- 01.12.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №48 (2 декабрь)
- Рубрика: Архив
Русиянең төрле төбәкләрендәге авыр йөк машиналарын йөртүчеләр 30нчы ноябрь көнне Мәскәүгә килеп боҗра юлда протест чарасы үткәрергә тиеш иде, әмма күпләр өлгермәгәнгә, протестны 3нче декабрьгә күчерергә карар кылганнар.
29нчы ноябрьдә Казанда, Түбән Камада һәм Әлмәттә авыр йөк машиналарын йөртүчеләрнең митинглары узган иде. Казаннан Азат Хәбибуллин (фамилиясе үзгәртелде) үзен «митингта иң алгы сафларда тордым» дип белдерә. Ул хезмәттәшләренең 30нчы ноябрьдә Мәскәү чарасына күпләп китүен әйтә. Аңа машиналарны Мәскәүгә кертмичә кире боруларын да хәбәр иткәннәр. «Бөтен ил буйлап бу протестка каршылык тудыралар дигән сүзләр таралган», ди ул.
Мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, йөк машиналары юлларда төрле кыенлыкларга дучар. Түбән Новгородта, террор куркынычы бар дип, машиналарны туктатканнар, бу төбәк йөртүчеләре Мәскәүгә бару өчен җиңел машиналарга күчеп утырырга мәҗбүр булган.
Авыр йөк машиналарын йөртүчеләр ассоциациясе координация шурасы әгъзасы Игорь Пасынков бөтен җирдә дә ЮХИДИнең юлга чыкканнарны туктатуын хәбәр итә. Полиция йөртүчеләрне медицина тикшерүе узарга җибәрә, ә машиналарны штраф түләп куеп тору урыннарына (штрафстоянка) озата.
Петербурдан координатор Сергей Гуляев, полиция каршылыклар тудыруга карамастан, йөртүчеләрнең «ахырга кадәр торырга» әзер булуларын белдерә.
Русиянең федераль юл агентлыгы «Платон» системасы аша җыемнарга каршы булганнарны хокук саклау оешмаларының җавапка тартачагын да вәгъдә итте. Бу хакта Росавтодор үз сайтына язды.
Полиция авыр йөк машиналарын йөртүчеләрнең протест чарасына төрле каршылыклар тудырырга тырышса, Русия Президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы килеп туган низагны җайларга омтыла. 2нче декабрь көнне бу шурада автомобильчеләрнең хокукларын яклаучы эшче төркем утырышын үткәрү каралган. Авыр йөк машиналарын йөртүчеләрнең һәм бу низагка бәйле министрлыкларның вәкилләре дә катнашачак, дип белдерелә.
Казанда яшәүче, авыр йөк машинасы йөртүче Азат Хәбибуллин, хакимиятләр «Платон» системасын кертү өчен бөтен тырышлыгын куячак, дигән фикердә. Аның сүзләренчә, бер яктан протест чарасын үткәрү өчен төрле каршылыклар тудырыла, икенче яктан, юл җыемын түләмәгән очракта штрафлар белән газаплаячаклар.
«Федераль юллар гына түләүле булачак, ә төбәкләрдәге юлларга тимибез, дип әйттеләр алдан. Баксаң, төбәкләрдәге бөтен юллар да федеральгә әйләнгән дә куйган. Хәзер авыр йөк машиналарын йөртүчеләр барлык юллар өчен түләүгә батачак. Бер авылдан икенче авылга бару өчен дә түләргә кирәк булачак. Түләмисең икән, бик зур штрафлар яный.
Мин «Платон» системасына кереп Казан-Сембер маршрутын салсам, элек бу юл региональ статуста иде, бүгенге көннән ул федераль трасса, дип санала башлаган. Элек без Буага товар ташый идек, ул шулай ук төбәк юлы исәпләнде, хәзер исә аның өчен дә түләргә кирәк булачак. «Платон» системасы шундый итеп эшләнгән – авыр йөк машиналарына бар юллар өчен дә түләү кирәк булачак.
