр. Контракт төзү Бәйрәмованы утырту өчен кирәклеген дә аңлаттылар. Бу хакта беркайда, беркемгә сөйләмәүне таләп иттеләр. Миңа Ф.Бәйрәмова, В.Мирзаянов хакында язылган беркетмәгә имза куярга тәкъдим иттеләр. Ләкин куймадым, – дип белдерде Илнар Шәйхетдинов.

тәрҗемәче Зифа Әхәтовадан баш тарткан иде. Суд эшенә башка тәрҗемәче табу күп вакытны ала икән. Шунлыктан эш Зифа ханым катнашында дәвам итте.

Гафиулла ГАЗИЗ

Толерантлыкмы, әллә чукындырумы?

Узган пәнҗешәмбедә Русиянең төп чиркәүләренең берсе саналган Гайсә Мәсих чиркәвендә сирәк була торган келәү узды. Быел Ванкуверда узачак кышкы олимпия уеннарында Русия данын яклаячак спортчыларны изгеләштерелгән сулар сибеп, вәгазьләр укып, Русия патриархы Кирилл келәү оештырды. Шул ук чарада Русия вице-премьеры Александр Жуков Дмитрий Медведевның мөрәҗәгатен дә укыды.

Билгеле булганча, Русиянең олимпия уеннарында катнашучы җыелма командасында татар яки мөселман исем-фамилияле спортчылар да бар. Дөрес, әлеге спортчыларның нинди диндә булуы билгесез һәм аларның чиркәү келәвендә катнашуы да мәгълүм түгел. Шулай да рус чиркәве башлыгы Кириллның келәү барышында ясаган чыгышында чиркәүгә килүегез әйбәт булды, дип сөйләве, чарада барлык олимпия уенчылары катнашканлыгына ишарәли. Чөнки атакай болай дип дәвам итте:

– Православие динен тотмаганнарны бу борчымасын. Гайсә Мәсих чиркәве 1812 елдагы Ватан сугышында җиңү хөрмәтенә төзелгән. Бу чиркәүдә әлеге сугыш барышыннан сурәтләр күреп була. Каһарманнар арасында православлар гына булмаган. Күңелләребездә бердәмлекне, бер халык һәм бер дәүләт вәкилләре булуыбызны аңлау мөһим.

Моннан тыш, рус православие чиркәве Ванкуверда узачак кышкы олимпия уеннарына махсус бер православие атакаен да юллаячагын хәбәр итте.

– Бу хәбәрне ишеткәч, әллә ни аптырамадым. Чөнки без хәзер православие диненең дәүләт диненә әйләнеп барганына күнегеп барабыз. Әгәр дә Русия Конституциясендә демократик ил дип, вөҗдан иреге язылган икән, барысын да чиркәүгә кертү дөрес түгел. Чөнки анда төрле дин кешеләре, дәһриләр булырга мөмкин, – ди “Ирек мәйданы” газетасында милли һәм дини темаларны алып баручы Римма Бикмөхәммәтова

Православие динен шулхәтле пиарлаштыралар, бу бар бәйрәмнәрдә дә күренә. Шул ук Олы бәйрәмнәрен, Раштуаны гына карасак та, гел зур итеп телевидениедән күрсәтәләр. Ул бәйрәмнәрдә Русиянең иң зур җитәкчеләре басып тора. Ә мөселман бәйрәмнәренә бик аз вакыт бирәләр. Безнең татар түрәләре мәчет тирәсендә, олы бәйрәмнәрдә күренми.

Казандагы яшь эшмәкәр, татар яшьләре хәрәкәтендә актив катнашучы Тәбриз Яруллин, әгәр татар чыгышлы яки мөселман спортчылары чиркәүдәге келәүдә катнашкан икән, алар үзләре дә гаепле дип саный. “Чөнки бүген беркемне дә мәҗбүр итмиләр. Димәк, аларның иманы зәгыйфь”, – ди ул.

