«МИНДӘ ОТЛИЧНИК СИНДРОМЫ»

Беренче тапкыр Рифатны “Йолдызлар фабрикасы – 2007”дә күрдем. Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов белән Рифат Хөснияров һәм Резеда Ганиуллина бергә чыгыш ясаганнар иде. Сүз уңаеннан, Рифат белән Резеда күпләргә “Ширбәт” дуэты аша да яхшы таныш.

“Йолдызлар фабрикасы”на килеп җиңү яулаганчы алар берничә ел сәхнәдә “шомарган” иде инде. 2008 елда Литвада узучы “Каунас талантлары” дип аталган конкурста да катнашып кайтты Рифат. Узган елгы “Музыкаль десант”ны ачып җибәрүче җырчы ул булуын күреп куандым гына. Әһә, югалмаган икән бу, дип уйлаган идем ул чакта. Ә беркөнне очраклы рәвештә аның белән балалар йортында очраштым. Дуслары белән җыелышып киңәшкәннәр дә, иганәчеләр табып, ике балалар йортында ремонт ясатканнар икән. Менә сиңа җырчы…

Рифат, үзең укыйсың, концертларда, төрле конкурсларда катнашасың, хәйрия белән шөгыльләнәсең… Вакыт каян табасың?

– Әле тагын спорт белән шөгыльләнәм, биюгә йөрим, телләр өйрәнәм. Әти-әни янына кайтып йөрергә дә, дусларга да вакыт кала. “Вакыт юк” дигән сүз – үз-үзеңне алдау ул. Теләк булса, вакыт һәрчак табыла. Менә иртәгә әле, аңа әзерләнергә кирәк.

Гел игътибар итәм: сине сәхнәгә чыкканда фамилия белән таныштырмыйлар. Бу нәрсә белән бәйле?

– “Барс-медиа” белән хезмәттәшлек итәм бит, алар шулай хәл итте. Хәер, үземә дә шулай ошый.

“Йолдызлар фабрикасы”на ничек килеп кердең?

– Кастингка бардым да 700 кеше арасыннан сайлап алынган берничә кеше арасында мин дә бар идем. Уңышка ирешүемнең сере – үз-үземә ышану. Барганда ук “җиңәм” дигән сүзем бар иде.

Син дә, бар җырчылар кебек, 3 яшьтән урындыкка басып җырлый башладыңмы?

– Юк, мин сәхнәдә тудым. J Гаиләмдә барысы да иҗат кешесе. Әбием дә бик матур җырлый, әнием – Үзбәкстанның халык артисткасы. Аның апасы – шулай ук музыкант, Украинада үз мәктәбе дә бар. Җырчы булмасам, кем була алыр идем микән дип уйлыйм әле…

Шулай итеп, кем булыр идең икән?

– Мәктәпне тәмамлагач, туганнарым мине медицина университетына кертү өчен барысын да эшләде. Алар теләгенә каршы килмичә, биология белән химиядән имтиханнар да тапшырып йөрдем. Ләкин дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына керү теләгем алар фикереннән көчлерәк иде. Нәтиҗәдә, үз хыялларыма тугры булып калдым һәм хәзер шул университетта, вокал бүлегенең Венера Ганиева классында V курста белем алам.

Әниең Үзбәкстанның халык артисткасы, дидең. Син Татарстанныкы түгелмени?

– Нәсел шәҗәрәмне карасаң, Азнакай районы Әгерҗе авылына минем бабам нигез салган. Тамырларны онытырга ярамый дип, Үзбәкстаннан ата-бабалар туфрагына әйләнеп кайттык. Мәктәпне монда алтын медальгә тәмамладым. Шуннан бирле миндә “отличник синдромы”. J Бөтен эшләгән эшем “5”лелек булырга тиеш. Кайчакта бу кыенлыклар да тудыра, чөнки гел супер-пупер булып булмый. Кайбер башлангычлар уңышсызлык белән тәмамланса да, аларның да бик яхшы дәрес булуын кабул итә белергә кирәк.

Якын арада нинди чарада катнашырга җыенасың?

– Гашыйклар көне уңаеннан 11 февральдә “Эрмитаж”да дискотекасы булачак, шунда катнашачакмын.

Синең образ өстендә эшләүче аерым стилистлар бармы, әллә үзеңне-үзең әвәлисеңме?

– Стилистлар белән эшләргә туры килде. Хәзер дә төрле вакытлар була. Сәхнәгә чыкканчы һәркем стилист фикерен тыңларга тиеш, минемчә.

Сине Миңнеханов белән чагыштырганнарын ишеткәнем бар. Уртаклык бардыр дип саныйсыңмы?

