ОЛИМПИЯ УЕННАРЫНДА 6 ТАТАР

12-28 февральдә Ванкуверда (Канада) узачак XXI кышкы Олимпия уеннарында җыелма командасы өчен 6 спортчысы катнашыр, дип көтелә. Хоккей буенча Данис Зарипов, тимераякта шуучы Ольга Фәтхуллина, чаңгычылар Ләйсән Раянова һәм Нияз Нәбиев, фристайл буенча Регина Рәхимова һәм шорт-трек буенча Руслан Захаров. Һәрберсе төп составка үтеп керде, һәркайсы үз командасының дилбегәсен тотучы буларак билгеле.

Данис ЗАРИПОВ. Гомумән, хоккей буенча Русия һәрчак иң югары максатны күздә тотып чыгыш ясый. Ванкуверда да безнекеләр беренчелекне яуламакчы. Ә татар егете Данис исә Олимпия уеннарында тәүге адымын ясый. Русия җыелма командасы өчен кайсы гына Евротурнирларда чыгыш ясамасын — гел дилбегәне үз кулында тотучылардан санала.

Ольга ФӘТХУЛЛИНА. Бүген Русиянең тимераякта шуу буенча спорт төре кризис кичерә. Ләкин федерация үсеп килүче яшь буынга өметләнүен яшерми. 19 яшьлек Чиләбе кызы Ольга Фәтхуллинаның узган ел ахырында һәркемне таң калдырып чыгыш ясавын күпләр хәтерлидер. 13 декабрьдә Солт-Лейк-Ситида (АКШ) узган Дөнья Кубогында безнекеләр Япония җыелмасын узып, икенче баскычка күтәрелгән иде. Биредә Ольганың да өлеше зур. Яшьләр буенча Дөнья беренчелеген җиңгән Фәтхуллина 1000 м буенча Русия рекордын куйды һәм иң көчлеләр арасында VI урынны яулады. Татар кызы Олимпия уеннарында да алдынгылар рәтендә булыр дип көтәләр. Сүз уңаеннан, ул Ванкуверда иң яшь татар кызы буларак та чыгыш ясый.

Ләйсән РАЯНОВА. Таулы чаңгы спорт төре буенча 21 яшьлек Уфа кызы елдан-ел күтәрелеп килә. Берничә тапкыр Русия чемпионы, халыкара турнирларда җиңү яулаган. Ванкуверда чыгыш ясау хокукына ия булачагын алдан ук белгән иде сыман. Узган елгы бер интервьюсында: «Олимпия уеннарында катнашучы дан-шөһрәт казанган спортчыларга каршы көрәшүдә бернинди психологик киртәләр дә күрмим», — дип белдерде. Ләйсән Олимпия уеннарында да алдынгы урыннарның берсен яуларга тели. Һәрхәлдә, Русия төп ышанычын аңа белдерә. Юкка гына Ләйсән 17 яшеннән бирле Русия җыелмасының лидеры саналмагандыр.

Нияз НӘБИЕВ. 20 яшьлек егете “двоеборье” (90 метр биеклектәге трамплиннан сикерү һәм чаңгыда ярышу – 15 чакрым) белән шөгыльләнә. Бу спорт төре Русиядә үсеш алмаган, шуңа да төрле ярышларда алдынгы урыннар яуланмый. Рейтингта баллар җитмәү сәбәпле, Ванкуверда Русия өчен ике спортчы гына — Масленников һәм татар егете Нәбиев катнашачак. «Олимпия уеннары башланыр алдыннан ук без иң яхшы алтылыкка керүне максат итеп куйдык. Әлбәттә, моңа ышанып бетүе кыенрак, шулай да максатыбызга хыянәт итмибез», — дип белдерде трамплиннан чаңгыда сикерү буенча Федерация президенты Владимир Славский. Бу спорт төрендә иң югары уңышка 27-28 яшьләрдә ирешәләр икән.

Регина РӘХИМОВА. Фристайл (чаңгылы спорт төре, музыка астында төрле трюклар күрсәтү) буенча Ванкуверда илебез данын яклаячак. 2007 елда Европа Кубогын бронза медале, 2009 елда Дөнья чемпионатында X урынны яулаган. Олипиада да команда ике бронза медаль яулауны максат итеп куя. Команданың баш тренеры Алексей Покашников әйтүенчә, беренчелеккә Канада, икенче урынга Америка, Франция, Австралия кебек командаларны кертергә була. Әлеге командалар Русияне дә көндәш итеп күрә. 24 яшьлек Регина Рәхимова фристайлның могул төрендә чыгыш ясаячак.

Руслан ЗАХАРОВ. 2009 елда шорт-трек (кыска дистанциядә тимераякта шуу) буенча Европа чемпионы, Харбинада узган Кышкы Универсиада да җиңү яулаган беренче Русия спортчысы. Олимпия уеннарында Русиядән 5 спортчы чыгыш ясый ала. Аның өчесе хатын-кыз, икесе ир-ат. Коломенда узган Русия чемпионатында Руслан Захаров җиңгәч, Олимпия уеннарына кертелде. Баш тренер Андрей Минцев: «Ванкуверда Сочи өчен сынау үткәрәбез. Ә Сочида бары алтын медальләрне генә яулауны максат итеп куячакбыз», — диде. 22 яшьлек егет 19да ук Дөнья Кубогында Русия спортчылары арасында иң яхшы нәтиҗә күрсәткән иде.

Саналган һәр татар спортчысы да Олимпия уеннарында тәүге адымын ясый. Кем нинди уңышка ирешәчәген вакыт күрсәтер.

Гомумән, Ванкуверда барлыгы 86 комплект медаль уйнатылачак. Әгәр 13-14% алтын медальләр откан очракта, гомумкомандалы җиңү тәэмин ителәчәк. 2006 елда Туринда узган Олимпия уеннарында Русия 8 алтын медаль отып, командалы исәп буенча V урында калган иде.

Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ

Комментарии