Без, бу акчалар кая китәчәк соң, дигән сорау куябыз. «Платон» системасын кем оештырды? Нинди система бу? Аңлашылмый торган сораулар күп монда. «Платон» сайтында, акчаларның бер өлеше Русия бюджетына китәчәк, диелгән. Димәк, юллар бюджеттан төзәтеләчәк, дигән сүз. «Платон» юл төземи, ә акчалар җыючы гына булып чыга. Акчаны юллар төзүче Росавтодор җыячак, дисәләр, кешеләрдә сорау тумас иде. «Платон» акционерлык җәмгыяте – бүген бар, иртәгә булмаска һәм безнең акчалар җилгә очарга мөмкин. Машина йөртүчеләр үз акчаларыбызга кемнәрнедер туйдырып ятачакбыз, дип ризасызлык белдерә», ди Хәбибуллин.
Аның сүзләренчә, 12 тоннадан авыррак йөк машиналарыннан акча җыю бу машина хуҗаларына гына түгел, ә гади халык җилкәсенә дә төшәчәк. Юлларга түләү кертелгәнгә, машина ширкәтләре товар ташу бәясен күтәрәчәк.
Юллар өчен акчаны «Платон» системасы аркылы Русия Президенты Владимир Путинның якын дусты Аркадий Ротенбергның улы Игорь Ротенберг җитәкчелегендәге оешманың җыюы машина йөртүчеләрдә ризасызлык һәм ачу тудырды.
Наил АЛАН.
azatliq.org
Хакимият шөрепләрне кысу турында сөйли
224 кешенең гомерен өзгән А-321 очкычын шартлатучылар тәмам онытылып, Русиянең бар нәфрәте Су-24 бомбалау очкычын бәреп төшергән Төркиягә каршы юнәлгәндә, бу яңа вазгыять илнең хокукый системасына да зур тәэсир ясарга мөмкин.
Авыр йөк машиналары йөртүчеләр өстәмә салым кертүгә ризасызлык белдерергә омтыла. Бәяләр күтәрелә, реаль хезмәт хаклары кими бара. Ә нефтьнең тагын да арзанаюы фаразлана. Менә шушы хәлдә узган атнада Русия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев НТВ телевидениесенә интервьюда халыкның иреген дә киметергә, шөрепләрне кыса башларга чакырды. Министр кешеләрнең хокукларын чикләүне, аларның иминлеген кайгырту белән аңлатты. Ул шулай ук, Русия хәрби очкычы бәреп төшерелгәннән соң, Төркия ватандашларының аерым игътибарга алыначагын да белдерде.
Колокольцевның бу белдерүенә кадәр, Су-24 бәреп төшерелгән көнне үк, Русия Конституция мәхкәмәсе рәисе Валерий Зорькин көч структураларның вәкаләтләрен киңәйтүгә фатиха биреп куйган иде инде.
Конституцион мәхкәмә рәисенең бу белдерүенә кадәр үк, 20нче ноябрьдә Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко, югары һәм түбән палатаның берләштерелгән утырышында, махсус хезмәтләрнең һәм тәртип саклау оешмаларының вәкаләтләрен арттырырга тәкъдим итте.
Шулай да, кешеләрнең хокукларын чикләү тәкъдиме әлегә алай ук беравыздан яңгырамый. Президентның кеше хокуклары шурасы рәисе Михаил Федотов: «Террорчылыкка каршы көрәшү өчен аны барлыкка китергән сәбәпләр һәм шартларны бетерү кирәк, ә кеше хокукларын чикләү түгел», – дип белдерде. Аның фикеренчә, киңкүләм мәгълүмат чаралары мәгълүматны яшерү түгел, ә киң халык катлаулары катнашында бу проблемаларны тикшерү белән шөгыльләнергә тиеш.
Наиф АКМАЛ.
«ТӨРКСОЙ белән араны өзү күрсәтмәсен үтәп, алдан йөгерергә ярамый»
Русия мәдәният министры Владимир Мединский төрки республикаларга халыкара ТӨРКСОЙ оешмасы белән элемтәләрне кичекмичә өзәргә боерды.
Бүген төрки халыкларның мәдәни мирасын саклау, үстерү һәм киләсе буыннарга тапшыруны үзенең бурычы иткән ТӨРКСОЙга Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Төркия, Төрекмәнстан, Үзбәкстан һәм аның эчендәге Каракалпакстан, Молдовадан Гагауз республикасы белән бергә Русиядән Алтай, Башкортстан, Саха (Якутия), Татарстан, Тыва һәм Хакасия керә.
