Күтәрелеп карамасаң…

Әлмәт шәһәрендәге туберкулезга каршы көрәш диспансерында эшләгән чаклар иде. (Яшьрәк вакытта анда 15 ел эшләп чыктым. Бер атна эшләп, бер атна ял итә идек.) Үзем шофер, үзем рентген-лаборант. Авылларда йөрибез. Елхово дигән авылга командировкага киттем. Эш вакытында кунып йөрергә туры килә иде. Ачык йөзле бер әбигә фатирга керттеләр. Әбигә рәхмәт, ашлары да тәмле, мунчада да юынып чыктым. Ике-өч көн узгач, күчмә флюорография кабинетында китап укып утырам. Бер әби килеп керде. Башымны күтәрмичә: «Билдән өстә киемнәрегезне салыгыз», – дим, үзем китап укыйм. Бермәлне әби: «Улым, мин әзер», – ди. Әби эчке күлмәген салмаган, ул күлмәкне салырга куша идек. Әби күлмәкне салмый. Бераз бәхәсләшкәч: «Улым, мин бит син куна торган өйнең хуҗасы», – дип әйтеп куймасынмы?! Әбине ярымшәрә килеш танымаганмын бит. Белсәгез иде ояттан ничек кызарганымны. Оят та булды, көлкегә дә калдым. Шуннан инде бүтән кунарга да бармадым.

Тагын бер очракны языйм әле. 1982 ел. Шул ук диспансерда эшләгәндә, беренче тапкыр Евпатория шәһәренә курортка барырга насыйп булды. Урнашып беткәндә, төшке аш вакыты җитте. Ашханәгә кердем, үз өстәлемә килеп утырдым. Каршымда апа утыра, ике якта ирләр. Менә официант тәгәрмәчле өстәл белән ашлар алып килде. Мин, аны-моны уйлап тормыйча, өстәлдән йомырка алып ашый башладым, каршымдагы апа гаҗәпсенеп карап куйды. Ашап бетергәч, аш тәлинкәсенә үрелгән идем, теге апа: «Бу бит сезнеке түгел», – дип әйтүгә, якында утыручы ир кеше: «Зыян юк, аша, аша», – диде. Нишләргә дә белмичә калдым. Курорт-шифаханәләрдә ашаганда һәркем үзенә менюга карап заказ биргәнен кем белгән? Менә шулай итеп чит җирләрдә көлкегә калдым.

Шәүкәт ГАЙНАНОВ.

Әлмәт шәһәре.

Күтәрелеп карамасаң... , 5.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии