АРМИЯДӘ

(Юмореска)

Хәзер җайлы шул, 12 ай гына хезмәт итәсе. “Карт” һәм “яшь” солдатлар арасында уставча булмаган мөнәсәбәтләр дә урнашырга өлгерми. Шулай да бер очрак булды.

Коля исемле “бабай” отбойдан соң миңа 5 минут эчендә 3 тәмәке табып алып килергә кушты. Тот капчыгыңны, дим, хәзер алып килдем ди сиңа. “Шалт” бу берне минем яңакка. Тегене җитез генә биленнән эләктереп, идәнгә егып салуым булды, старшина килеп кысылды. Алайса тетмәсен тетә идем “бабай”ның. Мин бит авыл Сабан туенда көрәшеп үскән егет.

Иртән стройга баскач, взвод командиры Канарейкин яңагыма күрсәтеп: “Рядовой Муллабаев, нәрсә булды?” – дип сорамасынмы? Мин күз дә йоммыйча:

– Иптәш лейтенант! Кичә бал корты чакты, – дигәч, ул: “Тагын чакса, мин аны чебенгә әйләндерәм”, – дип, гайрәтле йодрыгы белән һавага кизәнде. Шуннан соң Коля миңа: “Афәрин, Касыйм! Сынатмадың”, – дигәч, аның белән дуслашып киттек.

Безнең гарнизон Байкал аръягында урнашкан. Өч ай хезмәт итеп, беренче тапкыр “самоволка”га чыккач, барам бит Селенга елгасындагы күпердән. Күрәм: каршыма комдив генерал Бадмажапов килә. Яныннан күрмәмешкә салышып узып барганда, мине туктатты да:

– Иптәш солдат! Нишләп генералга сәлам бирмисез, – димәсенме?

Үрә катып, көр тавыш белән:

– Иптәш генерал! Мунчада, күпердә сәлам бирү уставта каралмаган, – дим.

– Ярый алайса, син кыю, чая солдат икәнсең, – дип ул китеп тә барды.

Иртәгәсен частька генералның “За отличное знание устава рядовому Муллабаеву присвоить воинское звание “ефрейтор” дигән приказы килде. Бу инде отделение командирының иң якын ярдәмчесе булдың дигәнне аңлата.

Шулай тырышып хезмәт итә торгач, үзем дә “бабай” булдым. Ләкин яшьләргә бармак белән дә чиртмәдем. “Егетләр, – дидем, –яшьлек дәрәҗәгезне төшермичә хезмәт итегез. Уставны минем кебек яттан өйрәнегез, ярдәме тими калмас. Безнең чакырылыш дембельгә киткәч, рота сезнең карамакка күчәчәк”. Алар: “Аңладык, мөхтәрәм аксакал”, – дип вәгъдә бирде.

Тиздән дембель килеп җитте. Мин хезмәттән файдалы тормыш тәҗрибәсе алып, исән-имин туган авылга кайтып төштем. Гражданский тормышка һәм андагы кризиска тиз күнектем.

Шулай да яшь солдат чагында полк ашханәсенә строй белән:

“Старшина – мать родная,

Командир – отец родной!

Здравие им желаю,

Не хочу быть сиротой”, – дип җырлап барулар сагындырып төшкә керә…

Котдус БАТЫРОВ

Әлмәт шәһәре.

Солдат – кайда да солдат

Стандарт армия тормышы юк. Бар да нинди төр гаскәрләргә, нинди урынга һәм нинди командирлар кул астына эләгүгә бәйле. Улымның армия хезмәтенә китүенә ярты ел, әлегә “учебка”да булды. Якын көннәрдә аларны хәрби округлар буенча таратачаклар инде, кая эләгер тагын. Моңарчы алай зарланмады, шулай да хатын да, үзем дә киеренкелек халәтеннән арына алмыйбыз. Югыйсә хатлар язгалап тора, ике атнага бер булса да кәрәзле телефоннан шалтырата. хөкүмәте бүләк иткән телефонын хезмәт урынына барып җитү белән сейфка бикләп куйганнар. Шулай да малай телефонның сим-картасын алып калган. Кемнеңдер телефоныннан файдалана җае чыкканда, шуны куеп сөйләшә. Билгеле инде, сөйләшкән саен телефон хуҗасының номерына да 100 сум акча җибәреп барабыз.