ТӨРКСОЙның 26нчы ноябрьдә Төрекмәнстандагы Мары шәһәрендә үткән киңәшмәсендә Татарстан һәм Башкортстан вәкилләре булмады. Республикаларның мәдәният министрлыклары бу чарага үзләре шөлләп бармаганмы, әллә телеграммага кадәр үк кисәтү алганнармы – бу ягы билгесез кала.
«Азатлык» Татарстанның Мәдәният министрлыгыннан Мединскийның бу карарыннан соң ТӨРКСОЙ белән алга таба эшнең ничек барачагын белергә тырышты. Әмма югары җитәкчелек дүшәмбенең төшке вакытына кадәр бернинди дә рәсми белдерүләр ясый алмыйбыз, дип аңлатты. Шулай да алар Мәскәүдән мондый телеграмма килүен раслады.
Төрки дәүләтләр фәннәр академияләре берлегенә кергән Татарстан Фәннәр академиясеннән Мединский күрсәтмәсенә карата фикер ала алмадык. Академия ТӨРКСОЙ белән берлектә фән дөньясын берләштерү эшенә быел керешкән иде.
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов: «ТӨРКСОЙның нинди гаебе бар? Әле ул Төркия оешмасы булса бер хәл, тик бу – төрки дәүләтләрнең җыелмасы бит. ТӨРКСОЙга кергән Азәрбайҗан Русиягә дошманмы? ТӨРКСОЙ хәрби оешма түгел, ул матур гына эшләде. Ничек инде Русиянең мәдәният министры фәрманы белән аралашуны туктатырга мөмкин? Бу бит Русия кануннарына каршы чыга. Татарстанның Конституциясе бар, Русия белән имзаланган шартнамә гамәлдә. Хәтта, Русия кануннарына нигезләнеп, чит илләр белән икътисад, мәдәният өлкәләрендә эшчәнлек алып барырга тулы хокукыбыз бар. Русиянең кәефе бүген бер, иртәгә – икенче. Без аларга иярергә тиеш түгел», – дип сөйләде.
Татарстан Дәүләт Шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тә: «ТӨРКСОЙ белән араны өзү фәрманын шунда ук үтәү дөрес түгел», – ди. «Булган афәттән соң әле күп вакыт узмады, бу вакыйга яхшылап өйрәнелмәде, сәбәпләр ачыкланмады, кем гаепле – төгәл берсе дә белми, исбатланмады. Бәлки, ниндидер кискен хәрәкәтләр дә кирәктер. Әмма киләчәкне уйлап, аның зыяны нинди булырга мөмкинлеген чамалап эш итү мөһим. ТӨРКСОЙ сәясәттә катнашмый. Килеп туган афәттә төрки халыкларның бер гаебе дә юк», – ди Вәлиев.
Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты мөдире, Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты Ирек Шәрипов үзләрендәге төрек оешмасына мөнәсәбәт үзгәрмәячәген әйтә. «Бездә уңышлы эшләп килүче төрек җәмгыяте бар. Алар мәдәният, мәгариф өлкәләрендә актив эш алып бара, хәйриячелек ярминкәләре шаулап уза, аларны барысы да белә. Алга таба да бу дәвам итәргә тиеш дип уйлыйм», – ди ул.
Галим, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков фикеренчә, Татарстан Мединский әмерен үтәп, алдан йөгерергә тиеш түгел. «Татарстанга килгән телеграмма бөтен төрки халыклар тарафыннан тискәре бәяләнергә тиеш. Әгәр дә федераль үзәк Төркия белән килеп чыккан сәяси гауганы бу оешманың эшчәнлегенә бәйли икән, Русия ялгыш юлдан китәчәк. Бөтен илләр белән талашып беткән Русиянең партнерлары болай да күп түгел. Мондый адымнар белән алар Казахстан, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Кыргызстан кебек илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне суытырга мөмкин. Бу – уйланылмаган бер акция», – дип сөйләде ул.
Римма ӘБДРӘШИТОВА,
Наил АЛАН.
«Җиңү китергән бәләкәй сугыш» ни белән бетәр?