– Икебез дә бер яктан бит, бәлки, бардыр да. J Салаватны бик хөрмәт итәм. Аннары һәр яңа җырчыны инде танылган җырчылар белән чагыштырып карау гадәте бар. Уртаклыкка килгәндә, килешә алмыйм, чөнки һәркем индивидуаль. Мин яңалык яратам. Вакыт белән бергә атлыйм дип саныйм. Шул ук вакытта искегә дә хөрмәт белән карыйм. Майкл Джексон иҗатына сокланам. Чит ил җырчыларын тыңлыйм. Алар миңа яңа юнәлеш күрсәтә кебек.

Татарча бөтенләй тыңламыйсыңмы?

– Венера Ганиеваны яратып тыңлыйм. Остазыма куштанланып әйтә дип уйлый күрмә, искиткеч талант иясе булганга яратам.

Карьера баскычында артыңнан этүчеләр күп булдымы?

– Иң беренче һәм төп “этүчеләрем” – үз-үземә булган ышаныч һәм тырышлык. Миңа рухи яктан таяныч булган әти-әниемә, дусларыма, белем бирүче укытучыларыма рәхмәтлемен. Гомумән, кешеләрне, тормышны яратам. Тирә-юнемдә булган һәркем, һәрбер тыңлаучым арттан этүчеләрем инде. J

Киләчәктә дә хыялыңа тугры булып, сәхнәдә булырсыңмы?

– Тиздән укып бетерәм дә Мәскәүгә китәм. Укырга керәм. Шулай да сәхнәне ташларга җыенмыйм. Гомумән, алдагы 20 елда үземнең ни белән шөгыльләнәсемне беләм һәм үз максатыма ирешәчәкмен.

Минем урында булсаң, үзеңә тагын нинди сорау бирер идең?

– Имтиханга әзерлән, дип куып кайтарыр идем. J

Ярый, имтиханнарда уңышлар сиңа!

Эльвира ФАТЫЙХОВА

Гамьсезлек фабрикасы

Эстрадабызда көннән-көн берсеннән-берсе “шәп”, кыланчык яшь артистлар арта бара. Берәүләр җырлаганда күбрәк сикереп, икенчеләр кыскарак итәк киеп тамашачы мәхәббәтен яуларга омтыла. Һәрберсе шул үзе сайлаган юл белән акрын гына яңа үргә менә.

Бар кешегә дә мәгълүм булса кирәк, аларның күпчелеге яшьләргә бер тиен дә файда китерми торган “Йолдызлар фабрикасы”ннан инкубатордан чебиләр чыккан шикелле барлыкка килә. Һәр елны шул конкурс турында рекламалар башлануга, республиканың төрле почмакларыннан яшьләр шунда агыла. Ләкин моның өметсез юл икәнен аңлар өчен, “фабрика”да катнашып карарга кирәк. Бер танышымның сөйләве буенча, аның дуэты һәм берничә яшьләр төркеме шул ярышында җиңү яулаган булган. Шул “бәхет”тән районнары буйлап бер-ике атна чыгыш ясап йөргәч, алар ничек тиз пәйда булса, шулай ук тиз юкка чыгып, сәхнә белән мәңгегә хушлашкан. Кемдер бу конкурста бераз акча гына эшләп алган, ә җиңүчеләрнең берничә көн концерт куюы “Барс-медиа” компаниясе тарафыннан бирелгән “утешительный приз” гына булган. Тагын бер кыз шул конкурста катнашкач, “Йолдызлар фабрикасы” җиңүчеләренең ярышка кадәр үк билгеләнүен күргән. Баксаң, аны үткәрүнең файдасы да юк икән бит. Булачак җырчылар сайланып куелган инде. Шунысы бик кызык: талантлы булуың мөһим түгел, кирәкле кешеләр белән дус булу да җитә. Җитмәсә, конкурс каршында җыр-моңда берни аңламаган, шул ук фабрикада томанлы талант белән җиңеп чыккан артистлар утыра. Соң нигә дип адәм баласыннан көлеп, аны җәфа чиктерергә? Нәрсәгә татар мәдәният һәм сәнгатен ялган белән тутырырга? Аның бит сайлап алырдай чын җырчы, юморист һәм алып баручылары да юк. Бөтенесенә бергә “җимеш” бирердәй 5-6 фабрикант бар. Яшьләр дә дан, абруй артыннан йолдыз булам дип “баканы очарга” өйрәтергә тырышып йөрмәсә, дөньябыз бигрәк тә матурланып китәр иде.

Боларны үзем дә хәбәрдар булган “Йолдызлар фабрикасы-2008”дән чыгып әйтәм. Анда җыр конкурсы түгел, ә цирк карарга барам дисәң, дөресрәк булыр иде. Безнең шундый данлыклы бай сәнгатьнең иң затлыларыннан булып яралган татар моңы шушы хәлгә калганына акыл да, йөрәк тә ышанмый.

