Иранда бәйрәм

Татарстанны дөньяда торган саен күбрәк таныйлар. Инде республикабызга чит ил илчеләре генә түгел, дәүләт җитәкчеләре дә турыдан-туры килә. Әле яңа гына Палестина башлыгы Мәхмүт Аббас Русиядәге рәсми сәфәрен Татарстанда дәвам итте. Бу 1990 елларда җайга салына башлаган Палестина- хезмәттәшлеген тагын да ныгытырга булышыр дип бәяли аналитиклар. Дөрес, моңарчы булган элемтәләр дини, мәдәни өлкәдән икътисадый яссылыкка күчә алмады. Моңа, беренче чиратта, Палестинаның ярлылыгы сәбәптер. Ул әлегә дини туризмнан тыш, республикага берни тәкъдим итә алмый. Хәер, монысы да халкын кызыксындыра. Чөнки Палестина да изге җирләр санала. “Әл-Акса” мәчетен зиярат кылу изге гамәл дип бәяләнә. Кызганыч, бу җирләр бүген тыныч түгел. Анда кан коела, күз яше түгелә…

Татарстанны якын итүче ил башлыклары шактый. Әйтик, шул ук Палестина өчен борчылучы дәүләт Иран Республикасының элекке Президенты Сәед Мөхәммәт Хатами да Казанда булып киткән иде. Әлеге дәүләтнең Казанда даими консуллыгы уңышлы эшли. Бүгенге Президент Мәхмүд Әхмәдиниҗат исә Русиядә ике тапкыр булырга өлгерде. Аллаһы насыйп итсә, бәлкем, ул да Татарстанны күреп китәр…

Сүз уңаеннан, 20 гыйнвар санында “Иран консуллыгында дөнья хәлләре турында сөйләштек” дигән язмада аның Татарстанга да килүен ялгыш язганбыз. Татарстанда, өстә әйткәнчә, рәсми эш сәфәре белән Иран Ислам Республикасының элекке Президенты Сәед Мөхәммәт Хатами булган иде.

Шуны да әйтик: бу көннәрдә Иранда бәйрәм. Америка яклавындагы шах режимы вакытында сөргенгә җибәрелгән Аятулла Хомәйни, моннан 31 ел элек, 1979 елда Париждан Тәһранга кайтты. Иран Президенты Мәхмүд Әхмәдиниҗат әйтүенчә, моның белән илдә яңа чор башланды. Котлау юлламасында ул рухи башлык Хомәйни җитәкләгән инкыйлабның бөтен дөньяга илһам бирүен ассызыклады. «Иранның газиз милләте 11 февральдә, ягъни инкыйлаб көнендә үзен дөньяга күрсәтәчәгенә ышанам. Бу көн вөҗдансызларның һәм кешелек дошманнарының начар ниятен юкка чыгарачак, аларны борчуда калдырачак”, – диде ул.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Акча юк

2009 елда кризисны тоймаган кеше калмагандыр. арту турында хәбәрләр бөтенләй ишетелмәде. Киресенчә, эшсезлек, киметелү гадәти күренешкә әйләнде. 2010 елда да өметләр зур түгел. Бер кадрлар үзәге белгечләре Мәскәүдәге 250 компания җитәкчесенә сорау белән мөрәҗәгать иткән: 2010 елда хезмәт хакын арттыруны планлаштырасызмы? Бары тик 32 җитәкче генә уңай җавап биргән. Аналитиклар фикеренчә, җитештерү тармагында хезмәт хакын арттыру турында уйларга әле бик иртә. Чөнки җитештерү күләме нык кимеде.

Тагын яллар…

Февральдә русиялеләр 4 көн ял итәчәк. 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне сишәмбегә туры килә. 27 февральдәге шимбә 22 февраль дүшәмбесенә күчерелә һәм 20сеннән башлап 23енә кадәр 4 көн ял булачак. Ләкин 27 февраль – эш көне. Шундый ук 4 көн ял майда да көтелә.

Теркәләсе булмас

Русиядә прописка юкка чыгарга мөмкин. Киләсе елда Дәүләт Думасы карамагына даими теркәлергә тиешле карарны юкка чыгаручы закон проекты кертелергә мөмкин, дип хәбәр итә “Ведомости” газетасы. Мөгаен, бу революция булыр, даими теркәлү тарихта калыр, дип белдерә федераль миграция хезмәте вәкиле Константин Полторанин. Әгәр закон проекты гамәлгә куелса, кеше бер төбәктән икенчесенә күчкәнен почта аша гына да хәбәр итә алачак.

Узган елның 1 декабрендә федераль миграция хезмәте чикләнгән торак мәйданына чиксез пропискага керү кагыйдәсен бетерү тәкъдиме белән чыккан иде. Бу, белгечләр фикеренчә, яшерен күченеп йөрүче җинаятьчеләргә ялган теркәлү өчен мөмкинлекләр тудыра.

Җәйге вакытка күчү бетәсе, ахры

Узган ел ноябрьдә Президенты еллык юлламасында җәйге вакытка күчүнең файдасын шик астына куйган иде. Шул ук вакытта сәгать пояслары санын киметүне тәкъдим итте. “РИА Новости” хәбәренә караганда, Мәскәү шәһәр Думасы вакыт алыштыру турындагы федераль хакимият инициативасын яклады. Документлар кыйммәтләнә

Дәүләт салым кодексына кертелгән төзәтмәләр көченә керде. Ягъни дәүләт оешмаларында башкарылган документ эше өчен алына торган түләүләр 2-3 тапкырга арта. Кайберләре дистә тапкырга күтәрелгән.