«Революцияне булдырмас өчен безгә җиңү китергән бәләкәй генә сугыш кирәк», – дигән 1904нче елда Русиянең эчке эшләр министры Вячеслав Плеве. Илнең эчке проблемаларын чишү өчен бүгенге заман сәясәтчеләре һаман да шушы алымны куллана. Плеве күңеле сораган «җиңү китергән бәләкәй генә сугыш» хурлыклы җиңелү белән тәмамлана, әмма Плеве хурлыклы солых килешүен күрми кала – аның гомеренә 1904нче елның җәендә террорчы ыргыткан бомба нокта куя.
Бүгенге Төркия кичәге Русияне хәтерләтә. Төркиянең дә эчке сәясәте мактанырлык түгел – Эрдоган хакимият вертикале кертергә тырыша, әмма халыкның зур бер катламы моңа каршы чыга, аерым регионнарда сепаратизм күзәтелә, президент фиркасенең рейтингы түбән тәгәри. 2012-2013нче еллардагы Русия диярсең. Ул вакытта хакимият вертикалендә чатнаган эзләр пәйда булды, халык Сазлык мәйданына чыгып, Путинны куа башлады, Мәскәү – Кавказны, Себер Мәскәүне ашатырга теләми. Сочидагы Олимпиада да, пенсионерларга, бюджеттагыларга бирелгән тиеннәр дә, телевизордан көн-төн мактаулар да Путинның да, «Бердәм Русия» фиркасенең дә түбәнгә тәгәрәгән рейтингын күтәрергә сәләтле түгел.
Шундый шартларда «җиңү китергән бәләкәй сугыш» – сәясәтчеләр өчен алыштыргысыз дәва чарасы. Әгәр халыкны перәннек белән дә, камчы белән дә тыңлата алмыйсың икән, аның түбән инстинктларында уйнап, тышкы дошманга каршы берләштерергә кирәк. Украинадагы вазгыятьне Русия җитәкчелеге бик оста гына үз файдасына борды: «Безнекеләрне кыйныйлар!» Безнекеләрне кыйнаганда карак, сатлык һәм гарык иттергән хакимият вәкилләренә каршы сүз әйтү хыянәт санала – ничек инде ул, ил куркыныч алдында булганда түрәләргә каршы сүз әйтәсең? Җиңү китергән бәләкәй сугыш – Кырымны империячел рухлы Русия халкы күктән төшкән майлы калҗа дип кабул итте. Ул Кырымнан үзенә бер генә микъдар булса да файда килмәсә дә, куанычлар эчкә сыймый – без бит мичтәге арыш сугучы макакайларның кирәкләрен бирдек! «Кырымны алудан сиңа конкрет ни файда?» дигән сорауга «кырымбезнекеләр» бер җавап бирергә өйрәнде – файда гел акча белән генә исәпләнми, бу геополитика, белдеңме! Ә геополитика уңай булсын өчен без санкцияләр китергән казаларга гына түзәргә дә әзер…
Инде менә шул кешеләр дөнья күчереп Төркияне сүгәләр, гаҗәпсенәләр – бер хәрби очкычны бәреп төшерү Төркиягә бернинди файда да китерми, ә зыян миллиардлаган доллар булырга мөмкин.
Буза куптарган кешеләргә үз сүзләре белән җавап кайтарасы килә. Төркиянең адымнарына бәя биргәндә, үзебездән чыгып уйлап нәтиҗә ясагыз. Әйе, хәрби очкычны бәреп төшерү Төркиягә икътисади файда китерми. Ә Кырымны алу Русиягә икътисади файда китердеме? Әйе, Төркия ул очкычны бәреп төшерми дә кала ала иде. Әмма бәреп төшерде, чөнки – геополитика. Ә бит Русия дә Кырымны алмыйча кала ала иде. Әмма алды – геополитика. Төркия очкычны бәреп төшерергә алдан әзерләнгән – видеооператорлар, фотографлар әзер торганнар. Ә бит Кырымның да алыначагы Янукович президент кәнәфиеннән баш тартканчы ук әзерләнгәне соңыннан билгеле булды. «Кырымны кайтарган өчен» медалендә 20нче февраль датасы тора, ә Янукович үз кәнәфиеннән 22нче февральдә колак какты.