Армиягә озатырга килгән иптәшләре: “Үзең белән акча алма, барыбер урлаячаклар”, – дигәннәр иде, дөрес әйткәннәр. Казанда хәрби кием кигезгәндә беркем дә тимәгән акчасын армия казармасында беренче төнне үк чистартканнар. Аныкын гына түгел, билгеле, яңа килгән барлык солдатларныкын да. Ай саен түләнә торган 430 сум акча да кулына кереп кенә чыга инде аның, акча җыяр өчен сәбәбен табып кына торалар, әле тегеңә, әле моңа шунда. Улымның моңа исе китми, миңа да шауламаска куша. Әле менә газетага язганымны белсә дә, мине тиргәп атачак. Янәсе, армиянең традициясе шундый, чүпне читкә чыгарасы түгел.

Үзенә күрә эксперимент та ясап карадым әле, өч тапкыр хат эченә яшереп, 50шәр сум акча җибәрдем. Беренче хаттагы акча улыма барып иреште, икенчесендә хаты гына барып җитте, өченчесен исә бөтенләй юк иттеләр. Абыйсын туган көне белән котлап сеңлесе салган открытка да килмәгән, ул да эченә акча тыккан иде. Әллә почтада ук алалар, әллә хезмәт урынында, белмәссең. Хәзер инде бу уңышсыз экспериментны туктаттык. Ә бит мин армиядә хезмәт иткән 70нче елларда хат эченә салган берлекләр, өчлекләр үземә килми калмый торган иде. Анысы да социалистик тәрбия казанышы булды микән әллә?

Очрашып, сөйләшеп йөри торган өч танышымның да уллары язын армиягә китте. Күрешкәндә бер-беребездән армия хәлләрен сорашып торабыз. Ашау мәсьәләсендә беребезнеке дә зарланмый икән, шуны ачыкладык. Димәк, армияне азык-төлек белән тәэмин итү, чыннан да, яхшырган. Сугу-кагу турында да хәбәрләр булмады әлегә. Берсенең малаеның Татарстан биргән телефонын хезмәт урынына барып җитеп озак та тормый чәлгәннәр, икесенеке әлегә исән, минем малайныкы сейфта. Физик күнегүләр, сафка тезелеп йөрү, өйрәнүләр турында мәгълүмат алмашабыз. Армия армия инде, таләп бар кешегә дә бертөрле. Әнә армия разведкасы частена эләккән егет: “Көн саен 30 чакрым йөгерәбез. Армиягә кадәр спорт белән шөгыльләнмәгәннәргә бик авыр, күнегүләргә чыдый алмаган кайберәүләр хәтта күз яше белән елый”, – ди.

Дөрес, безнең малайлар армия тормышының бар ягын да ачып бетерми, хезмәт срогын тутырып кайткач кына сөйләсәләр инде. Язмам азагында улымның соңгы хатын бераз кыскартып, сезнең игътибарга тәкъдим итәргә булдым. Шуннан солдат хәлләрен бераз чамаларга була:

Исәнмесез әтием, әнием һәм сеңлем! Хәлләрем элеккечә, барысы да нормада. Тамак та туя, йокы да. Нарядка барган көнне генә өч сәгатьтән дә артык йоклатмыйлар. Монда кыйнау, сугышу дигән нәрсә юк, борчылып ятмагыз. Частьта әле зур тикшерү йөри, 20 көн буе булачак диләр. Мәскәүдән бер генерал киләчәк икән. Казармада идеаль чисталык булырга тиеш, көн саен идән юабыз, чистартабыз. Үзебез булмаганда өч майор тумбочкаларыбызны тикшереп чыккан, кирәкмәгән дип исәпләнгән әйберләрне ыргытканнар. Шулай итеп, көзгесез, тараксыз, тырнак кискечсез дә калдым. Чаллыдан киеп киткән носкины да шулар ыргытканмы, әллә кемдер урладымы шунда, тапмадым. Хәер, юкарып беткән иде инде ул. Хәзер бер пар носкием гына калды, чистасын кесәгә тыгып йөрим, югыйсә монда ботинка эченнән чәлдерергә дә күп сорамыйлар. Бер ботинкамның шнурын даурлаганнар иде әле, мин дә икенче берәүнекен салдырып алдым инде, нишлисең.

Бүрекләр бирделәр. Кыш көне колакны да каплап торсын дип, 58 үлчәмлесен алдым. Теге атнаны “белугалар” бирделәр, әзрәк җылырак кебек булып китте. Ярый әле казармага җылылыкны куштылар. Тизрәк ноябрь-декабрь бетсен иде, 5 ай гына хезмәт итәсе калыр иде.

Озакламый мондагы укулартәмамлана инде, аннан соң кая җибәрерләр. Частьта җиңелрәк диләр,алайса монда хәтта туалетка барырга да рөхсәт сорыйсы.

Башка яңалыкларым юк, сау булыгыз. Җай чыкканда телефоннан шалтыратырга тырышырмын.