Земфира исемле танышым, үзе еш кына чыгышлар ясаганга, җыр һәм көй эзләп, эстрадабызны алга сөрүче шәхесләргә мөрәҗәгать иткәли. Аның әйтүе буенча, әгәр дә шуларның берсе белән булса да бер генә төнгә мәхәббәт шаукымына чумсаң, алар сине эстраданың иң бөек йолдызына әверелдерергә әзер икән. Эх, җәмәгать, мәдәниятнең кабатланмас шәхесләре дип кемнәрне күңелебезгә якын китерәбез икән?

Рәсим ХАҖИЕВ

Көтелмәгән бәхет

Борындык авылы халкы көтелмәгән бәхеткә иреште. Авыл җирлеге Советының еллык хисабына җыелышка килгән иде авылдашлар. Җыелыш тәмамланыр алдыннан, президиумнан хәбәр салдылар: “Берегез дә таралмагыз, хәзер Казан шәһәреннән килгән үзешчәннәр концерты була”. Туры килүен кара син: җыелышып сөйләштек тә бушлай концерт та карыйбыз бит. Кайберәүләр шикләнеп тә куйды. Янәсе, чынмы икән, белдерү юк бит.

Үзешчәннәр – Казан шәһәренең Идел буе районы репрессия корбаннары җәмгыятенең “Гөлҗамал” ансамбле икән. Аның җитәкчесе Фәрзәнә Галләм кызы Кунеева төркемне безгә алып килгән. Үзе чыгышы белән Себер якларыннан. 35 ел югары уку йортларында математика укыткан, хәзер лаеклы ялда булса да, “Гөлҗамал” ансамбленә җитәкчелек итүен әйтте. Бернинди акчага чыгыш ясамыйлар икән. Аларның максаты – татар халык моңын, онытылып бара торган җырларны халыкка үз тавышлары белән җиткерү.

Әйе, без моңа шаһит булдык. Ул кайбер җырларны микрофонсыз да җырлады. Тавышы чишмәдән челтерәп аккан саф су кебек. Фәрзәнәнең башындагы калфагы да, өстендәге камзулы, күлмәге, аягындагы читеге дә чын татар рухына килеп тора.

Фәрзәнә концертны “Гөлҗамал” җыры белән башлап җибәрде. Аннары берсеннән-берсе халык күңеленә хуш килә торган “Киек казлар”, “Агыйдел каты ага”, “Рәйхан”, “Вәгъдә”, “Себер татарлары җыры” кебек җырларны башкарды.

Баянчы Фәүзия Зиннәт кызы Бәйрәмова концертны һәрьяклап тулыландырып торды. Ул баянда уйнап, ягымлы тавышы белән җырлады да. Концертны алып баручы Гөлсинә Хәйдәрованың теле-телгә йокмый, ул һәр сүзен йөрәккә үткәреп, җыр мәгънәсенә туры китереп әйтә торган сүз остасы. Гөлсинә сөйләп кенә калмады, җырлады да, биеде дә. Ул Казан дәүләт университетында экономист булып эшли икән. Ике югары белемгә ия бу ханым.

Концерт ансамбль башкаруында халкыбыз гимнына әйләнгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Шундый концерт күрсәтүләренә хөрмәт йөзеннән авылдашлар аягүрә басып кул чапты.

Өч кешедән генә торган, бер сәгать ярымга сузылган бу концертны тамашачы һич ялыкмыйча тыңлады. Ялыгу түгел, әле кайберәүләр тагын, тагын дип кул чапты. Тамашачы шулай талымсыз инде ул.

Менә шулай авыл халкы рәхәтләнеп ял итте, берникадәр вакытка тормыш мәшәкатьләреннән арынып, рухи азык алды.

Чыгыш ясаучыларга рәхмәтләребезне белдереп, исәнлек-саулык, киләчәктә уңышлар теләдек. Ә алар бертавыштан: “Чакырсагыз, тагын киләбез”, – дип вәгъдә бирде. Вәгъдә – иман. Тагын очрашырга язсын, күрешергә насыйп итсен.

Равил БИКМУЛЛИН.

Кайбыч районы, Борындык авылы.

Фаил Шәфигуллин рухына

Авылда иске китаплар арасыннан табып, Фаил Шәфигулинның юмористик хикәяләрен укыдым. Шуннан бирле уйлап йөрим… 2009 елда аңа 70 яшь тулыр иде. 1989 елда ул Тукай премиясенә кандидат иде, нишләптер, бирмәделәр. Бу мәсьәләне яңадан күтәрергә мөмкиндер бит?!

Бәлки, яңа елда 16нчы биттәге мәзәк-анекдотлар урынына Ф.Шәфигуллинның кыска юмористик хикәяләрен бастырырсыз?

Исемем редакция өчен генә.

Комментарии