Русиянең эчке паспортын ясату өчен, пошлина 150 сумнан 500 сумга кадәр күтәрелде. Электрон чип кертелгән чит ил паспортын алу өчен, элекке 1 мең сум урынына 2,5 мең түләргә туры киләчәк. Машина йөртүчесенең таныклыгын алыштыру 100 сумнан 1000 сумга кадәр кыйммәтләнде.

Түрәләр дә утыртыла

Башкортстанның Сибай шәһәре хакимияте җитәкчесе урынбасары Роберт Гыйльфанов 1 миллион сум белән кулга алынган иде. Аның фатирыннан 10 миллион сум һәм 193 мең Америка доллары да табылган. Республиканың Югары суды аны 8 елга ирегеннән мәхрүм итте.

Кушнаренко районының элекке хакимият башлыгы Сергей Касаткин эше дә судка җибәрелде. Ул балаларга ял кыры төзергә дигән 3,6 миллион сум акчага үзләренә кәеф-сафа кору биналары төзетүе, вазифасыннан явыз нияттә файдалануы, берничә ширкәтне банкротлыкка чыгаруы өчен гаепләнә. Аңа барлыгы 11 елга кадәр ирегеннән мәхрүм булу яный. Милләтләр дуслашамы?

“Сова” хокук яклау оешмасы башлыгы урынбасары Галина Кожевникова, үткән ел белән чагыштырганда Русиядә милләтара нәфрәт аркасында һөҗүмнәр саны бер ярым тапкырга кимеде, дип белдерде. “Әмма шул ук вакытта бу сан бик югары булып кала”, – диде ул. Хокук яклау оешмасы хисабында әйтелгәнчә, 2009 елда Русиядә милләтара нәфрәт аркасында 70 кеше һәлак булды, 330 кеше яраланды.

Көч куллануның кимүе сәбәпләре арасында, “Сова” вәкиле такырбашлар, үтә милләтчеләр белән көрәш чараларын атады. Шулай ук, Кожевникова фикеренчә, экстремист төркемнәр террор, ут төртү кебек һөҗүмнәргә күчкән булырга мөмкин.

Балага – 219 мең сум

Армиядә суга батып үлгән улы өчен ана, хокук яклау үзәге юристлары ярдәме белән 219 мең сум компенсация алачак. Мәскәүнең Кунцев район суды хәрби иминият компаниясен мәрхүмнең әнисе Лидия Катковага шуның кадәр акча түләргә тиеш дип йөкләде.

2006 елның маенда Казанда яшәүче Денис Катковны армиягә чакыралар һәм Приморье краена хезмәт итәргә җибәрәләр. Ләкин 2007 елның 23 июлендә ул елгадан үле килеш табыла. Тикшерү органнары җинаять эше кузгатырлык сәбәпләр тапмый, көч куллану эзләре беленми.

Улын җирләгәннән соң, Лидия Каткова 75 мең сум акча ала. Ләкин хәрби иминият компаниясе аңа бер тапкыр түләнә торган пособие бирүдән баш тарта. Компания белгечләре фикеренчә, Денис хезмәт итә торган урынын ташлап киткән вакытта үлә һәм ул исерек тә булган, имеш…

Федераль судья Александр Пильгун әлеге карар белән килешми һәм Денисның үлеменә аек булмау сәбәпче дигән дәлилләргә ышанмый. Шулай ук аның хезмәт урынын калдырып китүенә дә дәлилле документлар булмавын сылтау итеп, дәүләт пошлинасы, юл хакларын да кертеп, 219 мең 867 сум 70 тиен түләнергә тиеш дигән карар чыгара. Дөрес, әле карар үз көченә кермәгән. Иминият компаниясе аның белән килешмичә, Мәскәү шәһәр судына шикаять итмәкче.

Акушер-гинеколог гаеплеме?

Бүген Саба район судында элекке акушер-гинеколог Луиза Габдуллина белән бәйле эш карала башлый, дип хәбәр итә Казан хокук яклау үзәге. Инвалид баласын тәрбияләүче ана кызын тудырган вакытта дөрес медицина ярдәме күрсәтмәгән, дип акушер-гинекологны гаепли.

Луиза Габдуллина турында Саба үзәк район больницасы баш табибы бары тик яхшы фикерләр генә белдерә. Ул югары квалификацияле белгеч, диелә элеккеге табибка бирелгән характеристикада.

62 яшьлек Габдуллина үз гаебен танымый. 4 февральдә яңа Президент билгеләнә

Татарстан Дәүләт Советы утырышы 4 февральдә Русия Президентының Татарстан Президенты вәкаләтләрен Рөстәм Миңнехановка бирү турындагы рәсми тәкъдимен караячак. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевның срогы 25 мартта бетә.

Җайлы, тик зыянлы

Көйдерми торган тефлон савытлар бүген бик популяр, ләкин Бөекбританиянең Эксетер университеты галимнәре аның зыянлы булуын исбатлаган. Ризыкны көйдерми торган катламда агулы матдә – перфтороктан кислотасы бар. Тикшерү 7 ел дәвам иткән. Һәм шундый нәтиҗәгә килгәннәр: калкансыман биз проблемалы кешеләрдә нәкъ менә шушы кислота артып киткән икән. Тикшерү әле дәвам итә. Хәзер галимнәр зоб авыруларының бу кислота белән бәйләнешен тикшерә.

Комментарии