Русия Украинаның бер өлешен үзенеке, ялгыш кына бәйсез дәүләткә әйләнгән дип санаса, Төркия дә шул рәвешчә үк Сүрияне үзенеке итеп саный. Кырым, Донбасс элек Русиянеке булганмы? Сүрия дә әле йөз ел элек кенә Госманлы империясенеке иде. Русия Кырым, Донбасста үз халкы яши дип санаса, Төркия дә Сүриядә яшәүче төрки халыкларны үзенеке дип саный һәм алар яшәгән җирләрне бомбага тотуны тыныч кына карап утыра алмаячагын белдерә. Дөрес, халыкны реаль яклауга килгәндә Русия дә, Төркия дә «үз җирендәге» хәлләргә бармак аша гына карый. «Урысларны яклыйбыз» дигән шигарь белән Донбасста башланган сугышта меңләгән урыс кешесе һәлак булды. Төркия дә Сүриядәге төрки халыкларны чынлап торып исән калдырырга теләсә, чикләрен ачып, аларны үзенә кабул итә алыр иде. Әмма Төркия өчен аларның Сүриядә яшәве кулайрак – анда төрки халыклар булмаса, кемнедер яклыйбыз, дип тавыш чыгарып булмаячак бит.
«Русия Кырымны алуы аркасында миллиардлаган сумнан колак кагачак», – дигән иде икътисадчылар 2014 елда. «Төркиянең бу адымы миллиардлаган чыгымга китерәчәк», – ди икътисадчылар бүген. Әмма «җиңү китергән бәләкәй сугыш» алымын кулланучылар төкерә ул миллиардларга. Хакимият кулдан ычкына монда, аңлыйсызмы, хакимият кулдан ычкына икән ул миллиардлар барыбер синеке булмаячак. Шуңа да китсә китсен акчалары – хакимият дилбегәсе Путин белән Эрдоган кулында калсын. Халык күрсә күрсен казасын. Анысында эш юк.
2014нче елның язында гаять куркыныч тенденция барлыкка килде. Халык теленә сугыш риторикасы үтеп керде. Халыкның сугыш теләве шулкадәр көчле иде ки, кайбер сайтлар үз форумнарын ябарга мәҗбүр булдылар. Әмма тагын шундый канун да бар: халык сугыш тели икән, ул сугыш чынбарлыкка аша. 2014нче елның язында барлыкка килгән хәрби риторика Донбасстагы сугышны алып килде.
Инде менә тагын хәрби риторика пәйда булды. Интернетта сугышка өндәп яткан кешеләрне мыскыл итеп «диван сугышчылары» дип атыйлар анысы, әмма бер нәрсәне онытырга ярамый – бу күрсәткеч. Бу ил халкының зур бер катламы сугыш таләп итә дигән сүз. Бу тискәре энергия кая да булса тишеп чыгарга мөмкин. Бик куркыныч хәл. Чөнки сугыш таләп итеп яшәгән илнең киләчәге һәрвакытта да хурлыклы тәмамлана.
Русия очкычын бәреп төшерү турында чыгыш ясаган Төркия премьеры Давутоглу чыгышын депутатлар алкышларга күмделәр. Аңлавымча, Төркия халкы арасында да Русия очкычын бәреп төшерүне «җиңү китергән бәләкәй сугыш» буларак кабул итүчеләр күп. Икътисади сугыш китерәчәк казалар турында уйлаучы юк. Русиядә эшләүче төрек бизнесменнарына, эшчеләргә карата нинди мөнәсәбәт булыр – монысы да кызык түгел түрәләргә.
Төркия – кардәш республика, ә Русия – безнең ил. Җаныңнымы, тәнеңнеме сайлыйсың, дигән юллар чатында калды татар. Татарстан тулы төрек бизнесменнары, эшчеләре, Татарстан-Төркия мөнәсәбәтләре әле берничә ай элек кенә хезмәттәшлек үрнәге итеп китерелә иде. Төркиянең чит илләргә инвестициясенең ун проценты Татарстанга туры килә – бу Татарстанга килгән чит ил акчаларының дүрттән бере дигән сүз (биш елга ике миллиард доллар).
Кырым татарларына карата мөнәсәбәт Казан татарлары арасында низаг нигезенә әйләнсә, хәзер Төркиягә мөнәсәбәт кешеләрне «безнеке-сезнекенә» аеру чарасы буларак хезмәт итәчәк. Һәм иң кызганычы – кайсы гына юлны сайласак та, татар гаепле булып калачак һәм оттырачак. Чөнки ни Рәҗәбе, ни Владимиры безнеке түгел.
Рәмис ЛАТЫЙПОВ.

Комментарии