- 01.12.2017
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2017, №48 (29 ноябрь)
- Рубрика: Архив
Фатир алу – җаваплы эш. Әллә никадәр акча, торак базарын биш бармагыңдай белү, хәйләкәрлек (алданмас һәм алдатмас өчен!) кирәк кебек. Менә шуңа күрә күпләр куркып кала. Ә уйлый, исәпли белгән, акчаны торак алуга тоту иң отышлы юл икәнен аңлаган кешеләр фатирлы була тора. Казан кызы Эльмира, әнә, бер генә түгел, ике фатирлы булган.
Эльмира белән безне «МЕРСИН-КОНСАЛТИНГ» оешмасы хезмәткәрләре таныштырды. Ә без аның үзе белән сөйләшеп алырга булдык:
– Эльмира, берьюлы ике фатир алгансыз икән…
– Мин бай кызы да, миллионнар китерә торган эше булган эшмәкәр дә түгел. Риелтор булып эшләүче гап-гади Казан кызы. Кешеләргә тораклы булырга, фатирларын сатышырга, алыштырырга ярдәм итәм. Үзем әти-әни белән яшим, аерым фатир турында уйлап та карамыйча, баш өстендә түбәм булганга сөенеп йөри идем.
Ләкин көннәрдән бер көнне әти-әнидән аерылып чыгып, мөстәкыйль яшәү турында уй керде. Хезмәт хакымның бер өлешен фатирга дип аерып куя башладым. Фатирны кайдан алырга, ничек алырга, дип эзләнә торгач, торак кооперативы вариантына тукталдым.
– Ә ни өчен ипотека вариантын карамадыгыз?
– Дөресен генә әйткәндә, башта мин ниндидер кредит алу турында уйламаган да идем. Кечерәк кенә бер фатирга җитәрлек акчам җыелды, шуңа фатир алырмын дип уйладым. Үзем риэлтор булгач, торак базарын, кайсы оешмада нинди мөмкинлекләр барлыгын күзәтеп барам. Отышлы ысулны табарга бик ярдәм итте бу миңа. «Унистрой» төзелеш оешмасының «Торак мөмкинлекләре» кооперативына керсәм, бер урынына ике фатир ала алачагымны исәпләп чыгардым. Һәм шулай эшләдем дә: кооперативка кереп, «ART City» торак комплексыннан ике фатир алдым.
– Ике фатирга түләү өчен бик күп акча кирәктер бит?
– Мин фатирларның ярты бәясен генә түләдем, калган яртысын кооператив түләп, фатирларны миңа сатып алып бирде – торак кооперативының кагыйдәсе шундый. Хәзер мин ул акчаны ун елга бүлеп кичектереп түлим, иртәрәк тә түләп бетерергә мөмкин. Зур сумма түгел – күтәрә алырлык. Процентлары артмый, фатир бәясенең яртысы һәр айга тигезләп бүленә дә, шул айлык түләү суммасы була. Кооперативта әгъза булып торган өчен аена мең сум түләп барам. Бетте – башка чыгымнар юк.
– Һәр нәрсәнең уңай һәм тискәре ягы бар. Торак кооперативының плюс-минусларын әйтегез әле.
– Бөтен кешенең дә фатир алырлык акчасы юк. Ипотека да бөтен кешегә дә бирелми: йә яшең җитми, йә хезмәт хакың банкны канәгатьләндерми. Ә кооперативка балигъ булган һәркем керә ала. Түләүнең процентларсыз булуы ислам динендәге кешеләрне җәлеп итә. Хәзер кооператив ярдәмендә фатир алучы мөселманнар бик күп. Кооператив ярдәмендә алынган фатирны мәҗбүри иминиятләштерү дә кирәкми, монысы олы яшьтәгеләрне кызыктыра.
Ә минусларга килгәндә, фатир өчен түләп бетермичә, торак салымын (13 процент) кайтара алмыйсың. Ләкин аны түләп бетергәч кайтарырга була бит, шуңа мин моны шартлыча гына минус дип атыйм.
Һич уйламаган җирдән ике фатирлы булдым. Берсендә үзем яшим, икенчесен кешеләр арендалап тора һәм аннан кергән акчаны мин фатир бәясен түләүгә тота алам. Һәм боларның барысына да кооператив ярдәмендә ирештем.
Торак-туплам кооперативы турында тулырак мәгълүматны «Унистрой» төзелеш оешмасы белән эшләүче «МЕРСИН-КОНСАЛТИНГ» ширкәтенә шалтыратып белешергә була. Кемдер ипотека вариантын карыйдыр, оешма андыйлар белән дә эшли. Хәзер ипотека процентлары бик арзан, дип белдерә «МЕРСИН-КОНСАЛТИНГ» хезмәткәрләре. Оешма шулай ук фатирын сатарга теләүчеләргә дә ярдәм күрсәтә. Элемтә өчен телефоннар: (843) 253-15-85, 8-965-588-38-96, 8-965-591-74-30.
Фәнзилә МОСТАФИНА
Реклама хокукында

Комментарии