Менә шундыйрак эчтәлектәге хат. Хәрби ант кабул иткәндә хатын белән икәүләп улым янына барып кайткан идек. Бер төргәк носки да, башка әйберләр дә калдырмакчы идек, тумбочкадан чәлдерәчәкләр дип алмады. Менә шул бер-берсенекен урлау дигән яман гадәтне дә бетерә алсалар, армиядәге тәртип тагын да әйбәтләнеп китәр иде. Бу язмам максаты армия тормышында бар да уңай якка үзгәреп бара икән дип исбатлау түгел, аның үзгәртәсе эчке проблемалары бихисап. Моны исә бары тик намуслы, армия хезмәтенә иҗади караган, гади солдатлар тормышына битараф булмаган офицерлар булганда гына хәл итәргә мөмкин булачак. Тик аларын тагын каян гына табып бетерәсе – монысы да армиянең иң зур проблемаларының берседер.

Җәүдәт ХАРИСОВ

Кайтаваз

Яраларны дәвалау бик авыр

“БГ”ның 4 март санында (2009 ел) “Чечня синдромы” дип аталган язма дөнья күргән иде. Авторы укучылардан ярдәм сорап хат язган.

Рус халкының башкалар белән сугышып, талашып яшәве канына сеңгән бугай инде. XX гасырда гына да меңәрләгән яшь егетнең гомерен өзгән өч зур сугыш булды.

Беренчесе – Бөек Ватан сугышы. Яу кырында ятып калганнарның төгәл санын әле бүген дә әйтеп бирә алучы юк. Ә тылда ач-ялангач күпме бала-чага, әби-бабай, хезмәт куйды. Алар үзе ачтан интексә дә, Совет солдаты тук булсын дип, соңгы телем икмәген фронтка җибәрә. Ә бу чагында складларында меңәрләгән тонна икмәк күгәреп, күселәргә ризык булып ята.

Илебез тарихында тагын бер кара тап – Әфган сугышы. Андагы сугыш та Бөек Ватан сугышыннан ким булмаган. Солдатлар граната кыйпылчыгыннан, пуля яраларыннан гына түгел, ә эчәргә чиста су булмаганлыктан да дөнья белән хушлашкан. Өстәвенә, ул егетләр күпме психик җәрәхәт алган. Дошманга әсир төшкәндә күз алдыңда синең белән бергә хезмәт иткән иптәшеңне суеп яки җәзалап үтерүләрен күрү, үзеңә дә шундый үлем килерен көтеп яту теләсә нинди нык характерлы кешене дә акылдан яздырырга мөмкин бит.

Кайчакта көчле бәрелешләр алдыннан офицерлар хәтта үзләре солдатларга марихуана тарата торган булган дигән сүзләрне дә ишеткәнем бар. Чөнки ул аңны томалый, кеше өйрәтелгән эт кебек теләсә нинди команданы үти. Әлеге интернациональ сугышта СССР 14,5 меңгә якын солдатын югалтты. Меңәрләгән егет тән җәрәхәте алды.

Аннан гаскәрләрен Чечен җирләренә кертте. Монда да күз яшьләре, кан, зур югалтулар…

Әлеге кирәксез, мәгънәсез Чечня сугышында безнең авылдан да берничә егет хезмәт итте. Ә Илсур абый Җаббаров шул җирләрдә һәлак булды. Хезмәт срогын тутырырга аңа ике айдан да азрак вакыт калган иде. Ватан өчен гомерен биргән әлеге егетне, ни кызганыч, бүген җитәкчеләр искә дә алмый. Әти-әнисенә исә улларын Ватанга “бүләк иткән” өчен берникадәр күләмдә акча бирделәр. Тик шуннан башка Җаббаровлар гаиләсе дәүләттән әллә ни ярдәм күргәне юк. Солдат каберенә юлны да укучылар һәм укытучылар коллективы гына онытмый… 23 февраль тирәсендә районнан килеп, венок куеп китәләр.

Язма героена шуны гына киңәш итә алам: бәлки, әлеге егетне психологка күрсәтергәдер. Кайчагында аларның киңәше дә ярдәм итә бит. Дөрес, Чечня җирләрендә сугышкан ир-егетләрнең күңел ярасына, бозылган психикасына дәва табулары бик читен.

Лилия ЛОКМАНОВА,

КДУ студенты.

Уйлап карасаң…

Җир йөзендә һәр дәвердә

Ызгышканнар.

Сөңге, кылыч, уклар белән

Сугышканнар.

Үтергәннәр, җимергәннәр,

Яндырганнар.

Сәбәп итеп күп чак

Динне кулланганнар.

Ә чынлыкта һәрчак

Байлык талаганнар.

Мөгътәсим ГЫЙМАЕВ.

Баулы.

Комментарии