Соңгы вакытта алып барылган сәясәт рус православие чиркәвенең сәясәтенә бик туры килә. Аны дәүләт дәрәҗәсенә күтәрмәкче булалар. Ә бу очракта олимпиада җыелма командасы белән шулай кылдылар. Билгеле булганча, алар көчлеләрдән санала. Шуңа күрә җиңүләрен чиркәү белән дә бәйләмәкче булалар.

Рәфис ҖӘМДИХАН

Кодзоев: «Руслар аяк астында туфрак булдык»

Танылган ингуш язучысы Исса Кодзоев белән әңгәмә бастырган “Коммерсант-власть” журналы редакциясенә элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм массакүләм коммуникацияләр тикшерү федераль хезмәте кисәтү чыгарган. Русиягә каршы әңгәмәдә алар экстремизм чалымнары бар дигән фикердә.

Кодзоев Ингуш Республикасында иң танылган һәм абруйлы язучыларның берсе. Грозный педагогика университетында укыганда ук ул ингуш һәм чеченнар сөйләвенә нигезләнеп, 1944 елгы сөрген турында китап яза башлый. Шул басмасы өчен милләтчел һәм советларга каршы пропагандада гаепләнеп, 4 елга хөкем ителә. Аны Мордовиядә лагерьда уздыра. Аннан соң ул туган ягы Ингушка кайта һәм “Гаделлек” иҗтимагый оешмасын җитәкли.

Кодзоевның бер улы постына һөҗүмдә гаепләнеп, 24 елга хөкем ителә, икенчесе махсус чара вакытында үтерелә.

Язучы 3 ел элек кенә янәдән “Обвал” дигән китабы өчен чак кына җинаять эзәрлекләвенә эләкми калды. Китапта сүз ингушларны өйләреннән куып чыгарган рус хәрбиләре белән ингуш абреклары каршылыгы турында. Әлеге әсәр чыкканнан соң, Дәүләт Думасы депутаты Дмитрий Рогозин милләтара нәфрәт тудыру чалымнары нигезендә тикшерү уздырырга сорый. Әмма прокуратура җинаять эше ачудан баш тарта.

Язучы сүзләренчә, Төньяк Кавказ халыкларын яратмау инде күптәннән – патша Русиясеннән үк килә.

Ә элекке Ингуш Президенты Руслан Аушевның вазифасыннан вакытыннан алдарак китүен ул Владимир Путин белән булган низагка бәйле дип аңлата.

– Кавказдагы көрәш турында Путин белән Аушев арасында бәхәс туган бугай. Путин аны “кәҗә” (“козел”) дип атаган. Аушев аңа шуның өчен берне яңагына сылаган һәм дөрес эшләгән. Мондый сүзне ингуш кичерә алмый. Менә шул яңаклау өчен хәзер безне үтерәләр дә инде, – ди Кодзоев.

Боларның барысы да “Коммерсант-власть” басмасында “Ингушлар инде эзеннән купты” (“С ингушей резьба сорвалась”) язмасында урын ала.

Newsru.com хәбәр итүенчә, нәкъ шушы әңгәмәдә элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм массакүләм коммуникацияләр тикшерү федераль хезмәте экстремизм чалымнарын күрә.

“Коммерсант-власть” журналы баш мөхәррире әлеге кисәтү белән өлешчә генә килешүен әйтә.

Чыннан да, ул Кодзоевның русларга карата кайбер фикерләре бик кискен булуын таный. Әмма федераль хезмәт белдергәнчә, ул Ингушта руслар начар дигән фикерне кешегә такмый, ә аны ничек бар, шулай күрсәтеп кенә бирә.

Ландыш ХАРРАСОВА

“Сез татарлар түгел, башкортлар…”

темасы, мөгаен, моннан соң Башкортстаннан чыккан хәбәрләрдә зур урынны алып торыр. Чөнки Башкортстандагы иҗтимагый-сәяси атмосфера көннән-көн ныграк шул хакта куера.

Башкортстанның дәүләт телевидениесе аша көн саен диярлек республиканың көнбатыш ягындагы, нигездә, татарлар яшәгән районнардан репортажлар ясала. “Минем кече ватаным”, “Тарихи чәршәмбе” тапшырулары аша андагы районнарда яшәгән татарларның татар түгел, ә башкорт икәнлекләре аңлатыла. Чират Шаран районына да җитте.

18 гыйнвардагы тапшыру дәвамында диктор: “Шаран районын башкорт авыллары”, дип оран сала, ә экранда дистәдән артык авыл исемлеге пәйда була. Әлеге гамәл тапшыру барышында берничә тапкыр кабатлана. Шуннан соң аерым авылларга тукталып, янә “Бу авылга башкортлар нигез салган, бүген дә алар яши” дигән темага медитация үткәрелә. Бу атнаны Шаран районының Дүрмән һәм Чалмалы авыллары кешеләре турында сүз алып барылды.

Әлеге пропагандистик тапшыруларның схемасы гади: дикторлар башкорт телендә бу авылга фәлән елны башкортлар нигез салган дип игълан итә, шуннан соң урындагы бер-ике галуш кигән кеше үзләренең башкортлыкларын саф татар телендә “җөпли”.

Тапшыруны оештыручылар һәм махсус җәлеп ителгән авыл кешеләре ничек итеп башкорт авылының татарга әйләнгәнлеген аңлата. Имеш, ягыннан берничә татар гаиләсе фәлән гасырда башкортлар арасына килеп утырган да урындагы башкортлар аралаша торгач, телләрен үзгәрткән. “Бу авылда чынбарлыкта үзләрен ялгыш кына татар дип исәпләүче башкортлар яши”, – дип бераздан өстәмә аңлатма бирелә. Авылда махсус ялланган кеше саф татар телендә үз сөйләмен башкорт теленә якын дип игълан итә.

19 гыйнварда шул ук Шаран районының Чалмалысының башкорт авылы икәнлеге аңлатылды. Янә шушы яклардан табылган бер әбинең төп дәлиле – фәлән бабай шулай дия иде. Шуннан соң авыл мәктәбеннән репортаж бирелә. Андагы татар балалары телевизор аша үзләрен теге яисә бу башкорт ыруыннан дип белдерә.

Тапшыруны алып баручы, урындагы халыкның теле генә түгел, ә җаны башкорт ягына үзгәрүгә дә өмет белдерә. Ә Шаран районы мәгариф бүлеге хезмәткәренең сүзләре киләчәкнең башкортчылыкта булачагына шик калдырмый. Мәгариф хезмәткәре район бюджеты исәбенә күпме башкорт укытучысы чакырылуын, аларга нинди ярдәмнәр күрсәтелүен, районда һәм әлеге авылда нинди башкорт чаралары үткәрелүен сөйләде. Алар масштаблы икән.

Тапшыруда, гадәттәгечә, Казанда нәшер ителгән дәреслекләргә кагылып алына. Анда расланганча, бу дәреслекләр аша белем алу, урындагы саф башкорт балалары телләрен дә бозган, милли үзаңнары да шулпаланган. “Әмма, – дип оран сала диктор, – алар барыбер үзенең башкортлыгын онытмый”. Шундый тапшырулар киләсе атнада да рәттән биш көн буена барачак.

Шулай итеп, республиканың (нинди дә булса башкорт оешмасыныкы түгел!) дәүләт телевидениесе көннәр, айлар буена бер генә якның фикерен яңгырата. Мондый шартларда Башкортстандагы татар оешмалары ни генә кыланса да, ничәмә тапкыр гына җанисәп турында утырып сөйләшсә дә, аларның, республиканың бар финанс, административ ресурсына таянган башкорт элитасына каршы куярлык көче юк.

Рәсми һәм иҗтимагый Казан бу мәсьәләдә әлегә читтә тора. Мәскәү мәгълүмат чаралары Башкортстандагы моның ише хәлләрне искә дә алмый. Ә Башкортстанда, быел үтәчәк җанисәпне күз алдында тотып, телевизордан халыкның аңын гипнозлау бара: сез татар түгел, сез башкортлар…

Кәрим ЯУШ

azatliq.org

Оппозиция протест белдерә, омончылар зарлана

Якшәмбедә Русиянең берничә шәһәрендә хөкүмәткә ризасызлык белдергән каршылык чаралары үтте. Күпчелек урында бу чаралар милиция тарафыннан куып таратылды. Мәскәүдәге протест чараларын куып таратуда ОМОНның икенче батальоны да катнашкан. Менә шул элиталы батальон сугышчылары начар хезмәт шартына һәм җитәкчелекнең тәртип бозуыннан зарланып, Русия Президенты исеменә хат язган. Аны оппозициядәге «Новая Газета» бастырды. “Тһе New Times” басмасы язуынча, хат Президент идарәсенә һәм баш прокуратурага җибәрелгән.

Омончылар язуына караганда, алар 15-20 көн рәттән тәүлегенә 20 сәгать көндезге ашсыз эшләргә мәҗбүр. Җитәкчеләр аларны акча казану чарасына әйләндергән. Рублевкадагы коттеджларны һәм төрле җинаятьчел “абзыйларны” саклауга җәлеп ителәләр икән.

Моннан тыш, бу батальон “ризасызлар” үткәргән чараларны куып тарату эшенә җибәрелә. Сугышчылар әйтүенә караганда, аларның җитәкчесе полковник Сергей Евтиков һәр омончыга кимендә өч кешене тоткарларга куша. Бу план үтәлмәсә, сугышчыларга премия бирелми.

Җитәкчеләр сугышчыларга оппозициянең каршылык чаралары чит илләрнең махсус хезмәтләре тарафыннан түләнә дип аңлата икән. Оппозиция җитәкчеләренең берсе Эдуард Лимоновны шундук тоткарларга дигән күрсәтмә бар.

“Интерфакс” агентлыгына Эчке эшләр министрлыгы сүзчесе Михаил Суходольский: «Новая Газета»да басылган мәгълүматлар тикшереләчәк. Расланган очракта, гаеплеләргә карата кырыс чаралар күреләчәк”, – дип белдерде.

Мәскәү ОМОНы сүзчесе омончылар хатын “яла ягу” дип атады. “Имза куйганнарның кайберләре ОМОНнан инде узган елда ук куылган”, – диде ул.

Узган якшәмбе Мәскәүдә үткән каршылык чарасында ике дистәләп оппозиция активисты тоткарланган. Алар арасында элекке вице-премьер Борис Немцов та булган. Үзенең күргәннәре турында ул болай диде:

– Безнең янда торган полковник Виктор Александрович үзен яхшы тотты. Бу хакимият илдә инкыйлаб башлансын өчен ахмаклыкларның барысын да эшли дип сөйләде. Ә менә калганнары ерткычларча кыланды: эттеләр, төрттеләр, кычкырдылар.

“Каршылык чарасында күпме кеше катнашты?” – дигән сорауга, Борис Немцов: “ОМОН һәм милицияне дә санасаң, берничә мең, санамасаң – берничә йөз”, – диде.

Оппозиция җитәкчеләре каршылык чараларын киләчәктә дә дәвам итәргә вәгъдә итте. Тыныч урам җыеннарын үткәрүне рөхсәт иткән Конституциянең 31нче маддәсенә таянып, алар бу чараларны һәр айның 31ендә үткәрергә җыена. Андый көн булган һәр айда.

Али ГЫЙЛЬМИ

azatliq.org

Комментарии